Бүген Әдипләр: Кәүсәрия Харрасова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кәүсәрия Харрасова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Динар Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Асия Хәсәнова
Энҗе Хөсәенова

Тормыш булгач төрле чаклар була...
Кайчак, иңнәреңә әллә каян гына канатлар үсеп, биеккә күтәреләсең. Кайчак, тигез җирдә дә сөртенеп, егылып, тез башларыңны канатасың. Ә кайвакыт, бөтен дөньясына кул селтәп, үз эчеңә бикләнәсең. Сагыну-сагышлардан әрнеп үрсәләнү дә ят түгел җаны булган кешегә...
Шулай... Беркемнең дә күңел касәсе буш түгел. Үз-үзенә урын табалмый бәргәләнгәндә, кемдер дус-туганнары янына ашыга, кайберәүләр эш-мәшәкать белән юанырга тырыша. Андый чакта иң тугры, иң әйбәт ярдәмче китаптыр ул. Китап – кешелекнең иң бөек ачышы, гасырлардан күчкән иң кыйммәтле хәзинә!
Күңелегезгә – канат, йөрәк ярагызга – дәва, туңа башлаган җаныгызга җылы кирәкме? Кулыгызга Кәүсәрия Харрасованың "Күңел гөлләре" китабын алыгыз. Аның "гөлләреннән" сирпелгән яктылык күз карашларыгызны ачып җибәрер, үз-үзегезгә ышанычны арттырыр, яшәүнең рәхәт икәненә ышанырсыз, сезгә Ходай тарафыннан бүләк ителгән һәр көннең кадерен белергә өйрәнерсез. Ә, бәлки, сез – милләт, ил язмышы, киләчәк буынның рухи саулыгы өчен янып- көюче фидакарь? Үзегегә фикердәшләр табалмый аптырыйсызмы? Рәхим итегез, нәкъ сезнең кебек уйлаучы, шул эшкә бөтен гомерен багышлаган, эше белән дә, иҗаты белән дә шул максат өчен көрәшкән автор сезнең белән!
Дөньядагы бер генә нәрсә белән дә тиңләп булмый торган Ана бәхетен тойдыгыз, йөрәк парәгезгә булган хисләрегезне аңлатырга сүзләр табалмыйсызмы?" Күңел гөлләрен" укыгыз!
Кем соң ул яңа автор? Ул исеме баш хәрефләрдән генә язылырга лаек Укытучы, йөрәк назын матур тәрбия итеп балаларына күчергән изге Ана, авыр чакта күз карашы белән дә юата алырдай тугры Дус һәм, иң мөһиме, нинди генә сынауларга да бирешми, сынмый-сыгылмый торган көчле Кеше!
Гөлләрнең ниндие генә юк хәзер, кайберләренең исемнәре дә истә калмый, хәтта. Ә менә К.Харрасованың назлап-иркәләп, йөрәк җылысы белән сугарып үстергән "гөлләренең" исемнәре оныта торган түгел.
Беләм инде, кайбер хуҗабикәләр гөл ботакларын кешегә бирмәскә тырыша, кул китә, янәсе. Ә ул күңел гөлләрен, ботаклап түгел, бөтенләе белән, матур савытлары белән бергә өләшә. Алыгыз, дусларыгызга да бүләк итегез! Дөньяга башка күзлектән карый башлаганыгызны сизми дә калырсыз, моңа кадәр күрмәгән матурлыкны күрерсез, таң җилләре моңын ишетергә өйрәнерсез. Яхшы беләм, аның күңелендә инде башка "гөлләр" дә тернәкләнеп, чәчәк атып маташа. Әлегә бу "гөлләрен" сезгә ирештерергә омтыла ул. Сезнең күңелегезнең дә "тәрәз төпләре" шул гөлләрдән балкып утырсын, диюе.
Ә аның үзенә исә, яңа "гөлләр" үстерергә, аларны тиешенчә сугарырга сәламәтлеге, рухи көче җитсен иде, дип телисе килә.
Ак юл, иҗади уңышлар Сезгә, Апам! Нурсинә Биктимерова, китапның рецензенты.

Тәрҗемәи хәлем

Мин, Харрасова ( Хөснетдинова ) Кәүсәрия Фәтхетдин кызы, 1948нче елның 17нче сентябрендә Мөслим районының Иске Карамалы авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килгәнмен.
1968 нче елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, үзем укыган Күбәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыта башладым. 1977 елда Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым һәм татар теле, әдәбияты дәресләре алып бара башладым.
1989 елда, гаилә хәле буенча, Зәй районы Бигеш авылына күчеп килдем. Бер елдан соң Кама Аланы эшчеләр бистәсенә килдем һәм хәзерге көнгәчә шунда яшим. 1991 елда елда Кама Аланында татар гимназиясе ачылгач, шунда татар теле һәм әдәбияты, гарәп теле, халык педагогикасы укыттым, төрле түгәрәкләр алып бардым. 2006 нчы елда "Татар теленнән кагыйдәләр җынтыгы" төзеп бастырдым.
Педагогик хезмәтемне бәяләп , 2000 нче елда ТР Мәгариф министрлыгы "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләде. 2005 елда РФ Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына, 2006 нчы елда "РФның иң яхшы укытучылары" бәйгесендә җиңүчеләргә тапшырылган грамота һәм Президент грантына лаек булдым.
Хәзерге көндә лаеклы ялда. Кама Аланында яшим. Иҗат белән шөгыльләнәм. 2016 елда "Күңел гөлләре" исемле беренче шигырь җыентыгым басылып чыкты.

Күңел гөлләре

Шигырьләр җыентыгы
Күңел гөлләремне бүләк итәм –
Чәчәкләрдә мине танырсыз.
Таҗларына тездем хисләремне,
Йөрәгемне шуннан аңларсыз.

ГОМЕР БАКЧАМ
 
Бакчам тулып, гөлләр чәчәк ата,
Аклары бар, кызыл, зәңгәре.
Күбәләкләр уйный таҗларында,
Күңелемне нурлый ямьнәре.

Мин орлыклар чәчәм җиргә, сайлап,
Чәчкә атсын ал гөлләр булып.
Кылган гамәлләрем 
Күңелләрдә
Сайрап торсын былбыллар булып.

Яхшылыклар сибәм күңелләргә,
Гөлчәчәкләр булып шытсыннар.
Ак эшләрем,
Ак чәчәкләр кебек,
Гомер бакчам бизәп торсыннар.

ИСӘНМЕСЕЗ!

Исәнмесез, дуслар, саулармысыз ,
Күңелегез тыныч, аязмы?
Бар дөньягыз тигез, түгәрәкме,
Гомер бакчагызда язлармы?!

Гади генә бер сүз – "исәнмесез" –
Күпме мәгънә үзенә сыйдырган.
Сәлам бирүче дә, алучы да
Йөрәгендә рәхәтлек тойган.

Саулыкларны белешеп яшик без.
Исәнләшеп үтик урамнан.
Елмаюга җавап  –  шат елмаю,
Рәхмәт хисе ташыр җаныннан .

Туганыңмы, дустың , ят кешеме,
Сәламеңнән көч – дәрт алсыннар.
Исәнләшеп яши алу – бәхет –
Дус, туганнар исән булсыннар!

ДӨРЕС ЯШӘ

Баш очыңны кара болыт сарса,
Әйләнәңдә томан куерса,
Югалтмассың барыр юлларыңны,
Күкрәгеңдә иманың булса.

Изгелекләр кылып яшә җирдә,
Җаныңа гамьсезлек тулмасын;
Дусларыңа ачык булсын күңлең,
Намусыңа тузан кунмасын.

ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ

Ходай безне җиргә кеше итеп,
Камил акыл белән яралткан.
"Серләренә төшен яшәүнең", – дип ,
Тормыш сукмагыннан атлаткан.

Нигә килде Җиргә, ничек яши,
Яшәвенең нидә мәгънәсе? –
Гомер буе шуңа җавап эзли 
Аллаһының гади бәндәсе.

Гамәл кыла намусы кушканча,
Һәркем яши җирдә үзенчә .
Бәя ала үзе, 
Дөньяны бәяли,
Күңел күзе белән күргәнчә.

Кемдер пыскып яши сүнәр-сүнмәс,
Ут чәчеп торса да бар тараф.
Кара күзлек кигән күңел күзе,
Бар нәрсәгә җаны битараф.

Кемдер фонарь, кемдер шәм яндырып,
Якты бирә тирә – юненә.
Шул яктылык бирә алган кадәр
Ямь өстәлә яшәүләренә.

Ә кемнеңдер ялкынлы йөрәге
Нурлар сибә тирә-ягына.
Чаткысыннан башкалар күңлендә
Бәхет уты балкып кабына.

