Бүген Әдипләр: Сөембикә Кудашева
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сөембикә Кудашева

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәмит Кави
Кадыйргали
Билал Канеев
Мәхмүд Кашгари
Гази Кашшаф
Тәүфикъ Кәримов
Ләйлә Кәримова
Габдрахман Кәрәм
Тәүфикъ Кәримов
Әбрар Кәримуллин
Ләйсән Кәшфиева
Низаметдин Корычи
Сөембикә Кудашева
Салихҗан Күкляшев
Әкъдәс Нигъмәт Курат
Сөембикә Кудашева Һәр бөек ир-атның артында бик үк күзгә ташланып бармаучы, әмма шулай ук бөек хатын-кыз була, диләр. Халык шагыйре Сәйфи Кудашны, күренекле галим-тарихчы, педагог, профессор, Бөек Ватан сугышы ветераны Рөстәм Кузеевны һәм аның тормыш иптәше, шагыйрьнең кызы, шушы көннәрдә зур юбилеен билгеләп үтүче Сөембикә Кудашеваны хәтергә төшергәндә моның шулай булуына инанасың. Еллар үткән, ә бу ханым Кудашевларның-Кузеевларның зур гаиләсенең үзәгендә кала бирә.

Тыныч холкы белән ул һәрвакыт әтисенең дә, тормыш иптәшенең дә барлык башлангычларында да олы ярдәмче, аларга авыр минутларда терәк, шатлык-уңышларын уртаклашучы була. Ул аларны саклый, җан тынычлыгы булдыра, барлык көнкүреш мәсьәләләрен хәл итә. Сөембикә Сәйфи кызы иренә авыр яралану нәтиҗәләрен җиңүдә, укуда, диссертация яклауда ярдәм итә. Аның үзенә һәм өч ир туганына, аеруча илебезнең күренекле этнологы, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Раил Кузеевка, аларның кыз туганы Роза Гомәр кызына зур ярдәм күрсәтә. Шул ук вакытта искиткеч матур балалар — уллары Искәндәр белән Рәшитне, кызлары Наиләне тәрбияләп үстерә. Бүген оныклары, аларның балаларының мәшәкатьләре белән яши.

Сөембикә Сәйфи кызының күзгә ташланмас көндәлек эшенең күплеге сокландыра. Квалификацияле филолог буларак, ул әтисенең язмаларын эшкәртә, аның исеменнән хатлар яза, яңа китапларын нәшриятка әзерли иде. Язучыларның бик азларының гына шундый секретарьлары булгандыр! Сөембикә Сәйфи кызы әтисенең архивын да туплый барган, аның тормышының, күпьяклы эшчәнлегенең, очрашуларның, иҗат эшенең һәр мизгелен хәтерендә саклый ул. Көндәлек тә алып бара.

Үзгәртеп корулар чорында элекке кумирлардан баш тарту башлангач, аның әтисенә карата гаделсез гаепләүләр, яла ягулар булды. Кайберәүләр хәтта үзләренең остазларына яла ягуга кадәр барып җитте. Шул вакытта Сөембикә Сәйфи кызы әтисен яклау өчен бик күп көч салды. Гаделсезлеккә ризасызлык белдереп, ул әтисенең якты исемен кайтару өчен тырышты, документлар нигезендә имеш-мимешләрне юк итте.

Сөембикә Сәйфи кызы Рөстәм Гомәр улы белән бергәләп шагыйрь турында истәлекләр язарга карар итә.

“Бер гасырлык гомер” китабы (Уфа, 1998) аларның гаиләсе өчен чын-чынлап зур казаныш булды. Анда Сәйфи Кудашның 100 ел дәвамында үткән юлы бик җентекле, меңләгән вак детальләрдә ачыла. Бу аның сәләтле, игелекле шәхесе формалашу гына түгел, шагыйрьнең күпьеллык иҗаты, остазлыгы, замандашлары белән очрашулары да ачыла анда. Сәйфи Фәттах улы сөйләгәннәрдән аңа гына билгеле елдагы фактлар, вакыйгалар китерелгән, иптәшләренең исемнәре аталган. Дистә еллардан соң алар айларны гына түгел, көннәрне дә, исемнәрне, атамаларны, җәмгыятьтә онытылган мөһим эпизодларны хәтергә төшергән. Вакыйгаларны язганда җентеклелеккә, тулылыкка игътибар бирелә, башка басмаларга килеп кергән хаталар дөресләнә.

