Бүген Әдипләр: Мәүлә Колый
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәүлә Колый


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб
Мәүлә Колый

Шагыйрьнең әсәрләрендә социаль-фәлсәфи мотивлар

"К" хәрефенә язмалар
Мәүла Колый XVII йөз татар поэзиясендә күренекле урын алып тора. Ул — зур шагыйрь, ләкин «тәмам тасаувыф» белән сугарылган дигән мөһер сугылып, иҗаты байтак еллар шул юнәлештә бәяләнде. Әмма илленче еллар азагыннан алып, шагыйрь иҗаты гыйльми-объектив нигездә өйрәнелә башлады.
Мәүла Колый иҗаты гаять үзенчәлекле һәм катлаулы. Анда тормышта кая барырга белмичә аптырау һәм зарлану да, җәбер-золым тулы дөньяга нәфрәт тә, киң катлау халыкка хөрмәт-яхтирам да бар. Шунсы бәхәссез: Мәүла Колый иҗаты XVII йөз татар әдәбиятының һәм поэзиясенең әле ачылып җитмәгән якларына үтеп керергә, аның дәрәҗәсен, киңлеген һәм эчтәлеген билгеләргә бай материал бирә. Мәүла Колыйның суфилык сәбәпләрен өйрәнү әдәбият тарихында аерым әһәмияткә ия.
һәр заманда халыкның дөньяга карашы, чынбарлыкны танып-белү рәвеше, социаль шартларга мөнәсәбәте, үткәннәргә бәясе, киләчәккә өмете була. Татар халкының шул чордагы иҗтимагый омтылышлары, аның фәлсәфи карашлары сәнгатьчә әсәрләрдә чагылмавы мөмкин түгел. Мәүла Колый иҗаты да татарның иҗтимагый-фәлсәфи фикерләү үсешен күзәтү өчен хәзинә булып тора.
Ниһаять, Мәүла Колый иҗаты — татар халкының конкрет чорда барлыкка килгән рухи культура казанышларының җимеше. Шагыйрь үз халкының уй-хисләрен, моң-зарларын чагылдыручы итеп каралырга тиеш, чөнки ул — «...барыннан да элек, кеше, шуннан үз тарихының гражданы, заманының улы».

* * *
1926 елда Мәүла Колый әсәрләренең табылуы турында Ф. Туйкәнең хәбәре басылып чыга. Ул кулъязманың күләме, эчтәлеге, идея юнәлеше хакында сүз йөртә Һәм аның суфичылык мотивлары белән сугарылганлыгын әйтә. Мәкалә зур кызыксыну уята. Академик үзәкнең кушуы буенча, Ф. Туйкә әсәрнең күчермәсен Казанга җибәрә. Кулъязманы өйрәнү Г. Ибраһимов тәкъдиме белән Г. Сәгъдигә тапшырыла, һәм озакламый Мәүла Колыйның хикмәтләре турында тикшеренүләр басылып чыга. 30 нчы елларның башыннан алып, Мәүла Колый әсәрләреннән үрнәкләр урта мәктәп һәм югары уку йорты программаларына, дәреслекләргә, хрестоматияләргә кертелә.
1956—1957 елларда татарча һәм русча басылган «Татар поэзиясе антологиясе»ндә, «Борынгы татар әдәбияты» (1963) исемле китапта Мәүла Колый әсәрләренә шактый киң урын бирелде. Шагыйрьнең хикмәтләреннән үрнәкләр дөнья әдәбияты классикасының ике йөз томлыгында да басылды.

Мәүла Колый әсәрләрен тикшерүгә профессор Г. Сәгъди зур көч куйды һәм шуның нәтиҗәсендә шагыйрь татар әдәбияты тарихында үзенең урынын алды. Г. Сәгъдидән соң да М. Колый турында төрле елларда мәкаләләр басыла килде. Биредә Л. Җәләйнең «Мәүла Колый» (1940), Ш. Абиловның «Шагыйрьнең исеме Мәүла Колыймы, әллә Меллаголмы?» (1958), X. Хисмәтуллинның «Мәүла Колый иҗаты» (1963) кебек хезмәтләрен күрсәтергә мөмкин.
1970 еллар башында шагыйрь иҗатын киң планда алып тикшерүчеләрдән К. Дәүләтшин булды. Ул шагыйрь хикмәтләрен тема һәм идея эчтәлекләре ягыннан төркемләде, аларның оригиналлык дәрәҗәләрен билгеләде һәм сәнгатьчәлек якларын ачты, бер хикмәтнең революциягә кадәр үк басылганлыгын ачыклады, Мәүла Колый иҗаты турында кандидатлык диссертациясе язды һәм мәкаләләр бастырды.
Әмма М. Колый иҗаты тулысынча өйрәнелгән дип булмый әле. Тупланган материал шагыйрь иҗатына карата яңа сораулар куя һәм аны киңрәк тикшерү өчен нигез бирә.
Шагыйрьнең үзе, тормышы, гаилә хәлләре турында сөйли алырлык өстәмә материаллар юк. Безнең карамакта аның билгеле әсәрләре генә бар. Шуларга таянып кына фикер йөртергә мөмкин.
«Диван»ның Мелла Мамайга багышланган хикмәтендә шундый строфа бар:

Мөхиб дуслар, хикмәтенә әймеш көндә
Сәксән сәкез ирди тарих ул көн мең дә;
Әйтелде шәһре Болгар кәндләрендә,—
Гасый җафи Мәүла Колый сүзли, дуслар.

