Бүген Әдипләр: Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Роберт Миңнуллин

ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!

Рафис Корбан
Рафис Корбан турындагы мәкаләмне башлый алмый интегеп беттем. Нидән тотынырга белмичә шактый гына аптырап йөрдем. Шагыйрьгә 50 яшь тула икән бит. Димәк, юбилей мәкаләсе язарга кирәк. Димәк, ул мәкаләне шәп иттереп, үзен күкләргә күтәреп мактап, иҗатына җентекле анализ ясап, аның татар әдәбиятында тоткан урынын күрсәтеп язу сорала. Тик менә нидән башларга? Иҗатының кайсы ягыннан тотынырга?..

Бездә бит шулай гадәткә кергән: шагыйрьгә, язучыга бер исем, бер тамга сугылса, аннан тиз генә котылырмын димә. Бу бигрәк тә балалар әдәбиятында күзгә бәрелеп тора. Әйтик, сиңа «балалар шагыйре» дигән исемне чәпәп куялар да—шуның белән вәссәлам! Нигә әллә нинди «гениальный» лирик шигырьләр, проза әсәрләре, драма әсәрләре язмыйсың, син барыбер «балалар язучысы» булып каласың. Шәүкәт Гали-ев белән шулай булды, Ләбибә Ихсанова, Җәүдәт Дөрзаман белән дә шундый ук хәл. Рафис Корбан белән дә. Әмма шунысы кызык: әлеге мөхтәрәм язучыларыбыз «балалар шагыйре», «балалар язучысы» диюдән бервакытта да кимсенмиләр. Киресенчә, алар әлеге югары исемне үзләре өчен зур дәрәҗә дип саныйлар, аны зур горурлык хисләре белән йөртәләр. «Балалар язучысы» булудан качарга тырышучылар да җитәрлек, әлбәттә. Анысы инде, гафу итәсез, аларның үз эшләре.

Әле күптән түгел генә Язучылар берлегенең идарә утырышында балалар әдәбияты турында сүз чыкты. Дөресрәге, балалар әдәбияты буенча остаханә җитәкчесе Рафис Корбан республикада балалар әдәбияты атналыгы уздыру турында тәкъдим белән чыгыш ясаган иде. Шунда кемдер: «Язучыларны балаларныкына, олыларныкына аерып карарга ярамый. Син дә бит олылар өчен күбрәк язасың» дигәнрәк сүз ычкындыргач, Рафисыбыз кырт кисеп куйды. «Юк, мин—балалар язучысы! Минем бөтен язганнарым да балалар өчен! Ә күп язучылар алар «мин дә яза алам» дияр өчен генә, китап чыгарыр өчен генә язалар»,—дип җавап кайтарды. Шунда мин Рафис Корбанның балалар әдәбиятына ихластан хезмәт итүен, татар балалар әдәбиятының патриоты булуын ныклап андадым. Балалар әдәбиятына каләмдәшләр тарафыннан ниндидер бер кимсетүле мөнәсәбәтне тойган хәлдә, «балалар өчен өлкәннәргә язалмаганнар гына яза» дигән караш яшәгән бер мәлдә, үзеңне «мин— балалар язучысы» дип йөртү өчен, дөресен генә әйткәндә, зур батырлык кирәк бит! Рафис Корбан исә нәкъ әнә шундый батыр рухлы, балалар әдәбиятының фидакарь шагыйре. Чыннан да, балаларга атап шигырь язу белән генә түгел бит әле ул, балалар әдәбияты өчен җан атып яшәргә дә, аны пропагандаларга да, аның абруен күтәрү өчен армый-талмый эшләргә дә кирәк. Югыйсә, бай тарихлы, зур-зур әдипләре булган балалар әдәбиятыбызны күрмәмешкә салышучылар болай да җитәрлек...