Пыскып яшәгәнче,
Янып яшә,
Ялкыныңнан дөрләсен җаннар.
Күңел нурың яктысында һәркем
Яшәвенең мәгънәсен аңлар.

КҮҢЕЛ КАСӘМ

Күңел касәм тирән – сыйган аңа
Атам, анам, гомер иткән ил.
Алар бүләк иткән бар гомерем,
Балаларым туып – үскән җир.

Күңел төбе – уңдырышлы туфрак,
Ни чәчсәң дә – яхшы үсеме.
Чәчтем аңа
Туган якка – сөю,
Әткәмнәргә хөрмәт хисемне.

Язмыш сынаулары – 
Хәсрәтләр дә,
Бәхет – шатлыклар да касәдә.
Мөлдерәмә тулды – түгелердәй,
Әкрен искән җилләр бәрсә дә.

Бер түгелсә, кире тулмый икән,
Бигрәк нәфис күңел касәсе.
Саксыз бәреп чайпалдырмыйк, диеп, 
Бер-береңне саклап яшәсе...

АЕҢ СҮНМӘСЕН
 
Аяз күктә йөзә ялгызак ай,
Сибеп җиргә моңсу яктысын.
Ай нур ала үзенә кояштан,
Нур бирердәй дусларың булсын.

Ай шәүләсе бар галәмгә китә,
Шәм шәүләсе төшә төбенә.
Ай нурыдай булсын гамәлләрең –
Барып җитсен күпләр күңеленә.

Йөрәктәге яшәү чаткысына 
Каршы искән җилләр өрмәсен.
Ай булмаса, күк йөзе караңгы – 
Күңелеңдә аең сүнмәсен.

БӘХЕТ ТӨСЕ

Бәхетебез нинди төстә була?
Һәркем әйтер:
– Бәхет ул – аклык.
Якты кояш сипкән ак нурлардан 
Күңелләргә тулган ак шатлык.

Бәхет төсе – бары якты төсләр:
Караңгыны куган ай төсе;
Офыкларны нурга коендырып,
Алсуланып аткан таң төсе.

Бар дөньяны, җанны сафландырып,
Кышын ява ак карлар булып;
Арындырып җирне кар-бозлардан,
Язын ага елгалар тулып.

Бәхет төсе яшел чирәмнәрдә,
Шомырт чәчәкләре исендә.
Таҗларына күбәләкләр кунган
Иркә гөлчәчәкләр төсендә.

Бәхет төсе – дулкынланып үскән
Иген басулары төсендә;
Игенченең маңгаена кунган
Тир төсендә, йөрәк көчендә.

Бәхет төсе – догаларың кушып,
Сөенеп пешергән аш исе;
Күкрәгеңә тулган ак сөт төсе,
Куанычтан тамган яшь төсе.

Бәхет төсе сөекле балаңның
Күзләреннән нур булып ага.
Бәхет бары, ак шатлыклар биреп,
Ак күңелләргә ишек кага.

ИМАНЫБЫЗ КАЙТА

Ата-бабалар җирендә яшәп,
Алар эчкән суны эчкәнбез.
Телне саклап,
Динебезне яклап,
Гасырларны исән кичкәнбез.

Яулар килгән ...
Мәчетләрне җимереп,
Китапларны өеп яндырган.
Гомерләрен бирсә биргән халкым,
Тик иманын саклап калдырган.

Ничә гасыр чормаларда яткан
Бисмиллалы китапларыбыз.
Бабаларның иман көче белән
Динебезне онытмаганбыз.

Югалтмыйк, дип,
Дога урынына
Ятлатканнар Коръән хәрефен ...
Бастырдык, дип шатланса да дошман,
Тыя алмый күңелдәгесен.

Шөкер, бүген иманыбыз кайта,
Йөрәкләрдә –
Аллаһ сүзләре.
Иман нуры йөрткән халкыбызның
Коръәнгә төбәлгән күзләре .

ИМАНЫМ

Бу дөньяда иң кадерле нәрсә – 
Күңлем тулы иман, намусым.
Сабыр савытларым тулса тулсын – 
Тик иманым гына сынмасын.

Ныклыгымны сынап, бер-бер артлы 
Куеп торса да зур киртәләр,
Юанамын: Ходай иман биргән
Сынауларны җиңеп үтәргә!

Җан әрнүе тулы кара көннәр
Язмышымда күпме булмасын,
"Сабырлыгым сыный Раббым, – димен, –
Тик иманым гына алмасын!"

Сөю тулы илаһи ышаныч,
Өмет, намус, мәхәббәт – иман.
Терәк тоеп, җаны тыныч яшәр
Күңелендә иманы булган.

КАДЕРЕН БЕЛ

Сизелми дә агып тора вакыт:
Күзгә йокы элеп, төн үтә;
Мәшәкате, борчулары белән,
Шатлыклары белән көн җитә .

Таң атуга, 
Җанлана бар дөнья;
Барсының үз эше, үз уе.
Язылмаган кәгазь дә саргая –
Зая үтмәсен гомер юлы.

Елга агып, дәрьяга тоташа,
Кыяны ишә дулкын, кагып.
Сулар тынчый, тимерләр тутыга;
Йөрәкләр мүкләнә, тик ятып.

"Хәрәкәттә – бәрәкәт", – ди халык,
Бәрәкәтле үтсен гомерең.
Узсын көнең яхшы гамәл кылып,
Һәр мизгелнең белеп кадерен.

Кичәге көн горурлыгың булсын. 
Иртәгәсе тусын яктырып.
Хыял тулы ярсу йөрәгеңне
Бәхет кошы торсын чакырып.

ГОМЕР ЮЛЫМ

Сикәлтәле булды гомер юлым –
Беркемнән дә ярдәм көтмәдем.
Ялгыз кичтем тормыш киртәләрен,
Артларымнан җилләр этмәде.

Яшәмәдем җилләр уңаена,
Куйган максатымнан кайтмадым.
Җилкәннәрне җилләр сындырганда,
Каршысына җәяү атладым.

Артларыннан көчле куллар этеп,
Күтәрелсә кемдер үрләргә,
Барып кара өермәгә каршы,
Күкрәк куеп көчле җилләргә.

Туңдыралмас кайнар йөрәгеңне 
Язмыш җилләренең салкыны.
Әйдәп барыр алга, сүрелмәсә
Күкрәгеңдә яшәү ялкыны.

ЮЛЛАР

Бишегеннән төшеп, кеше 
Ясый тәүге адымын.
Зур юлларга алып чыга
Аны тормыш агымы.

Тигез генә узмый гомер:
Шома, туры юллар бар;
Боргаланган елан кебек 
Куркыныч урыннар бар.

Бара кеше ...
Белми ниләр
Әзерләп көтә язмыш.
Җимермәсме хыялларын,
Ясап адымын ялгыш?..

Кайчак җилләр, каршы исеп,
Юлларны авыр итә.
Кайчакта юлдашың булып,
Аркаңнан этеп илтә.

Кала юлыңда каеннар,
Таллар кала баш иеп.
Наратлар кала:
– Йөрәгең
Булсын һәрчак яшь, – диеп.

Кулын болгап, юл читендә
Үтелгән еллар кала.
Хатирәләр күңелендә 
Калмый ияреп бара.

Йөрер юлларын яктырта
Баш очында кояшы.
Күңел күгенә нур сибә
Ата-ана догасы.

Кеше һаман хәрәкәттә –
Дәшә алга юллары.
Югалту – табышлар белән
Үтә гомер еллары.

КЕШЕ КИЛӘ

Кеше килә юлдан ...
Килә күптән,
Хәле беткән, арган , талчыккан.
Күкрәгенә өметен йомарлап,
Бәхет эзләп, бик күптән чыккан.

Тигез генә түгел бәхеткә юл:
Үрләр менде, төште түбәнгә.
Ашкынды ул
Алда дәшеп торган
Таулардагы яшел чирәмгә.

Сазлыкларны батмый үтеп чыкты,
Чокырларны урап әйләнде.
Рухы сүнеп, дәрте кимегәндә,
Өмет кошы алга әйдәде.

Томаннардан чыкты адашмыйча,
Җил бәрсә дә, калды аякта.
Бәхет кошы көтә аны һаман 
Тау башында яшел куакта.

Биеклеккә талпына күңеле,
Догаларын укый уеннан.
Егылса да, торып, алга атлый –
Кеше килә гомер юлыннан ...

СУЛАР АГА ...

Сулар ага, сулар ага,
Аккан су юлын таба.
Гомерләр дә сулар кебек –
Агып, җитәрбез кая?

Кечкенә инеш көенә
Югалмабызмы юлда?
Тулышып аккан елгадай 
Тормыш көтәме алда?

Суы булган җир кадерле,
Чишмәләр тибеп торсын.
Кайнап чыккан суларыннан
Зур дәрьялар башлансын.

