Бүген Әдипләр: Роза Кожевникова-Баубекова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Роза Кожевникова-Баубекова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб
Роза Кожевникова-Баубекова
(1950-2007)
Роза Хәби кызы Кожевникова (Баубекова) 1950 елның 19 декабрендә Әстерхан өлкәсенең Красноярск районы Дельта станциясендә эшче гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, т комсомол путевкасы белән Түбән Кама шәһәре төзелешенә килә һәм ташчы булып эшли. 1969- 1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый, 1972-1977 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының тәрҗемәчеләр бүлегендә белем ала.
Казанга кайткач, «Комсомолец Татарии», «Прогресс» (РТИ заводы), «Рабочая честь» («Татшвейбыт» берләшмәсе) газеталары, 1983-1988 елларда Казан телевидение студиясенең әдәби-драматик редакцияләрендә эшли. Р.Кожевникова 1988 елда Мәскәүдә Үзәк телевидениедә (Останкино) квалификация күтәрү курсларын тәмамлый һәм 1989 елда яңа оештырылган «Идель» әдәби-нәфис журналына бүлек редакторы булып урнаша. 1991 елдан ул әлеге журналның баш редактор урынбасары (рус телендә чыгучы вариантны җитәкли). Бу хезмәтен ул 2007 елга кадәр башкара.
Р.Кожевникова беренче шигырьләрен мәктәптә укыганда яза башлый. Аның беренче шигыре 1968 елда Әстерхан шәһәрендә нәшер ителүче «Комсомолец Каспия» газетасында дөнья күрә. Соңрак шигъри әсәрләре «Комсомолец Татарии», «Советская Татария», «Вечерняя Казань» газеталарында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» һәм башка журналларда басыла, республика радио-телевидениесеннән дә еш яңгырый.
1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Меж светом и тьмой» дигән шигырьләр һәм тәрҗемәләр китабы басыла.
Р.Кожевникова — Татарстанда әйдәп баручы тәрҗемәчеләрнең берсе. Ул Х.Туфан, С.Хәким, И.Юзеев, Р.Харис, М.Галиев, И.Иксанова һ.б. бик күпләрнең әсәрләрен һәм татар халык әкиятләрен, бәетләр, җырлар, пьесалар тәрҗемә итә. Т.Миңнуллинның «Авыл эте Акбай», Р.Корбанның «Бардым күлгә, салдым кармак» пьесалары аның тәрҗемәсендә Яр Чаллы һәм Әстерхан курчак театры сәхнәләрендә куела.
1995 елда Р.Кожевникова Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була.
2003 елда «Меж светом и тьмой» шигырьләр китабы өчен «Соңгы елларның әһәмиятле әсәрләре» номинациясендә М.Горький исемендәге әдәби премия белән бүләкләнә.
Ул 2007 елда Казанда вафат була.
Р.Кожевникова — 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Гроздь рябины: стихи. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. — 80 с. — 5000 экз.
Зимний дождик: стихи для детей. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. — 32 с. — 100000 экз
Два голоса: стихи. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. — 128 с. — 4400 экз.
Меж светом и тьмой: стихи и переводы разных лет. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. — 223 с. — 2000 экз.
Миңнуллин Р., Хайрутдинова Л. Будь готов!: кантата для детей. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. — 40 с. — 1500 экз.
Рульчечек: сказки. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. — 12 с. — 400000 экз.
СабитовГ. Лесная девушка: быль. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. — 3 1 с. — 30000 экз.
Гал иев М. Виноват ли Шурале?: баллада. — Казань: Гухият, 2001. — 32 с. — 7000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

ГыйматдиноваН. Серле шагыйрә // Сөембикә. — 2000. — № 12. — 34-35 б.
Зәйдулла Р. Роза Кожевникова 50 яшь // Казан утлары. — 2000. — № 12.
А к м а л Н. «Син сынама, вакыт...» // Мәдәни җомга. — 2000. — 22 дек.
СирматовИ. Шигърият // Ватаным Татарстан. — 2003 . — 19 дек.
Балашов Ю. Ежевичные шины // Казань. — 2000. — №11. — С. 79-81.
ГиматдиноваН. Таинственная поэтесса//Идель. — 2000. — № 12. — С. 35- Маврина И. «Фиолетовый цвет пессимизма» // Звезда Поволжья. — 2000.
Бикбаева А. Поздравляем! // Мир бизнеса. — 2001. — № 1.
АхуноваН. «Какое сумасбродство — жечь сердца...» // Татар. края. — 2001 — Янв
Михеева Н. Глазами сына // Казанские ведомости. — 2001. — 26 янв.
Малышев С. Три жизни Розы Кожевниковой // Татарстан. — 2002. — № 3.
МавринаИ. Роза меж светом и тьмой // Казанские ведомости. — 2003. — 25 апр.
Черняева Е. Нежность на вулкане // Звезда Поволжья. — 2003. — 26 июня.
Ф а и з о в Ф. Тайны карагашской княжны // Татар. края. — 2003. — №51.
Мустафин Р. Женское сердце поэзии // Татарстан. — 2004. — № 3. — С. 102-109.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...