Әдәби тәнкыйть тә, әдәбият гыйлеме дә әдипләрне буыннарга, төркемнәргә, дулкыннарга бүлгәләп карарга ярата. Шул ук вакытта бер төркемгә дә кертеп булмый торган язучы-шагыйрьләребез дә очрый. Әйтик, Роберт Әхмэтҗанов бер төркемгә дә сыймас шагыйрь булып калды. Рәшит. Әхмәтҗановны, киресенчә, буыннан-бу-ынга күчереп йөртә торгач, безнең буын шагыйрьләренә үк төшереп калдырдылар. Ә безнең буыннан соң килгәннәр, үзләренең яшьләре белән дә, иҗатлары белән дә, бөтенләй үзара аралашып, буталышып беттеләр шикелле. Менә әле Рафисны да кайсы төркемгә кертим икән дип утырам. Бер караганда, ул илле яшьлек Вахит Имамов, Нәбирә Гыйматдинова, Галимҗан Гыйльман, Факил Сафиннар белән чордаш: яшь ягыннан алар буынына керергә тиеш. Икенче яктан, ул үзеннән яшьрәкләр белән күбрәк аралаша. Мин биредә Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Зиннур Хөснияр, Ләис Зөлкарнайләр буынын күз алдында тотам. Әдәбиятка килеп керүе дә шулар белән бергәрәк туры килде. Миңа калса, Рафис менә шушы ике буынны бергә кушып, тоташтырып тора шикелле.

Баштарак ул шул ике арада адашыбрак, югалыбрак та калган кебек булган иде. Матбугат битләрендә дә яшьтәшләренә караганда сирәгрәк күренде. Шунлыктандыр, ахры, исемен дә сирәк кенә телгә алгаладылар. Башта иҗат эшенә үзе дә бик үк җитди карамады бугай. Укуы белән дә шулайрак килеп чыкты. Әйбәт кенә укып йөргән җиреннән, университетның журналистика факультетын ташлап китте. Үзе тынгысыз, дуамалрак табигатьле булуы аркасында тормыш дулкыннары Рафисны шактый гына каккалады да, суккалады да. Бер урында гына утыра алмый торган күчмә холыклы булгангадыр инде, эшләмәгән җире, тотып карамаган эше калмады. Башта ул «Татарстан яшьләре» гәзитендә эшләп алды, аннары Буа районына барып чыкты. Анда район гәзите редакциясендә зур тормыш мәктәбе узып йөрде. Шигырь җене кагылган егет Казансыз яши аламы соң инде? Юк, әлбәттә. Ул яңадан да Казанына әйләнеп кайтты. Билгеле инде, аны биредә беркем дә кочагын җәеп каршы алып тормагандыр. Әмма үҗәт егет югалып калмады: кайсыдыр бер оешмага рәссам булып урнашты. Ике елдан ул Татарстан радиосына эшкә килде. Шуннан соң гына үзенең урынын тапты дияргә мөмкин. Радионың көндәлек тормышы, андагы тынгысыз иҗади мохит аның күңеленә хуш килде, радио журналисты буларак ул тапшырулар әзерләде, эфирда исеме яңгырый башлады. Җиде ел дәвамында Рафис радионың кайсы гына бүлегендә эшләп карамады: музыкаль редакция, балалар өчен тапшырулар редакциясе, ниһаять, әдәби тапшырулар редакциясе... Әмма кайсы гына редакциягә күчмәсен, ул үз Вазыйфасына күңелен биреп, ихластан тотына, һәр эшен җиренә җиткереп башкара. Музыкаль редакциядә Татарстанның халык артисты, күренекле җырчыбыз Рафаэль Ильясов кул астында эшләү, анда республиканың күренекле сәнгать әһелләре белән, җырчылар, композиторлар белән аралашу, музыкаль тапшырулар әзерләү, ул тапшыруларны радио тыңлаучыларга эфир аша җиткереп бару, әлбәттә, эзсез югалмый. Яңа язылган җырларны ул чакларда, билгеле инде, иң элек радиога алып киләләр, һәр авторның, талантлымы ул-талантсызмы, үз җырын радио аша яңгыратасы килә. Радиодан яңгырау популярлыкка юл ача дигән сүз. Әмма аларның барысы да музыкаль редакциядә эшләүчеләрнең, художество советының «иләге» аша узарга тиеш. Рафис та шул җырлар белән мәш килә. Җыр сәнгатенең асылын, аның нечкәлекләрен акрынлап аңлый башлаган егет үзе дә җырлар иҗат итәргә тотына.

