Бүген Әдипләр: Кол Мөхәммәт
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кол Мөхәммәт


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәдүнә
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев
Шагыйрь Колмөхәммәт әсәрләре 1977 елгы археографик эзләнүләр нәтиҗәсендә мәгълүм булды. Кулъязма Казанда яшәүче пенсионер укытучы Миңнур Галиәкбәров кулында сакланган. Ул аны ТАССРның Балтач районыннан алып килгән. Кулъязма Г. Утыз Имәнинең «Горбәтнамә» поэмасы «белән бергә 1830 еллар тирәсендә бер кул белән күчерелгән. Ул Г. Ибраһимов исемендәге институт фәнни архивында саклана. (39 кол., 1 тасв., 960 с. б.) М. И. Әхмәтҗанов, аңа беренче булып игътибар итеп, бүгенге татар графикасына күчерде һәм аңлатмалар бирде. Ул 1978 елгы экспедиция вакытында Р. Ә. Әхмәтов Кукмара районыннан алып кайткан археографик материаллар арасында Колмөхәммәтнең ике поэмасы язылган тагын бер кулъязма барлыгын ачыклады. Соңыннан «Тәгърифел-вилдан» әсәренең бер күчермәсе Альберт Фәтхи тарафыннан 1971 елда Актаныш районында табылуы билгеле булды. Әлеге поэмаларга якын «Нәсыйхәте шәһре Казан» әсәрен дә. Арча районының Иске Кырлай авылыннан 1979 елда музыка белгече М. Нигъмәтҗановалып кайткан китаплар арасыннан М. И. Әхмәтжанов тапты. Г. Ибраһимов исемендәге институт фәнни архивында саклана (39 кол., 2436 с. б., 106—125 б.).
Г. Курсави һәм Г. Утыз Имәниләр алга сөргән реформаторлык карашлары төрле катлам каләм ияләренә теге яки бу юнәлештә йогынты ясый. Моны татар шагыйре Колмөхәммәтнең яңа табылган традицион дидактик поэмалары да раслый.
Колмөхәммәтнең бүгенгә мәгълүм өч поэмасы һәм егермедән артык шигыре бар. «Мөһиммәэс-сыйбьян» («Сабыйларның бурычлары») поэмасы— 1810 елда Морзалар (ТАССР, Мамадыш районындагы Акчищмә авылының элекке исеме) авылында. «Тәгърифел-вилдан» («Балалар турында») 1815 елда Олыяз авылында (Мамадыш районы) язылган. «Нәсыйхәте шәһре Казан» — фарсы телендәге шигъри әсәр, ул XVIII гасыр ахырында язылган дип уйланыла.
Шагыйрьнең «Мөһиммәэс-сыйбьяи» исемле поэмасы үз заманында татар җәмгыяте өчен актуаль булган «иман һәм-гамәл» проблемасына багышланган. Эш шунда: патша хөкүмәте мәкере белән оештырылган мөфтилек прогрессив фикер үсешен тоткарлый; Г. Курсави, Г. Утыз Имәни кебек бунтарь фикер ияләрен эзәрлекли — официаль дин әһелләре андый хөр фикерле кешеләрне кяфер дип игълан итәләр. Колмөхәммәт менә шундый бәрелешләрдәй читтә кала алмый. Ул закон бозучының, баш күтәрүченең кяфер булмавын әйтә, андыйларны мөртәт дип гаепләүгә, җәзалауга каршы чыга, сүзен раслау өчен Коръәнгә таяна:

Дәхи гыйсъян кылурсә мөэмин адәм,
Аны кяфер димәң, мөэмин ул һәм.

(«Мөһиммәэс-сыйбьян»)

Шагыйрь «фазыйләт» (өстенлек) алла «кушуы» белән түгел дигән фикер уздыра — башкалардан өстен булу «күктәй» бирелми, ул кеше ихтыярына бәйле дип, мәсьәләне «җирләштереп» аңлата:

Фазыйләт алла әмере илә имәстер,
Вәләкин мәшиәт-ү-мәхәббәт ризасыдыр.

