Бүген Әдипләр: Сәйфи Кудаш
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сәйфи Кудаш


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Сәйфи Кудаш
(1894-1993)
"К" хәрефенә язмалар
Сәйфи Кудаш (КУДА́ШЕВ Сәйфи Фаттах улы 1894 елның 21 нояберендә Башкортстанның Кләш авылында, хәзер Чишмә районы. крәстиян гаиләсендә туа. Уфа дагы «Галия» мәдрәсәсендә укый. Казахстанда укытучы булып эшли. 1913 елда Г. Тукай һәм М. Гафури йогынтысында яза башлый.

Хәерле иртә, шагыйрь!

Ул таңда гүя төртеп уяттылар. Яшен тизлегендә сөаль яктырды: «Ни хәлләрдә икән? Бу сәяси көрәш иң кадерле кешеләрнең хәлен белергә дә вакыт калдырмый».

Кем турында уйлавым үземә генә билгеле иде. Тәрәзәдә әле таң сарысы ята. Әмма күзгә йокы керәчәк түгел. Торып, эшкә тотынып карадым. Кул бармый. Гүя, мин үземне җинаятьчедәй хис итә идем. Исәнлеге ничек? Янына килеп йөрүчеләр бармы? һәр мизгеле тарихи һм шагыйранщ щдәп тамырыннан яралган бу кешене соңгы елларда, гади игътибар һәм интеллигентлык күрсәтеп, сурәткә төшергәннәре бармы? Башта күп сораулар кайный иде...

Ниһаять, иртәнге сигезләрдә кызына шалтыраттым, һәрвакыттагыча, «урынында» булган Сөембикә апа мине бераз тынычландырды: «Болай ярыйсы гына... Укый-яза алмый... Кайвакыт, зиһене җыелганда, миңа бераз әйтеп тора... Рәхим итегез, килегез».

«Кызыл таң» газетасының фотосурәтчесе Игорь Крылов та, шатлыкка каршы, өендә булып чыкты. Менә без аның белән Фрунзе һәм Аксаков урамнары чатындагы биек йорт каршында очрашабыз да, чакырылган җиргә юнәләбез.

Менә — тупса. Менә күптән күрмәгән Сөембикә апа. Менә мин кайчандыр аның белән сөйләшкән һәм сугыш вакытында татар, башкорт язучыларыннан аңа килгән меңгә якын хатны укып чыккан, ә кирәк җирләрен күчереп алган бүлмә. Менә, ниһаять, ул үзе — татар халкының XIX гасыр азагында дөньяга бүләк иткән соңгы морзаларының берсе — Башкортстанның бүген туксан сигезенче яше белән барган халык шагыйре Сәйфи Кудаш...

Без кергәндә, ул ятып тора иде. Килүебезгә, әлбәттә, чиксез шатланды. Хәл-әхвәл белешкәч, сүз милләтебезнең тарих ташларына алтын хәрефләр белән язылган «Галия» мәдрәсәсе, Зыя Камали, Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич, Хәсән Туфаннар турында барды. Алар һәм шул заманнар турындагы кыйссаларны Сәйфи абзыйдан күп ишеткән булсам да, бу истәлекләр туйдырмый: мин бүген дә халкыбызның 98 яшьтәге улының саф зиһененә, аек акылына шагыйранә таушалмас күңеленә һәм дәртенә таң калам. Кайдан килә бу көч? Такташ әйтмешли, «нинди көчләр керфек очларыңнан тамалар?» Әлбәттә, бүгенге аяусыз көнебездә керфек очларыннан ниндидер сихри көчләр түгел, бер гаепсезгә саркылган яшьләрнең тамуы да бик ихтимал. Бигрәк тә — шагыйрь керфекләреннән. Кайчандыр — 30 нчы еллар уртасында — Гадел Кутуй, Габдрахман Минскийлар белән ниндидер мифик «Җидегән» оешмасын оештыруда гаепләнеп, партиядән чыгарылган, еллар буена гәзит-журналларда исемен пычратырга тырышсалар да, пычратыла алмагач, кара елларда эшсез хәлендә исән кала алган, инде менә сиксән еллап армый-талмый әдәбиятларыбызга хезмәт итеп, 98 китап чыгарган, бүген булса авызыннан шигырь төшмәгән халык шагыйрен теге елларда «исән калганлыгы» өчен һәм исән калу чарасын бары тик милләтенең татар булуыннан эзләгән әдәби көнлекчеләр аңа соңгы елларда ничә арба ашлы-су һәм пычрак иштеләр икән? Татар халкын гына түгел, башкорт халкының «патриоты» саналып та, башкорт халкын белмәгән, халкын гына түгел, халык шагыйренә оныкка ярап, халык телен, шигъриятен, мәдәни мира­сын белмәгән һәм, имеш, «башкорт интеллигенциясен тар-мар итүдә татар Сәйфи Кудашларның гаебе»н эзләгән кешеләр бу җинаятьләре өчен башкорт һәм татар халыклары алдында җавап бирерләрдер. Чөнки алар да күп нәрсә җитешми, әмма иң нык җитешмәгәне — дәлилләр һәм мантыйк, ягъни логика. Мин халык шагыйренең бу пасквильләр уңае белән газета мөхәррирләренә язган мөрәҗәгатьләрен һәм «Ачык хат»ларын укыйм. Аларда тарихны һәм заманны тирәннән тикшереп карау, югары әдәп һәм тегеләргә җитешмәгән мантыйк ярылып ята. Әмма мөхәррирләр «Ачык хатлар»ны басып чыгару түгел, бер хәрефне йөз тапкыр зурайта торган пыяла аша укыган 98 яшьлек шагыйрьгә җавап биреп торуны да кирәк тапмыйлар. Чөнки алар мантыйктан һәм дәлилләрдән куркалар.