Һиҗри 1088 милади 1677/78 елга туры килә. Кәнд—бистә, ныгытма, торак җирне аңлата. Шуңа таянып, әдәбиятчылар Мәүла Колый хикмәтләрен Болгар авылларында, шәһәрләрендә иҗат иткән дип шәрехләделәр. Шул ук хикмәтнең Ленинградта сакланган элеккерәк күчермәсендә ул юллар башкачарак.

Мөхиб дуслар, бу хикмәтне әймеш көндә
Сәксән йыл ирди ул көн тарих мең дә,
Әйтү ады шәһре Болгар көннәтләрендә
Гасый җафи Меллагол кол сүзли, дуслар

Биредә язылу вакыты һиҗри 1080 — милади 1669/70 ел һәм «кәндләрендә» урынына хәрәкәләр белән күрсәтелеп, ачык итеп «көннәтләрендә» дип язылган. «Көннәт»нең мәгънәсе: алачык, сарай, астәнә, ягъни дәрвишләр ханәкәсе дигәнгә туры килә.
Шагыйрьнең язуынча, остазы Мелла Мамай Казанда туып көн күргән, шунда мәдрәсә, мәктүпханә салдырган, ә Болгар шәһәрендә астәнә-ханәкә яптырган, ягъни төзеткән. Мәүла Колый үзенең шигырьләрен күбрәк фәкыйрьләр, дәрвишләр җыйнала торган әнә шундый Ханәкәләрдә сөйләгән була. Бер үк хикмәтнең ике күчермәсендә язылу вакыты итеп ике төрле: 1088/1678—79 һәм 1080/1669—70 ел күрсәтелсә дә, аерма күп түгел. Шагыйрь XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән булып чыга. Хикмәтнең Ленинград күчермәсеннән китерелгән мисалдан күренгәнчә, шагыйрь исеменең Меллагол икәнлеген дә әйтә. Әмма башка хикмәтләрендә үзен Мәүла Колый дип атый һәм шушы исем белән ул әдәбият тарихына да кергән.
Мелла Мамай мәдрәсәләр, мәчетләр тоткан имам дәрәҗәсендә булу белән бергә, шагыйрьнең әйтүенчә, китаплар язган дини галим дә булган. Мәүлә Колыйга тәрбия биргән бу мохит аның дөньяга карашын формалаштыруда да роль уйнаган булырга тиеш. Һәрхәлдә, шагыйрь тиз генә суфилык карашларына килмәгән. Ул дөньяда күпне күргән, тормышның төрле баскычларын үткән. Моны әсәрләреннән дә күреп була. Ул бер хикмәтендә:

Мәүла Колый, йаз кебек йашлек китәр,
Кышка охшаш карыйлык сәңа йитәр,—

Дисә, икенче урында:

Китте йигет кувәте,
Килде куча афәте,—

ди ул.
Әлбәттә, йөз хикмәт бер вакытта гына язылмаган, алар шагыйрь иҗатының төрле чорына карыйлар. Беренче хикмәт бөтен җыентыкка гомуми кереш рәвешендә язылган.
Хикмәтләре шагыйрьнең үзе турында кайбер мәгълүматлар бирәләр. Мәсәлән, ул ата-анага тирән ихтирам сүзләре яза:

Сөтдин ике чишмә биреп сакладылар,
Төне-көне эчдең аны райгян булып.
Бер кол безгә, бер каравәш хезмәт итде.
Күңелемез теләгәнчә гыйззәт итде.
Ахыр соңда хөрмәтедин миннәт итде,
Хезмәтләрен заигъ кылма надан булып.

Мәүла Колый суфичылыгының үзенчәлеге, ягъни аның дөньяви егәрлеге гаилә, ата-ана һәм балага мөнәсәбәт мәсьәләләрендә ачык чагыла. Гомер кичкән саен, аның башына ата-анам-ның күңелен таба алдыммы икән дигән борчулы уйлар килә:

Мәүла Колый, ата-анаң белдең микән,
Хушнуд кылып, изгү дога алдың микән,
Йугса хушнуд булмай анлар үтте микән?
Каны бу көн кулдин китте, нитмәк кәрәк.

Мәүла Колый үзе дә, ата исеменә ирешеп, бала-чагасы булгандыр дип уйларга нигез бар. Гаилә һәм мәхәббәт мәсьәләләре аның шигырьләрендә әледән-әле чагылып китә. Ул ир белән хатын арасындагы мәхәббәтнең гаять нечкә булуы турында хөкем йөртә.