(«Мөһиммәэс-сыйбьяя») XIX йөз башында әдәбиятта кискен яңгыраган фазыйләт категориясе турындагы әлеге фикерләр гомумән җитди игътибарга лаек. Күптәнге тарихи бәхәс буларак ул асылда сыйныфлар мөнәсәбәтен стихияле бәяләүгә кайтып кала һәм бу елларда да, алга таба да дәвам итә. Мәсәлән, югары сыйныф идеологиясен ачык чагылдырган Гомәр Мөхәммәтнең «Тәзкирәи мөфти Габдессәлам» (1832) әсәрендә: «Алла берәүгә өстенлек (фазыйләт) бирсә, аның Һәр эшен хөрмәтле итә. Замандашлары шуның өчен аны сайланмыш итә, шуның өчен аны башкалардан өстен куя»,— дип аңлатыла, югары сыйныф «фазыйләте» (өстенлеге) алладан дип күрсәтелә. Колмөхәммәт мондый карашны кире кага.
Колмөхәммәт поэмаларының шигъри эшләнеше, ритмикасы кытыршырак. Әмма заманның этик проблематикасы, дидактик фикер эзлеклелеге, әсәрләренең төзек композициясе һәм теле (госманлы элементлар очраса- да) ягыннан караганда, Идел буенда язылып, халыкка таралган, бүгенгә кадәр сакланган һәркемгә аңлаешлы бу поэмалар традицион дидактик поэзия» нең бер өлеше буларак игътибарны тарта.
Кереш һәм алты бүлектән торган «Тәгърифел-вилдан» поэмасында — мәсәлән, «Аталар һәм балалар», «Хатын-кыз хакы һәм хатын-кыз бөеклеге», «Нәсел хакында», «Остазлар хакы», «Замана шәкертләре хакында», «Шәкертләргә васыять хакында», дигән бүлекләрдә — шул чорның мөһим мораль-этик мәсьәләләре турында сүз бара.
Колмөхәммәт бу әсәрендә ата-анага, хатын-кызга, хезмәткә (элекке традицияләр нигезендә) хөрмәт тәрбияләү мәсьәләләренә киң. урын бирә. Аныңча, ата-ана ризалыгын алу бик күп гыйбадәтләрдән, дин юлындагы батырлыклардан артык:

Ата-ананы разый кылмак әфзаль торыр,
Нәфел руза, нәфел намаздин артык ирер,
Хаҗ кылмакдин, җиһад кылмакдин торыр —
Атта-ана хакы зур дип белен, имди.

«Ир ризалыгын алуны», иргә турылыклы булуны яклау белән бергә, шагыйрь хатын-кыз хакын да ассызыклый. Гаилә бәхетен, ныклыгын ике якның да үз бурычларын намуслы үтәүләренә бәйләп аңлата. Ананың ана булуын олылый, бала табу», ярату, сөю шатлыкларын, чын кешелек хисләрен илаһи образлар белән сурәтли:

Каю хатын баласыны алып үбәр,
Борныйна ул баланым исе керер,
Ул исе оҗмах исе катыш торыр, —
Бу кадәр бәшарәтләр улыр имди.

Колмөхәммәт иҗатының мондый сыйфатлары XIX гасыр башындагы татар традицион дидактик поэзиясендә дә, дини мотивлар белән берлектә, дөньяви мәсьәләләргә, кеше шәхесенә якыная бару тенденциясе көчәю турында сөйлиләр.
Кайбер проблемалар турында фикер йөрткәндә Колмөхәммәтнең гасырлар буе формалашкан гореф-гадәт, дини карашлар кысасыннан читләшә алмавы күренә. Әйтик, аныңча, теләсә нннди остаз ихтирамга лаек, шәкерт остазын берсүзсез тыңларга, аңа буйсынырга тиеш:

Горур талиб остазындшт ерак дәшәр,
Шәйтанә юлдаш улыр, бэп галим дир,
һәр хосусдә гайриләрдин бән фаикъ дир —
Бу вәсвәсә ирди боңа, белмәз имди.
Хода фәиз вирди бәңа, бу — илһам дир,
Остазның хатасыиы белдем диюр,
Мекаллид ул, бән бу йирдә мөстадил дир,
Остазына куп тәгънә кылыр имди.

(Горур шәкерт остазыннан ерак булыр,
Шайтанга юлдаш булыр, мин галим диер,
һәр очракта башкалардан мин өстен диер, —
Бу саташуы булуын белмәс үзе.
Ходай миңа өстенлек бирде, бу — илһам диер,
Остазның хатасын белдем диер,
Иярүче ул, мин бу җирдә исбатлаучы диер,
Остазына куп сүгүләр китерер ул.)

Кыю остазлар (Г. Курсави, Г. Утыз Имәни) һәм шәкертләр тарафыннан иске кануннар, догмалар шиккә алынган бер вакытта, остазлар белән шәкертләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрне тик гыйлем алу, остазларга буйсындыру яссылыгында гына куәтләү шагыйрьнең чикләнгәнлеге, искергән карашлардан арынып бетә алмавы булып аңлашыла.


©Tатар әдәбияты тарихы, 2нче том

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013