Бүгенге көндә җыр жанрында эшләүче аз санлы шагыйрьләребез арасында Рафис Корбан күренекле урын алып тора дисәк тә дөреслеккә хыйлафлык булмастыр. Ул җыр өчен шигырьләр генә язып калмый, ә бүгенге җыр жанрының, эстрада җырларының камиллеге өчен тырышып, җан атып та яши: төрледән-төрле түгәрәк өстәл сөйләшүләрендә, радио-телевидение уздырган дискуссияләрдә катнаша, матбугатта усал-усал фикерләр белән чыгышлар ясый. Кайчакларда кызыбрак та китә, арттырыбрак та җибәрә, аның белән риза булмаучылар да, аның белән бәхәскә керүчеләр дә табыла. Нишлисең, башкача булдыра алмый ул: ни уйлый, шуны әйтә, ничек дөрес дип таба, шулай яза. Халтураны күреп борчылганга, татар эстрадасын зәвыксыз сүзләр тезмәсе басып киткән өчен җаны әрнегәнгә яза. Быелның язында Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Рафис Корбанның иҗат кичәсе узды. Әйтер идем, бик җитди әзерләнгән, профессиональ яктан тел-теш тидермәслек зәвыклы концерт булды ул. Татарстанның халык артистлары Рафаэль Ильясов, Айдар Фәйзрахманов, Фердинанд Сәла-хов, шулай ук танылган җырчыларыбыз Газинур Фарукшин, Лилия Муллагалиена, Рәбига Сибгатуллина, Фәридә-Алсу дуэты катнашлыгында узган әлеге концерт Рафисның инде өлгергән, профессиональ яктан җитлеккән, искиткеч матур җырлар иҗат иткән җырчы-шагыйрь булуын күрсәтте. Рөстәм Яхин, Рим Хәсәнов, Рәшит Кәлимуллин, Луиза Батыр-Болгари, Илгиз Закиров, Мәсгут Имашев, Шамил Ти-мербулатов, Фәрит Хатыйпов, Фирзәр Мортазин, Илһам Байтирәк кебек билгеле композиторларыбыз белән берлектә иҗат ителгән кырыклап җырны тамашачы алкышлап каршылады, яратып кабул итте. Кичәдә мәшһүр Илһам Шакиров кына катнаша алмады. Әгәр дә ул шагыйрьнең халык көенә җырлана торган «Уян, татар!» җырын да яңгыратса, тагын да шәп буласы иде. Беренче тапкыр туксанынчы елда ук Илһам ага башкарган әлеге җыр республикабызның мөстәкыйльлеген яулаган көннәрдә милләтпәрвәрләребезнең милли гимнына әйләнде бит.

Рафисның балалар өчен иҗат ителгән җырлары да бик күп булуын билгеләп үтәргә кирәк. Алар арасында «Тургай», «Нәүрүз моңнары» фестивальләрендә җиңгәннәре дә бар.