Хәлял нуры нурлы торыр көнәш нурдин,
Хәлял берлә сәвешмәк татлыг балдин;
Ике хәлял бер-берсене хушнуд кылмак
Нәзек торыр назеклектә нечкә кылдин.

Шагыйрь гаилә тормышын, көнкүрешне нечкә күзәткән. Гаиләдә ир белән хатынның тигез мәхәббәт белән тату яшәвен ул игелекле, гүзәл эшләрнең нигезе итеп карый. Аның мондый әсәрләрендә тормыш өчен әһәмиятле, сәламәт, зирәк фикерләр үткәрелә:

Ир-хатын мәхәббәттә сөхбәт кылса,
Анлар өчен хәсәнатлар хасыйл булыр.

Мәүлә Колыйның гуманизмы аның кыз балага мөнәсәбәтендә ачык чагыла. Шагыйрь кыз баланың югары кешелек кыйммәтен ата-анасына үтә газизлегендә күрә. Бу образны бирү ечен ул яктылык, пакьлек (рәушан) гәүдәләнеше булган кояш мотивына мөрәҗәгать итә. Чагыштыруны исә: «Бала балдан татлы» дигән халык мәкаленә нигезләгән. Кыз баланы мөстәкыйль тормышка хәзерләүне ул гаять җаваплы һәм нечкә эш итеп саный.

Кыз углан рәушан торыр йакты көндин,
Ата-анага ләззәтлектер шәкәр, балдин;
Хак әмрилә хәляленә тапшырмаклык
Назеклектә нәзек ирмеш өзелер кылдин.

Ислам кануннарында кимсетелгән һәм халык иҗатының үзендә дә кыз бала булып туу бәхетсезлек итеп җырланган бер дәвердә мондый карашларның иҗтимагый әһәмияте гаять югары булган дип санарга кирәк.
Ләкин суфилык карашлары көчәйгән саен, шагыйрь бала-чагасыннан да ерагаерга тырыша, .әмма шунда да аларның кыйммәтен югары куя:

Угыл-кыз мәхәббәте — алтын, көмеш,
Ерак кылды хак эшендин, белмәк кәрәк.

Бу юлларда суфи шагыйрьнең драмасы, аңардагы дөньяви һәм илаһи хисләрнең тартышы чагыла.
Үзенең язуынча, М. Колый остазы Мелла Мамайдан фатиха алып, аның мөритләре мохитында суфичылык юлына кергән. Суфичылыкның катлаулы баскычларын үтеп, камилләшү өчен мөритнең рухани җитәкчесе — пире булырга тиеш, һәм аның пире була да.

Пиремнең Мәхдүми Әгъзам бабалары,
Андин мәдәт теләр җиһан падишаһлары...
Бәләд Сәмәркандта туыптыр үзе —
Пирем әгъля Мәхдүми җан хәзрәте ишан, —

дип, аның сәмәркандле булуын яза.
Мәхдүми Әгъзам — Бохара мәдрәсәләрендә тәрбияләнеп, суфичылык карашларын таратуда исеме билгеле булган тарихи шәхес. XVI йөз башларында ул Кашгарга күчеп килә һәм үзенең күп мөритләрен бөтен Төркстанга һәм Идел — Урал буйларына кадәр тарата. Мәүла Колыйның рухи җитәкчесе — пире әнә шул атаклы суфи Мәхдүми Әгъзам нәселеннән булганлыгы аңлашыла.
Шагыйрьнең шәхси тормышы борчулы булып, фаҗигале шартларда үткән булырга тиеш. Бу газаплы хәл шунда ки, бер яктан, ул суфичылык карашлары нигезендә илаһият белән берләшергә омтылып, дөньядан качарга тырыша, ләкин реаль тормыш моңа комачаулый һәм дөнья хәлләре турындагы уйларыннан да котыла алмый, киресенчә, дөнья мәшәкатьләренә торган саен ныграк чума. Шушы каршылыклы халәте аның хикмәтләрендә тулы чагыла.