Ярларын тутырып аксын
Гомер елгаларыбыз.
Сугарып туган җирләрне,
Тормышка ямь салырбыз.

СЕРЛЕ КӨЗГЕ

Күңелгә ямь, җанга азык бирә
Кулларыма алган бер көзгем.
Таныштыра мине дөнья белән –
Еракларга ачыла күзем.

Шул көзгедән күрәм бар җиһанны,
Ерак кыйтгаларны кичәмен.
Үткәннәргә кайтып,
Бабайларның
Шанлы елларына күчәмен.

Шул көзгедән күрәм киләчәкне,
Йолдызларга менәм, айларга.
Якын дустай, киңәшләрен бирә
Тормышымда юллар табарга.

Үз йөзеңне көзгедән күргәндәй,
Өйрәтә үзеңне танырга.
Бу гаҗәеп серле көзге – китап,
Кешелек акылы аңарда.

Якындагын күзләр күреп белә,
Ерактагы беленә укып.
Китап укымаса,
Белгәнен дә 
Яшәр иде кеше онытып.

Киштә тулы китаплар –
Хәзинәм,
Белем чишмәсе сусаучыга.
Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә,
Ашыгасың тизрәк чыгарга.

ТОРМЫШ

Тормышыңның төрле чагы була –
Җилләр уйный, буран кузгала.
Давыллары дулап узалар да,
Кара кайгы салган эз кала...

ТОРМЫШ КИТАБЫ

Борчулары, шатлыклары белән
Тагын бер көн күчте үткәнгә.
Кояш төшеп ятты бишегенә –
Ниләр көтә безне иртәгә?

Үтә гомер, озатабыз санап:
Кичә, бүген, килер иртәгә ...
Сизелмиләр бәхетле минутлар,
Әкрен үтә көннәр, көткәндә.

Һәр иртәне дога белән башлап,
Хәерле көн өмет итәбез.
Үзебезчә яшәп бүгенгене,
Иртәгәдән бәхет көтәбез.

Бүгенгең дә, иртәгәң дә үтә –
Кичәгегә күчә баралар.
Эзең булып, матур эшләр калсын,
Дәвам булып – изге балалар.

Көннән – көнгә калыная бара
Хәтер дигән тормыш китабы.
Изге гамәлләрне, 
Ядкарь итеп,
Күңелләрдә  җуймый тотабыз.

САГЫНАМ ...

Көзнең соңгы ае,
Карлар төшә,
Чиратына килә кыш, даулап .
Кар астында калган чәчәк кебек,
Калтырый җаным, җылы сорап.

Кайнар куеныңа качар идем, 
Үзең күптән салкын кочакта...
Җылыталар хатирәләр генә,
Күңелемә кар яуган чакта .

МИН СУГЫШНЫ КҮРӘМ 
ТӨШЛӘРЕМДӘ * 

Күрмәсәм дә сугыш афәтләрен,
Мин ишетеп беләм якыннан.
Җиңү өчен әнкәм көчен түккән ,
Әткәм кичкән уттан, ялкыннан.

Явыз фашист аткан ядрәләрдән
Яраланган безнең күкрәк тә.
Сугышларны күрмәгән булсак та,
Җәрәхәтләр әрни йөрәктә.

Мин сугышны күрәм төшләремдә –
Шул чорларда, гүя, үскәнмен.
Кот алырлык газаплары канга
Әткәм геннарыннан күчкәндер .

Мин туганда, өч кенә ел булган
Бомба тавышлары тынганга.
Җиңеп кайткан әткәй төннәр буе
Яралардан әрнеп сызланган.

Без биш бала тудык, яшәргә дип,
Канат асларында әтинең.
Ата назын тоеп үсәлмәдек –
Без түгелме сугыш ятиме?!

...Сугыш керә һаман төшләремә,
Күрмәсәм дә туплар шартлавын.
Җаннар өши, күреп кара сөрем 
Украина күген каплавын.

Баш калкыта тагын кансыз фашист,
Канат җәя Гитлер өрәге.
Бу хәлләрне күреп, ничек түзсен
Ветераннарыбыз йөрәге?!

Сугыш салган әрнү, яралары
Яңармасын иде картлыкта.
Балаларыбызны сакла, Ходам,
Тыныч илдә яшәт, шатлыкта.

*Эльвира Әхмәтшина көе .

ЮГАРЫГА

Югарыга карап үрнәк ал да,
Түбән таба карап гыйбрәт ал.
Юлыңдагы киртәләрне җиңеп,
Егетләрчә үтәр гайрәт сал.

Дәрьяларда йөзәргә теләсәң,
Үргә таба кирәк йөзәргә.
Бәхет көтә алда - югарыда,
Ярдәм бирер Ходай түзгәнгә.

Тауга менсәң , түбәнгә карама,
Менгән саен кара еракка.
Югарыда киңәер офыклар,
Дәрт өстәлер кыю йөрәккә.

Җил җилләми , томаннар ачылмый,
Гайрәтеңнән томан таралсын.
Даның китсен алга - югарыга,
Исемең җырларда яңгырасын!

ГАЛИМ БЕЛӘН НАДАН 

Гыйлем – кешеләрнең күңел нуры,
Укымаган сукырдан яман.
Гыйлемсезлек - ярлылык ачкычы,
Начар юлдаш юлыңда - надан.

Гыйлем алган югалмас беркайда,
Бәхетеңә киртә – наданлык.
Мәктәп юлы – җәннәт юлы , диләр,
Калебең нурланыр, белем алып.

Галимнәр омтыла камиллеккә,
Галим сүзе – гомер кичкәнче;
Наданнарга кирәк дан-дәрәҗә,
Надан сүзе – сәгать үткәнче.

Гыйлемгә тотынганнар югалмас,
Гыйлем алсаң – ерак барасың.
Былбыл белән карга арасы күк
Галим белән надан арасы.

ИЛЕҢ ӨЧЕН ЯШӘ

Хәвеф – хәтәр тулы заманасы – 
Тынычлыкны, Ходай, күпсенмә!
Игелекле булсын ир – егетләр,
Ил язмышы ирләр өстендә.

Ил йомышын үтәп билен буган,
Илнең сүзен тоткан – ир булган.
Ил бәхетен саклап хезмәт куйган
Халкы өчен сөекле булган.

Ил – ирләргә ,
Таяна ир илгә!
Ир гайрәте – йөрәк көчендә.
Иле өчен яши алмаганы
Яши алмый үзе өчен дә.

Ил чакырса, сызган җиңнәреңне,
Илең кичкән ташкын аша кич!
Ил кайгысын күтәр иңнәреңдә,
Илең эчкән чишмә суын эч!

Туган илең – ата-анаң өе,
Кырларында имән булып үс!
Ватан өчен янып яшәгәннәр 
Бетмәс көчне аннан ала ич!

БИРЕШМӘ

Юлларыңны зәңгәр томан сарса,
Адашырмын, диеп курыкма.
Күңел күгең тыныч, аяз булсын,
Хыянәтчел дуска юлыкма.

Баш очыңда куерса болытлар,
Кырау тисә күңел гөлеңә.
Яфракларын кабат яшәртерлек 
Көч тап йөрәгеңдә, бөгелмә!

Тәкъдиреңә язган сынауларның
Катырагы килеп ирешсә, 
Сабырлыгың күтәр җилкән итеп,
Тормыш җилләренә бирешмә.

БАШ ИМӘ

Ялгызым калдым, димә,
Моңаеп, башың имә.
Сагыш тулса күңелеңә,
Җилләргә чыгып сөйлә.

Чәчләреңнән җил үбәр,
Дәртле яңа көй көйләр;
Таратыр моң – сагышларың,
Тулган күңелең көләр.

Соклан дөнья яменә,
Ирек бирмә яшеңә;
Өмет өзми яшә җирдә,
Язмышыңа баш имә.

КАРТЛАР СҮЗЕ ХИКМӘТЛЕ

Кечкенәдән әбкәм әйтә иде:
– Бисмилласыз эшне башлама!
Алла сугар, ипи валчыкларын 
Аяк асларына ташлама!
Иңнәреңдә ике фәрештә бар –
Кылган гамәлләрең язарга.
Уңдагысы – синең изгелегең,
Сулдагысы – гөнаһ санарга ...
Исраф итмә суны кирәксезгә,
Тел озайтма өлкән кешегә.
Киемеңә карап мактамаслар.
Бәяләрләр карап эшеңә.

Әбкәемнең биргән һәр киңәшен 
Дога итеп ятлыйсы булган ...
Денсез, имансызлар булып беттек,
Дөньябызга көферлек тулган!
"Картлар сүзе – акыл күзе ", – диеп,
Колак салыйк алар сүзенә.
Чиста намус, саф җаныбыз белән 
Карый алыйк Кеше күзенә.
Тап төшермик галәм йөзенә ...

