Бүген Әдипләр: Бәян Гыйззәт. ГАФУР КОЛӘХМЕТОВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Бәян Гыйззәт

ГАФУР КОЛӘХМЕТОВ

Гафур Коләхметов
1905 елның көзендә Казан заводларының берсендә митинг үткәргән большевик ораторларга татар эшчеләре үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр. Бу үтенеч «Казан мөхбире» газетасының 1905 ел 1 декабрь санында басылып чыга: «Эшчеләр, митингтан соң, сөйләүчеләрдән «Марсельеза»ның татарчага тәрҗемә кылынуын сорадылар. Бездә хәзерге вакыйгалар тугрысында, бигрәк тә эшчеләр мәсьәләсендә татар телендә китаплар юклыгына зарландылар». Тиздән матбугат битләрендә тәрҗемә һәм оригиналь революцион җырлар чыга башлый. Бер үк вакытта алар, политик листовкалар белән беррәттән, яшерен типографияләрдә басылып таратыла, аларга РСДРПның Казан комитеты печате сугылган була. Шул ук шартларда һәм шул ук таләпләргә җавап рәвешендә революционер Гафур Коләхметовның да әдәби әсәрләре барлыкка килә.

***

Гафур Коләхметов 1881 елның 4 маенда Пенза шәһәрендә туа. Аның атасы Юныс Коләхметов, үзенең туганнары белән бергәләп, әтисеннән калган сабын-шәм заводы тоткан. Ләкин бу завод озак яши алмаган, Юныс агай бөлгән һәм бөтенләйгә Пензаны ташлап киткән. Төрле урыннарда эшләп йөргәннән соң, 1897 елда Казанга килеп, бер сабын заводында мастер булып хезмәт итә башлаган.
Гафур Коләхметов башта ун елга якын төрле мәдрәсәләрдә белем ала. 1898 елда Казандагы Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Шул ук вакытта үзлегеннән укып, чорының алдынгы рус һәм Европа әдәбияты, тарихы, җәмәгатьчелек фикере белән яхшы ук таныш була.
Казан революционерлары Укытучылар мәктәбендә дә эш алып баралар, укучыларны марксистик әдәбият белән тәэмин итеп торалар, яшерен түгәрәк оештыралар. Коләхметов марксизм буенча беренче башлангыч теоретик белемне менә шунда ала. Ул 1902 елда Укытучылар мәктәбен тәмамлап чыга һәм Казанның Эшчеләр бистәсенә (хәзерге Коләхметов урамы, 17 йорт) урнашкан, дәүләт исәбенә ачылган өч класслы мәктәпкә укытучы булып килә. Бу бистәдә дә шул чорда социал-демократларның район комитеты эшләгән. Соңыннан, бигрәк тә 1905 елдан башлап, Коләхметов яшәгән йорт прокламацияләр саклау, яшерен җыелышлар үткәрү, революционерларның полиция эзәрлекләвеннән яшеренеп тору һ. б. өчен хезмәт иткән.
Бу елларда эшчеләр арасында ленинчыл «Искра» бик киң тарала башлый. «Искра» Казандагы эшчеләр хәрәкәтен дә яктыртып бара, бу хәл газетага карата аеруча зур кызыксыну тудыра.
Коләхметов, Ямашев һәм Сәйфетдинов белән бергәләп, «Искра» идеяләрен эшчеләргә аңлату, аны тарату эшенә керешә. Ул агитация, пропаганда һәм газета тарату-оештыру эшләре белән генә чикләнми, 1904—1905 еллар тирәсендә «һәр хезмәтче (эшче) ни нәрсә белергә һәм ни нәрсә исендә тотарга тиешле» исемендә шактый зур күләмле әсәр тәрҗемә итә. Бу әсәр, эшчеләрнең бөтен байлыкны барлыкка китерүчеләр булып та, ач-ялангач яшәүләрен күрсәтеп, моның нигезләрен ачып сала, капитализм ялчыларының хезмәт ияләрен алдарга, байлыкның «серен» яшерергә маташуларын фаш итә, халыкны бик ачык фәнни материалистик караш белән коралландыра һәм изелүнең сәбәпләрен аңлатып кына калмый, ә аннан котылу юлларын да күрсәтә: «Эшчеләр үзләрен азат итүгә тик көрәш аша гына ирешәчәкләр. Дәүләт властен кулга алу тик эшчеләрнең үзләре тарафыннан, үзләренең көрәше нәтиҗәсендә генә тормышка ашырылырга мөмкин». Бу брошюраның русчасы В. И. Ленин оештырган «Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш союзы» тарафыннан 1897 елда Женевада бастырылып таратылган. Шулай итеп, революция башында Ленин төзегән «Көрәш союзы»ның ялкынлы революцион чакыруы татар эшчеләре арасына килеп кергән, шунда беренче тапкыр Маркс һәм Энгельс исемнәре яңгыраган. Димәк, Коләхметов, татар революционерларыннан беренче булып, турыдан-туры В. И. Ленин эшчәнлеге белән бәйләнгән әсәрне тәрҗемә итеп, үз биографиясенең якты сәхифәләрен язган. Бу тәрҗемә язучының идея ягыннан үсешендә, политик карашлары формалашуда бер әһәмиятле адым иде.
