Бүген Әдипләр: Фәһимә Хисамова
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәһимә Хисамова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринал Хаҗиев
Ибраһим Хаккый
Вахит Хаков
Ильяс ХАЛИКОВ
Гали Халит
Нияз Халит
Фәния ХАММАТОВА
Эльмира ХАММАТОВА
Рамил Ханнанов
Гөлназ ХАРИСОВА
Фәрит Хатипов
Габдрахман Хафизов
Рәсим Хәбибуллин
Әбү Хәжиб
Вәсилә Хәйдәрова
Марсель Хәйретдинов
Әнвәр Хәйри
Хәсән Хәйри
Альбина Хәйруллина-Вәлиева
Нигъмәт Хәким
Фәрит Хәкимҗанов
Рафаил Хәкимов
Ягъкуб Хәлили
Йолдыз Хәлиуллин
Альбина Хәлиуллина
Сәгыйд Хәлфин
Касыйм Хәмзин
Булат Хәмидуллин
Роза Хәмидуллина
Рафаил Хәплехәмитов
Мансур Хәсәнов Фәридә Хәсәнова
Нурмөхәммәт Хисамов
Фәһимә Хисамова
Хәй Хисмәтуллин
Котдүс Хөснуллин
Фаяз ХУҖИН
Фәһимә Хисамова
(1936-2018)
Хисамова Фәһимә Миргали кызы - филология фәннәре докторы, профессор. Ул 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда — Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укый (җитәкче проф. Д.Г. Тумашева).
1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI – XIX гг.башы») темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1998 елдан — профессор.
1999-2007 КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетының татар теле кафедрасы мөдире. Хәзерге вакытта КФУ Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлекчәсе хәзерге заман татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры вазыйфасында.

ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗНЕҢ КЫЙММӘТЛЕ ЯДКЯРЕ

Узган 2002 елның ахырында Маҗарстанның (Венгрия) Сегед шәһәрендә Урал-Алтай фәнни берләшмәсе нәшриятында әдәби телебезнең кыйммәтле ядкярләреннән берсе—XVII йөз истәлеге "Дәфтәр-и Чыңгыз-намә" әсәре аерым китап булып басылып чыкты. Хәзерге заман тел-әдәбият фәненең югары таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләнгән бу басма академик Миркасыйм Госманов һәм маҗар галимәсе, фәннәр докторы Мария Иванич тарафыннан хәзерләнгән.

Яхшы полиграфик сыйфатта башкарылган басма, китап өчен зарур алман телендәге махсус кереш мәкаләләреннән тыш, төп өч бүлектән тора: алар сакланып калган төрле кулъязмалар һәм бер басма нигезендә эшләнеп, төгәл бирелгән тәнкыйди, ягъни критик текстның латин графикасындагы академик транскрипциясеннән, аның татарча-алманча сүзлеге һәм Петербургның Көнчыгышны өйрәнү институтында саклана торган өч иң сыйфатлы кулъязманың фотокүчермәләреннән (факсимилесеннән) гыйбарәт.

Истәлекнең тарихын яктырта торган кереш мәкалә әлеге әсәрне беренчеләрдән булып махсус өйрәнгән М. Госманов тарафыннан язылган. Кулъязмаларның үзенчәлекләре, ядкярнең тел сыйфатлары хакындагы белешмәләрне М. Иванич эшләгән.

Хезмәтнең икенче өлеше аерым тәкъдир итүгә лаек. Анда беренче мәртәбә шактый күләмле язма истәлекнең тулы һәм төгәл сүзлеге төзелгән; һәр сүзнең алманчага тәрҗемәсе белән бергә, ул сүзгә татарча тексттан мәгънәләр ача торган иллюстрацияләр сыйфатында җөмләләр, гыйбарәләр китерелгән. Бу искитәрлек күп хезмәт, белем сорый торган гаять катлаулы, әмма бик тә кирәкле эш.

Татар теле тарихы һәм әдәбият фәнебез өчен кыйммәтле булган истәлекнең нәкъ менә Маҗарстанда басылып чыгуы һич тә очраклы хәл түгел. Маҗарстанда төрки телләрне һәм, гомумән, Көнчыгышны өйрәнүнең күп гасырларга сузылган бай традицияле фәнни мәктәбе бар. Филология тарихында төрки телләрне, шул исәптән татар телен дә өйрәнүгә зур өлеш керткән маҗар галимнәре арасында хезмәтләре һәм исемнәре аеруча тәкъдир ителә торган галимнәрдән Габор Балинтны, Армин Вамберины, Геза Куунны, Бернат Мункачины, Золтан Гомбоцны, Игнач Куношны, Лайош Лигетины, Янош Экманны, Тибор Һалаши-Куунны, Җуила Неметны, Жужа Какукны атарга мөмкин. Соңгырак чорда татар галимнәре белән турыдан-туры хезмәттәшлек иткән күренекле маҗар галимнәре арасында борынгы болгар теле белгече Андраш Рона-Ташны, тарихчы Иштван Ваша-рины, филологлардан Мария Иваничны, Клара Адягашины, Арпад Бертаны, Йожеф Тормаларны атап китәргә кирәк.

