Бүген Әдипләр: Күли Чур
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Күли Чур

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х <= Ч => Ш Э Ю Я Һ
Сәгадәт Исхакый (Чагатай) Рефат Чайлак Сөeнгөл Чанышева Фәния Чанышева Төхфәт Ченәкәй Г. Чокали"> Гали Чокрый Күли Чур Рамил Чурагул Чынгыз (Тимучин Исүгәй-баһадир улы)

Борынгы төрки язмачылыкның соңгы зур ядкяре булып Күли Чур тексты санала. Аңарда, Күлтәгин һәм Мәгыйләнгә багышланган Зур язмадагы кебек үк, Кытайга, Согыдка, тугыз угызларга һәм карлукларга чапкан яулары санап кителә. Вакыйгаларны тасвирлау рәвеше, текстның географиясе (Сырдәрья — Иинҗү, Тәмир Капуг һәм башкалар) Таньюкук исеменең телгә алынуы Күли Чур текстын VIII гасырныкы, ягъни Күлтәгин тексты белән чордаш, дияргә нигез бирә.
Енисей буенда (Бегре, Алтын күл, Элегеш һәм башка урыннарда) табылган руник язмалар лирик-эмоциональрәк эчтәлекле һәм тирән сагыш белән сугарылганнар.
Орхон ядкярләреннән аермалы буларак, Енисей язмаларының барысында да сүз мәрхүмнең үз исеменнән алып барыла. Менә Элегеш язмасыннан бер өзек:

Куйда кунҗуйыма сизимә йыта
әздә оглум сизимә адырылтым.
: Йүз әр кадашым уйарын үчүн
йүз әрәнлиг өкүзим тәкдүк үчүн адырылтым.
Кәк тәңридә күн ай азыдым.
Йәримә йыта сизимә адырылтым
Каным (а) әлимә сизимә йыта бөкмәдим.
Каным (а) әлимә йыта адырылтым.
(Туй бүлмәсендәге хатыннарым, сездән,— ни үкенеч! — үз улларым, сездән аерылдым. Йөз ир кардәшемә (генә) тиң көчем булганга, алар йөз үгез белән сугышырлык булганга, аерылдым. Зәңгәр күктәге кояшны, айны жуйдым, җиремнән,— ни үкенеч! — сездән аерылдым, Ханымны, илемне, сезне күреп туймадым, ханымнан, илемнән — ни үкенеч! — аерылдым.)


CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013