Коләхметов күп еллар бу татар эшче түгәрәкләрендә революцион эш алып бара. Көндәлек агитация-пропаганда белән беррәттән ул җитди политик һәм экономик темаларга докладлар ясый. Аның «Нәрсә ул өстәмә кыйммәт?» дигән доклады, исеменнән үк күренгәнчә, Маркс тәгълиматының бер мөһим кисәге булып, Коләхметовның политик һәм экономик белем дәрәҗәсен дә ачыкларга ярдәм итә.
Гафур Коләхметовның гражданлык йөзе, революционер буларак өлгергәнлеге күпләр өчен сынау булган 1905 елгы халык күтәрелешенең катлаулы вакыйгаларында ачык күренә.
1905 елгы октябрь аенда РСДРПның Казан комитеты, Ленин күрсәтмәләрен үтәп, кораллы восстаниегә массаларны хәзерли башлый. 19 октябрьдә шәһәр управасы (хәзерге Казан шәһәр Советы бинасы) янында җыелган күп меңле митингта большевик ораторлар, халыкка мөрәҗәгать итеп, полицияне коралсызландырырга, халыкны коралланырга чакыралар.
Казан большевиклары, Казан пролетариаты, революцион энергия һәм оешканлык күрсәтеп, урындагы властьларга каршы күтәреләләр һәм реакцияне чигенергә мәҗбүр итәләр. Управа бинасы эчендә калып, кулына корал тотып көрәш алып баручылар сафында Коләхметов та була. Ул РСДРПның Казан комитеты җитәкчеләре Саммер, Дамперов, Гассар белән бер сафта торып, һөҗүм иткән гаскәрләргә, управаны чолгап алган карагруһларга каршы көрәшә һәм башка революционерлар белән кулга алына.
Коләхметовның бу көрәшкә катнашуын Казан жандарм идарәсеннән табылган күп сандагы документлар раслый.
Октябрь күтәрелешеннән соң, революция әкренләп чигенә башлагач, патша жандармнары күтәрелешкә катнашкан кешеләрне эзәрлекләргә керешәләр. Шул чорда Коләхметов өстеннән дә күзәтү көчәйтелә. Жандарм идарәсенә 1906 елның 30 мартында бирелгән бер документта аның турында болай диелә: «Кичәдә... Татар мәктәбе укытучысы, октябрь чуалышлары вакытында Казан шәһәр управасы бинасында кулга алынган Гафур Коләхметов бар иде. Әңгәмә вакытында «Син ни өчен кулга алынган идең?» дип сорауга Коләхметов: «Мин шәһәр управасына... корал алу һәм восстание ясар өчен бардым һәм шунда башкалар белән бергә кулга алындым һәм төрмәгә ябылдым...» — диде. Әңгәмәне дәвам итеп, Россиядә хәзер нәрсә булыр соң дигән сорауга Коләхметов: «Бары да безнеңчә булачак, государь императорның якасыннан алачакбыз...»,— дип җавап бирде...».

Коләхметов һәм аның иптәшләрен төрмәләр, янаулар сайланган юлдан читләтә, җиңүгә ышанычны сүндерә алмый. Киресенчә, алар яңа шартларны «исәпкә алып, үзләренең революцион эшләрен оешканрак төстә дәвам итәләр.
Коләхметов большевикларның рус телендәге листовкаларың татарчага тәрҗемә итеп, татар газеталарында чыгара һәкс яшерен листовканы халыкка ачыктан-ачык тәкъдим итә. Үзенең күпчелек мәкаләләрен демократик «Азат» һәм «Азат халык» газеталарында бастыра, революцион идеяләрне халык арасында таратуда аларны трибуна итеп файдалана. Шуның белән бергә ул большевикларның үз басма органы булган «Урал» газетасын чыгарышуга да зур көч куя.
Коләхметовның «Азат» газетасында зур хезмәте бар: ул беренче булып татар хезмәт ияләрен В. И. Ленин исеме белән таныштыра. Монда сүз В. И. Ленинның Петербургта бер митингта чыгыш ясавы, патша Думасының икейөзле икәнен (ачып салуы һәм соңыннан ул тәкъдим иткән резолюцияне «җыелган халык хуплап кабул итүе» турында бара.