* * *

Әсәрләренең табылуы турында беренче хәбәр бирүче һәм аларны башлап тикшерүчеләр үк шагыйрьнең иҗаты дини мистика һәм суфичылык карашлары белән сугарылганлыгын әйтәләр. Г. Сәгъди бу хакта тагын да киңрәк сүз йөртә. «Мәүла Колый шигырьләре — тәмамән тасаувыф-мистика шигыре. Моның шигырь (ләр)еннән XVII йөздә инде татар руханилары арасында тасаувыф идеологиясе нык кереп урынлашканы һәм Төркстан тасаувыф башлыкларының (бигрәк тә Сәмәрканд, Хорасандагыларның) татар руханиларына тәэсире көчәйгәнлеге ярылып ята».
Борынгы татар әдәбиятына булган мондый караш һәм бер яклы бәя, беренчедән, болгар-татар әдәбиятында суфичылыкның урынын һәм ролен артык зурайтып күрсәтүдән булса, икенчедән, бу әдәбиятның үсү юлын суфичылыктан гына гыйбарәт дип каралган гарәп Көнчыгышы, Иран һәм Урта Азия әдәбиятларының йогынтысыннан башка күз алдына китерә алмаудан һәм, ниһаять, өченчедән, аның дөньяви эчтәлекле зур истәлекләренең өйрәнелмәгән булуыннан килә иде. Шунлыктан, аерым тәнкыйтьчеләр, Мәүла Колый кебек язучыларның иҗатына кереп тормыйча, аларны суфичылыктан гына тора дип карарга тырыштылар. Берсе Мәүла Колый тик «мистик шагыйрь» генә дисә, икенчесе ул — «алласы каршындагы бурычын үтәүдән башканы белмәгән суфи» гына дип язды. Урта гасыр татар әдәби мирасын ныклабрак өйрәнгән саен, аның бай хәзинә икәнлеге аңлашыла һәм аны иҗат иткән аерым вәкилләрнең халык турында да кайгыртып, дөньяви мәнфәгатьләр белән яшәгәнлекләре ачыла. Сигез гасырлык шигърият үрнәкләрен эченә алган «Татар поэзиясе антологиясе» басылып чыгу уңае белән шагыйрь Шәйхи Маннур болай язды: «Ныклабрак күз төшерә башлагач, үткәндәге мирасыбызның дини тойгыларны, суфичылык, дәрвишлек шикелле нәрсәләрне чагылдыручы түгел, бәлки үз заманына хас дөньяви карашларны, югары поэтик фикерләрне, тормыш, мәгърифәт мәсьәләләрен, һәр заман өчен уртак булган мәхәббәт лирикасын да җырлавы һәм боларның бүген дә мәгълүм дәрәҗәдә аваздаш яңгыравы ачык булды».
Г. Сәгъди, Мәүла Колыйны суфи шагыйрь дип бәяләү белән бергә, аның шигырьләрендә «шул замандагы татар тормышының аерым якларын, көнкүреше, гореф-гадәтләрен күрергә мөмкин» булуны әйтә. «Татар поэзиясе антологиясе»ндәге белешмәдә дә Мәүла Колыйга шундый бәя бирелә.
Шагыйрь тормышны алтын-көмеш белән тулган бөстан итеп тә, аның соңын аждаһа-елан итеп тә күрә. Шагыйрьдәге тормыш күзәтүләренең шактый нечкә һәм төгәл икәнлеген әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, тормыштагы иләмсез күренешләр хакында сүз йөрткәндә, аның күзәтүләре өстен катлаулар чынбарлыгыннан алынганлыгын аермачык сизеп була. Мондый шигырьләрдә аның нәфрәте, зәһәр ирониясе ярылып ята. Өстен катлаулардан булган комсыз затларның дөньяга мөнәсәбәтен ул өлгегә яраксыз бер нәрсә итеп күрсәтә. Ләкин ул моны суфичылык позициясеннән торып тәнкыйтьли.

Бу дөнйаны үләксә ите кебек бел,
Дөнйа өчен талашканнар — этләрдер, бел,
Талашканнар китәр, дөнйа калыр, күргел.

Шагыйрь антитеза белән оста эш итә. Кешенең дөнья куып, үзенең җисмани тәэминлеге белән чикләнүен, гомумирәк мәгънәле игелекле эшләре булмавын ул хак каршында ялангач калуга тиңли. Мондый үткен юлларның әһәмияте суфичылык кысаларына гына сыймый, билгеле.

Туны бар дип, дөнйа тунын кигән кеше
Хак каршында йабынырга туны йукдыр,—

ди ул. Әмма шагыйрь үзенең иң көчле мәхәббәт хисен илаһияткә баглый. Суфиның илаһи мәхәббәтен һәм үзенең илаһият белән экстатик кавышырга омтылуын ул менә шулай тасвирлый:

Гашыйк улдыр хак йулында гыйшык ирсә,
Дидар теләп җан күңели фида кылса,
Бу дөнйаны күзгә алмаз хальгә килсә,
Гашыйклар тик хак йулына кергүм килүр.

Мәүла Колый бер урында үзен «хальгә килгән дивана» дип күрсә дә, нәтиҗәдә, алла белән кавышу теләгенә ирешә алмаганлыгын сөйли.

Мончә йыллар көттем йарны килгәймү тип,
Мән аныңла, ул мәнемлә булгайму тип:
Әсиргәб, мәнем халем сургайму тип,
Имди белдем, мәндин качар хыйалый йар. Мәүла Колый, зарланасән имди мончә,
Хезмәтендә тормадың сән йар дигәнчә.

Шагыйрь үзенең яры (илаһият) белән кавыша алмау сәбәпләрен дөнья мәшәкатьләреннән аерыла алмауда күрә.

Күнүлектин йаздырып,
Хак эшендин боздырып,
Үз йулында гиздерүп
Йөреткүче бу дөнйа.