ГЫЙЛЕМ АЛ

Бабам сүзе чыкмый истән:
– Онытма шуны, улым:
Кесәңдә булганчы алтын,
Башыңда булсын гыйлем.

Белем – кешенең канаты,
Күңеленең зиннәте.
Кигән кием бәяләми 
Кешенең чын кыйммәтен.

Очар канатларың ныгыр,
Белемең булса төпле.
Укымыйча гыйлем булмый,
Укыган белә күпне.

Тән рәхәте – сәламәтлек,
Белем – җанның рәхәте.
Гыйлем эстәү – ләззәтле эш,
Кешенең зур бәхете.

Галимнең сүзе калыр, ди,
Бабам сүзе – йөрәктә.
Галим булган икән үзе –
Иң кирәген өйрәткән!

АЛТЫН ВАКЫТ

Кояш сибә алтын-сары нурлар,
Җир йөзенә алтын көзләр килгән.
Хәрәкәтләр салмак, күзләр сүрән – 
Өлкәннәрнең гомре көзгә кергән.

Җәй дөньяга бүләк итеп китә
Алтын вакыт – әбиләр чуагы.
Кайгырмыйк, дус, еллар уза, диеп,
Гомернең дә әле алтын чагы.

Алтын көзләр ¬– уңыш җыю чоры – 
Җәйләр кебек, шатлык белән үтсен.
Алда безне ап-ак карлар белән
Ак бәхетләр тулы кышлар көтсен.

ӘБИЕМ НӘСИХӘТЕ

Күңелләргә пакьлек, сафлык бирә
Ак яулыклар япкан әбиләр.
Йомшак карашлары бүгенгемне
Үткәннәрем белән бәйлиләр.

Йөзләреннән балкыган яктылык 
Ак яулыкларыннан күчкәнме?
Ак яулыклы әбиләребездән 
Ак киңәшләр алып үскәнмен.

Күңелемә сеңгән нәсихәте 
Юлдаш булды гомер юлымда.
"Изгелек кыл !" – диеп өндәүләре
Гомерлеккә калды уемда.

Онытылмый әбием сүзләре:
– Изгелекне ташка яз, балам, –
Күңелләрдән юылмас яхшылык,
Тирәнрәк уелыр һаман.

Бер начарлык эшләсәң кешегә,
Бу гамәлең комга язып куй –
Ачуыңны җилләр алып китсен,
Йөрәгеңнән чыксын яман уй.

"Изгелеккә җавап – изгелек ", – дип 
Өйрәтүе күңел түрендә.
Яшәү кагыйдәсе булсын иде
Һәркем өчен бу сүз бүген дә!

ГОМЕР

Гөлләр кебек кеше гомере:
Бөреләнә, чәчәкләр ата .
Көтмәгәндә куба бураннар –
Таҗларына салкын кар ята.

АТА ЙОРТЫ

Көчле канат асларына алган 
Ата йорты – гомер бишеге.
Ата биргән акыл – тирән диңгез,
Нәсихәте – тормыш ишеге.

Җил-давылдан саклый аталы йорт,
Гаиләдә ата – ак тирәк.
Яфраклары – балалары өчен
Гомер юлларында нык терәк.

Йортың төзек, куркынычсыз була,
Нык агачтан булса матчасы.
Сыгылмас матчадай, әти кеше
Саклап яши өйдә барчасын.

Атаң синең – таянырга тавың;
Таудан өлкән ата йөрәге.
Балалары рәхәт күрсен, диеп,
Хезмәт итеп талмас беләге.

Ата-ана – алтын канат, диләр,
Исән чакта белик кыйммәтен.
Картлыгыңда бәхет күрим, дисәң,
Киметмә аларга хөрмәтең.

КАДЕРЛЕЛӘРЕМ

– Иң кадерле кемнәрең? – дисәләр,
Әйтер идем:
– Минем улларым!
Рәхимле бул, Раббым, балаларга,
Бәхетле ит тормыш юлларын!

Дүрт бөркетем: улым, оныкларым –
Йөрәгемдә үскән гөлчәчәк.
Имин үтсен һәр туган көннәре,
Бирсен Ходай якты киләчәк.

БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘ

Ашкынып кайтам өемә,
Көтеп ала балалар.
Кайтып керүгә, куанып,
Кысып кочып алалар.

Бер кулыма алам кызым,
Икенчесенә – улым.
Хатын көлә:
– Төпчек тугач,
Кайдан табарсың урын?

– Кайгырма, – дим, – тусын гына, –
Утыртырмын җилкәмә. 
Кадерләрмен үзеңне дә,
Яшәтермен иркәләп.

Шаулап торсын өй эчебез 
Балалар тавышыннан...
Яши балалы гаилә
Тәм табып тормышыннан.

АНА СУРӘТЕ

Рәссам булсам, мин тудырыр идем
Күңелләргә керер бер рәсем:
Бишектән үк йөрәкләргә сеңгән 
Галиҗәнап Ана сурәтен.

Күкрәгенә кыскан нарасыен,
Сабыеннан алмый карашын.
Күзләреннән аккан назы белән 
Төреп алган газиз баласын.

Изрәп йоклый анасы куйнында,
Йомшак кочак – изге сакчысы.
Иренендә энҗедәй ялтырый
Терек суы – ак сөт тамчысы.

Аналарның күкрәк сөте белән
Ак нур иңә бала җанына.
Ак тәнлеме, карамы аналар –
Балага мәхәббәт канында.

Хатыннарны Аллаһы дөньяга
Ана булу өчен яралткан.
Ана бәхте, ана хисе бердәй,
Булса да ул кайсы халыктан.

Шат елмайган аналар йөзендә 
Чагыла илнең көче, куәте.
Туграларга урнашырга лаек 
Сабый кочкан ана сурәте!

*   *  *

Бар да үзгәрештә дөньяда –
Вакыт үз бизәкләрен сала.
Үзгәрми бары ана җаны –
Гомергә ана булып кала.

ӨЕБЕЗ КОЯШЫ 

Кая китсәк, сагнып көтеп тора 
Туган өйнең җылы учагы.
Кем бар сине ихластан яратып,
Көтеп алган, җәеп кочагын?!

Кояш яктысына җыелгандай,
Сыенабыз кайтып үзеңә.
Мәхәббәтең балкый күзләреңдә,
Изгелегең чыккан йөзеңә.

Кояш тигез карый һәр нәрсәгә,
Синең өчен газиз һәр балаң.
Нинди бәхет – дога кылып, өйдә
Көтеп алса сөекле анаң!

Кояш сүнсә, бетә тереклек тә –
Кояшка тиң ана балага.
Сүрелмәсен кояш йөрәгендә,
Күңел нурын бирик анага.

АНА ЙӨРӘГЕ

Бу дөньяда иң зур йөрәк кемдә?
Кем йөрәге – һәрчак терәгең? –
Кешелекнең бар борчуы сыйган 
Сөю тулы ана йөрәге!

Иркен дәръялардан да киңрәк
Бала өчен ана йөрәге.
Диңгез төпләреннән тартып алыр 
Газизләрен ана теләге.

Бала өчен утка-суга төшәр,
Вулканнарга керер кирәксә.
Аналарның йөрәге авырта,
Баласына сырхау эләксә.

Бал татлы да ,балдан бала татлы ,
Балалы йөрәкләр – бал йөрәк.
Янәшәңдә
Яшәүгә тәм биргән
Аналарның йөрәге кирәк.

АНА КОЧАГЫ

Ямьлеләрдән ямьле нәрсә ямьле,
Күңелләрдә ни калыр мәңге? –
Җылы кочагыңа балаң кысып, 
Сөт имезгән көннәрең ямьле!

Матурлардан матур кем иң матур? –
Алсу йөзле сабыйлар матур.
Карашларын әнисенә төбәп,
Кочагында тупырдап ятыр.

Яктылардан якты нәрсә якты? –
Гөнаһсыз сабыйның күзләре.
Иң бәхетле көнең – ишеткән көн 
"Әннә!"– диеп әйткән сүзләрен.

Җылылардан җылы нәрсә җылы?
Нәрсә булыр иң-иң йомшагы? –
Газизләрдән газиз,
Балдан татлы
Бала яткан ана кочагы!

ӘНИЕМӘ

Чәчләреңә кунган бәсләр, 
Йөзеңдәге җыерчыклар –
Безнең өчен яну-көюдән.
Кайгы-хәсрәткә бирешмә, 
Куаныч, бәхеттә яшә,
Көч ал, әни, безнең сөюдән!