Рафис Корбанның иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлавы да нәкъ менә радиода эшләгән елларына туры килә. Ул анда балалар өчен беренче шигырьләрен язды, Татарстан китап нәшриятында балаларга атап «Буран кайда йоклый?» (1987), «Җиде төстә кунакта» (1989) исемле китапларын бастырып чыгарды. Балалар әдәбиятының уртасында кайный башлады. Без аның белән Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты секциясендә дә (мин—рәис, ул—сәркатип сыйфатында) бергә эшләдек. Балалар әдәбиятының актуаль проблемаларына, әдипләребезнең иҗатларына багышланган семинарлар, сөйләшүләр уздыру, яшь язучыларның беренче кулъязмаларын тикшерүләр, яңа чыккан китапларга күзәтүләр, әдәби ел йомгакларында чыгыш ясаулар Рафис өчен үзе бер мәктәп булды.

1989 елда мин, Рафис Корбанны Язучылар берлегенә тәкъдим итеп, мондыйрак сүзләр әйткән идем: «Рафис Корбановны мин беренче шигырьләреннән беләм. Шуннан бирле аның инде балалар өчен язылган ике китабы басылып чыкты. Өченчесе нәшриятта чират көтеп ята. Дүртенчесен дә тәмамлап килә. Егет яза, күп эшли, балалар әдәбияты өчен янып яши. Тырышлык, билгеле, бушка китми. Кыска гына вакыт эчендә, үзенең булганлыгы, уңганлыгы, сәләте нәтиҗәсендә, ярыйсы гына танылып та өлгерде ул. Аны татар мәктәпләрендә, балалар бакчаларында да беләләр, көтеп алалар.

Шөкер, балалар әдәбиятына да, сирәк булса да, яшь көчләр килә тора. Әгәр дә игътибар ныграк булса, алар тагын да күбрәк булырлар иде. Югыйсә, «чиста» балалар шагыйре генә булу әлегә «престижлы» түгел, аларны кочак җәеп каршы алырга тормыйлар. Шуңа да карамастан, Рафис Корбанов фәкать балалар өчен генә яза һәм дөрес эшли. Бер жанрда бөтен көчеңне куеп эшләгәндә генә зур уңышларга ирешергә буладыр дип уйлыйм. Рафис моны аңлый кебек.

Ул балалар дөньясын яхшы төшенә, нәниләр күңелен аңлый, алар өчен яза белә. Язганнары—традицион. Б. Рәхмәт, Ә. Фәйзи, Ш. Галиев кебек олы шагыйрьләрнең матур традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итә. Ә традицияләрне дәвам итүнең үз авырлыклары бар. Булган традицияләрне иҗади дәвам иткәндә генә, заман таләпләренә туры китереп үстергәндә генә аклый ул үзен. Рафис шулай эшли дә: таныш ритмика, мәгълүм темалар, чордан-чорга, шагыйрьдән-шагыйрьгә күчкән шигъри алымнар яңача яңгырый башлый, заман төсмерләре белән балкып китә, үзенчә шигъри образлар белән тулылана. Нәтиҗәдә, шагыйрьнең үз дөньясы, балалар бакчаларына аваздаш үз шигъри бакчасы үсеп чыга.

Рафис Корбанов балалар поэзиясендә җитди эшли, туктаусыз эзләнә, таба да. Шулар өстенә шагыйрьнең мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуның торышы турындагы үткен радиотапшыруларын һәм мәкаләләрен дә, балалар әдәбиятына багышланган мәкалә, рецензияләрен дә, 35 иче мәктәптә әдәбият түгәрәге алып баруын да, балалар әдәбияты секциясе бюросында актив эшләвен дә искә алырга кирәк. Болары—яшь шагыйрьнең иҗтимагый йөзен күрсәтеп торучы дәлилләр. Ул эштән йөз чөерми, иренми, вакытын да, көчен дә жәлләми, әдәбиятка файдалы булырга тырыша. Язучыга әлеге сыйфатлар да, һичшиксез, кирәктер дип беләм.

Кыскасы, Рафис Корбанов балалар әдәбиятына кунакка дип түгел, эшләргә, тир түгәргә дип килә. Әйбәт китаплары да, гражданлык позициясе дә шул хакта сөйли».