Коләхметовның революцион эшчәнлеге аның публицистикасында дәвам итә. Шундый эчтәлекле мәкаләләрне үз имзасы белән беренче башлап бастырган һәм бу жанрның революцион матбугатта төп принципларын билгеләгән язучы Коләхметов булды. Шуңа күрә аны татар революцион публицистикасына нигез салучы дип атарга мөмкин. Коләхметов публицистикасында чоры өчен бик әһәмиятле булган, большевистик матбугат һәм партия документларында зур урын тоткан берничә мәсьәлә үзәктә тора. Шуның бер әһәмиятле өлеше патшалык режимын, аның законнарын һәм тәртипләрен һәрьяклап фаш итүгә багышланган. «Бөтен халыкка файдалы хәбәрләр», «Хатыннар мәсьәләсе», «Эш юктан» мәкаләләрендә ул хезмәт ияләрен ач үлемгә дучар иткән капитализм вәхшилеген ачып сала. «Хәзерге вакытта мәмләкәтне кулында тота торган кешеләр (капиталистлар) мал өчен туа, мал өчен үләләр» дигән сүзләре белән ул бу эксплуатация җәмгыятендә властьның кем кулында булуын да, (аларның кем исәбенә яшәүләрен дә һәм аларның мораль йөзләрен дә күрсәтә.
«Эш юктан» исемле мәкаләсендә Коләхметов гадел булмаган сугышларга каршы ч?ыкты һәм самодержавие терәге булган патша армиясен бетереп, аны халык милициясе — бөтен халыкны коралландыру белән алыштырырга дигән большевистик лозунгны пропагандалады.
Коләхметов патар культурасы дөньясындагы бик күп яңа башлангычларның үзәгендә торды. Мәсәлән, бу чорда татарча газета-журнал чыгару өчен барган көрәшкә милли театр оештыру мәсьәләсе дә өстәлә, һәм Коләхметов аны хәл итүдә күренекле роль уйный. Ул 1906 елның 22 декабрендә булган беренче ачык спектакль оештыруга турыдан-туры иатнаша.
Оештыру эшләре белән генә чикләнмичә, Коләхметов үзе дә эхнәгә күтәрелә һәм шактый зур артистлык таланты күрсәтә, «Яшьләр» труппасының (артисты (булып китә, берничә ел буе сәхнәдә катлаулы рольләр башкара. Мәсәлән, Г. Камалның «Бәхетсез егет» драмасында Кәрим бай, «Мөсибәте Фәхретдин»дә Фәхретдин һ. б. бик күп рольләрне уйный. «Әл-ислах» газетасының рецензияләрендә артист Ширалиев (Г. Коләхметовның сәхнә псевдонимы) чыгышлары һәрвакыт югары бәя алып килә. Ул үзе генә түгел, ала, сеңелләрен, энеләрен театрга тарта. Ул заманда Коләхметовлар бөтен туганнары белән сәхнәгә күтәрелгән бердәнбер гаилә була. Сәхнәдән киткәч тә, Коләхметов театр белән тыгыз (бәйләнешен өзми. Ул «Сәйяр» труппасы уйный торган «Шәрекъ клубы»ның старшиналар советына даими сайланып килә.

* * *

Гафур Коләхметов үз иҗатыңда тормышның төрле якларына мөрәҗәгать итә, каләмен төрле жанрларда сынап карый һәм һәр өлкәдә шактый зур осталык күрсәтә. Мәсәлән, язучының «Ник уйгандым?» һәм «Талак» хикәяләре аның сатарик талантын ачкан әсәрләр булып таралар һәм аны оста прозаик итеп тә күрсәтәләр. Коләхметовның замандашы һәм аның якын дусларыннан берсе булган тарихчы һәм хикәяче Г. Газиз истәлекләреннән күренгәнчә, «Талак» һөнәрчеләр тормышын чагылдырган шактый оста язылган әсәр булган: «Талак» исемендә татар һөнөнәрчеләре тормышыннан язган русча бер хикәясе бар иде ки, шул әсәр ихтилалга кадәр бер рус зыялылары мәҗлесе алдында укылгач, алар бу әсәрнең өслүб вә телендә «Гогольнеке кеби хагиятлар бар» дигәннәр иде».
«Ник уйгандым?» (1907, басылып чыгуы 1911 елда) хикәяceндә һәм «Әбүҗәһел» пьесасында (1908) Коләхметов чоры өчен актуаль булган әһәмиятле теманы күтәрә.
Милли театр оештыру өчен көрәш юлыйда Коләхметов һәм ның иптәшләре һәртөрле реакционерлар, шул исәптән динчеләр белән йөзгә-йөз очрашалар, аларның бөтен кабахәтлеген, мәкерен һәм икейөзлелеген күрәләр. Шундый реакцион типларның берсе «Ник уйгандым?» хикәясендәге бозык, карун, ялганчы Лабдеразак мулла образында чагыла. Әсәр Габдеразак мулланың төше рәвешендә язылган. Мулла үзен «теге дөньяда» итеп күрә. Бу дөньяда вакытында мулла күп әшәкелекләр эшләгән. Менә ул сыйрат күперен үтәр алдыннан бөтен гаепләрен танырга мәҗбүр ителә һәм, бары тик әшәкелек кенә кылганлыктан, җәһәннәмгә озатыла.