Син бит безнең киңәшчебез,
Терәгебез, илһамчыбыз,
Үрнәгебез гомер буена.
Якты булсын һәрчак көнең,
Айлы булсын зәңгәр төнең,
Куанычлар тулсын уеңа.

ӘНИ 

Ай артыннан уздырамын айны,
Яралы күңелем көтә майны.
Йөрәгемдә сагышларым кайный,
Телгәлиләр хәсрәтләрем җанны.

Урын табалмыйча җаннарыма,
Барып чыгам синең яннарыңа.
Каеннарың шаулый баш очыңда,
Туфрагыңны иркәлим учымда.

Каен яфраклары май җилендә
Нидер сөйли миңа үз телендә.
Җаның мәллә килде күрешергә,
Хәлләремне минем белешергә.

Язлар килде җиргә, дөнья ямьле,
Ак чәчәкләр кабереңне ямьли.
Ак күңелең, киңәшләрең, әни, 
Мине һаман бирешмәскә әйди.

АНА БӘХЕТЕ

Балам кайтты, бердән иркенәеп,
Яктырыплар китте өй эче.
Рәхмәт сиңа, ана хакын хаклап, 
Хәл белергә кайтканың өчен.

Аналарның куанычы – бала...
Бәхет белән тула йөрәге –
Янәшәдә тойса улларының 
Таянырдай көчле беләген.

"Балам!" – диеп, янып яши ана,
"Имин булсын!" – бөтен теләге.
Тормыш дәрьяларын кичкән чакта,
Җилкән булсын анаң йөрәге.

ӘЛЛИ-БӘЛЛИ 

– Әлли-бәлли...
Җаннарны иркәләп,
Өй эченә назлы җыр ага.
Моңнарына урап,
Күңелләрнең
Иң мөкатдәс кылларын кага:

– Әлли-бәлли, бәүкәй,
Йокла, бәбкәй,
Кошлар күптән йокыга талган.
Гөлгә кунып, күбәләкләр йоклый,
Уйный-уйный, алар да арган.

– Әлли-бәлли...
Күңел түрләреннән
Саркып чыккан гүзәл моң ага.
Баласына чиксез мәхәббәтен
Үз җырында белдерә ана.

Бишек җыры...
Борын-борынгыдан
Тулган бу моң татар җанына.
Үз телендә 
Үз моңнары аша
Милли хисләр сеңгән канына.

– Әлли-бәлли ...
Ак бишектә – бәби,
Җил-давылдан, Раббым, арала!..
Өй эчләрен якты моңга күмеп, 
Изге бишек җыры тарала...

ЯШӘЕШ

Ал кояшның назлы нурларыннан 
Агачларда бөре уяна.
... Алсу йөзле яшь әни куйнында – 
Ак биләүгә төргән яшь бала.

АНА ӨМЕТЕ

Күңелемдә 
Изге моң тирбәлә,
Татар моңы –
Бишегемнән соңгы моңым бу.
Шул көй бәйли мине
Әнкәм белән,
Әбекәйләрдән килгән җырым бу.

Күңелемдә
Сүнмәс моң тирбәлә.
Күчәрме ул минем улыма?
Буыннардан килгән
Шушы җырым 
Сердәш булалырмы юлында?

Өзелмәсме 
Моңым үземнән соң? –
Шул уй били бүген башымны.
Онытмасмы балам
Бишек җырын сузган 
Сөю тулы назлы тавышымны?
"Асылъяр"ны,
"Рамай", "Зиләйлүк"не
Капламасмы заман шау-шуы?

Мин улымда күрәм дәвамымны,
Телем, моңым күчсен улыма.
Туган телен сөеп сөйләсен ул,
Сизгер булсын күңеле көемә;
"Карурман"ны тыңлап 
Бер моңлансын,
Елый алсын "Әллүки"емә.

*   *  *

Караңгы төнне яктырткан
Айга тиң булсам иде.
Йолдызлар кебек, 
Дусларым
Нур сибеп торса иде.

КАЙЛАРДА ЙӨРИ БАЛА?

Тигез сулап йоклый бала,
Тирән сулышын ала.
Нәни улын сөя-сөя,
Зурысын уйлый ана:
– Куенымда яткан чакта,
Гамем булмаган икән,
Елап уянып, төннәрем
Бизәгән, ямьле иткән.
Кайларда йөри бу бала –
Төн урталары җиткән?..
Ә улы ...күрше кызының 
Керфекләреннән үпкән.

ҖАНЫҢ ТОЯМ
(Улыма)

Гомер юлым яктырткан йолдыз син,
Аллаһының олы бүләге.
Куанычым, иң матур җырым син,
Тормыш китабымның бизәге.

Якты карашларың җылы бөрки –
Кояштан нур тамган күзеңә.
Тавышларың моңлы җыр шикелле,
Фәрештәләр үпкән йөзеңнән.

Җаның тоям үземнең җанымда, 
"Син!" дип тибә анаң йөрәге.
Озын гомер, тәүфыйк бирсен Ходай,
Бәхет белән үтсен көннәрең.

ГОМЕР КЫСКА...

Ниятләгән эшләр ярты юлда
Өзелеп кала кайчак - вакыт тар.
... Түтәлдәге соңгы чәчәкләрнең
Яфрагына яткан тәүге кар.

ТУГАН КАДЕРЕ

Туганы юк –
Гомер аланында
Япа-ялгыз үскән бер агач.
Җилләр сыга, яшеннәр дә суга,
Яннарында терәк булмагач.

Туганнар ул – 
Бер тамырдан чыгып ,
Бер кәүсәдән үскән ботаклар .
Карлар күмсә –
Бергә күтәрешер,
Давыл килсә – 
Сынудан саклар.

Туган иңен куяр иң беренче,
Язмышыңа сынаулар килсә.
Нәсел тамырлары таза булыр,
Бер-береңнең кадерен белсәң.

ЯЛГЫЗ ЙОРТ

Авыл читендә – ялгыз йорт,
Яртылаш чумган карга.
Ак тынлыкка оеганнар 
Агач-куаклар бар да.

Йорт түбәсен карлар баскан,
Көртләр күмгән капканы.
"Ачыгыз !"– дип,
Күптән инде 
Беркем дә юк какканы.

Моңнар сарган тәрәзләрен 
Яктырта тонык утлар.
Хәсрәт мендәрендә ана 
Бүген дә ялгыз йоклар.

КӨТКӘННӘР

Чит җирләрдә булып кайттым бераз,
Туган өйне ялгыз калдырып.
Керсәң – бар,
Чыксаң – юк ялгыз канат,
Беркем көтми мине зарыгып.

"Үз өемдә – үз көем"не җырлап,
Кайттым , нигеземне сагынып.
Өй эче буш, 
Диварлары җансыз,
Буш бүлмәләр киткән суынып.

Сусаган гөлләрем 
Тәрәзәдән 
Күз алмыйча, мине көткәннәр.
Сагынудан яфраклар саргаеп,
Чәчәкләре шиңеп беткәннәр.

Сулар сиптем,
Йомшарттым төпләрен,
Иркәләдем назлы сүз белән.
Ялгышканмын,
Көтүче юк, диеп –
Өйдә мине көткәннәр гөлләр.

ҮЗ ИЛЕҢ

Чәчәк ата гөл үз сабагында,
Үзенә хас исе һәр гөлнең.
Үз куагын сайлап куна кошлар,
Газиз Ватаны бар һәркемнең.

Кеше – бер баласы милләтенең,
Үз көе бар аның, үз теле.
Үз халкының җырын-моңын көйләп,
Кунып сайрар талы – үз иле.

Туган җирең бирә яшәү көче,
Гөлләр кебек әрем төбе дә.
Үз телеңдә үз җырларың җырлап 
Яшәү язсын туган илеңдә.

КӨЗГЕ МОҢ

Көзнең көчле чагы,
Кышка ерак әле,
Эреп бетте яуган тәүге кар.
Җилләр елап исә, 
Үләннәрне кисә,
Куна җиргә соңгы яфраклар.

Кояш сирәк көлә,
Яңгыр алып килә
Авырайган кургаш болытлар.
Хушлашып, һавадан
Үтә күчмә кошлар –
Талмасыннар юлда канатлар.

Төссезләнде көннәр,
Ямансу күңелләр –
Көтә алда кышның салкыны.
Буранлы төннәрдә 
Ялгыз күңелләрдә
Сүрелмәсен яшәү ялкыны.

ТАМЫРЫМ ТУГАН ҖИРДӘ

Язмышларга шулай язылгандыр:
Гомер үтте чит-ят җирләрдә.
Түтәленнән аерып алсалар,
Сулыгалар алсу гөлләр дә.

Мин бер гөле идем туган якның –
Тамыр җәйдем, яфрак чыгардым.
Чәчәк аттым, 
Шунда парым таптым,
Бәхет җырларымны җырладым.

