Бүген Әдипләр: Рафис Корбан
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рафис Корбан


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Рафис Корбан Балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан (Корбанов Рафис Харис улы) 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз (1965 елдан Биектау) районы Кече Битаман авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша, икенче елны Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 елдан 1989 елга кадәр Татарстан радиосында әүвәл музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, төрек-татар газетасы «Заман»да, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була. Хәзерге вакытта Рафис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләрен җитәкли.
Р.Корбан башлангыч мәктәптә укыганда, тугыз яшьләрендә чакта ук каләм тибрәтә башлый. Җиденче сыйныфта укыганда (1971 ел) «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында шагыйрь Мәхмүт Хөсәен фатихасы белән «Таң көтеп» дигән беренче шигыре басылып чыга. Шуннан соң «Яшь ленинчы»да, «Ялкын» журналында, Биектауда чыга торган район газетасында бер-бер артлы шигырьләре, хәбәрләре, рәсемнәре басыла башлый. Студент елларында, әдәби мохиттә кайнаучы яшь каләмдәшләре киңәше белән, ул тулы-сынча балалар өчен язуга күчә. Ниһаять, 1987 елда аның кече яшьтәге балалар яратып кабул иткән «Буран кайда йоклый?» исемле беренче китабы дөнья күрә. Шуннан соң ике елдан «Җиде төстә кунакта» исемле икенче китабы, аннан «Сөзгәк болыт» (1991), «Капкорсак» (1992), «Капкорсак һәм Бавырсак» (1993) һәм башка шигъри җыентыклары нәшер ителә. «Капкорсак» китабы өчен автор 1993 елда Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек булды. Ул - шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе дә (2003).
Рафис Корбанның балалар драматургиясе, бигрәк тә курчак театрлары репертуарын баету юнәлешендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Казан курчак театры аның «Куркуын җиңгән Куян» (1994), «Бардым күлгә, салдым кармак» (1995), «Ак күлмәктә кара елан» (1996) исемле пьесаларын сәхнәләштерде, «Керпе малае дуслар эзли» дигән пьесасы 1995 елда Татар дәүләт яшьләр театры сәхнәсендә куелды, Чаллы курчак театрында «Куркуын җиңгән Куян» (1998), Уфадагы «Нур» татар театры һәм Чаллы татар драма театры сәхнәләрендә «Патша кызы һәм җырчы» (2001) исемле пьесалары уңыш казанды. Язучының сәхнә әсәрләре 2000 елда Татарстан китап нәшриятында «Куркуын җиңгән Куян» исеме белән чыккан җыентыгында урын алган.
Р.Корбан лирик һәм публицистик шигырьләр, җыр текстлары авторы буларак та билгеле («Уян, татар!» — 1999; «Яра» — 2004). Аның күп кенә лирик шигырьләренә профессиональ һәм үзешчән композиторлар тарафыннан көйләр язылган. Рафис Корбан — 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Буран кайда йоклый?: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1987.— 32 б.
Җиде төстә кунакта: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.— 32 б.
Сөзгәк болыт: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 64 b.
Капкорсак: Шигырьләр.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 1992 __ 166.
Мин бәйрәмнәр яратам: Шигырь.— Казан: «Балачак» нәшр.,__ 1992.— 10 б.
Сөйләшергә өйрәтәм: Шигырь.— Казан: «Балачак» нәшр.,— 1992.— 10 б.
Капкорсак һәм Бавырсак: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.— 32 б.
Уян, татар!: Шигырьләр.— Казан: «Новая идея» нәшрият үзәге, 1999.— 200 б.
Куркуын җиңгән Куян: Пьесалар, шигырьләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 2000.— 190 б.
Болыт суны болгаткан — Рыбки в облаках: Шигырьләр.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2000.— 24 б.
Алмалы төн. Нәниләр, әниләр һәм бәбиләр китабы: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.— 95 б.
Бәхет телим: Шигырьләр.— Казан: «Раннур» нәшр., 2002.— 126 б.
Тапкырларга — табышмак: Табышмаклар.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.— 16 б. Яра: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.— 287 б.