Бу урында шуны да өстәп әйтү зарур: язмабызда сүз бара торган истәлекнең дөньяга чыгуы ул КДУДД күп еллар дәвамында М. Госманов җитәкләгән (үзе үк нигезләгән) татар халкы тарихы кафедрасы белән Сегед университетында академик А. Рона-Таш оештырган алтаистика кафедрасы араларында 80 еллардан бирле дәвам итеп килә торган хезмәттәшлекнең нәтиҗәседер. (Татар халкы тарихы кафедрасының халыкара хезмәттәшлеге, аның нәтиҗәләре хакында алга таба да сүз булыр әле.)

XVII йөз ахырында исеме билгесез, ягъни аноним автор тарафыннан язылган "Дәфтәр-и Чыңгыз-намә" әсәре әдәби-тарихи чыганак буларак та, тел җәһәтеннән дә гаять кызыклы һәм кыйммәтле язма ядкяр ул. Әмма XVIII— XIX йөзләрдә үк татар халкы арасында күчермәләре киң таралуына, Октябрь борылышына чаклы тулы тексты оригиналда бер тапкыр басылып та чыккан булуына карамастан, соңгы вакытларга кадәр бу язма истәлекнең ныклы фәнни әйләнешкә кереп китә алганы юк иде әле. Моңа, ихтимал, әсәр исемендә Чыңгыз сүзе куллШнылуы, ә бу шәхескә карата бездә гел тискәре мөнәсәбәт тәрбияләнүе сәбәпче булгандыр. Турыдан-туры төркиләр һәм монгол яулары, татар ханлыклары тарихына бәйле, һәм чыганагы белән тагын да борынгырак язмаларга барып тоташа торган әсәрне икенчерәк рәвештә "Дастаннар мәҗмугасы" (Дастаннар җыелмасы) дип йөртү дә шуңа ишарәли. Һәм чыннан да, алты бүлектән торган бу җыентыкта, нигездә, тарихи шәхесләр исеме белән бәйле рәвештә түбәндәге хикәят-дастаннар тупланган:

I бүлек: Чыңгыз хан нәселе турында дастан (Фасл фи бәяни нәсли Чыңгыз хан);
II бүлек: Аксак Тимер турында дастан (Фасл фи бәяни дастани Аксак Тимер);
III бүлек: Гайсә улы Амәт турында дастан (Фасл фи бәяни дастани Гайса утлы Амәт);
IV бүлек: Идегәй бәк дастаны (Фасл фи бәяни дастани Идигә бәк);
V бүлек: Булган урыннар һәм яшәгән җирләр турында дастан (Фасл фи бәяни әл-мөҗәлис вә-әлмәкян);
VI бүлек: Тарих турында дастан (Фасл фи бәяни дастани фи-т-тарих).

Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, бу дастаннарда мәгълүм тарихи шәхесләргә кагылышлы узгандагы чынбарлыкка туры килә торган вакыйгалар үзенчәлекле рәвештә халык авыз иҗаты әсәрләре—риваятьләр белән үрелеп тасвирланган. Аерым бүлекләр исә, мәсәлән, Гайсә улы Амәт турындагы дастан үзенең мавыктыргыч сюжеты һәм сәнгатьчәлеге белән аерата игътибарга лаек истәлекләрдән исәпләнә.

Тарихи чыганак һәм үзенчәлекле ярым фольклор, ярым әдәби әсәр булудан тыш, әлеге әсәр XVII йөз ахырында нәкъ татарлар яшәгән төбәкләрнең берсендә (Зәй елгасы буйларында) халыкның сөйләм теленә бик якын ки-мәлдә тудырылган. Аны беренчеләрдән булып җентекләп өйрәнгән галимнең фикереңчә, бу язма истәлек халкыбызның шул чордагы рухи, мәдәни тормышын, иҗтимагый һәм тарихи фикере торышын да күзалларга, аңларга мөмкинлек бирә.

