Бүген Әдипләр: Низаметдин Корычи
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Низаметдин Корычи

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәмит Кави
Кадыйргали
Билал Канеев
Мәхмүд Кашгари
Гази Кашшаф
Тәүфикъ Кәримов
Ләйлә Кәримова
Габдрахман Кәрәм
Тәүфикъ Кәримов
Әбрар Кәримуллин
Ләйсән Кәшфиева
Низаметдин Корычи
Сөембикә Кудашева
Салихҗан Күкляшев
Әкъдәс Нигъмәт Курат

(1823/1824—1856)

Яңару, уяну хәрәкәтенең беренче карлыгачлары булып югары күтәрелгән татар культура, мәгариф, әдәбият һәм фән эшлеклеләре яңалыкларга төрле юнәлештә юл ярырга омтылдылар. Берәүләр рус галимнәре белән бергә укыту, фәнни эш алып бару өлкәсенә килделәр (И. Хәлфин һ. б.), икенчеләр рус культурасына, әдәбиятына кушылдылар (Н. һәм Л. Ибраһимовлар), өченчеләр мәгариф, тәрҗемә эшенә бирелделәр (Рәхмәтулла Әмирхан улы, якынча 1805—1876). Кайберләре чит җирләрдә үз белемнәренә куллану эзләделәр. Моны Низаметдин Сираҗетдин улы Корычи (1823/1824—1856), Шәмсетдин Габдерәшит улы Кышкари (? — 1833) кебек укымышлыларның тормыш юлы hәм эшчәнлеге раслап тора.
Низаметдин Сираҗетдин улы якынча 1823- 1824 елда Бәләбәй өязе Корыч авылында туа. Зирәк бала дүрт-биш яшьтә үк Коръән укый башлый. 16 яшьлек олы улын укырга биргәндә, әтисе 9 яшьлек Низаметдинне дә мәдрәсәгә илтә. Укытучы аңа башлангыч класс программасы буенча дәрес бирә. Ул исә, мич артына качып, өлкән класстагы абыйсына дәресләр аңлата. Укытучы таң кала; аңа остаз булуны үз өстенә ала алмавын әйтеп, мәшһүр Эстәрле мәдрәсәсенә илтә.
1844 елда Низаметдин Бохарага укырга китә. Белеме, сәләте белән тиңдәшләрен Бохарада да гаҗәпләндерә. Аңа «Илһами» дигән кушамат бирәләр. Бохара мәдрәсәләре программаларыннан канәгатьләнмичә, ул, бүлмәсенә бикләнеп, Көнчыгышның бай рухи культурасын үзлегеннән үзләштерүгә керешә. Биредә Ш. Мәрҗани кебек алдынгы карашлы өлкән шәкертләр белән дуслаша. Р. Фәхретдинов аның «зыядә хөр фикерле» булуын билгеләп үтә. Бөтен Бохара Г. Курсавига каршы кайнап торганда, ул Курсавиның кайбер әсәрләренә «шәрех» һәм «хашияләр» яза. Бохарадагы татар шәкертләре бу әсәрләр буенча фикер алышулар үткәрәләр.
1849 елда Низаметдин, белем эзләп, Хорасан, Һиндстан аша Гарәбстан якларына сәфәргә чыга. Туган якларына кабат әйләнеп кайта алмыйча, 1856 елда Багдадта үлә. Ш. Мәрҗани аның яшьли үлүенә үкенә, гомерле булса, «гаҗәеб әд-дөнья» бер галим булыр иде, ди.
©Татар әдәбияты тарихы, 2нче том

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018