Библиография

Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Баттал Ф. Игелек әлифбасы//Яшь ленинчы.—1988.— 5 март. Гыйльманов Г. Гөлле шигърият.— Китапта: Заман сүз сорый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 133—138 б. Миңнуллин Р. Каләмдәшләрем.— Китапта: Шагыйрь генә булып кал алмадым.— Казан: «Матбугат йорты» нәшр., 1998.— 336—3376. Галиев Ш. Хуш киләләр, буш килмиләр.— Китапта: Сайланма әсәрләр, 4 т.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.— 359—360 б. ЗариповаР. Балаларның күңел дөньясы // Казан утлары,— 2002.—№12,—156—159 б. Минһаҗева Л. Балалар күңеленә юл // Идел.— 2004.— №1.— 58—59 б.

Рафис Корбанның әдәби иҗаты турыңда каләмдәшләре

Рафис — иҗатының табигате белән балалар язучысы. Ихлас һәм мавыктыргыч әсәрләрендә баланың кызыксынып дөнья тануын үтемле итеп күрсәтә белә ул.

Шәүкәт Галиев, Татарстанның халык шагыйре. 1988

Беренче шигыре белән үк гомернең дистәләрчә елларын артка чигереп, сабый чагыма алып китте бу китап («Буран кайда йоклый?»). Башка беркем дә түгел, биш-алты яшьлек бала мин хәзер. Менә урман-кырларда йөрим, су буйларына төшәм, үсемлекләрне, кош һәм җәнлекләрне күзәтәм. Күңелле дә, серле дә икән ул җирдә яшәү...
...Укылган китапны алдыма, өстәлгә салып уйланып утырам. Шушы бөтен игелекләрнең, кызыкларның, сабыйлар өчен бай гыйлемнең, туган як табигате серләренең дәфтәрдәй юка китапка сыеп бетүенә ышанасы килми. Кабат актарып карыйм... Зиһенгә «игелекләр дәфтәре, мәрхәмәтлек китабы» дигән фикер иңүен сизәм.

Фәнзаман Баттал, язучы-сатирик. 1988

Сукмакны бит кайчандыр
Кешеләр салып үткән.
Димәк, сукмак салырга
Безгә дә чират җиткән, —

ди адашкан балалар. Шигырь шулай тәмамлана. Әйе, һәркем үз сукмагын салырга тиеш. Инде шигырьгә салынган мәгънәне шагыйрьнең үзенә борып әйтсәк, болай дияргә туры килә: Рафис та кайчандыр өлкән абыйлары үткән сукмактан киткән иде. Актив рәвештә иҗат итү, балалар дөньясын сабыр рәвештә өйрәнү үзенең уңай нәтиҗәсен бирде. Хәзер инде ул язган шигырьләрне, авторын әйтмәсәләр дә, башкаларныкы белән бутап булмый. Бу — шагыйрьнең отышы.

Хәйдәр, язучы. 1988

Р. Корбанов шигъриятендә, балалар өчен яза торган күпчелек шагыйрьләрдән аермалы буларак, бер үзенчәлек бар. Ул үз әсәрләрендә кәмит-тамаша, маҗара күрсәтүне, көлке-такмак сөйләүне, сүз яңгырашы белән уйнауны үзмаксат итеп куймый. Яшь шагыйрьнең күпчелек парчалары эчке бер тәрбияви көчкә ияләр. Әмма бу әле аның әсәрләрендә югарыда әйтелгән сыйфатлар юк дигән сүз түгел... Үзләре белән зур мәгънәви нагрузка алып килмәсәләр дә, алар үзенчәлекле рәвештә, нәкъ менә шат елмаю аша, дөньяны танып белергә ярдәм итәләр.