Академик М. Госманов билгеләгәнчә, аның хәзерге вакытта XVIII—XIX йөзләрдә нигездә Идел буенда күчерелгән утызга якын кулъязма нөсхәсе бар. Алар Казан университеты китапханәсендә, Петербургта, Лондонның Британия музеенда, Берлинда, Париждагы милли китапханәдә, Казакъстан Фәннәр Академиясе китапханәсендә һ. б. җирләрдә сакланалар1. Истәлекнең Петербургта Көнчыгышны өйрәнү институтындагы нөсхәләренең күпчелеге күренекле татар галиме, археограф С. Вахиди коллекциясеннән күчкән.

Язма чыганакның фәнни әйләнешкә керүе турында сүз алып барганда, без аның беренче чиратта тел белеме өчен, аның да әдәби тел тарихы дигән бүлеге өчен кирәк булган әһәмиятен күздә тотабыз. Чөнки туры дан-туры Идел буе җирлегенә бәйле шушы истәлек узган гасырларда ук инде күренекле тикшеренүче галимнәрнең игътибарын җәлеп иткән. Соңгы вакытларда әлеге әсәр тарихи чыганак булуы ягыннан М. Госманов тарафыннан бик җентекләп тикшерелгән. Тел җәһәтеннән әсәрне тикшерү өчен исә, Маҗарстанда басылган кебек, нәкъ менә шундый фәнни таләпләргә тулысыңча җавап бирердәй төгәл хезмәтнең чыгуы зарур иде. Ниһаять, инде андый басма да барлыкка килде.

Әдәби тел тарихын өйрәнү ул гомумән әдәбиятыбызны барлау, аның тарихын өйрәнү кебек үк, бик мөһим өлкә. Әдәби тел, бигрәк тә язма әдәби тел—тел яшәешенең иң югары формасы булып санала. Әдәби телдә халыкның мәдәни яшәеш рәвеше, аның сәнгатьчә, дини-фәлсәфи, сәяси һәм дәүләт идарәсе өлкәсендәге фикер йөртү рәвеше, фикер йөртү дәрәҗәсе чагылыш таба. Халыкның җанлы сөйләм теле никадәр бай һәм матур булмасын, ул әдәби телне алыштыра алмый. Галимнәр билгеләп үткәнчә, әдәби тел ярдәмендә яшәешнең теләсә нинди өлкәсендә: дәүләт идарәсендә, күптөрле фәннәр өлкәсендә, дәүләтара мөнәсәбәтләрдә, шул исәптән, көнкүрештә дә бик җиңел андашып була. Әдәби телнең кулланылыш даирәсе күпкырлы һәм аның сүзлек хәзинәсе дә сөйләм теле белән чагыштырганда (төрле терминнар, махсус гыйбарәләр, ниһаять, төрле диалектлар исәбенә) күпкә баерак була. Шуңа күрә дә гасырлар дәвамыңда эшкәртелгән, баетылган билгеле бер нормаларга салынган әдәби тел чын мәгънәсендә халыкның рухи байлыгы булып санала. Татар язма әдәби телнең, белгәнебезчә, күпгасырлык тарихы бар. Чыганагы белән борынгы төрки язма әдәби телләргә барып тоташа торган иске татар әдәби телендә узган 5-6 йөз ел эчендә иҗат ителгән, күптөрле өлкәләргә караган язма истәлекләр сакланып калган. Болар—шигъри әсәрләр һәм проза әсәрләре, сәяхәтнамәләр һәм төрле тарихи язмалар, дәүләтара мөнәсәбәтләргә караган дипломатик язышу үрнәкләре һ. б. һ. б. Төрле тарихи чорларда әдәби телебезнең яшәешен, аның структур төзелешен, сүзлек байлыгын өйрәнү өчен болар иң ышанычлы һәм гаять кыйммәтле чыганаклар.

Язма әдәби традициянең борынгылыгы—Халыкларның мәдәни үсеш дәрәҗәсен билгели торган төп дәлилләрнең берсе. Шуңа күрә язма әдәби телләре соңгырак чорда формалашкан кайбер халыкларда да кайчандыр XVIII йөз ахырында, яки тагын да соңрак рус теленнән тәрҗемә ителгән берәр дини әсәр булуга нигезләнеп кенә дә әдәби телләренең борынгылыгын исбатларга омтылулар бар.

Әдәби телләргә куела торган иң төп таләпләрнең берсе, алда әйтелгәнчә, аларның кешелек яшәешенең төрле өлкәләрен бик иркен чагылдыра алуы, ягъни күпвазыйфалы булуы. Әлеге басылып чыккан хезмәт татар теленең узган гасырларда ук сәнгатьчә әсәрләрдә генә түгел, фәнни-популяр стильдә дә бик иркен кулланылган булуын күрсәтә.

