Бүген Әдипләр: Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Раиф Мәрданов

Мәүлә Колый сүзли, дуслар

Мәүлә Колый
Мәүла Колый - XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән күренекле татар әдибе. Ул Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Кол Гали, Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф кебек фикер ияләренең рухи бакчаларыннан азык алып, үз шигъри дөньясын тудырган олы шагыйрь.
Татар әдәбияты тарихында Мәүла Колый иҗаты өйрәнелә башлаганга 80 елдан артык вакыт үтте. Аның әсәрләре табылу турындагы беренче хәбәр Фазыл Туйкә тарафыннан «Кызыл Татарстан» газетасының 1926 елгы 9 апрель (№ 81) дөнья күрә. Шул вакыттан алып Мәүла Колый шигырь-хикмәтләренең яңадан-яңа күчермәләре табыла ьәм өйрәнелә. Шагыйрьнең иҗатын барлап, аны фәнни өйрәнүгә төрле елларда Ф.Туйкә, Гадрахман Сәгъди, Латыйф Җәләй, Шакир Абилов, Хәй Хисмәтуллин, Камил Дәүләтшин, Гайсә Хөсәенов, Марсель Әхмөтҗанов, Мәсгуд Гайнетдин кебек галимнәр зур өлеш керттеләр, шагыйрьнең кем булуы турында фикер-фаразлар белдерделәр, әдипнең нәсел шәҗәрәсен hәм биографиясен ачыкларга омтылдылар.
Мәүла Колый әсәрләре тел ьәм иҗтимагый фикер үсешендәге үзенчәлекләре ягыннан да билгеле бер кадәр тикшерелгән. Шулай ук аның шактый әсәрләре рус укучысына да тәкъдим ителгән.
Моңарчы кат-кат расланганча, Мәүла Колый иҗатының нигезе суфыйчылык рухы белән сугарылган. Шул ук вакытта, башка татар суфый әдипләренә хас булганча, Мәүла Колый әсәрләрендә дә җирле традицияләр Һәм дөньявилык идеяләре чагылыш тапкан. Тулаем алганда, аның иҗат нигезен тәшкил иткән суфыйчылыкның Ислам дине кысаларындагы гаять катлаулы фәлсәфи бер тәгълимат икәнлеген истә тотарга кирәк.
Мәүла Колыйның тормыш юлы хакындагы мәгълүматлар бөтенләй билгесез иде диярлек. Алдарак әйтеп үтелгәнчә, бу мәсьәләне ачыкларга омтылулар булды. Марсель Әхмәтҗанов, шагыйрьнең иҗатына, шул чор документларына, шәҗәрәләргә ьәм риваятьләргә нигезләнеп, Мәүла Колый биографиясен беркадәре тасвирлаган иде. Галим туплаган мәгълүматларга караганда, Мәүла Колый (кайбер шигырьләрендә язылганча, «Меллагол кол») исеме белән билгеле шагыйрьнең чын исеме Бәйрәмгали Колыев (Бимкә суфый) булган икән. Ул XVII йөз урталарында Казан өязендәге Чыты (хәзерге Питрәч районына керә) авылында дөньяга килгән. Казанда мәдрәсәдә укыган. Аның исеме XVII гасыр ахырында хөкүмәт ьәм татарлар арасындагы гауга-низагларга бәйләнешле документларда да телгә алынган. Казан ягындагы төрле татар авыллары крестьяннары 1678 елда Мәүла Колый җитәкчелегендә Биләр шәьәре хәрабәләре янына күчеп урнашканнар. Патша хөкүмәте, әлбәттә, бу хәл белән ризалашмаган ьәм 1699 елда, Петр Беренче фәрманы буенча, татарлар ул җирләрдән куылганнар. Мәүла Колый иптәшләре белән Шушма буена, Иске Иштирәк авылына (хәзерге Татарстанның Лениногорск районы җирлегендә) барып урнашкан.
М.Әхмәтҗанов табып ачыклаган дәлилләр буенча Мәүла Колыйның тормыш юлы шул рәвешчә күзаллана. Бу мәгълүматлар, «Татар поэзиясе антологиясе»нең яңа басмасында да (чыганагы күрсәтелмичә) тулаем урын алган. Антологиядә шагыйрьнең әсәрләренә дә шактый киң урын бирелгән.