«Әбүҗәһел» драмасында да вакыйгалар (динчеләр тормышыннан алынган. Бу әсәр дин тыйган законны боза: ул Мөхәммәт пәйгамбәрне гади бер кеше итеп сурәтләргә (үзе сәхнәгә чыгарылмый) батырчылык итә, аны канечкеч, максатка ирешү юлында аяусыз итеп күрсәтә. Бу пьесаның кулъязмасы әлегә табылмаган. Шулай да аның эчтәлеге турында мәгълүмат бар. Ул Коләхметовның 1932 елда басылган җыентыгына сүз башында (Г. Нигъмәти мәкаләсе) китерелә: «Мөхәммәт Гарәбстанда ислам динен тарату өчен көрәш алып бара. Мәккә мөшрикләренең иң зур кешеләре төрле-төрле көрәшләрдән соң берәм-сәрәм ислам диненә керә баралар. Батыр Гомәр һәм Хәмзәлар дә мөселман булып бетә, тик тискәрелеге аркасында Әбүҗәһел (наданлык атасы) дип танылган Әбү Хәким ибни Һашим гына һаман үзенең тискәрелегендә була. Менә Бәдр сугышы башлана. Бу Мәдинә шәһәренә күчкән Мөхәммәт һәм мәккәлеләр арасында каты бәрелешләрнең берсе. Биредә Әбүҗәһел зур ачу белән катнашып сугыша. Ләкин ул башы киселү белән гомерен тәмам итә». Менә шундый эчтәлеге аркасында, әсәр бөтен реакцион көчләрне аякка бастыра, һәм ул басыла башлагач ук тыела. Бу турыда Г. Газиз болай ди: «Гафур әфәнденең драма әсәрләре эчендә «Әбүҗәһел» исемлесе яртылаш басылгач, төрле интригалар белән бастырылмый калдырылган бер тарихи... әсәре бар. Мәрхүм үзе бу әсәре өстендә ел ярым утырып эшләгән иде». Бу вакыйгаларның шаһите булган Ф. Агиев та шуны раслый: «Әбүҗәһел»... бер яктан динчеләрнең, муллаларның һәм икенче яктан полициянең катнашы белән басылып бетмәм борын матбугаттан чыгарылды».
«Әбүҗәһел»не татар әдәбиятында беренче тарихи сәхнә әсәре дип карарга мөмкин.
Коләхметов гомумән кешелек җәмгыятенең үткәне белән кызыксына, тарих буенча фәнни хезмәтләр дә яз!а. «Тарих сәхифә, ләре» дигән өч китаптан торган әсәрендә ул, татар телендә беренче булып, үткәнне материалистик каргаштан чыгып яктырта Мәдрәсәләрдә кешелек җәмгыяте турында фәнни тарих урынына төрле әүлияләр, пәйгамбәрләр тормышы, дини хорафатлар укытылган вакытта чыккан бу хезмәтнең әһәмияте, әлбәттә, зур иде Ул дөнья яратылышы һәм үсеше турындагы дини уйдырмаларны фаш итә, xaлык массаларының чын ролен күрсәтә. Коләхметов тарих язуны—халык тарихын язу дип карый: «Аерым халыкның һәм гомумән халыкның кадими заманнан башлап бу көнгә кадәрге үзенең тормышын төрлечә үзгәртеп, яңартып, тәрәкъкый итүен карап килә торган гыйлемгә тарих диләр». Коләхметов, ерак үткәннәрне тикшергәндә дә, тарихның сыйныфлар көрәшеннән гыйбарәт булуын күрсәтә. Мәсәлән борынгы Мисыр капма-каршы ике сыйныф — хуҗалар һәм коллардан торганын әйтә, алар арасында килешмәс дошманлык яшәгәненә» басым ясый.
Коләхметовның күпьеллык укытучылык тәҗрибәсеннән чыгып язылган «Ысулы тәгълим хиаап» китабы да үз вакытындагы матбугатта югары бәя алган. Бу хезмәтләр аның фәнни эшләр белән дә шөгыльләнүен күрсәтәләр. Ул нинди генә өлкәдә эшләмәсен, һәр мәсьәләгә яңача карарла тели.
Коләхметовның соңгы елы сеңлесе Суфия һәм аның ире язучы Ф. Агиев кулында үтә, аның архивы да аларда кала. Шуннан чыгып, Ф. Агиев Коләхметовның әдәби мирасында түбәндәге әсәрләрне саный: 1902 ел белән 1912 еллар арасында язылган әсәрләре, вак-төяк шигырьләреннән һәм русчадан тәрҗемә кылган әкиятчекләреннән йашка, түбәндәге маузуглардан гыйбарәт-русчадан тәрҗемә кылынган «Уалган мол» —сәяси хикәячек «Ике фикер» — өч пәрдәлек пьеса, «Яшь гомер» —биш пәрдәлек драма, «Ник уйпандым?» — хыялый хикәя, «Тарих сәхифәләре» _ өч брошюра, «Әбүҗәһел» - дүрт пәрдәлек пьеса, «Кем гаепле?» — биш пәрдәлек драма, хисап китабы. Бу әсәрләрдән «Ике фикер», «Кем паепле?» һәм «Әбүҗәһел» дигән әсәрләре бүгенгә чаклы Дөньяла чыкканнары юк иде». Моңа тагын Коләхметовның революцион публицистикасын, күп санда тәрҗемәләрен псевдонимнар белән басылган (әмма хәзергәчә ачыкланмаган) әсәрләрен өстәргә кирәк.

