Бүген Әдипләр: Котб
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Котб


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб

КОТБНЫҢ «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ӘСӘРЕ

Котб псевдонимы белән «Хөсрәү вә Ширин» поэмасын язган Алтын Урда шагыйре шул дәүләт составына кергән халыкларның әдәбият тарихында күренекле урын тота. Бу әсәр ул замандагы рухи культура һәм әдәбиятның үсеш дәрәҗәсен күрсәтүе, иске әдәби традицияләрне дәвам иттерүе, болгар-татарларның һәм Урта Азия халыкларының әдәбияты үсешенә тәэсир итүе ягыннан бик әһәмиятле.
Алтын Урда дәүләте составына кергән Харәземдә һәм Болгарда, монголлар килүдән элек гыйлем һәм фән шактый алга киткән булып, күренекле галимнәр яшәгәнлеге мәгълүм. Ул галимнәр бу дәүләттә матди һәм рухи культураны һәм әдәбиятны үстерүдә зур эшчәнлек күрсәткәннәр. Нәтиҗәдә Сарайда, Болгарда һәм Кырымда фән кешеләре, әдипләр, шагыйрьләр җитешкән.
Алтын Урдада төрки телдә әдәбият һәм поэзиянең нык алга киткән булуына Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис»е, Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Харәзминең «Мәхәббәтнамә»се, Хөсам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан»ы, Галинең «Кисекбаш китабы», Сәйф Сарайның «Китабе Гөлстан бит-төрки»се, «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасы, шигырьләре һәм ул җавап язган шагыйрьләрнең әсәрләре шаһит. Бу авторларның хан сарайларында тәрбияләнгән профессиональ шагыйрьләр булмыйча, халык арасыннан үсеп чыккан сәнгаткярләр булуы аеруча игътибарга лаек. Бу хәл гыйлем һәм мәгърифәтнең хаким сыйныф тирәсендә түгел, халык арасында таралганына дәлил. Алтын Урда, Болгарда һәм башка мөселман илләрендә мәдрәсәләр дәүләт карамагында булмаган, аерым галимнәр мәдрәсә тоткан һәм шул традиция болгар-татарлар арасында да дәвам иткән. Ул мәдрәсәләргә төрле шәһәр һәм авыллардан гыйлемгә ихласлы яшьләр килеп укыганнар, араларыннан зур галим, яхшы шагыйрьләр дә чыккан. Әлбәттә, Сараи дигән галим вә шагыйрьләрнең барысы да Сарайда туып-үсмәгән, моны Сәйф Сараиның «туган җирем Камышлы» дигәненнән дә күрәбез. Аның Сарай якынындагы Камышлыдан икәне шиксез.
Болгар һәм Алтын Урда заманында Идел буе галимнәре һәм әдип-шагыйрьләре гарәп, фарсы телләреннән һәм әдәбиятларыннан яхшы мәгълүмат алганнар.
Болгар һәм Алтын Урта шагыйрьләренең элекке әдәби традицияләрне дәвам иттерүләре дә кызык. Элек гарәпчә шигырьләр язып, соңыннан шул ук шигырь формаларын фарсычада кулланган һәм гарәпчәдән бик мөһим әсәрләрне фарсычага күчергән фарсы-таҗик шагыйрьләре шикелле, төрки шагыйрьләр дә бөек фарсы шагыйрьләренең әсәрләренә ияреп язу, яки ирекле тәрҗемә итү юлын тотканнар. Йосыф Хас Хаҗиб Бала-сагуни «Котадгу белег»не Фирдәүсинең «Шаһнамә»сенә ияреп, аның вәзенендә язган.
Алтын Урда мәҗлесләрендә, гарәпчә шигырьләр укыганнан соң, фарсы һәм төрки «мөләммәгъ» җырлаулары да шул ук традицияне күрсәтә. «Мөләммәгъ» дип бер яки ике юлы гарәпчә, бер-ике юлы фарсыча, яисә фарсыча-төркичә шигырьләргә әйтелә. Низами, Хафиз кебек олуг шагыйрьләр, берьюлы гарәпчә дә, фарсыча да газәл-шигырьләр язганнар. Алтын Урда шагыйрьләренең дә шуларга ияреп фарсыча-төркичә «мөләммәгъ»ләр язуы һәм ул «мөләммәгъ» газәлләрнең мәҗлесләрдә укылуы яки кубыз көенә җырланганы мәгълүм. Мондый «мөләммәгъ» шигырьләрнең бик модада булганын «Хөсрәү вә Ширин» ахырында гарәпчә-фарсыча «мөләммәгъ» китергән Бәркә Фәкыйһ тә күрсәтә. Ул ике юл гарәпчә һәм ике юл фарсыча шигырь белән: «Бу китапны матур язу өчен озак вакыт тырыштым; бердән үлеп китсәм, аны аз нәрсә бәрабәренә, суган бәясенә сатуларыннан куркам»,— дип язган.
Төрки авторлар мәшһүр фарсы шагыйрьләренең әсәрләре белән яхшы таныш булганнар һәм үз әсәрләрен шуларга ияреп иҗат иткәннәр. Котб исә Низаминың «Хөсрәү вә Ширин»ен ирекле тәрҗемә иткән. Төрки вариантта авторның мөстәкыйль иҗат өлеше дә шактый урын ала.
Котб үзеннән алда булган төрки әдәбиятлардагы Йосыф Хас Хаҗибнең «Котадгу белег»е, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы, Әхмәт Югнәкинең «һибәтел-хәкаик»ы кебек күренекле әсәрләр белән таныш булып, алардан билгеле бер йогынты алса, «Хөсрәү вә Ширин»е белән соңгырак чор шагыйрьләренә үзе дә йогынты ясаган. Бу танышлык һәм тәэсир Низами әсәре нигезендә 1409—1414 елларда «Мәхзәнел-әсрар» поэмасын язган Мир Хәйдәр иҗатында да күренә. Аның Низами темасын сайлауда да Котбка ияргәнлеге сизелеп тора.
©Татар әдәбияты тарихы, 1нче том

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...