Күренә ки, моннан күп еллар элек яшь шагыйрь Рафис Корбановка биргән бәяләрем бүгенге танылган шагыйрь Рафис Корбанга бик тә килеп тора. Бер генә фикерен дә, бер генә хәрефен дә үзгәртәсе юк. Ул күпкырлы иҗатын да, тынгысызлык, тырышлык, энергия сорый торган иҗтимагый эшчәнлеген дә бүгенге көнгә кадәр дәвам итә: хәзер инде үзе Язучылар оешмасында балалар әдәбияты остаханәсен җитәкли. Балалар әдәбияты өчен, балаларга язучы әдипләребезне бергә туплау өчен, аларның иҗатын җанландыру өчен армый-талмый янып йөри. Ул инде—танылган балалар әдибе. Шәйхи Маннур исемендәге, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Аның кече яшьтәге балалар өчен чыгарылган «Сөзгәк болыт», «Капкорсак», «Мин бәйрәмнәр яратам», «Сөйләшергә өйрәтәм», «Капкорсак һәм Бавырсак», «Болыт суны болгаткан», «Алмалы төн», «Бәхет телим», «Тапкырга табышмак» исемле китаплары бүгенге балалар шигъриятенең йөзен билгели торган басмалар... Әлеге китапларның дүртесе «Ел китабы» конкурсларыңда җиңеп тә чыкты.

Рафис—кайда гына эшләсә дә, үзенең иҗатына җим таба белә торган шагыйрь. Радиода эшләү дәверендә без аның балалар шигырьләре һәм җырлар иҗат итә башлавын белдек инде. Ул әле бервакыт Казан дәүләт курчак театрында әдәби бүлек мөдире булып та эшләп ала. Һәм, нәтиҗәдә, танылган балалар драматургы булып китә. Бернинди арттырусыз әйтәм, чөнки бу чыннан да шулай. Моның шулай икәненә ышану өчен аның театрларда куелган пьесаларын санап чыгу да җитәр иде. Казан курчак театры аның «Куркуын җиңгән Куян» (1994), «Бардым күлгә, салдым кармак» (1995), «Ак күлмәктә кара елан» (1996) дигән пьесаларын тамашачыларга күрсәтте. «Керпе малае дуслар эзли» дигәнен 1995 елда Татар дәүләт яшьләр театры сәхнәләштерде. Чаллы курчак театрында «Куркуын җиңгән Куян», Уфадагы «Нур» театрында, Чаллы татар драма театрында «Патша кызы һәм җырчы» исемле пьесалары уйналды. Түбән Кама һәм Әстерхан театрларында да Рафисның балалар өчен язылган пьесалары уйналганы бар. Ә менә курчак театрларының Канны шәһәрендә уздырылган халыкара фестивалеңдә Рафисның пьесасы буенча куелган «Бардым күлгә, салдым кармак» спектакле лауреат була. «Знай наших!» дияр иде бу урында «Эфир»дан һава торышы турында сөйләүче Куранов иптәш...