Татар тел белемендә әдәби тел тарихы инде шактый өйрәнелгән өлкәләрдән санала. Профессор Вахит Хаков тарафыннан әдәби телебезнең үсеш этапларын ачыклау, аның төп функциональ стильләре формалашу тарихын өйрәнү, язма чыганакларны барлау һәм аларга тарихи-мәдәни җәһәттән һәм теле ягыннан бәя бирү юнәлешендә шактый күп эш эшләнде. Тел белеме фәнендә соңгы вакытта әдәби тел тарихын өйрәнүнең тагын мөһим бер юнәлеше ачыкланды. Ул да булса, әдәби телнең кулланылышын һәм төп үсеш юнәлешен гомуми рәвештә характерлау белән бергә, бу әдәби телне эчке яктан шәрехләү, ягъни аның төзелешен, сүзлек байлыгын һ. б. ачыклау, икенче төрле әйткәндә, әдәби телнең тарихи грамматикасын төзү максаты куела. Әгәр без күпгасырлар дәвамында кулланылган әдәби телебез булган дибез икән, беренче чиратта, аның тәфсилле грамматикасы һәм тулы сүзлеге эшләнергә тиеш. Алда әйткәнебезчә, бу исә күпсанлы язма чыганакларның тулы текстларын фән таләбенчә тикшерү, тел үзенчәлекләрен җентекләп барлау, өйрәнү юлы белән генә тормышка ашырыла ала.

Басылып чыккан яңа хезмәт мөһим бер тарихи этапка караган язма истәлекләрнең берсен дөньяга чыгару буларак, нәкъ менә шул җәһәттән аеруча әһәмияткә ия, кыйммәтле басмаларның берсе сыйфатында бәяләнергә тиеш.

Сүзебезне йомгаклар алдыннан "Дәфтәр-и Чыңгыз-намә" җыентыгының яңа басмасын хәзерләүче галимнәр турында да берничә сүз әйтеп узасы килә. Сегед университетының алтаис-тика кафедрасында төрек телен укытучы фәннәр докторы Мария Иванич кырым-татар тарихы буенча хезмәтләре белән мәгълүм галимә. Соңгы елларда ул Казан татарлары тарихына караган истәлекләр буенча да докладлар белән халыкара конференцияләргә, җөмләдән Казанда уздырылганнарына да, актив катнашып килә. "Дәфтәр-и Чыңгыз-намә" тексты өстендә эшләү дәверендә аның берничә мәртәбә Казанга килеп китүе, истәлекнең эчтәлеге, тел үзенчәлекләре буенча консультацияләр алуы мәгълүм. Рецензияләнә торган китапны басмага әзерләүдә, кереш мәкаләләрне, шулай ук әсәр текстын алман теленә тәрҗемә итүдә аның өлеше гаять зур. Каләмдәше М. Госмановның образлы итеп әйтүенә караганда, "кара эшләрне" башкаруда да "йөкнең иң авырын" ул тарткан. Шулай ук китапны бастыру өчен зарур матди җирлек тә Мария ханымның тырышлыгы аркасында барлыкка килгән.

Күренекле тарихчы галим, археограф Миркасыйм Госмановның, билгеле булганча, әдәбият биемендә, әдәбият тарихын өйрәнүдә һәм" әдәби телебез тарихын тикшерү өчен мәгълүматлар туплауда да саллы өлеше һәм махсус үз урыны бар. Моны дәлилләү өчен галимнең узган чор татар шигърияте өлкәсенә караган, Мифтахетдин Акмулла, Габделҗәббар Кандалый кебек классик ша-гыйрьләребезнең фәнни яктан гаять төпле, тәфсилле һәм тулы җыентыкларын эшләвен искә алып китү дә җитәр иде. Телче галим буларак, минем шуны әйтеп үтәсем килә: Госмановның тарих буенча басылган хезмәтләрендә, әйтик, алар XVII—XVIII йөз язма чыганакларына багышланганмы, яисә Алтын Урда чоры ярлык һәм битикләрен өйрәнүгә карыйлармы, аларда тел мәсьәләсенә, әдәби тел үсешенең төп проблемаларына кагылышлы мөһим күзәтүләр ясалып, әдәби телебез үсешенең төп этаплары билгеләнгән. Тел тарихын өйрәнүче галимнәр өчен аның бу хезмәтләре көндәлек кулланма, өстәл китабы булып тора дисәк тә, һич арттыру булмас.

