Бүген Әдипләр: Шәмсетдин Кышкари
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Шәмсетдин Кышкари

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й <= К => Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Хәмит Кави Кадыйргали Закир Кадыйри Илгиз КАДЫЙРОВ Илназ Кадыйров Рәмзиc Кадыйров Ринат Кадыйров Зифа Кадырова Резеда Кадыйрова Исхак Казаков Әбүбәкер Казани Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани Казвини Асан Кайгы Сәет Кальметов Гази Камал Галиәсгар Камал Нариман Камалов Шәриф Камал Әгъзам Камал Әнәс Камал Өмми Камал Гакыйл Камалетдинов Тәүфикъ Камалиев Алинә Камалиева Венера Камалиева Зөһрә КАМАЛИЕВА Барлас Камалов Хисам Камалов Ризидә Камалова Габделҗәббар Кандалый Билал Канеев Кәрим Кара Ибраһим Карәтмәни Әбелмәних Каргалый Әнәс Кари Габдулла Кариев Наил Касыймов Хатип Касыймов Эдуард Касыймов Газиз Кашапов Газизҗан Кашапов Илназ Кашапов Мансур Кашапов Рәис Кашапов Гөлүсә Кашапова Мәхмүд Кашгари Нәкыйп Каштанов Фәридә Каштанова Гази Кашшаф Гафур Каюмов Мөхәррәм Каюмов Рифат Каюмов Дибәҗә Каюмова Нәүбәһар Кәбир Марат Кәбиров Илгиз Кәлимуллин Рәис Кәлимуллин Рәфкать Кәрами Фатих Кәрим Хөсни Кәрим Ярлы Кәрим Ярулла Кәрим Фатих Кәрими Габделхак Кәримов Камил Кәримов Марат Кәримов Тәүфикъ Кәримов Алинә Кәримова Гөлгенә Кәримова Ләйлә Кәримова Нәзифә Кәримова Ралия Кәримова (Хәсбиева) Тәслимә Кәримова Фәния Кәримова Габдрахман Кәрәм Әбрар Кәримуллин Ләйсән Кәшфиева Ирек Кирам Әсхәр Кәшфуллин Шаһвәли Келәүле Ягкуб КИЗЛӘВИ Роза Кожевникова-Баубекова Гафур Коләхмәтов Мөхәммәд Кодыкый Мәүлә Колый Рафис Корбан Асия Корбангалиева Гөлнур Корбанова Кашшаф Кормашев Әхмәт Кормаши Низаметдин Корычи Котб Наилә Краева Мансур Крыймов Сәйфи Кудаш Ильяс Кудашев-Ашказарский Сөембикә Кудашева Салихҗан Күкляшев Ибраһим Кули Әкъдәс Нигъмәт Курат Габденнасыйр Курсави Фатих КУТЛУ Гадел Кутуй Рөстәм Кутуй <Күлтәгин Равил Күрәмшин Шәмсетдин Кышкари Мөршидә КЫЯМОВА Хөсам Кятиб
Яңа туган прогрессив идеяләр киң иҗтимагый резонанс тапсын өчен, бу идеяләрне кабул итәрлек иҗтимагый җирлек булу шарт. Феодаль-крепостнойлык йомыклыгында, колониаль хокуксызлыкта интеккән татар җәмәгатьчелеге бу чорда күп кенә прогрессив идеяләрне үзләштерерлек мөмкинлекләре юклыгын да сиздерде. Моны зур белемле шәхесләрнең аяныч язмышлары да раслап тора. Татар укымышлысы Шәмсетдин Габдерәшит улы Кышкари биографиясе — моңа ачык мисал. Арча өязе Ташкичү авылы бае Баязид Ибраһим улы, баласы булмау сәбәпле, Кышкар авылындагы Шәмсетдин исемле ятимне тәрбиягә ала, аны тирә-яктагы мәдрәсәләрдә, аннан соң Бохарада укыта. Бохарадан кайткач, Ташкичүгә мулла һәм мөдәррис итеп куя, мәдрәсә салып бирә. Ш. Мәрҗани бу мәдрәсә бинасының шул чор татарларда тиңе булмавын әйтә. Мәдрәсәгә күп шәкертләр җыела. Ләкин 20 нче еллардагы шартларны, реакцияне Ш. Кышкари авыр кичерә, хаҗга дип, Гарәбстанга китә, Мисырда Ибраһим паша белән таныша. Ш. Кышкариның галимлегенә югары бәя биреп, паша аңа мәшһүр Әзһәр университеты (Каһирәдә) укытучысы булырга тәкъдим итә. Ш. Кышкари, хаҗга да бармыйча, шунда фарсы теле укытырга кала һәм җиде ел эшләп, 1832—1833 елларда (һиҗри 1247) Каһирәдә үлә. Күренә ки, Ш. Кышкариның Әзһәр университетына ярарлык, гадәтидән күп өстен булган белеме татар тормышында канәтьләнерлек мәгънәле кулланыш табып, халыкның идеологик хәрәкәтенә кушылып китә алмаган.
©Татар әдәбияты тарихы, 2нче том.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013