Өзелде җыр...
Көзге яфрак кебек,
Җил очырды мине еракка.
Җырланмаган җыры, яме белән 
Туган ягым китте йөрәктә.

Йөзләремне куеп иркәләнәм 
Туган яктан искән җилләргә.
Яфракларым читтә тирбәлсә дә, 
Тамырларым туган җирләрдә.

ТАЛЛАРЫМ *
(җыр)

Күңелләрне тартып тора
Инешебез ярлары.
Су өстенә иелгәннәр
Сыгылмалы таллары.

Серләрен сөйлиме әллә
Агымсуга талларым;
Уртаклашсам мин дә хисем,
Бушанырмы җаннарым?

Сандугачлар оя кора
Талларыма язларын.
Пар былбылын көтә күңел,
Ташып тора назларым.

Талчыбыктай нечкә күңлем
Бер көн ул да аңлармы;
Гомер юлын бергә узар 
Пары итеп сайлармы?

Җил искәндә, яфраклары
Көйли кебек талларның:
– Сөя белгән генә таба
Үзенә тиң парларын.

*Айрат Шәйхелисламов көе.

НИЧЕК БЕЛГЕРТЕРГӘ?*

– Ничек белгертергә икән 
Күңелдәге теләкне?
"Яхшылык телим сиңа", – дип 
Барып әйтү кирәкме?
Яхшы хис-тойгыларымны 
Сөйләргәме кешегә?
– Юк, дускаем, ниятеңне 
Күрсәт аңа эшеңдә.
Күңелдәге уйларыңны
Изге гамәлеңә төр;
Тел белән әйтмәсәң дә, ул 
Теләгеңне ишетер.

* Айрат Шәйхелисламов көе.

БӘХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ

Айдан нурлар балкыганда, 
Күктә йолдыз атылганда 
Очраштымы юлларыгыз,
Сузылдымы кулларыгыз?

Котлы булсын туйларыгыз,
Бердәм булсын уйларыгыз;
Хисләрегез сүрелмичә 
Узсын гомер юлларыгыз.

Сөйгән ярың – тулган аең,
Егет – имән, кәләш – каен.
Өйләнү – җаныңа җавап, 
Башыңа булыр зур савап.

Өйләнмәгән өйсез булыр, 
Ялгыз гомер көйсез булыр.
Үкенер – инде соң булыр,
Пар канаты очкан булыр.

Кошлар оя кормый тормый,
Кеше гаиләсез булмый.
Тату яшәгән парларның
Тал бишекләре буш булмый.

Гомер буе сөешегез,
Теләкләргә ирешегез;
Түрдә булсын – бәхетегез,
Бишегендә – җимешегез.

ЯЛГЫЗ ЯНМА

Һәркемнең дә бу якты дөньяда
Бәхетенә язган пары бар:
Җир шары да галәм киңлегендә
Ялгыз түгел – 
Юлдаш ае бар.

Моңланма син, ялгыз айга карап,
Бар янында якты йолдызы.
Янәшәңдә 
Нурың бүлешердәй
Парың булсын – 
Янма ялгызың.

МӘХӘББӘТ НИНДИ БУЛА?

Мәхәббәт ул нинди була – 
Ут кебек кайнар микән?
Күңелеңне биләп алса,
Хисләрең кайнар микән?

Әллә күз яшьләре кебек
Тозлы буламы икән?
Әниләр кулы шикелле 
Назлы буламы икән?

Язгы ләйсән яңгырыдай,
Җылы буламы әллә?
Җәйге йомшак җилләр булып,
Күңелгә тула мәллә?

Мәхәббәттән күз яшьләре
Битләреңне дә юа;
Күкләргә ашардай итеп,
Күңелгә канат куя.

Сөю хисе йөрәкләргә
Тирән эзләрен уя.
Мәхәббәт тулган күңелләр
Яшәү бәхетен тоя.

ТУГАН ҖИРЕҢ ОНЫТМА

Күккә карап талпынсаң да,
Алда була болытлар.
Биек менсәң дә –
Кемлегең,
Төшәр җирең онытма.

Түбәң күктә булганда да,
Аягың җирдә булсын.
Аерылсаң да,
Күңел кошың
Туган җиреңә кунсын!

КҮҢЕЛЕҢ ЧӘЧӘК АТСЫН*

Сиңа илтер сукмакларны 
Каплаган яшел чирәм.
Күрми торсам, көн сүрелә, 
Моң белән тула тирәм.

Хуш исләргә тула һава,
Чәчәк атканда шомырт.
"Сөям" дигән сүзләреңне
Вәгъдәңне биреп ныгыт.

Яшел сукмаклардан киләм –
Ач күңелең капкасын.
Гөлләр сибим йөрәгеңә,
Гомер буе сакларсың.

Йолдызлардан сирпегән нур 
Яктыртсын юлларыңны.
Чәчәк атсын күңел гөлең,
Бизәсен уйларыңны.

* Рушат Харрасов көе.

КАРЛАР ОЧА

Кар бөртеге – 
Шаян күбәләккәй,
Кун кулыма, ял ит, очынма!
Юк, кирәкми,
Төшмә син учыма,
Эреп бетәрсең җылысына.

Туган өең синең – кар болыты,
Уйнар җирең – кышкы урамнар.
Йөрәкләрнең җылысын үз итми 
Салкын бураннарда туганнар.

Бөтерелеп оча уйнак карлар,
Ап-ак көртләр күмә авылымны.
Туңдыралмый карлар суыклыгы
Җир җылысы тулган җанымны.

ЗАРЛАНМА*

Зарың булса күңелеңдә,
Йөрәгең белән киңәш.
Киртәләрне җиңеп үтеп,
Теләкләреңә иреш.

Зарың сөйләп, кешеләргә
Күчермә аырлыгың.
Дус хәвефләнер, дошманың
Арттырыр явызлыгын.

Тырыш һәрчак көр булырга,
Сер бирмәскә ятларга;
Зарлану кебек сыйфаттан
Йөрәгеңне сакларга.

Дөнья булгач, һәр кешенең
Зары, моңнары була.
Моннан зурысын бирмә, дип, 
Ходайдан сабыр сора.
Алладан сабыр сора...

* Айрат Шәйхелисламов көе.


ПАР КАЕН
(җыр)

Алка таккан, шәлен япкан
Аланлыкта кушкаен.
Шул каенга кунып сайрый
Иртәләрен кошкаем.

Кушымта: Ялгыз агачка кош кунмас,
Ялгызы оя кормас.
Парсыз күңел – сынган канат,
Күңел җылысы тоймас.

Күзләреңнән китсен сагыш,
Елмаеп кара, иркәм.
Серләремне уртаклаша 
Алыр парымны көтәм.

Давылларда ялгыз каен
Ярсып чайкый башкаен.
Гомер юлын пар каендай
Бергә узыйк, җанкаем.

Җил-давылларны җиңәрлек 
Парлар булыйк, дускаем!

ЯЗ

Елгаларда ташу китә шаулап,
Гөрләвекләр ага җыр көйләп.
Җилләр исә, куакларны сыйпап,
Урман шаулый, җиргә сер сөйләп.

Табигатьнең алсу йөзле чагы –
Ал кояштан балкый ал нурлар.
Иркәләнеп ягымлы кояшка,
Бөреләрен ача каеннар.

Ояларга кайтты сыерчыклар –
Һаваларга моң тулган мизгел.
Япь-яшь чагы әле җир йөзенең,
Табигатькә бары – унсигез!

ТУГАН ЯГЫМА*

Елгаларда инде бозлар киткән,
Сандугачлар кайтыр чак җиткән.
Язлар саен тарта туган яклар –
Минем җаным әллә кош микән?!

Сыерчыккай булсам, сайлар идем 
Әткәм куйган җылы ояны.
Тирәгемә кунып сайрар идем,
Һәр яңа көн өчен куанып.

Оялар юк инде, 
Тирәкне дә
Еккан инде вакыт җилләре.
Тик күңелдә сайрый бер нәни кош
Балачактан откан көйләрне.

Сыерчыклар белән кайтып эзли
Җанымдагы кошчык тирәген.
Изге бер моң булып,
Гомер буе
Чакрып тора туган төбәгем.

* Рушат Харрасов көе.

КОЯШЛЫ КӨЗ

Кызгылт-сары агачлардан
Күл өстенә яфрак ява.
Көзге кояш әле көләч –
Сары нурга чумган һава.

Алтын-сары яктылыктан
Күл суына сары иңгән.
Су өстендәге аккошлар
Сагышланып, башын игән.

Сукмакларда , кыштыр-кыштыр ,
Яфраклар сөйли сагышын.
Аланлыкны чолгап алган
Кояшлы көзләр тавышы.