Бу үрнәк үлчәм (7—7 иҗекле) һәм строфика (аааб) ягыннан да бик кызыклы. Ул төрки поэзиягә борынгыдан бирле характерлы калыпта язылган. Без мондый мисалларны югарыда Мәхмүд Кашгари «Диван»ыннан инде китереп үткән идек.
Шагыйрь үзен бөтенләйгә алла эшенә багышлый алмаганы өчен соңыннан да үкенә, тәүбә итә:

Белмәзлектә кәчте гомрем уйнап-көлеп,
Аһ, кылырмән гөнаһларым йад кәлтереп...

Әмма Мәүла Колыйның суфилыгына карата бернинди дә ташлама ясау мөмкин түгел, аның дини мистикасын читләтеп үтеп булмый. Аның үкенүләре, тәүбә итүләре күбрәк суфи шагыйрьләргә хас. Шагыйрь үзе теләмәсә дә, мондый карашлары феодализм җәмгыятендәге хаким сыйныфларга, дин башлыкларына ярдәм иткән, хезмәт халкының актив инициативасын сүндергән, Шагыйрь иҗатының бу— бер ягы.
Е. Э. Бертельс, суфичылк поэзиясенең әдәби агым буларак үзенчәлегенә игътибар итеп, болай яза: «Әгәр суфичылык шагыйрьгә иркенлек биргән булса, үз нәүбәтендә, икенче яктан, поэтик форма суфига бик зур өстенлекләр биргән... Шигырьне теләсә ничек аңлатырга мөмкин, һәм шагыйрь руханиларның үткен күзләреннән һәрвакыт яшеренә алган».
Мәүла Колыйның дөньяга карашындагы каршылыклар һәм реакңион яклар шагыйрь яшәгән замандагы аерым социаль катлаулар тормышындагы каршылыклар белән бәйләнгән. Шагыйрь XVII йөзнең икенче яртысында Россия империясендә патшаларны һәм дворян-алпавытларны куркуга төшергән көчле крестьян кузгалышлары чорында иҗат итә һәм илдәге крестьян массаларына үзенең теләктәшлеген белдерә. Ләкин кузгалышлар бастырыла, илдә җәбер-золым, кимсетүләр көчәя, массаларның өметләре өзелә, дини карашлар үсә, төшенкелек арта. Аптырашта калган Мәүла Колый җирдәге каһәрле тормыштан котылу юлын аллага якынаюдан эзли башлый.
Шулай да шагыйрьнең чын мәхәббәте игенчеләр, түбән катлаулар ягында кала. Ул җәмгыятьтәге байлыкларны иҗат итүче игенче хезмәтен зурлый, аңа дан җырлый:

Игенченең әл-азакы булыр туфрак,
Хак тәгалә хәзрәтендә йөзләре ак!

Шагыйрь иген игүнең авырлыгын күрә, шунлыктан игенченең абруен югары саный. Урта гасыр шагыйрьләреннән бик азы гына бу хакыйкатьне аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алды. Мәүла Колый — әнә шундыйларның берсе.
Игенче хезмәтен данлаганда, шагыйрь бик әһәмиятле гомумиләштерүләр ясый һәм үз заманыннан соңрак та прогрессив яңгырашын югалтмаслык фикерләр әйтә; игенче хезмәте кешенең, нинди диннән һәм халыктан булуына карамастан, дәрәҗәсен бердәй күтәрә, атын изге итә, ди шагыйрь. Аның мондый характердагы юллары татар әдәбиятында интернационализм традицияләрен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора.
Биредә сүз хезмәт турында түгел, ә феодализм вакытындагы игенче хезмәте хакында бара. К. Маркс күрсәтүенчә, феодализм дәверендә игенчелек төп рольне уйный, игенчелек һәм игенче хезмәте җәмгыятьнең бөтен төзелешен билгеләгән җитештерүче көч булып тора. Хәтта буржуаз формация вакытында да аерым фикер ияләре игенче хезмәтен әнә шул төп көчләрдән санадылар.
И. С. Брагинский да урта гасыр таҗик әдәбиятының суфи авторларында хезмәтне һәм хезмәт иясен хөрмәт итү тенденциясе көчле булуы хакында болай яза: «Пантеизм идеясе кайбер суфиларны дөньяны материалистик сиземләү ишеге алдына китерде, алар хезмәтнең игелекле, ә хезмәт иясенең роле бөек булу идеяләрен алга сөрделәр». Бу сүзләр Мәүла Колый иҗатына карата да бик туры килә. Әнә шул хезмәтчел түбән катлауларны шагыйрь кимсетү, рәнҗетүләрдән дә сакларга тырыша:

Мәүла Колый, гарипләрнең хален сурсаң,
Хален сурап, гарипләргә шәфкать кылсаң,
Кулда барын биреп, күңлен хушнуд кылсаң,—
Изем рәхман сәндин хушнуд булыр иркән,—

дигәндә, шагыйрьнең фәкыйрь-мескеннәргә рәхим-шәфкатьле, игелекле күңеле күз алдына килә.
Шулай итеп, безнең алда Мәүла Колый иҗатының бик әһәмиятле ягы — андагы дөньяви мотивлар шактый көчле булып ачылып китә. «Гариплар турында»гы хикмәткә тагын мөрәҗәгать итик. Табигать һәм җәмгыять тарафыннан кимсетелгән затлар өчен шагыйрьнең үзәге өзелә:

Хак бирмәсен һичбер кемгә гариблекне,
Гариблек барча хальдә михнәт иркән;
Би мәкян вә би чара горбәт чигеп,
Йөрәкендә хәсрәт уты йанар иркән...
Гариблекне һичбер адәм алмаз санга,
Аш йирсә ләззәт бармаз һәргиз җанга;
Мәкянлылар миһманлашыр тиңле тиңгә,
Гарибләр моң-зар булып торыр иркән.