Менә аксакал «егетебез» җиңел хәрәкәтләр белән костюмын киеп ала да эш өстәле янына утыра. Телдә һаман шигырь, телдә һаман Тукай, Такташ, Туфан, Зыя Камали... Ул безгә Галимҗан Ибраһимов һәм башкаларның 1916 елда Зыя Камалига бүләк иткән Коръәнен күрсәтә. Зыя Камали — Сәйфи Кудашның күптән тормыш куйган иптәше Мәгъфирә апаның туган абыйсы. 40 еллар уртасында Сарытау төрмәсендә, ә Галимҗан абзый исә 1937 елда Казан төрмәсендә мордар киткән, ә Коръән исән! Хәтер исән. Без исән. Өмет исән! Коръәндә мондый багышлау язылган: «Галиҗәнап Зыя Камали! Сезнең бихисап тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә Уфада шундый мөхтәрәм уку йорты барлыкка килде. Безнең яшьләребезне тәрбияләүдә һәм гомумтәрәккыятебезне алга сөрүдә Сезнең тоткан урыныгыз бәһаләп бетергесездер...

Укытучылар Галимҗан Ибраһимов, Фатыйх-Сәйфи Казанлы, Гобәйдулла Саттаров, Җиһанша Абдюшев, декабрь, 1916».

Сәйфи Кудаш — Татарстан һәм Казандагы тарихи вакыйгалар турында яхшы хәбәрдар. Аңа еш кына шалтыраталар, хатлар язалар. Мыштырдап кына булса да, үзе дә хәбәр биреп куя. Өстәлендә — Мөхәммәт Мәһдиевнең соңгы китабы, хаты. Шулай ук Әмирхан Еникидән хат ята...

Мин аңардан фотоларның берсен «Социалистик Татарстан» газетасына тәкъдим итәргә рөхсәт сорыйм. Ул дустанә елмая да өсти: «Форсаттан файдаланып, теләкләремне дә җиткерим: мин Татарстанның чың милли дәүләтчелеген төзүдә Татарстан халыкларына уңышлар телим. Түзем булуларын, бердәм булуларын, бернинди шик-шөбһә, имеш- мимешләргә, провокацияләргә бирелмичә, алга баруларын телим. Татарстан дәүләтен торгызу — ата-бабаларыбыз рухы алдындагы изге бурычны Үтәү дигән сүз ул».

Без хушлашабыз. Шагыйрьгә хәерле иртә теләүгә ирешүемә мин патмын. Күңел тынычлана төшә...

Менә — сурәт.

Халкыбызның 98 яше өстендәге улы — Сәйфи Кудаш. Ишектән чыкканда ул Әмирхан Еники, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәшировларга сәлам җиткерергә куша.

Без халык шагыйренең йөз еллыгын бергәләп билгеләрбез, Алла боерса! Амин, шулай була күрсен. Җир йөзендә урын җитәрлек, бер-береңә кешелекле мөнәсәбәт кенә кирәк.

Айдар Хәлим.
1991 ел.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...