Бүген Әдипләр: Ильяс Кудашев-Ашказарский
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ильяс Кудашев-Ашказарский


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Ильяс Кудашев-Ашказарский
(1884-1942)
Aртист, режиссер, тәрҗемәче Ильяс Батыргәрәй улы Кудашев-Ашказарский 1884 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе Еланлыкүл авылында туа. 1899-1904 елларда Казанда Учительская школада укый. Аны тәмамлагач, Оренбургта Дәүләт банкында һ.б. урыннарда тәрҗемәче булып эшли, мәктәпләрдә укыта. Татарча профессиональ театр уенының башлануы Ильяс Кудашев исеме белән бәйле. Ул 1905 елның башында Оренбургта татарча спектакль уйнарга сорап губернаторга мөрәҗәгать итә. Уңай җавап булмагач, Петербургка барып, ай ярым йомышлап йөргәннән соң, ниһаять, рөхсәт ала. Оренбургка кайтып, спектакль буласын игълан итеп афишалар чыгара. Ләкин, җирле кадимче муллаларның ризасызлыгын сылтау итеп, губернатор уенны тыя. Мондый тоткарлыкларга очраса да, Кудашев үз ниятеннән кайтмый, һәм Оренбургта татарча беренче театр уены барыбер аның җитәкчелегендә үтә: 1907 елның 3 апрелендә «Морат Сәлимов» (Ф.Халиди әсәре) һәм «Кыз сорау» (А.Чеховтан тәрҗемә) пьесалары уйнала. Моннан соң Кудашев, алты-җиде кешелек труппа оештырып, төрле шәһәрләрдә йөри, Мәкәрҗә ярминкәсенә барып чыга. 1907 елның август аенда анда «Оят, яки Күз яше» (Ярулла Вәли әсәре) спектаклен куя. Шул чагында ул үзенә «Ашказарский» дигән кушамат-фамилия тага. Мәкәрҗә труппасына Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаялар килеп кушыла. Бераздан труппаның җитәкчесе итеп Габдулла Кариев сайлана, һәм шул рәвешчә атаклы «Сәйяр» профессиональ труппасы мәйданга чыга.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013