Рафис Корбан, әйткәнемчә, бер урында гына утыра алмый торган тынгысыз җан. Кайларда гына эшләп карамады ул?! Татарстан китап нәшриятында китап тарату бүлеген дә җитәкләде, «Мәгариф» нәшриятында мөхәррир дә булды, «Салават күпере», «Идел» журналларында һәм «Заман», «Шәһри Казан» гәзитләрендә эшләп алды. Ул елларда эшмәкәрлек модага кереп киткән иде, кем гәзит-журнал чыгара, кем китап дигәндәй... Рафис та, каян башына килгәндер, «Әдәби җомга» исемле гәзит чыгара башлады. Гамәлгә куючылары—Язучылар берлеге белән Мәдәният министрлыгы булырга тиеш иде. Әмма, сәяси сизгерлеге җитенкерәмәгәнлектәнме, гәзит-нең беренче санында ук Мәдәният министрына каты-каты гына әйтелгән мәкалә басылып чыкты. Нәтиҗәсе билгеле инде—4 саны чыкты да шуның белән тукталды. Аннары Рафис «Балачак» исемле нәшрият ачып җибәрде. Берничә китап чыгару белән анысы да көрчеккә барып терәлде. Берара ул Татарстан Язучылар берлегенә әдәби фонд җитәкчесе итеп тәгаенләнде. Әйбәт кенә эшли башлады: язучыларның юбилейларын уздырды, утыз язучыга ярты бәясеннән генә дубленка туннар өләште... Безнең үзебезгә ул тун эләкмәде, билгеле. Шулай да карап йөрим: өлкән яшьтәге хөрмәтле язучыларыбыз әле һаман да шул туннан. Ничауа, килешеп тора үзләренә! Шул кыска гына вакыт аралыгында да Рафис шактый гына игелекле гамәлләр кылып өлгерде. Әмма, әлеге дә баягы шул холкы аркасында, союз җитәкчеләре белән уртак тел таба алмыйча, аннан да китәргә мәҗбүр булды. Хәзер инде үзе дә олыгая бара, холкы да басынкылана торгандыр: менә ничә еллар инде Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләре мөдире булып, басылып кына эшләп йөри. Яратып, бөтен күңелен биреп эшли дияр идем. Эше -күп, мәшәкатьләре, ыгы-зыгылары тагын да күбрәк. Ни дисәң дә, китап чыгарасы килгәннәр иң элек аның ишек төбен таптый. Кулъязмалар иң элек аның кулы аша уза. Һәммәсен дә укып чыгарга кирәк: анализ ясарга, бәя бирергә, барырлыкларын алып калырга, булмастайларын кире борырга... Кире борудан да авыр әйбер юк, алып калганнарын китап итеп чыгару тагын да авыррак. Әгәр дә соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты китап чыгару эшен җайга салып җибәргән икән, язучы-шагыйрьләребезнең тирән эчтәлекле, полиграфик яктан әйбәт сыйфатлы китаплары чыгып тора икән, биредә, һичшиксез, бүлек мөдире Рафис Харис улы Корбанов-ның да хезмәте зур.

Иңде килеп, шагыйрьнең лирикасы турыңда да берничә сүз әйтмәсәм, дөрес булмас. Ни өчен дисәң, берничә ел элек бер дә уйламаганда гына аның «Яра» исемле шактый гына саллы шигырьләр, җырлар, тәрҗемәләр китабы дөнья күрде. Биредә Рафисның нечкә лирик, гражданлык хисләре белән сугарылган ялкынлы публицист икәнлеге дә, популяр җырлар авторы, оста тәрҗемәче булуы да ачык күренә. Шагыйрьнең укучыларына әйтер сүзе бар. Ул шигъри сүз халык язмышы, республика язмышы турыңда, яшьлек һәм мәхәббәт турында, гомер һәм яшәү турында. Ул ихлас шигырьләр, шигъри образлар җанны иркәли. «Йолдызларның җиргә төшкән мәле, Ә без күктә идек ул чагында» яисә «Ә күктә йолдыз сүнәргә Оныткан иде» шикелле юллар хисләрне яңартып җибәрә. Әлеге китап Рафисның балалар шагыйре генә түгеллеген тагын бер кат раслый.

Рафис Корбан үзенең бер шигырендә: «Дөрес яшимме мин?» дип үз-үзенә сорау бирә, әмма җавабын әйтми калдыра. Ә минем бу сорауга җавабым әзер:

—Дөрес яшисең, Рафис Корбан! Моннан соң да шулай дәвам ит! Үзеңчә яшә! Иҗат итеп кал, яшәргә, яратып калырга ашык! Үзең дә «яшәүләр юк җирдә яңадан» дип язасын бит!

Роберт Миңнуллин
"Казан утлары" № 1, 2008.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013