Коләхметовның актив революцион һәм публицистик эшчәнлеге гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итә. Г. Газиз истәлекләрендә мондый юллар бар: «Соңра ул «Йолдыз» вә «Кояш» газеталарында мөхбирлек иткән, русча «Волжско-Камская речь»тә мөселманнар тормышыннан мәкаләләр язгалый иде». 1930 елда чыкиан истәлекләрендә Г. Газиз Коләхметовньщ «Йолдыз» һәм «Кояш» газеталарында язганын кабатлап әйтә, «анда яисә театр хакында, яисә шәһәр хәбәрләре хакында язадыр иде» дигән мәгълүматлар өсти. Татарча газета чыга башлауга 10 ел тулуга багышланган мәкаләсендә «Йолдыз» идарәсе үзенең актив хәбәрчеләре арасында» учитель вә мөхәррир Гафур Коләхметов» исемен дә искә ала.
Коләхметов элеккечә «Сәйяр» труппасы эшенә дә якыннаа иатнаша. Бу труппага уйнар өчен сәхнә биргән һәм аңа төрле ярдәм күрсәткән «Шәрекъ клубы»ның старшиналар советында эшләп килә. Мәсәлән, 1915 ел өчен сайлаганнар (арасында аның, исеме дә бар. Әлбәттә, Коләхметовның әлеге труппага йогынтысы көчле булган. Хәтта «Сәйяр»ның җитәкчесе Г. Кариев революционерларның аерым йомышларын да башкарган, үз квартирында аларның җыелышларын уздырган, утырышларына катнашкан (аларның һәрберсендә Коләхметов белән бергә булган). Г. Кариев гастрольләр вакытында Казан большевикларының тапшыруы буенча Саратов шәһәре революционерлары белән, шул исәптән рус революционеры Федоров белән очраша.
Коләхметов һәм гомумән татар революционерларының эшчәнлеге төрле милләт вәкилләре белән бәйләнештә, интернационалистик бердәмлек рухында бара. Коләхметов һәм аның туганнары бу бәйләнешләрнең үзәгендә торганнар. Моны 1908 елда Саратов охранкасына кергән материаллар да раслый. Бу әһәмиятле документ Гафур Коләхметовның һәм аның туганнарының бу елларда да киң революцион эш алып барганын ача, шул исәптән аларның төрле шәһәрләр белән бәйләнеш тоту, революционерларны очраштыру үзәкләренең берсе булып торганын күрсәтә.
1913 елның беренче маенда төзелгән протоколдан күренгәнчә, Казан жандармнар корпусы подполковнигы, охранка агентлары күрсәтүе нигезендә, Коләхметовны чакыртып сорау алган. Шул ук елның 14 апрелендә Коләхметов үзенең фикердәшләре белән Хөсәен Ямашевның хатыны Хәдичә Ямашева квартирында яшерен киңәшмәдә булган, анда революцион көрәшкә караган мәсьәләләр тикшерелгән. 1913 елда булган бер утырышта ул Столыпин реформасын кискен тәнкыйтьләп чыга. «Россиядәге стройны төбе-тамыры белән алыштырмыйча торып, үз кул көче белән яшәүче кешеләр кулына бөтен властьны алмый тoрып, Россияне алга илтәбез дип уйлаучылар — алар сабын куыклары»,— ди. Документта күрсәтелгәнчә, Коләхметов бу чорда да большевик Ямашев ягында була, аның белән бер позициядә торып көрәшә.
Коләхметов һәм политик, һәм җәмгыять эшләрендә иң актив эшләүчеләрнең берсе булып, хезмәт ияләрен азат итү идеясенә ахырынача турылыклы булып кала. Шушы юлда ул 1915 елга кадәр зур энергия белән эшләүдә дәвам итә. Бары тик авырып, урынга ятарга мәҗбүр булгач кына, 1916 елның азагында бөтенләйгә хезмәтеннән чыгып, авылга китәргә мәҗбүр була. Истәлекләргә караганда, ул анда да һәрвакыт иҗтимагый-политик мәсьәләләр белән кызыксынып тора һәм Бөек Октябрь революциясен зур шатлык белән каршы ала. Гафур Коләхметов 1918 елның 1(14) апрелендә Пенэа губернасы Татар Юнә авылыңда озакка сузылган үпкә авыруыннан вафат була. Татар пролетариат әдәбиятына нигез салган Гафур Коләхметовның традицияләре бүгенге көндә дә уңышлы дәвам итә һәм баетыла.