ӘЙТӘ АЛМЫЙ КАЛГАН СҮЗ*

Җанга тулган 
Әйтә алмый калган 
Назларга төрелгән сүзләрем.
Яшерсәм дә,
Тама тамчы-тамчы –
Мөлдерәмә тулы күзләрем.

Яшем түгел,
Тел очымда калган 
Иң иркә сүз тама йөрәккә.
Әйтелмәгән –
Кочып сөйгәндә дә,
Бишек җырларымда көйләп тә.

Юктыр җирдә ана мәхәббәтен
Белгертер сүз,
Дип : "Иң кирәге!"
Һәр сулышта: "Балам!" – диеп тибә
Сөю белән тулы йөрәге.

Иң тәмле сүзләрен сайлап кына,
Нарасыен сөя һәр ана.
Дәрьялардай тирән йөрәгендә 
Әйтелмәгән күпме сүз кала!

* Рушат Харрасов көе.

ЭЗЛӘР

Киткән юлларыңа чыгып көтәм,
Эзләреңне карлар күмеп киткән.
Үткәннәргә кайтып уйларымда,
Яңа эзләр салып, ялгыз үтәм.

Ай артыннан еллар үтеп китә,
Кайтырсың, дип, 
Күңел өмет итә.
Икәү генә йөргән сукмакларда
Моң ураган парсыз эзләр көтә.

ЧӘЧӘГЕМ

Күз тияр, дип куркам, кызым,
Нык сокланып карасам.
Чәчәкләр арасына кач,
Качыш-качыш уйнасаң.

Аланнарны ямьләп үскән
Син бер гүзәл чәчәктәй.
Күбәләк кунар чәчеңә –
Аермас гөлчәчәктән.

Гөлдән гөлгә куна-куна,
Бал кортлары җыя бал.
Балам миңа балдан татлы,
Кочып үпсәм – җанга ял.

Ромашкалар арасында
Чәчәк микән, син микән?
Юлларыңда, чәчәк атып,
Бәхетең көтсен, иркәм!

АК КҮГӘРЧЕН

Аяз күктә канат җилпи 
Ак күгәрченнәр парлап.
Гөрлиләр кунып ботакка,
Иң яшелләрен сайлап .

Һаваларда – ак күгәрчен ,
Гүя нәни ак болыт.
Җилпенә күккә йөрәгем,
Кошлардай,  канат тоеп.

Күңелемдәге күгәрчен 
Очарга дип талпына.
Йөрәктән чыккан сүзләрем 
Җитсен иде халкыма.

СИН ОНЫТСАҢ...

Язлар саен күмелә гөлләргә
Яшьлегебез узган болыннар.
Серебезне һаман саклый әле
Икәү генә белгән урыннар.

Хәтеремне балкыта йолдызы
Бергә үткән зәңгәр төннәрнең .
Син онытсаң, 
Йолдызлардай янып,
Яктыртырмын хәтер түрләрең.

Син онытсаң тәүге мәхәббәтең,
Бергә салган яшьлек эзләрен,
Кояш нуры булып төшәрмен дә 
Мин ачармын күңел күзләрең.

Язларыңда ак болытта килеп,
Ләйсән яңгыр булып явармын.
Минсез үткән еллар тапландырган
Йөрәгеңне назлап юармын.

Син онытсаң,
Йомшак җилдәй исеп,
Бар дөньяңа үтеп керермен.
Яшьлек таңындагы хисләреңнең
Яңарганын шунда күрермен.

КИЛ

Кил син,
Кил син минем янга 
Урманнар, күлләр аша.
Кер син, кер син күңелемә
Ай түгел, көннәр аша .

Уйла, 
Уйла минем турда,
Һәрчак булыйм уеңда.
Уйларыңны бүлешердәй 
Сердәш булыйм юлыңда.

КАЕННАРЫМ 

Кайтып барам туган якка,
Каршылый каеннарым.
Җаным белән синнән, Мөслим,
Беркайчан айрылмамын.

Агачларым саклап тора 
Һаваларның сафлыгын.
Сагышларымны тарата
Каенлыкның аклыгы.

Яфраклары сөйли кебек 
"Көттердең ,– дип ,– бу юлы ..."
Асфальт юлдай тигез түгел 
Кешенең гомер юлы.

Тезелгәннәр юл буена –
Ялгыз түгел каеннар.
Яшәсәң иде гомергә,
Күрми хәсрәт – кайгылар.

Кайтып барам...
Ык суында
Юармын җаннарымны.
Онтырмынмы 
Ялгыз коштай
Үткәргән айларымны?!

ТУГАН ЯК

Туган як – сандугачлы бакча,
Нурларга коена таң атса.
Бер кошчыгың булып сайрар идем,
Мәңгегә шул бакчада калсам.

Мин синең үз балаң, туган як,
Йөрәгемә тулган мәхәббәт.
Канатланып кайтам ел саен,
Җиткерим, дип, сиңа мең рәхмәт.

ЮГАЛТУ
(Улыма)

Сөйлим, дисәм, күңелдән моң ага,
Көлим, дисәм, сыгылып яшь чыга.
Саклап калалмадым яннарымда,
Очты күккә гүзәл кошчыгым.

Югалтудан саргайды алмагач,
Кипте кунып сайрар гөлләрең.
Сандугачлар белән кайтырсың күк,
Язны көтеп уза көннәрем...

ТӨШЛӘРЕМӘ КЕР

Күңелемнән чыгып,
Таң алдыннан 
Күз алдыма көн дә басасың.
Күрим, диеп, якынрак килсәм, 
Шаяргандай, тагын качасың.

Күңелеңнең яктылыгын сибә
Мәхәббәтле кара күзләрең.
Югалтасым килми күз алдымнан,
Күреп туялмадым йөзләрең.

Юат мине, улым, сөйләш әле,
Төшләремә кереп булса да.
Синнән моңнар агылып килә төсле,
Агачларга кошлар кунса да.

КЕШЕ КҮҢЕЛЕ

Ачык китап түгел кеше күңеле – 
Җиңел генә укый алмыйсың.
Янәшәңдәгеләрнең кемлеген
Гомер итә-итә аңлыйсың.

Һәркемдә дә яхшылыклар белән
Кимчелекләр яши янәшә.
Күкрәгендә якты фәрештәсе
Нурын саклар өчен көрәшә.

Яннарыңда булган кешеләрнең
Күңел фәрештәсен күрә бел.
Елмаюың, матур сүзең белән
Җаннарына өмет бирә бел.

Авырлыклар килгәнгә ярдәм ит –
Йөрәгенә күпер салырсың.
Тормышның мәгънәсе – сөя белү, 
Бәхетеңне шуннан табарсың.

СӨЙЛИМ ТУГАН ТЕЛЕМДӘ

Туган телем,
Назлы телем 
Ул – сөйгән татар телем.
Йолдыз кебек, 
Йөрәкләрне 
Яктыртып тотар телем.

Шул туган телем белән мин:
"Әткәм, әнкәм", – дип дәштем.
Күңел күгем яктыртучы
Әлифба битен ачтым.

"Халкым, илем, милләтем", – дип,
Сөйлим туган телемдә.
Бабамнардан күчкән моңым
Йөрәгемнең түрендә.

Иркәләп, үз телемдә мин
Көйлим:
– Әткәм-әнкәем..."
Туган телдә 
"Туган тел"не җырлыйм –
Мин бәхетле синдә, илкәем!

КҮҢЕЛ ҖЕБЕМ

Бер матурлык күрсәм сокланамын,
Игелек кылсалар куанам.
Гаделсезлек күрсәм бу дөньяда, 
Яхшылык җиңәр, дип юанам.

Һәр изгелек, кояш нуры булып, 
Йөрәгемә килеп ягыла.
Ак болытлар, караларын куып,
Күңелдән күңелгә агыла.

Кемдер җылы сүзе,
Кем гамәле белән 
Өмете киселгәнгә җан өрә.
Йөрәк нурын сибеп,
Адашканның
Гомер юлына якты бирә.

Тормышның көзен дә, язларын да
Җаным кабул итә үзенә.
Күңел җебем дисбе җебе кебек –
Хисләрем шул җепкә тезелә.

Шул җеп аша йөрәгемә тулган
Тойгыларыма ирек бирәм.
Бер җепкә тезелгән дисбеләрдәй,
Бердәмлектә яшим ил белән.

ОНЫТ...

Үкенечләр белән карап калма 
Узып киткән поезд артыннан.
Эзләмә син кичәге көнеңне –
Битләре түгелдер алтыннан.

Газапланып уйлама үткәнне,
Оныт – сәхифәләр ябылган.
Алгы көнең дөрес үтәр өчен,
Узганнардан сабак алынган.