Бу якын туганнарның, фикердәшләрнең, мәгърифәтчеләрнең чын-чынлап батырлыгы. Бу басма республиканың әдәби, мәдәни тормышының тоташ бер гасыр дәвамындагы бер кеше, бер гаилә тормышы аша үткән кечкенә энциклопедиясе булды. Гадәти булмаган чордагы гади биографияме, әллә гадәти еллардагы гади булмаган тормышмы? Безнең күз алдында ике фикердәш XX гасыр елъязмасына үз өлешләрен кертте!

Рөстәм Гомәр улы мемуарларның басылып чыгуын күрергә өлгермәде. Соңрак тагын үкенечле югалтулар булды. Әмма туганнарын, иң якын кешеләрен югалтканда да Сөембикә Сәйфи кызы нык була белде. Элек, аеруча 30-40нчы елларда да шулай ук рух ныклыгын саклап калгандыр ул.

Ул эшен дәвам итә, үзенең бар булмышын якыннарының истәлеген мәңгеләштерүгә багышлый, аларның бик күп кыйммәтле документларын һәм кулъязмаларын архивларга әзерләп тапшыра. Шунысы сокландыра, еллар үткән саен ул тагын да оешканрак, нәтиҗәлерәк эшли. Ниятләгәнне тормышка ашыру өчен һәр минутын кадерли белә. Ваклыкларга азрак игътибар итә. Безнең һәркайсыбызны үзенең зыялылыгы, югары мәдәниятлелеге, ачык фикерләү осталыгы, искиткеч төгәллеге, камиллеге һәм гадилеге белән сокландыра. Ул һәрвакыт тирә-яктагыларга карата игелекле булып калды.

Сөембикә Сәйфи кызы безнең дустыбыз, остазыбыз Рөстәм Гомәр улы турында берничә китап әзерләүдә актив катнашты. Аннары “Сәйфи Кудашның автографлары” дип аталган уникаль, рәсемле басма нәшер ителде. Ул республикадагы, Русиянең башка төбәкләрендәге, чит илләрдәге бик күп әдәбият, сәнгать, фән һәм мәгариф эшлеклеләренең Сәйфи Кудашка бүләк ителгән китаплардагы язмаларын укучыларга тәкъдим итте. Сөембикә Сәй

фи кызының күренекле мәгърифәтче, данлыклы “Галия” мәдрәсәсен оештыручы тагын бер якын туганына багышланган “Бөек мәгърифәтче Зыя Камали” дип аталган китабы да сокландырды. Эшенә тугры кала белгән, берничә милләтнең дистәләгән күренекле эшлеклеләренә аң-белем биргән тирән акыллы педагог һәм оештыручы образын тудыра алган ул. Ул кырыс чорның авыр тәгәрмәчләре астында калган Ватаныбызның башка уллары кебек үк, аның фидакарь тормышының фаҗигале сәхифәләре турында дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Ул туганының сәяси репрессияләр корбаны булгач, Самара төрмәсендә вафат булуын бик әрнеп яза.

Узган ел тынгысыз Сөембикә Сәйфи кызының тагын ике китабы дөнья күрде. Алар — “Сәфи Кудаш. Туган якта, төрле еллардагы шигырьләр” һәм “Фәридә Кудашева”. Туган төбәген сөючеләргә искиткеч бүләк бу! Ике туган апасы, бөек җырчы Фәридә Кудашева турындагы җылы истәлекләрендә ул аның гаҗәеп күпьяклы талантының чыганакларын күрсәтә. Китапта кызыклы фоторәсемнәр, документлар, җырчы репертуарындагы иң яхшы әсәрләр тупланган. Һәм шунда аның искиткеч җырлавын тыңлый алучыларның никадәр бәхетле булуы аңлашыла. Яраткан җырчыбыз белән бергә күп нәрсәне югалтканбыз...

Ә Сөембикә Сәйфи кызы үзенең олы юбилеен тагын эш өстендә каршылый. Һәрвакыттагыча, ул фикердәшләре, туганнары арасында. Аның уй-ниятләре дә бик күп. Ул язган китаплар, гәзит-журналлардагы мәкаләләр аның киңкүңеллелеген, туганнарына мәхәббәтен чагылдыра.

Игелекле эшләрегез өчен сезнең алда баш иябез, Сөембикә Сәйфиевна! Сәламәтлек һәм озын гомер, бәхет һәм яңа иҗади уңышлар юлдаш булсын сезгә!

Марат Ямалов,
тарих фәннәре докторы.

--- Кызыл таң

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018