Галимҗан Гыйлъманов, язучы, тәнкыйтьче. 1991

Ул (Р.Корбан) балалар дөньясын яхшы төшенә, нәниләр күңелен аңлый, алар өчен яза белә. Язганнары — традицион, мөгезләр чыгармый. Б. Рәхмәт, Ә. Фәйзи, Ш. Галиев кебек олы шагыйрьләрнең матур традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итә. Ә традицияләрне дәвам итүнең үз авырлыклары бар. Булган традицияләрне иҗади дәвам иткәндә генә, заман таләпләренә туры китереп үстергәндә генә аклый ул үзен. Рафис шулай эшли дә: таныш ритмика, мәгълүм темалар, чордан чорга, шагыйрьдән шагыйрьгә күчкән шигъри алымнар яңача яңгырый башлый, заман төсмерләре белән балкып китә, үзенчә шигъри образлар белән тулылана. Нәтиҗәдә шагыйрьнең үз дөньясы, балалар бакчаларына аваздаш үз шигъри бакчасы үсеп чыга.

Роберт Миңнуллин, шагыйрь. 1998
Рафис Корбан

Син ниңди бәхетне, әнием!

Мин бәләкәй чакта рәсем ясарга бик ярата идем. Әле укырга кергәнче үк, дүрт-биш яшьләремдә чакта үземнән бер генә яшькә кече энем белән ярыша-ярыша рәсем ясый торган идек. Хәер, ул ясый белми. Ләкин әни Казаннан алып кайткан төсле карандашларны аның белән дә бүлешергә туры килә иде. Рәсем белән мин мәктәптә укыган чакта да мавыктым. Мәктәптә үткәрелгән төрле конкурсларда җиңүче булып калганым да булды. Бер елны «Ялкын» журналының «Чаткы» конкурсында да җиңеп чыктым бугай әле. Кызганыч, авыл җирендә сәнгать мәктәпләре булмау никадәрле талантларны дөньяга чыгармый калдыра. Миңа да рәссам булып китәргә язмады. Сәнгать училищесына керү өчен, башлангыч сәнгать мәктәбен үтәргә кирәк икән шул. Ә менә шагыйрь булыр өчен, Аллага шөкер, махсус мәктәпләр кирәк түгел...
Шигырьне мин икенче сыйныфта укыган вакытта ук яза башладым. Хәер, ул язмаларым шигырь булудан шактый ерак иде. Ләкин беренче укытучым Фәнзия апа аларны укып: «Бу бит шигырь. Син шагыйрь булачаксың!» — дип, мине үсендереп, иңнәремә канатлар куймаган булса, мин шигырь яза башлаган булыр идем микән?! Минем бу хакта Фәнзия апага беркайчан да әйткәнем юк. Ул моны хәтерли микән?.. Бәлки хәтерлидер. Соңлап булса да әйтим, рәхмәт аңа! Җөмләләрне гади итеп кенә түгел, ничектер илһамланып, дүрт юлга бүлеп, рифмалаштырып язарга маташуымны күргән ул. Шигырь булудан шактый ерак торсалар да, ал арны «шигырь бит бу!» дип, үзе дә ышанган һәм миндә дә ышаныч, өмет чаткылары уята алган изге кеше Фәнзия апа!
Ә шигырь язу сәләте миңа әниемнән күчкәндер. Ул да яшь чагында шигырьләр язган. Ал арны бер дәфтәргә җыйнап районда чыга торган гәзиткә дә җибәргән булган. Ләкин болар гәзиттә басарлык булып бетмәгәннәр әле дип, кире кайтарганнар. Әнә шуннан соң язуын ташлаган. Кем белә, әгәр укыса, махсус белем алган булса, бәлки шагыйрә чыккан булыр иде аннан да. Киңәш бирүче, өйрәтүче кептесе булмаган шул дүрт сыйныф белемле, шигъри күңелле кызга. Әйе шул, шигырь язар өчен дә укырга кирәк икән.
Кайбер ачы телле бәндәләр миңа шигырьне, имеш, әнисе язып бирә, дип сөйлиләр иде. Әйе, миңа шагыйрь җанын әнием биргән. Мин аның дәвамы. Аның күңелендә шигырь булып яралырга насыйп булмаган сүзләр минем йөрәгемдә шигырьлэнәләр. Мин әнием алдында рәхмәтле дә, бурычлы да. Әгәр дә әдәбият сөючеләр, Рафис Корбан атлы балалар шагыйре бар дип таныйлар икән, ал арны минем әниемә дә рәхмәтле дип саныйм. Менә күр, әнием, күпме кеше сиңа рәхмәт укый! Син нинди бәхетле!
2002
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013