Филология фәннәре докторы М.Әхмәтҗанов Мәүла Колыйның биографиясе турындагы үз фикерләрен башка хезмәтләрендә дә кабатладыhәм дәлилләр китереп аңлатты. Галим, филология фәннәре докторы Х.Миңнегулов «аерым исбатлаулар буенча» дигән искәрмә белән М.Әхмәтҗанов мәгълүматын мәктәп дәреслекләренә кертте. Әмма әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Мәсгуд Гайнетдин Мәүла Колыйның биографиясе турындагы М.Әхмәтҗанов расламалары белән ризалашмый, аларны кире кага. Бу мәсьәлә киләчәктәге фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланыр hәм бәхәсләргә нокта куелыр дип ышанасы килә.
Мәүла Колый хикмәтләренең кулъязма күчермәләре Казан, С.-Петербург, Уфа Шәкәрләрендәге гыйльми оешмаларда сакланалар. Аның әсәрләренең яңа күчермәләре хәзерге вакытта да татарлар яши торган төбәкләрдә, сирәк булса да, табылып тора. Мәүла Колый иҗатына бәйле табышларның соңгыларыннан берсе - поэмалары табылу - татар әдәбияты тарихы өчен зур Әһәмияткә ия булды. Мәүла Колыйның фәнгә бөтенләй мәгълүм булмаган яңа әсәрләренең күчермәләре табылгач, хикмәтләр авторы сыйфатында билгеле булган Мәүла Колыйның поэма жанрында да иҗат иткәнлеге ачыкланды.
Әдипнең, ике поэмасы теркәлгән кулъязма җыентык безнең тарафтан 1990 елның гыйнварында Әгерҗе районының Яңа Аккуҗа авылында Фазлетдин ага Габдрахмановтан (1908-1995) алынган иде. Кулъязма хәзер Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар Һәм сирәк китаплар бүлегендә «606т» шифры белән саклана. Сүз уңаеннан шуны искәртеп китик, археограф-галим Марсель Әхмәтҗанов 1978 елда бу авылдан XVI гасыр шагыйре Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасы күчермәсен дә тапкан иде.
Мәүла Колый поэмалары язылган кулъязма җыентык Россия һәм Европа кәгазьләренә язылган, һәр битнең зурлыгы 10x16 см. Ул XX йөз башында Казанда басылган «Һәфтияк шәриф» китабының тышлыгы эченә урнаштырылган. Җыентыкның ахырындагы 11 кәгазьдә (62а-72б) Мәүла Колыйның ике поэмасы язылган. Җыентыкка ике әсәр дә гарәп язуының шикәстә элементлары кушылган тәгъликъ төре белән теркәлгәннәр. Бер биттәге текстның зурлыгы 7,5 х 13,5 см мәйданны били. Битләрдә шигъри юлларның саны төрлечә. Беренче әсәр 62а кәгазьдә - унике юл, 626-646 һәм 66а-67а кәгазьләрдә унөчәр юл, 65а-65б һәм 68а-69б кәгазьләрдә ундүртәр юл, 676 һәм 70а кәгазьләрдә унбишәр юл итеп язылган. 706 кәгазьдә беренче поэманың ахыргы 8 юлы Һәм икенче поэманың исеме белән башындагы дүрт юлы язылган. Икенче әсәрнең дәвамы 71 а кәгазьдә ундүрт юл, 716-726 кәгазьләрдә уналтышар юл язылган.
Җыентыкның 1 а-61 б кәгазьләрендә төрле дини мәсьәләләргә караган язмалар, Рамазан аена багышланган шигъри әсәр h.б. шундыйлар теркәлгән. (Алар турында бу китап ахырында махсус тасвир язылды). Кулъязманың Бәдшәл авылында (44а кәгазь) Мортаза атлы кеше кулы белән 1754 елда (61 а кәгазь) язылганлыгы күрсәтелгән. Җыентыктагы барлык текстлар да коңгырт сары төстәге кара белән бер үк кеше тарафыннан язылганнар. Кулъязма җыентыкның сакланыш дәрәҗәсе уртача. Күп урыннарында карасы уңган, кәгазе зарарланган.