***

Коләхметов иҗатын тикшергәндә, аның характер, сюжет төзүдәге кимчелекләре турында сөйләүләр очрый. Әмма, игътибар белән каралса, Коләхметов пьесаларының бу яктан да үз чорындагы драма әсәрләренең күбесеннән уңай якка аерылып торуын күрергә мөмкин. Мәсәлән, «Ике фикер» драмасының төзелешенә игътибар итик. Язучы биредә безнең драматургия тарихында күренмәгән яңа форма тапкан: ул интеллигент Давыт аңында туган яңа һәм иске фикерләрне аллегорик персонажлар итеп сәхнәгә чыгарган һәм шуларның көрәше процессында әлеге геройның да аңы үзгәрүен ышандырырлык итеп сурәтләгән, ә конфликт һәр персонажны тирән ачнан һәм мавыктыргыч итеп төзелгән сюжетта чагыла.
Аллегория гадәттә көнкүреш мәсьәләләренә, мәсәлән, кешеләрнең характерына мөрәҗәгать итә (комагайлык, икейөзлелек, мәкер, эгоизм һ. б.). Коләхметов исә аны социаль эчтәлек белән баета, аңа яңа бурычлар йөкли. Кызыл һәм Кара фикерләр, кеше характерындагы аерым сыйфатларны күрсәтү генә булмыйча, зур иҗтимагый һәм идеологик проблемаларны гәүдәләндерәләр. Бу алым капма-каршы көчләрнең бәрелешенaчыктан-ачык күрсәтергә, аларның көрәшен гәүдәләндерергә һәм гомумиләштерүләр ясарга мөмкинлек бирә.
Коләхметовның аллегория алымына мөрәҗәгать итүендә дә шул чорның революцион әдәбияты белән бәйләнеше күренә. М. Горькийның «Лачын турында җыр» (1896), «Давыл кошы» (1901), «Кеше» (1903), А. Серафимовичның «Тамчы» (1904), А. Г. Гершуниның «Уалган мол» (1903), Д. Бедный мәсәлләре, рус революцион поэзиясендәге күп данлы шигырьләр — болар барысы да «Ике фикер» драмасының стиле һәм рухы белән аваздаш әсәрләр.
Хәзерге театр, кино, телевидение киң куллана тoрган ретроспекция, истәлекләргә, үткәннәргә чигенү, төш күрү һ. б. шартлы алымнарны Коләхметов «Ике фикер»дә үк бик урынлы файдаланган иде. Мәсәлән, ул, вакыйгалар агышын туктатып, Давытның төшен күрсәтә.
Әлбәттә, аллегория һәм символлар сурәтләү чарасы гына булмыйча, билгеле дәрәҗәдә цензура шартлары белән дә бәйләнгән. Язучы еш кына «эзоп» теленә мөрәҗәгать итә: ул революцион хәрәкәтнең аерым күренешләрен һәм проблемаларын читләтеп әйтергә мәҗбүр. Әйтик, «Мөслимовлар бик нык җирдә тора» дигәннән аның төрмәдә утырганы, «басып бетерәбез» дигәннән листовкалар басу турында сүз барганы аңлашыла һ. б. Революцион хәрәкәтне сәхнәдә күрсәтелгән геройлар эше белән генә чикләмичә, аның киң күләм алганын язучы сәхнәдән тыш образлар ярдәмендә дә ача. Шулай ук Кайраучының дүртенче пәрдә ябылганда «Пычак кайрыйм, бритва!» дигән сүзләрендә дә киная бар.
Коләхметов сюжет төзүдә төрле алымнар куллана. Мәсәлән, «Яшь Гомер»дә берничә сызыктан торган сюжет бар, һәм ул образларны эштә-хәрәкәттә ачу максатына буйсындырылган. Давыт, Вәли, Йосыф, Гали, драма таләп иткәнчә, тукмаусыз үсеш, үзгәреш процессында күрсәтелә. Алар һәрберсе хәрәкәттә, ниндидер мәсьәләләрне чишү өстендә, карар кабул итү хәлендә, тoрмышларының иң җитди моментларында сурәтләнә. Бу яктан (аеруча Вәли образы күпьяклы характер булып истә кала.
«Ика фикер» һәм «Яшь гомер» драмаларының эчтәлекләре үз чорының бик күп җитди иҗтимагый мәсьәләләрен күтәргәнлектән, аларда фикеp көрәше зур урын тота, шунлыктан еш кына публицистик алымнар кулланыла. Вәли һәм бигрәк тә Давыт телендә мондый алымнар аеруча күп. Мәсәлән, Давыт, китап укыганда, аерым әһәмиятле урыннарын кычкырып әйтә. Моннан персонажның үз эш-кыланышын, рухи халәтен белдерүе генә түгел, тамашачыга да мөрәҗәгать иткәне аңлашыла. Еш кына бу өзекләрдә большевистик листовкалардан, «Урал» газетасыннан, «Коммунистлар партиясе манифесты»ннан алынган фикерләр дә яңгырый. Боларны әсәр стиленең публицистикага тартымлыгын билгели торган фактлар итеп тә карарга мөмкин.