Мәүла Колый поэзиясе — гаять катлаулы күренеш. Шагыйрь социаль тормышның төрле якларына игътибар итә һәм еш кына идея ягыннан җитлеккән фикерләр әйтә. Ул үзе, фәлсәфәсе һәм гамәле белән суфи булса да, суфичылыкны бөтенләй идеаллаштырмый. Суфилык битлегенә төренеп, халык җилкәсендә көн күрүче әрәмтамакларны фаш иткәндә, суфичылыкның фәлсәфи-әхлакый сафлыгын кайгырту аңарда халыкчан поэзия белән кушылып китә:

Башларына таҗ күтәрмеш, суфи мән тир,
Тәннәренә симерткәнчә хәрам йиер,
Ихлас йук, галәм халкын алдайу күр,
Күнле туймаз, галәм халкын йотар ирди...
Фәкыйрь-мескен мөэминләргә зарар кылур,
Рәхим кылмаз, башын куйса, печәр ирди.

Мәүла Колыйның ыру-туганлыкка, кардәшлеккә багышлап язылган шигырьләрендә дә дөньяви мотивлар көчле.

Карендәш мәхәббәте бал-шәкәрдин
Ләззәтледер, кыйммәтени белүр булсаң,
Карендәш тереклектә җанга куәт,
Аригъ йуып гүргә куйар, үләр булсаң...

Шагыйрь тормышның күп якларын күргән һәм күзәткән. Ул әйләнә-тирәсендәге кимчелекләрне, җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне күреп борчылган, төрле социаль катлауларга карата үзенең мөнәсәбәтен белдергән, җирдәге тереклек һәм кешенең яратылышы кебек зур фәлсәфи мәсьәләләр турында уйланган. Шу-.шындый киң планлы гомуми уйланулар белән бергә, аңарда үз чорындагы әдәп-әхлакның конкрет мәсьәләләре дә куела. Табигый ки, андый мотивлар башлыча дини хөкемнәргә өртелеп бирелә. Ул тәмәкенең, исерткеч эчемлекнең, аерым кешеләр әхлагындагы бүтән бозыклыкларның зарары турында да яза.

Адәмиләр һәр нәрсәдин сусун кылса,
Ул сусун ашлык, йөзем, балдин булса,
Сусун эчмәклектә ул мәет кыл(ма)са,
Ул рәвадыр, андин артык эчә күрмәң.
Ләззәт табып, йәнә эчмәк харам улыр,
Сусамышта бер эчмәклек хәлаль улыр,
Мәет сөйгәнгә иземдин газап улыр.
Сусун тәйу, мәет улганча эчә күрмәң.

Мәүла Колый юмартлыкны югары бәяләгән кебек, саранлыкны (бәхиллек) рәхимсез гаепләп чыга.

Җумартлык бу күңелне рәушан кылур,
Бәхиллек адәм күңлен караңгу, томан кылур.
Җумартка килсә миһман, сәвенеп әман булыр,
Бөхилгә килсә миһман, күңеле гамьгин улур.
Бәхилләр тәмуг эчрә газапта фиган кылур.

Шушындый дөньяви мәсьәләләрне кайгыртканга һәм көнкүреш мәшәкатьләре эчендә чуалганга күрә дә Мәүла Колый аллага якынаю юлында күп нәрсәгә ирешә алмаганлыгы өчен үкенә. Бер урында ул дөнья байлыгын һәм тормыш күркәмлеген начар нәрсә итеп күрсә, икенче урында шул ук дөнья байлыгының кешеләрне шатландырыр өчен бирелгәнлеге, дөньяның бер гаҗәп күренеш булуы турында фикер йөртә:

Күр галәмни, ни гаҗәп —
Мәгънә тулук бер китап;
Бак галәмгә, кыл хисап,
Гыйбрәт тулуг галәми.

Шагыйрьчә, һәрбер күренешендә тулы мәгънә булган бу дөнья сокландыргыч, гаҗәп бер нәрсә, аның һәр ягыннан гыйбрәт алырлык. Аныңча, дөньяга карата алла башлангыч этәргеч көч рәвешендә күз алдына китерелә. Табигатьтәге төрле күренешләр әйберләрнең үзара бәйләнешеннән килә, бер хәлнең булуына икенчесе сәбәпче санала:

Күкдин йагмур инәр, күккә хакдин рәхмәт,
Ул йагмурдин бөтәр йирдә төрлүк нигъмәт...
Йагса йагмур күкдин йиргә, утлар үсәр,
Рәхман рәхим рәхмәтедүр, йилләр исәр,
Серлек булып гончәләнүр җөмлә би сэр, Көндин эсселек һәммәсенә тикәр булса.