Боларга өстәп, соңгы вакытта М. Госманов җитәкчелегендә бер төркем яшь тарихчы галимнәр тарафыннан эшләнә торган гаять мөһим һәм күркәм эшләрне дә тәкъдир итмичә мөмкин түгел. Мәсәлән, "Рухият" фондының матди ярдәме белән чыгарыла торган, күренекле шәхесләребезгә багышланган "Фәнни-биографик җыентык", яки "Тарихи-документаль җыентык" рәвешендә югары сыйфатлы итеп эшләнгән китаплар. Аларның нинди тарихи шәхесләргә багышланган булуын искәртү дә күп нәрсә турында сөйләсә кирәк. Атаклы тарихчыларыбыз Шиһабетдин Мәрҗанигә, Ризаэддин Фәхретдингә багышланган китаплардан соң бу басмалар чын серия кыяфәтен алдылар. Әйтик, XX йөз башында төрки-татар һәм мөселман халыкларының иҗтимагый фикер үсеше һәм мәгарифе тарихында шөһрәт казанган бертуган Бубыйлар, күренекле әдип, журналист, җәмәгать эшлеклесе, исеме озак еллар онытты-рылып торган Фатих Кәрими, мәгълүм галимнәрдән Гайнетдин Әхмәрев, Газиз Гобәйдуллин һәм бертуган Рәмиевләргә багышланган басмалар шундыйлардан.

Күпкырлы фәнни һәм иҗади эшчәнлек алып баручы галимебез академик М. Госмановның чит ил галиме белән бергәлектә башкарган бу соңгы .хезмәте, ягъни "Дәфтәр-и Чыңгыз-намә" басмасы, аның халыкара масштабтагы хезмәттәшлегенең бер фактын гына тәшкил итүен дә махсус искәртәсе килә. Үзгәртеп корулар башланып, бераз мөмкинлекләр барлыкка килгәч, галим җитәкләгән татар халкы тарихы кафедрасында чит илләрдән аспирантлар, стажерлар килеп, татар тарихы буенча мәгълүматлар туплап, белемнәрен күтәрә башладылар. Мәсәлән, АКШтан, Алманиядән, хәтта ерак Тайваньнан да. Аларның кафедра галимнәре һәм аның җитәкчесе ярдәмендә тупланган татар чыганаклары нигезендә алман, инглиз һәм кытай телләрендә язылган дистәгә якын күләмле китаплары, монографияләре дөнья күрде инде. Димәк, татарлар хакында мәгълүматлар киңрәк тарала башлады дигән сүз.

Соңгы чорларда җитлеккән андый ящь галимнәрнең кайберләре белән бергә М. Госманов үзе дә яңа хезмәтләр өстендә эшли. Мәсәлән, Семипалатинск татарларының рухи тормышына багышланган бер китабы инглиз телендә басылып та чыкты инде. Чит җирләрдәге татар укымышлыларына багышланган икенче китабы да тәмамланып килә.

М. Госмановның актив эшчәнлеге аркасында Казан шәһәр советының матди ярдәме белән 1998 елда Казанда Алтын Урда тарихына караган чыганакларны өйрәнү буенча зур халыкара конференция узуын, анда уннан артык чит ил галимнәре катнашуын, ниһаять, тарихта беренче мәртәбә оештырылган шул олы конференциянең материаллары галимнең редакциясендә басылып чыгуын әйтү дә зарур (Источниковедение истории Улуса Джучи (Золотой Орды). От Казани до Астрахани.—1223-1556. — Казань. 2002. -430 с.).

Шулай итеп, рецензияләнә торган яңа басма—"Дәфтәр-и Чыңгыз-намә" басмасы—даими һәм күпкырлы халыкара хезмәттәшлекнең бер мисалы икән. Китапның керешеннән һәм аның тышлык битендәге мәгълүматлардан күренгәнчә, бу зур хезмәтнең бер өлеше, дөресрәге, беренче томы гына әле. Икенче том исә "Дәфтәр..." текстының ал-манчага тулы тәрҗемәсеннән, әсәрдә теркәлгән фактларның, фикерләрнең тәфсилле аңлатмаларыннан торырга тиеш булса кирәк. Димәк, безгә хезмәтнең шул икенче өлешенең дә беренчесе кебек үк югары сыйфатлы булып тизрәк дөньяга чыгуын теләп каласы килә.
1 Бу турыда кара: М. А. Усманов. Татарские исторические источники ХҮИ-ХҮШ вв. —Казань: Из-во КГУ, 1972. -С. 101-103.
Казан утлары № 8, 2003

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018