Конфликт характеры сәхнә әсәренең жанрын да билгели. Югарыда әйтелгәнчә, бу әсәрләрнең үзәгенә шәхси тема түгел, ә зур социаль мәсьәләләр куелган. Исеменнән үк билгеле булганча, «Ике фикер»дә фикерләр көрәшe, Давытның шул көрәштә үсү, үзгәрү тарихың гәүдәләнә. Бу әсәрләрдә азатлык көрәше сәхифәләре ал;ынган.701ар политик драмаларга якын. Шулай итеп, Коләхметов татар драма тарихында яңа жанрларга нигез cала.
«Яшь гомер» драмасының эчтәлеген билгеләүдә ике төрле караш бар. Аның берсе — Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди һәм Г. Толымбайлар карашы. Алар әлеге әсәрне чорның зур социаль-политик мәсьәләләрен күтәргән, социализм өчен көрәш идеяләре белән сугарылган һәм революцион пролетариат әдәбиятының башлангычы дип карыйлар. Бу карашларның дөреслеген соңра М. Гайнуллин яңа табылган материалларга таянып раслады.
Икенче шраш исә «Яшь гомер»дә критик реализмның бер үрнәген, жанр ягыннан көнкүреш драмасын күрә. Бу карашны башта Г. Нигъмәти яклап чыккан иде: «Пьесада төп бирелергә теләгән нәрсә Гали белән Зөләйханың мәхәббәт тарихы».
«Яшь гомер» драмасының төп эчтәлеген «өчпочмак», ягъни Зөләйха өчен Гали — Мостафа тартышына кайтарып калдырган караш һаман да күренгәли әле. Ләкин чынлыкта «Яшь гомер» драмасы көнкүреш драмасы җанрына, критик реализм әсәрләре рәтенә сыймый. Моның шулай икәнен Коләхметовның революцион һәм иҗат эшчәнлеге тулысынча раслый — Коләхметов кулына каләм алгач та, революционер булып кала.
«Яшь гомер» ике тапкыр цензура аша уза: башта, басып чыгарыр алдыннан, Казан цензоры кулына керә, икенче тапкыр сәхнәгә куяр өчен театр рөхсәт сорагач, Петербург цензурасыннан үтә. Казан цензоры әсәрне кыскартып чыгара.
Петербург цензоры В. Смирновның төп игътибары тулысынча Вәлиләр белән бәйләнгән вакыйгаларга юнәлә, ул, аларның кем булуларына аеруча игътибар итәргә кирәк, ди. «Алар барысы да пролетарийлар — эшчеләр һәм аларга теләктәш татарлар һәм хәтта руслар да (бир, алар барысы да бернинди бәйләнеше булмаган шундый мәгънәдәге речьләр сөйлиләр: «һәммә нәрсәне эшчеләр генә эшли, шуңа күрә аларның дөньядагы барлык нәрсәгә хаклары бар (34 бит, Гали һәм Йосыф сүзләре); имеш, хәзер хөррият заманы һәм эшчеләр ни тели, шуны эшли алалар, бер кеше дә икенче кешенең колы түгел, беркем (беркемнән курыкмаска тиеш» (41, 42 бит, Рус эшчесенең сүзләре); «Байлар да эчә, әмма участокларга эләкми, чөнки алар бай, акчалары күп, лади халыкны алдыйлар, үзләренең сайлау партияләрен төзиләр» (47, 48 бит, Йосыф сүзләре); эшчеләр акыллырак булсалар, болай яшәмәсләр иде» (54, 55 бит, Рус сүзләре). Ярлылар һәм (байларның социаль тигезсезлеге турындагы шул ук теманы карт татар хатыны Фатыйма сайли (61, 62 бит). Автор фикере буенча, бу сукбайлар йөзендә, күрәсең, һәртөрле теләктәшлеккә лаек булган чын геройлар гәүдәләнә. Гәрчә аларның барлык геройлыклары казематта йә полиция участогында утырудан узмый... Бу әйбер эшче пролетариатка һәм аның тормышта булган яки күңелдә генә йөрткән... үзләренең хак эше, гадел теләкләре, ихлас күңелдән ышанган хыялларының җиңеп гачагына өметләнгән җитәкчеләренә дифирамб җырлаудан башка нәрсә түгел. Бу әсәр пролетарийларның, турысын гына ткәндә, сукбайларның хәлле сыйныфларга каршы бернинди нигезе булмаган дошманлыгын уята... Бу фикер... әлеге социалистик тенденцияләргә катнашы аз булган татарлар арасында таратыла». Шуннан чыгып, цензор түбәндәге нәтиҗәне ясый: «Бу Драма сәхнәгә куярга һич тә рөхсәт ителә алмый. Моны исбат итү өчен, тагы нинди дә булса дәлилләр китереп торасы юк... Шунысына гаҗәпләнергә туры килә: ничек итеп дөньяга чыгар алдыннан ук урындагы цензура бу әсәргә игътибар итмәгән дә, ни өчен шунда ук тыймаган».