Җирдәге тереклек дөньясының барлыкка килүе һәм аның яшәве өчен кояш (көн) — беренче шарт. Мәүла Колый кояшның әнә шундый бөек яшәтүче көч булуын әйтә. Ул кешене барлыкка китерүче итеп дүрт стихияне хисаплый һәм аларны үзара бәйләнештә, бердәмлектә карый:

Бу адәмне хак туфракдин төзеде, бел:
Ут билә суны кушты һәм тәкый йил;
Бу дүртедин адәм булдың, гакылга кил,
Бу дүрте төзектә эш кыла күргел.

Әгәр шушы материаль дүрт элементның бердәмлеге бозыла икән, гомер, яшәү, тереклек юкка чыга. Шагыйрь аны болай аңлата:

Бер көн булып, айырылмак вәгъдә йиткәй:
Уты утка, суы суга йәнә киткәй;
Йиле йилгә китеп, бу тән каушап паткай,
Тән төзектә йараглыг эш кыла күргел.

Кешенең, тереклек дөньясының яшәвендә дүрт материаль стихияне, ягъни дүрт элементны төп фактор һәм сәбәпче итеп хисаплавы, табигать күренешләрен туларның үзара бәйләнеш нәтиҗәсе итеп санавы белән Мәүла Колый стихияле материализмга тартыла. Шагыйрь иҗатындагы бу мөһим карашлар Урта Азия халыклары, гарәп, фарсы классик әдәбиятлары аша борынгы юнан (грек) философиясенә барып тоташа. Үлем һәм йокы халәтен үзара чагыштыруда да шушы караш чагыла. Ул болай ди:

Үлмәк улдыр — тәнендән чыкар җаны,
Йокламыш тик белмәз үзен, сәне, мәне.
Үлүк кеше һәр ни дисә, сүз аңламаз,
Йокламыш кеше йәнә үзен белмәз;
Үлем илә йокы эше йырак ирмәз —
Икесе бәрабәрдер, гакыйль ирсәң.

Мәүла Колый кешенең акылына, әгъзаларына һәм җан төшенчәләренә карата кызыклы фикер йөртә. «Тәндә әгъзаң дәүләт торыр, нәфсе — нигъмәт», «башка гакыл, бел,— солтан», «алса борын ләззәтле ис, җанга — куәт». Җанны ул, бер яктан, ниндидер бер эчке халәт, рухи дөнья итеп күрсә, икенче яктан, аны тамырлардагы кан хәрәкәте итеп карый:

Күкрәктә йөрәк ирер олуг солтан,
Өч йөз алтмыш тамыр андин «тул уктыр кан,
Тәндә йөрер тамырлардин йатмайын җан,
Йөрәк бирде хак үзени белмәк өчен.

Яисә:
Борын, агыз бирде безгә изем әхәд,
Хак сонгыйлә йилдин алыр нәфис нигъмәт,
Алса борын ләззәтле ис, җанга — куәт,
Тел бирде хак, зикер-сәна кылгайму дип.

Кеше әгъзалары табигатьнең һәм әйләндереп алган дөньяның төрлелеген белү өчен яратылган, ди шагыйрь. Бу ягы белән дә Мәүла Колый, үзе теләмәсә дә, объектив рәвештә стихияле материализмга якыная. Шул ук вакытта ул тулы мәгънәсендә дини-мистик, идеалистик идея карашында кала.
Суфичылык кешене дөньядагы барлык матурлык һәм ләззәттән баш тартып гомер кичерергә чакырса, Мәүла Колый, шуңа каршы килеп, үзен әйләндереп алган реаль тормышның шул матурлыгыннан күңеле теләгәнчә ләззәт алып яшәгәнлеге турында яза. Бу уңайдан шагыйрьне ачыграк аңлау өчен, хикмәтләреннән тагын берничә юл китерик:

Нәфсе йулы берлә йөреп, булдым хәстә,
Нәтәк аны уңартайым — дару йукдыр;
Күкрәкдә тәкәбберлек йигачы үсде —
Нәфсе менеп ботагына айак баеды.
Гөнаһ тагы күкрәкдә тулукланды,—
Тәкәбберлек ботаклары олукланды,
Көне-көндин бу дөнйага гашыйкланды,
Бу күңелдә хакны эстәр чынлык йукдыр,—

дип, шагыйрь чынбарлык куйган сораулардан аерыла алмаганлыгын сөйли һәм шуңа күрә дә ул теге дөнья өчен алла каршында үзенең тиешле эш башкармаганлыгын да сизә:

Йукдыр мәнем хакка лайык кылган эшем,
Дөнйа өчен булган ирмеш һәр сагышым,
Үкенеч берлә үтде дәхи йаз вә кышым,—
Суруг булса, мән кол анда нә айгай мән?

Шагыйрь ике дөнья турындагы уйлар каршылыгында нишләргә белми аптырашта кала, кая барырга юл таба алмый.

