Бүген Әдипләр: Гөлсинә Хәбибуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлсинә Хәбибуллина

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Нәфисә Хәбибдиярова Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Сәлим Мирза Хазбиевич Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Хәбибуллина Гөлсинә Ярулла кызы "Ватаным Татарстан"ның Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Теләче районнары буенча үз хәбәрчесе.

Кыш бабайны көткәндә

– Менә хәзер, улым, мичкә шушы гөбәдияне генә куям да эшем бетә. Аннан икебез бергә диванга утырабыз да Кыш бабайны көтә башлыйбыз. Карале бу бабаеңны, Кыш бабай килер вакыт җиткәч кенә югалды бит. Шул Кәрим бабаеңны Яңа ел белән котлап кайтам дип китте дә батты. Гомер буе дуслар булды шул алар, Азат белән синең кебек кечкенәдән гел бергә уйнаганнар, әле дә берсен-берсен бер көндә күрми тора алмыйлар… Кыш бабай килсә, тәки күрми кала бит инде бабаең. Әниең белән әтиең дә клубта бәйрәм карап калалар, без икебез күрәбез, әй, кызыгырлар инде барысы да… Ярар әйдә, син бөтенесен дә әйбәтләп сөйләрсең, бүләкләрен, күчтә­нәчләрен күрсәтерсең, яме, улым…
– Ярар, дәү әни, – ди биш яшьлек Булат. Аның әбисе сөйләгәннәрдә гаме дә юк бугай. Кыш бабай шакылдатканны ишетми калырмын дип курка. китәр дә барыр, ул яшәгән Урта Тирәк авылында гына да Булат кебек балалар әллә никадәр…
Түземсезләнеп көткән оныгына карап, Нурниса күңеленнән генә Нурисламын тиргәргә кереште. Йә, шул күршеләрдә биш сәгать тормаса ни була инде? Булат шикләнмәсен, янәсе. Керәсе дә, киенәсе дә чыгасы бит. Бөтен киемнәрен киленнәре көндез үк әзерләп, кертеп куйды. Бер дә бүтән түгел, гадәттәгечә, шул Фәрит белән политика турында сүз көрәштерәләрдер… Икесе очрашсамы… Йә Алла, чыкты бугай, акрын гына капка ябылган тавыш ишетелде. Булат та әсәрде, тик урыныннан кыймылдамады. Менә акрын гына веранда ишеген шакылдаттылар.
– Дәү әни... Кыш бабай!.. – диде сабый, әллә дулкынланудан, әллә сөенечтән сүзләрен өзеп-өзеп.
– Бар чык, улым, бар, үзең каршы ал! – диде Нурниса, шакылдатучының чыннан да "Кыш бабай" булуына шикләнмичә. Чит кеше булса, күренеп кенә торган кыңгырау төймәсенә басар иде, ә Нурислам белән нәкъ менә шакылдатырга дип килешкәннәр иде.
– Дәү әни, анда бер абый, әбиең чыксын әле, – ди.
– Кем бар анда? – Нурнисаның бу соравы таныш түгел кунакның: "Исәнмесез, апа!" – дигән сүзләре астында күмелеп калды.
– Апа, – диде таныш түгел кунак тагын бер мәртәбә, – су гына бирегез әле, мөмкин булса, бер чүмеч сап-салкын су эчәсем килде…
Хатын, гипнозлангандай, бер сүз дәшмичә, суга дип кереп китте. Кухняга керүгә, бермәлгә айнып киткәндәй булды. "Ай Аллам, бу нинди хикмәтле кунак булды соң, шушы утыз градуслы салкында сап-салкын су сорый. Үзе миннән олырак күренә, үзе апа дип дәшә…Исерек дияр идең, бик пөхтә киенгән…" – шундый каршылыклы уйлар өермәсендә ул бер чүмеч сап-салкын су тотып болдырга чыкты.
– Рәхмәт! – диде ир күтәрелеп карамый гына. Һәм йотлыгып су эчәргә кереште.
Тик тешеңне сындырырлык суны бер-ике уртлады да калганын якында гына өелеп торган кар өстенә сипте.
Аптырап карап торган хатынга ул бушап калган чүмечне сузды һәм:
Иртән торып суга барган