«Яшь гомер» драмасын Г. Камал һәм Ф. Әмирхан кебек үз чорының алдынгы әдипләре күтәреп ала. Ф. Әмирхан Гали, Вәли һәм Йосыф образларының әсәрдә тоткан урыннарын бик дөрес адлата, мәкаләсенең иң зур өлешен аларпа багышлый. Ул Вәлине эшче-социалист дип атый, аның партия кешесе икәнен әйтә, димәк, әсәрнең үзендә турыдан-туры исеме атап әйтелмәгән яки киная белән генә бирелгән кайбер серләрне укучыга ачып бирә, аларны ничек аңларга икәнен күрсәтә. Г. Камал да, Ф. Әмирханга кушылып, әсәрнең идея эчтәлеген геройларның репликаларында гына түгел, ә тулы канлы образларында гәүдәләнгәнлеген әйтә.
«Яшь гомер»нең эчтәлеген билгеләгәндә, әсәр турында авторның үз карашы да ярдәмгә килә. Автор китапның беренче битенә шундый сүзләр язган: «Бу әсәр мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим Горькийга тәкълидән язылмыштыр». Коләхметовның бу аңлатмасы бик әһәмиятле. Сүз, әлбәттә, ниндидер әсәргә ияреп язу турында бармый. «Яшь гомер» һәм сюжеты, һәм персонажлары ягыннан Горькийның бер генә әсәренә дә охшамаган. Әмма Коләхметов әдәбиятта Горький исеме белән бәйләнгән яңа, революцион юнәлешкә ачыктан-ачык үзенең мөнәсәбәтен белдерә, бу әсәрне Горький юнәлешендә язганын әйтә, үзен шул юнәлеш вәкиле дип исәпли. Коләхметов ил күләмендә әдәбият-сәнгать өлкәсендә барган процессларны, төрле юнәлешләрне, ул чорда әле бик күпләр сизә алмаган үзенчәлекләрне күргән.
Коләхметов иҗатындагы төп фикерләрне (ачыклаган фактларның дөреслеген революция алдыннан аның әсәрләрен сәхнәгә куярга алынган театр труппалары да раслый. «Сәйяр» труппасы «Яшь гомер»не менә ничек тәкъдим итә: «Тамшнага куеладыр «Яшь гомер», 1905 елгы революция вакытындагы яшьләр тормышыннан алынган пьеса»4. Димәк, замандашлары пьесаны 1905 елгы революция вакытын чагылдыра торган әсәр дип кабул итә, шулай булганы өчен ул сәхнәгә дә куела. «Нур» труппасының да фикере шундый: «Нур» труппасы 3 (апрельдә Гафур Коләхметовның «Яшь гомер» дигән драмасын уйнаячак. Бу әсәр 1905 елгы хөррият хәрәкәтләренә катнашкан яшьләр вә татар эшчеләре Хәятыннан алынып язылган. Сәхнәгә куелу өчен әлегәчә рөхсәт ителми иде».
Шулай итеп, татар театрлары Бөек Октябрь социалистик революциясен Коләхметовның «Яшь гомер» әсәрен куеп каршылый. Революциянең беренче елларында аның әсәрләре репертуарда үзәк урынны ала, татар театрында яңа чорны—совет чорын башлап җибәрә.
«Яшь гомер», «Ике фикер», «Уалган мол» әсәрләре, революцион публицистика һәм гомумән киң таралган большевистик маибугат, революцион поэзия очраклы туган күренеш түгел. Әйтелгәнчә, аның беренче үрнәкләре татар эшчеләренең таләбенә җавап рәвешендә барлыкка килә. Бу әдәбият, нәкъ аны барлыкка китергән иҗтимагый хәрәкәт кебек үк, вакытлыча гына туып, бераздан тукталып калмады. Ул, яңа көчләр җыеп, булган тәҗрибәләрне өйрәнеп, тагы да тирәнәеп үсә башлады. Моның бер әһәмиятле үрнәге Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы булды. Ул Гафуриның «Кызыл байрак» шигырендә дәвам итте һәм тиздән театр сәнгате өлкәсендә дә урын алды: «Сәйяр», «Нур» труппалары Коләхметов һәм Горький әсәрләрен сәхнәгә алып чыктылар. Урамнарда татарча азатлык җырлары, гимннары яңгырый башлады. Менә шушы хәлдә татар әдәбияты һәм сәнгате Октябрь революциясен каршы алды.
Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә революцион юнәлешнең барлыкка килүе эстетика өлкәсендә ирешелгән новаторлык кына түгел. Ул тарихи ихтыяҗ белән туган табигый һәм законлы бер күренеш булып тора. Бу күренеш, үз нәүбәтендә, социалистик реализм әдәбиятының килеп чыгышына карата төрле исемдәге «советологлар»ның гайбәтенә дә туры җавап булып төшә. Социалистик реализм сәнгатенең революциягә кадәр үк барлыкка килүен Коләхметов иҗаты да кире кагылмаслык итеп раслый.

Б.Гыйззәт.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013