Белмән үзем — канда мән,
Йул табылмаз чүлдә мән,-

ди ул. һәм:

Нәфсе дөнйа гыйшкы берлә әварәдер,
Бу күңел җиңәлмәйдер — нә чарәдер,-

дип дөньяви теләкләренең өстенлек алуын икърар итә. Башка шигырьләрендә дә ул уй һәм фикерләренең дөнья кайгысыннан аерыла алмавын яза:

Гамәл кылмай үтде йәшлек,— булдым карый,
Имди булды күңлем дәрде дөнйа сари,
Нәфсем мәнем туймаз, дөнйа булса бари,
Бу галәмне йотар ирдем комсыз булып,
Карый булдым, йатсам торыр тәкать булмаз,
Күплем берлә эш кылырмын — кулдин кәлмәз,
Дөнйа малы нәчә булса, күңлем туймаз,
Тәгать кылмай гомер үтәр, надан булып.

Мәүла Колый иҗатын заманы җирлегенә бәйләп караганда гына аңларга мөмкин. Ул вакытта әле җәмгыятьтәге авыр хәлдән котылу юлын күрсәтә алырлык ачык өйрәтмә юк, булса да ул утопиядән генә гыйбарәт. Шагыйрь исә юлны аллага сыгынудан табарга тырыша, ләкин таба алмый. Әмма аны үзенә тартып, тотып торучы икенче бер зур көч бар, ул аны уратып алган җир тормышы, кешеләрнең ыгы-зыгысы, кайгы-шатлыгы белән мәж килгән дөнья, реаль чынбарлык.

Бездин борын күп җаннар
Золмәт гүргә бардылар,
Череп туфрак булдылар,
һич карумәз бу дөнйа! —

ди ул.
Ислам диненең бу дөнья фани дигән өйрәтүенә каршы килең, шагыйрь аны «һич картаймаячак (һич карумаз)» дип саный. Ул торган саен дөньяга гашыйк була бара.
Е. Э. Бертельс фикеренчә, суфи шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен түбән катлау вәкилләре: һөнәрчеләр, игенчеләр, йорт-еыз-җирсез фәкыйрьләр алдында укый торган булганнар. Бу хәл шигырьләрнең аңлаешлы булуын да таләп иткән.
Мәүла Колый татар поэзиясендә хикмәт жанрын үстерүчеләрдән булды. Асылында зирәклек, фәлсәфә, акыллы сөйләм мәгънәсен белдергән бу төшенчә, Әхмәд Ясәвидән башлап, төрки поэзиядә үзенә бер жанрга әверелә. Хикмәтләргә кыскалык, суфичылык символикасына бәйләнешле образлар, укучыга ту-рыдан-туры мөрәҗәгать итеп сөйләү хас. Сөйләү дибез. Чыннан да, Мәүла Колый үзенең хикмәтләренә карата бер урында да яздым дими, әйттем ди. Димәк, суфи шагыйрь күп вакытта шигырьләрен билгеле бер төркем кешеләр алдында сөйли торган булган. Мәүла Колый иҗатынд
а суфичылык поэзиясенә хас образлы гыйбарәләр күп. Мәсәлән, гөнаһ уты, үлем угы, тән күзе, күңел багы, күңел милке, бәла уты, тәүбә уты, рәхмәт нуры, гыйшык мәе, гөнаһ аты, җан күзе, җан гөлләре, күңел күзе.
Мәүла Колыйда образлылыкның символик үзенчәлеге шунда ки, ул егет белән кыз арасында булырга тиешле мәхәббәт хисләрен һәм сыйфатларны җырлаганда илаһиятне күздә тота. Мәсәлән: p>Сөйгән йарның мәхәббәте күңел тулды,
Күрмәгә барыр булсам, бакмас мәңа;
Эчем-тышым кабыну йанган хәсрәт уты,
Сүндермәгә су теләсәм — бирмәс мәңа.
Йөрәк бәгърем кайнап пешде, белмәз аны,
Нәчә мең-мең йары бардин бакмаз мәңа,
Гыйшык белә тәлбәйләде ушбу җанны,
Ничә гыйшык ирсәм,— мәгъшук ирмәз мәңа.

Мәүла Колый әсәрләрендә халыкның җанлы сөйләм теленнән алынган, фольклор әсәрләрен хәтерләткән юллар, гыйбарәләр күп. Менә берничә мисал:

Алтын-көмеш, мал-туар,
һәрбер төрлүк акча бар.
Йылкылар күп булса — хуп:
Йылкылардин зәкят йук.

Шуңа охшаш хәлне кеше гомеренең аерым чорларын табигать күренешләре белән чагыштырганда да күрергә мөмкин:

Кыш килдисә көннәре суык булыр,
Йактысы аз, караңгысы чук-чук булыр,
Карыйлык адәмигә кыш тик кәлүр,
Шатлык китәр, золмәт кылур кодрәт берлә.

Ш.Ш.Абилов.

©Татар әдәбияты тарихы, 1нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...