Ул, бәгърем, ул синдер.
Утыз еллык ялкыныңны
Суларың сибеп сүндер, – диде дә чыгып китте.
Нурниса тораташтай катып калды. Бу бит… бу бит… Кирам… Әйе, әйе, ул… Әнә бит йөз чалымнары да таныш, тавышы да шул ук икән бит… Ничекләр танымады икән соң? Әй Ходаем, нәрсә дип кайтты, нәрсә дип керде икән? Берәр кеше белмәгән, күрмәгән булса гына ярар иде. Алла сакласын, бу авылда кеше теленә керүең бик тиз, бер гөнаһың булмаса да… Ярый әле, Нурислам күршедә озаграк торды. Очрашсалар, ни дип аңлатыр иде? Болай да гомер бу шул Кирамнан көнләште. Ничә ел үткәч бит, ничә ел… Тукта, утыз ел диде түгелме соң, әллә Кирам белән аерылышканнарына утыз ел үтте микән?.. Утыз икән шул…
– Дәү әни, кер инде, Кыш бабайны куркытасың бит, ишекләре ачык дип керми китәр, биклә тизрәк, – оныгы Булат бик вакытлы чыкты, Нурнисага бу уйлардан тизрәк арынырга кирәк иде.
Ул кухняга кереп кенә басты, ишекне тагын нәкъ тегесе кебек үк шакылдаттылар. "Кирам…" дип уйлады Нурниса, тик аяк атлап чыгарга көч тапмады. "Нигә кирәк?"
– Бар, улым, монысы точно Кыш бабай инде, каршы чыгып ал, – диде ул, духовка ишеген ачып гөбәдиясен караганга сабышып.
Ишектә, чыннан да, Кыш бабай иде. Тавышын үзгәртергә тырыша-тырыша, Нурислам Булатның күңелен күрә башлады. Әй сөенде сабый, җырлар да җырлады, биеде дә, бөтен белгән шигырьләрен дә сөйләде. "Кыш бабай"ның да бик юмарты килгән булып чыкты, уенчыктыр, китаптыр, буягычлардыр – берсе дә калмады. Капчыгындагы соңгы бүләкне – тәм-томнар тулы пакетны бала кулына биргәннән соң, Кыш бабай башка балалар янына барырга кирәклекне исенә төшерде. Булатның түбәсе күккә тигән, аңа инде барыбер иде. Ул Кыш бабайга тиз генә: "Рәхмәт, пока!" диде дә, бүләкләре белән мәш килеп уйный башлады.
…Кыш бабай киемнәрен бүлмәгә генә салып куйган Нурислам шул арада әйләнеп тә керде.
– Бездән әле генә кем чыгып китте ул, карчык? – дип сорады ул. – Бик кәттә иномаркага утырып китте… Ул китсен инде дип, күрше Фәритләр капка төбендә басып тордым… Таныш та кебек иде, танымадым да…
– Кыш бабай ул, Кыш бабай, – дип кычкырды залдан Булат. – Бабай, тиз кер, менә миңа ул нәрсәләр алып килде…
Караса да карады, карамаса да карады Нурислам. Теге яхшы машина, кәттә киенгән ир тынгы бирмәде бит күңеленә. Ул сәбәп табып, кухняга чыкты.
– Кем иде соң ул? Ярый әле, озак тормады. Фәритләр капка төбендә тагын азрак басып торсам, шакылдый идем… Кирәк бит, мин киенеп капкаларыннан чыгуга, кап-кара иномарка килеп туктады. Кеше көлкесенә калмыйм дип, көтеп тордым инде…
– Әй, армиядә бергә хезмәт иткән идек дип, теге… Сәлмән Нурисламын эзләп кергән… Аңлатып җибәрдем, ул бит Түбән Тирәктә яши дип… – Нурниса, күзләрен күтәрми генә, һаман да шул гөбәдияләрен караган булып, теленә беренче килгән җөмләне әйтте.
Ир башка сорау бирмәде. Телефоннан да мондый ялгышулар күп булганлыктан, бер әйтүдә ышанды. Күршедәге өч Тирәктә биш Нурислам, әнә шуларны чынбарлыкта да бик еш буташтыралар иде.
…Бераздан инде ир бүләккә күмелгән бәхетле Булат белән дөньясын онытып уйный, оныгын сөендерә алу шатлыгыннан бу минутларда үзе дә бик бәхетле иде…
Ватаным Татарстан.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013