Бүген Әдипләр: Гөлнур Корбанова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлнур Корбанова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб
Гөлнур Корбанова
Шагыйрә Гөлнур Равил кызы Корбанова (Хәсәншина) 1979 елның 19 мартында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туа. Татарстанның Минзәлә районы мәктәбендә башлангыч белем алып, 1996 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлый.
Мәктәп елларыннан ук Г.Корбанова әсәрләре белән вакытлы матбугат битләрендә күренә башлый. Аның беренче шигырьләре, мәкалә, хикәяләре «Сабантуй», «Ялкын», «Мәгърифәт» кебек газета-журналларда басыла. Әдәбиятка булган мәхәббәт Гөлнурны Казанга алып килә. 1996-2001 елларда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Шагыйрәнең студентлык еллары да иҗади активлык белән уза: бер-бер артлы «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларында шигъри цикллары дөнья күрә.
Г.Корбанова үзенең хезмәт юлын Казанның үзәкләштерелгән китапханә системасы филиалында эшләүдән башлап җибәрә.
2006 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Уемның куены» исемле беренче китабы дөнья күрә. Анда шагыйрәнең лирик-фәлсәфи шигырьләре, поэмасы һәм балладалары урын ала.
2007 елда нәшер ителгән «Утлы яшеннәргә кагылсаң» исемле шигырьләр җыентыгы тыйнак, хәтта яшерен җан халәтен чагылдыра.
Шагыйрә, үз туган теленең мәгънәсен, кадерен, тәмен белеп, сүз белән мөкәммәл дәрәҗәдә идарә итә, үзенең уй-хисләрен төрле шәкелгә сала белә, кызыклы темаларга мөрәҗәгать итә, образлы фикерләргә омтыла.
Г.Корбанова — 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Уемның куены: шигырьләр, поэма, балладалар. — Казан: Татар. кит. нәшр.. 2006.— 111 б. — 1000 д.
Утлы яшеннәргә кагылсаң: шигырьләр. — Казан: РИЦ Школа, 2007. — 56 б. — 500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г аташ Р. Матурлык иленә юл // Казан утлары. — 1996. — № 9. — 150 б.
Ю з е е в И. Хуш киләсез, кыр кызлары // Казан утлары. — 1997. — № 3. — 103 б.
Г а т а ш Р. Яшьлектән җырга күчкән хисләр // Заман-Татарстан. —1997. —17 апр.
Г ат а ш Р. Казаннан бер шигъри сәлам бу // Өмет. — 1997. — 29 апр.
Г а т а ш Р. Яңа гасырга — яшь шагыйрьләр сүзе // Р.Гаташ. Шигърият, синен хакка! — Казан: Мәгариф, 2003. — 155-156 б.
Г а л и е в М. Агыйделнең ак җилкәне // Мәдәни җомга. — 2004. — 30 июль.
Шәех Л. Уйлар куены — күңел тоемы // Мәдәни җомга. — 2007. — 14 сент.
СитдыйковаӘ. Утлы яшеннәргә орынган ул // Мәдәни җомга. — 2008. — 1 авг.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...