Мәүла Колый әсәрләре теркәлгән кулъязманың аерым битләре җуелганлыктан, поэма текстлары да өлешчә генә сакланганнар. Беренчесе сюжет ьәм эчтәлек ягыннан шактый тулы, барлыгы 238 шигъри юлдан гыйбарәт (62а-70б кәгазьләр). Иң башындагы битләре - әсәрнең исеме hәм текстның башлам өлеше (якынча 1-2 бит күләмендә) сакланмаган булса да, төп ьәм ахыргы өлешләре тулы, фәкать әсәрнең уртасындарак, кулъязмадагы берничә бит җуелу сәбәпле, өзеклек бар. Әсәрнең ахырында (223 нче юлда) «Береккәнләр сыйфатын әйдем сезә...» (ягъни, берләшкәннәр, бердәмнәр сыйфаты) дип поэманың исеменә дә ишарә ителә. Аннан соң (706 кәгазь):
«Әй, Ходайа, гасый җафи Мәүла Колый,
Рәхмәтеңлә сән биргел коллык йулый...»

дип, әсәр авторының исеме дә күрсәтелгән. Поэманың исемен ьәм авторын әсәр ахырында белдерү, авторның түбәнсенеп үз-үзенә «гасый җафи» (ягъни, гөнаьлы) дип эндәшеп тәмамлавы - суфыйчылык әдәбияты өчен хас күренеш. Мондый алымны Колыйның рухи остазлары булган Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганын Һ.б. шагыйрьләрнең барлык әсәрләрендә дә диярлек күрергә мөмкин. Мәүла Колыйның үз шигырь-хикмәтләрендә дә андый алым кулланылган. Мәсәлән, остазы Мелла Мамайга багышланган хикмәтенең бер күчермәсендә бетем өлеше «Гасый җафи Мәүла Колый сүзли, дуслар», дип тәмамлана.
Икенче поэмасының, кызганычка каршы, башлангыч өлеше генә (706-726 битләр, барлыгы 66 шигъри юл) сакланган, төп ьәм бетем өлешләре юк. Шулай да, әсәрләрнең теле, идея-тематик үзенчәлекләренең якынлыгы җәһәтеннән караганда, ике поэманы да бер үк автор иҗат иткәнлеге бәхәссез. Хәтта аларның исемнәре дә бер-берсенә аваздаш. Беренчесе «Береккәннәр сыйфаты» рәвешендә булса, икенчесе «Хәләл нәфәка эстәгәннәр сыйфаты» («Хәләл байлык теләүчеләр сыйфаты»). Мәүла Колыйның мондый «сыйфатлау»лар рәвешендә язылган әсәрләре тагын да булып, алар бер циклны тәшкил иткәндер дип тә фаразларга мөмкин. Текстлардан күренүенчә, hәр сыйфат сюжет ягыннан мөстәкыйль бер әсәр рәвешендә гәүдәләнә.
«Береккәннәр сыйфаты» поэмасының кыскача эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт.
Бер ир белән хатын, үзара киңәш-табыш иткәннән соң, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, тыныч урынга китеп, тормышларын тулаем Хак Тәгаләгә гыйбадәткә, ахирәт тормышына ихластан әзерләнүгә багышларга карар кылалар. Бер тауга барып кечкенә генә торак һәм гыйбадәтханә төзиләр, шунда гомер кичерә башлыйлар. Хак Тәгалә юлыннан тайпылмыйча, намаз укып, ураза тотып, 60 ел яшәгәч, боларга Иблис вәсвәсә сала. Иблис ирнең гыйбадәт белән генә утыру фикерен чуалта. Хакка биргән антларын бозу булса да, ир белән хатын дөнья күрергә дип чыгып китәләр. Бер шәьәр янындагы чишмә буенда тукталалар. Ире ипи алу өчен шәһәргә юнәлә. Аннан кайтышлый ул бер мәьабәт сарай ьәм сарай эчендәге искиткеч гүзәл хан кызын күрә. Икәвенең дә күңелләрендә гыйшык уты кабына.
Әсәрнең сюжеты мавыктыргыч һәм чишелеше оста корылган. Автор әсәрдәге хәлиткеч рольне хатынга йөкләгән. Аның кыюлыгы Һәм акылы белән Мәүла Колый четерекле мәсьәләне уңай хәл итә. Нәтиҗәдә, «бүреләр дә тук, сарыклар да исән» булып кала. Идея-тематик ягына килгәндә, бердәмлек мәсьәләсе кешелек дөньясында hәрвакыт актуаль дигән фикер туа.
Раиф Мәрданов.
("Мәүла Колый поэмалары" китабыннан).


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013