Бүген Әдипләр: Кашшаф Кормашев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кашшаф Кормашев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб

(1891-1947)

Шагыйрь һәм педагог Кашшаф Зариф улы Кормашев хәзерге Татарстанның Мөслим районы табигатенең гүзәл почмагында — Нарат асты авылында 1891 нче елда туган, 1910 елга кадәр төрле мәдрәсәләрдә укыган. 1911нче елдан Минзәлә мәдрәсәсендә татар теле укытучысы булып эшли башлаган. Төрле елларда Мөслим, Сарман, Минзәлә һәм хәзерге Тукай районнарының Югары Тәкермән, Малтабар, Түбән Табын, Мөслим, Ташлыяр, Иске Дөреш, Яңа Саклау, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак авылларында балалар укыта. Тәкермән авылыннан килеп, 1928—1929 нчы уку елында Ташлыяр мәктәбендә укытканы мәгълүм. Мөслим мәктәбендә пионер оешмаларын оештыручыларның берсе һәм иң активы була. Өлкән буын кешеләре, аның укучылары, бәлки аны хәзер дә хәтерлиләрдер. Шулай итеп, ул 35 ел буе укытучы булып эшли, иҗат эше белән шөгыльләнә. Билгеле булганча, 1905—1907 нче елларда татар көндәлек матбугаты зур үсеш ала. «Йолдыз», «Вакыт», «Ил», «Әльислах», «Шура», «Аң» һәм башка бик күп исемдәге журналларда демократик рухтагы, халыкчан, сәнгатьчә эшләнеше югары дәрәҗәдә булган әсәрләргә күбрәк урын бирелгән.
Кашшафның абыйсы Әхсәншәех 1913— 1915 нче елларда, шагыйрь буларак, үзенең шигырьләрен «Шура» журналында бастырып килгән. Аның 1914 нче елда Казанда «Милләт» нәшриятында «Әхсәншәех Кормаши шигырьләре» исемле китабы да басылып чыккан. Ул үзенең шигырьләрен «Шура» журналына Минзәләдән җибәреп торган. XX гасыр каләм ияләренең кулъязмалары, кызганычка каршы, бик аз сакланган, тәрҗемәи хәлләре, иҗат юллары турындагы мәгълүматлар безнең көннәргә бик азаеп килеп җиткәннәр. Әхсәншәех Кормашиның да кайда, кем булып эшләве, аның шигъри мирасы безгә әлегә бик аз билгеле, тулысынча ачыкланмаган.
Абыйсы үрнәгендә Кашшаф кечкенәдән шигырьләр, җырлар яза башлый, үзе белгән төрле кыйсса-хикәяләрне рифмага салып сөйләргә яратучан була. Кашшаф Кормашевның революциягә кадәрле шигырьләре даими рәвештә вакытлы матбугатта, Минзәләдә чыга торган газетада, «Шура» журналында басылган. Күбесе 1915 нче елда Казанда чыккан «Кашшаф Кормашев шигырьләре» исемле китабына кертелгән. «Ир балаларга назымлы нәсихәт», «Кыз балаларга назымлы нәсихәт» исемле китаплары булуы да билгеле. Безнең кулыбызда хәзергә аның 1916 елда Казанда «Өмет» басмаханәсендә гарәп шрифты белән басылган «Ибтидаиләр өчен низамлы гакаид» (Башлангыч сыйныфлар өчен ислам дине турындагы шигъри кагыйдәләр) китабы гына бар. Аллаһы Тәгаләнең барлыгы, берлеге, аның сыйфатлары, фәрештәләр, пәйгамбәрләр, ахирәт көннәр, изгелек һәм явызлык, ислам диненең биш баганасы турында шигырь белән язылган әлеге китап шәкертләргә уку өчен бик җиңел һәм аңлаешлы булган. Китап ахырындагы «Балалар тавышы» дигән шигырьнең дә тәрбияви әһәмияте гаять зур.

Укып тәмле сүзле булыйк,
Чын-чыннан без күзле булыйк,
Белемле, ай йөзле булыйк,
Тырышыйк без, шәкертләр!—

дип тәмамлана ул шигырь. Шагыйрьнең лирикасы кеше күңеленең матурлыгы, каршылыклы табигате, халык һәм милләт язмышы белән бәйләнештә тәэсирле чагылыш таба.

«Бу көндә бу мөкатдәс милләтемнең хәлләрен күрсәм,
Элекке хәлләренә бу хәзергесен чагыштырсам.
Әче хәсрәт тәэссефтән тамәнгегә котылмам мин,
Имамнардай аяк бөкләп, рәхәтләнеп утырмам мин», —

дип яза ул «Милли бер фәганем» (зарым) дигән шигырендә. Шагыйрьне борчыган, дулкынландырган, газаплаган хис, тойгылар һич тә искермәгән, без аларны әле генә әйтелгән дип кабул итәбез. «Заман» дигән шигыреннән ике генә куплет китерик:

Нинди бу заман!
Бигрәк яман:
Арттыра кайгымны Туктаусыз һаман.

Җәбер-утларын,
Золым укларын
Чәчеп өсләргә Бәрә чукмарын.

Шагыйрьнең 13 елдан артык гомере Югары Тәкермән авылында уза. Октябрь революциясен шушы авылда каршы ала һәм үзенең сүзе белән дә, эше белән дә яңа тормышны төзүгә бөтен көчен куя. Аның иҗатында колхозлашу чоры, искелек белән яңалыкның көрәше ачык чагылыш таба. Шигырьләре «Игенче», «Ленин байрагы», «Крестьян газетасы», «Себер юксыллары» кебек газеталарда күпләп басылганнар. Кашшаф Кормашев җәмәгать эшләрендә актив катнаша, авыллардагы клуб эшләрен җайга салуда булыша, стена газеталары чыгару һәм бизәүдә башлап йөри. Грамотасыз өлкән кешеләргә аң-белем бирү юлында иң алдынгыларның берсе була ул. Үзенең эш кәгазьләре арасында сакланган мәгълүматларында төрле елларда барлыгы 930 өлкән кешене укытып чыгаруы турында язып калдырган. 1930 нчы елларда ук «Ирек бүләкләре» дигән шигырьләр җыентыгын төзи. Ләкин ул кулъязма килеш калган. Аның бик күп шигырьләре төрле газета-журналларда беркем тарафыннан да тупланмаган килеш кала бирә. Педагог һәм шагыйрь Кашшаф Кормашев 1947 нче елның 12 июлендә үлеп, Теләнче Тамак авылында җирләнә.
Егерменче гасыр башы иң якты һәм сүнмәс йолдызлар — бөек Тукаебыз, Дәрдмәнд, С.Рәмиев, М.Гафури, Н.Думави, Ш.Бабичларның замандашлары Әхсәншәех һәм Кашшаф Кормашевларның безгә килеп ирешкән шигъри мираслары зур игътибарга лаеклы, алар шул чорның иҗтимагый-сәяси сулышын сәнгатьчә чагылдыручы дәлиле булып торалар.
Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зөфәр Рәми тарафыннан төзелеп, басарга рөхсәт ителгән «XX гасыр башы татар лирик шигърияте» дигән антологиядә Әхсәншәех Кормаши һәм Кашшаф Кормашевларның исемнәре һәм аларның иҗат үрнәкләре дә кертелгән.

Әхмәдулла Әхмәтгалиев.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...