СИН БУЛГАНДА

Икәү янәшә барабыз,
Кулларыбыз - кулларда.
Кыш бабабыз бәрхет келәм
Җәеп куйган юлларга.

Каеннардан иңебезгә
Энҗе карлар коела.
Бураннар да, син барында,
Йомшак җилдәй тоела.

Шат күзләрең, йолдызлардай,
Күңелемә нур чәчә.
Учларыңның җылылыгы
Туңган учыма күчә.

Язмыш куйган сынауларда
Сыенырлык кочак син.
Зәмһәрир салкыннарында
Җылы бирер учак син.

ҮЗ-ҮЗЕМӘ

Шатлык та, сагыш та тулган 
Бер кечкенә йөрәккә.
Уйларыма ирек бирсәм,
Хисләр сыймый күкрәккә.

Уйлама, җитәр, тынычлан,
Тулган бит күңел касәң.
Яшьләр булып ташып чыгар,
Үткәннәреңә керсәң.

Йөрәгеңнең бер читендә
Урын тап яңа хискә.
Хәтергә яшер узганны,
Күңлең талпынсын өскә.

ЯЗМЫШ ШАГЫЙРЬ ИТКӘН
(Шагыйрь Харрас Әюп истәлегенә)

Ул гади бер авыл улы иде,
Вөҗданы саф, йөрәге зур иде;
Гаиләнең өмет-куанычы,
Атасының бердәнбере иде.

Замананың авыр чагы иде –
Нужа камытларын ул да киде.
Фашист аткан пуля, еллар кичеп,
Атасының йөрәгенә тиде.

Әтиләрдән калган итекләр зур,
Тормыш йөге, ай-һай, авыр икән.
Әнкәенең җыры алга илткән –
Шуңа аны язмыш шагыйрь иткән.

БӘХЕТ НИЧЕК КИЛӘ?

Бәхет саный кеше, килсә әгәр 
Ул көткәнчә, кабул иткәнчә.
Нигә килми икән бәхет кошы 
Һәркемгә дә күңле көткәнчә?!

Кемнәргәдер килә, язгы җилдәй,
Канатларын назлы кагынып.
Кемдер яши гомере буена 
Очып киткән бәхетен сагынып.

Берәүләрне, ләйсән яңгыр кебек,
Йөзләреннән юып яшәртә.
Кемнәрнедер:
"Бәхетең алда !"– диеп,
Өзелмәс өметтә яшәтә.

Бәхет һәркем өчен –
Якыннарың
Сау-сәламәт булса тирәңдә.
Шытып чыгар өмет-теләкләр дә,
Язын чыккан яшел чирәмдәй.

Сүрелмәсен бәхет кояшыбыз,
Бирсен Ходай яшәү рәхәтен.
Аналарга бирсен Ана бәхете,
Балаларга – бала бәхетен!

УЧАГЫҢДА ТОРМЫШ КАЙНАСЫН
( укучым Алмазга )

Кулың тигән җирдә гөлләр үссен,
Соклансын һәркайсы эшеңә.
Җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр,
Егет күрке булган кешегә.

Өч нәрсәне тиеш ир-егетләр
Гомерендә үти алырга:
Йорт салырга, агач утыртырга,
Үзеннән соң нәсел калырга.

Тоткан юлың туры –
Теләгеңне
Ашырасың әнә тормышка.
Киләчәктә булыр таянычың –
Улың үсеп килә алмашка.

Дөнья ямен күреп, 
Сөю тулган
Йөрәгеңә илһам аласың.
Күңелеңә тулган хисләреңне
Шигырь юлларына саласың.

Син утырткан алмагачка кунып,
Иртәләрен кошлар сайрасын;
Үз кулларың белән салган йортның
Учагында тормыш кайнасын.

КӨЗЛӘР БЕЗНЕ ЯШӘРТӘЛӘР ГЕНӘ
(Ветеран укытучы сүзе)

Көзләр безне яшәртәләр генә – 
Түгел әле кояш баешы.
Күңелләрдә яңгырыйдыр һаман
Кыңгырауның дәртле тавышы.

Гомер буе
Тынмас йөрәкләрдә
Яшәүгә дәрт, сүнмәс наз булсын.
Кыңгыраулар таушы көч өстәсен,
Күңелләргә куаныч тулсын.

МИН – ҖИР КЫЗЫ

Туган җирем,
Җырларга тиң синдә
Урманнарның моңлы шаулавы.
Кошлар белән серләшә инешләр,
Күкләргә әйдиләр тауларың.

Җилләр белән куышып уйныйлар
Һавада хыялый болытлар.
Кояш төшкән чакта бишегенә,
Нурга тула алсу офыклар.

Шау чәчәкле болыннарга төшеп,
Чык суларын эчә былбыллар.
Матурлыктан иркәләнә күзләр,
Таша җаннан иң саф тойгылар.

Сайрар кошлар, 
Мин дә сезнең кебек 
Табигатьнең иркә баласы.
Йөрәгемдә – сөю Җир-Анага,
Күкрәгемә тулган һавасы.

Мин – Җир кызы,
Җирем, синдә тудым,
Яшәр өчен синнән көч алам.
Җаным-тәнем белән синең балаң,
Сөюемне
Җырларыма инде мин салам.

ЯШӘҮ ЯМЬЛЕ

Җилләр йомшак,
Яңгырлары җылы,
Күк күкрәве матур җырга тиң.
Һәр нәрсәнең күрәм якты ягын – 
Күңелләрем иркен кырдай киң.

Күкләр биек,
Болытлары зәңгәр,
Җир йөзендә балкый җәй яме.
Эшчән бал кортлары сайлап кунган
Чәчәкләрдән аңкый бал тәме.

Чык суында сусыннарын баса
Сандугачлар җәйнең таңында.
Чәчкәләргә мәхәббәтен сөйләп,
Күбәләкләр бии таҗында.

Көзләр – алтын,
Кышлар – ак буранлы,
Язлар ярсу туган ягымда.
Канатлана күңел,
Яшәү ямен,
Тормыш тәмен тойган чагында.

ПАРЛЫ ДӨНЬЯ

Җир йөзендә Аллаһ һәр нәрсәне 
Парлы-парлы итеп яраткан.
Тәкъдиренә язса, насыйп ярлар 
Табыша бер-берсен ерактан.

Пар сандугач язын оя кора,
Пар күгәрчен гөрли түбәдә.
Пар балдаклар алышалар яшьләр –
Тормыш ямьле шуңа күрә дә.

Пары барның тормыш терәге бар,
Пар канатлы кошлар – биектә.
Парсыз кала ярлар, язмыш кушса,
Каушалмыйлар инде көтеп тә.

Айрылмасын парлар,
Канатларны
Каермасын язмыш җилләре.
Яшәрләргә язсын дөньяларда,
Тоеп газиз парың иңнәрен.

ЯХШЫЛЫКЛАР ӨЛӘШ

Аллаһыбыз сөя гаделлекне –
Беркемне дә ятим итмәгән.
Тәкъдиренә бәхет язылганнар
Гомер юлын ялгыз үтмәгән.

Пар канатың каерса язмышың,
Якын дустың куяр иңнәрен.
Янәшәңдә күпме йөрәк тибә –
Кемгәдер бар синең кирәгең.

Кемдер көтә синең елмаюны,
Кемдер мохтаҗ җылы сүзеңә.
Боек күңелеңә канат куеп,
Дуслык кулы сузар үзеңә.

Кеше туган 
Бергә ярдәмләшеп 
Яшәр өчен җирдә янәшә,
Ялгыз аккошмы син,
Парлы кошмы – 
Яхшылыклар өләшеп яшә.

ДУСЛАРЫМ

Учак булса, 
Ялкын сүнәр иде,
Салкын сулар сипкәч күңелгә.
Кайгылар ут булса,
Йөрәк күптән 
Калыр иде, янып, күмергә...

Назлы бер сүз җитә йөрәгемә –
Китек күңелемне күрергә.
Әзер торалар янда дусларым –
Ярдәм кулы сузып килергә.

Янып беткән йөрәкне тергезә 
Күңелләрендәге изгелек.
Гаделсезлек тулы бу дөньяда 
Дусларымда яши игелек!

КҮҢЕЛ КОШЫМ

Уяндым да күзем салдым 
Тәрәзәдән урамга:
Уйный буран, агачлар да, 
Куаклар да югалган.

Күңелдә дә нидер уйный,
Җилпенеп канат кага.
Чыгып кушыласым килә
Ишелеп яуган карга.

Талпына күңелем кошы –
Дәшә буранлы урам.
Кар явамы күңелемә,
Йөрәгемдәме – буран?!

Күңел кошым, шул бурандай,
Күкрәгемдә кагына.
Еракта калган яшьлеген, 
Туган ягын сагына.

Кайтып булса шул чагыма,
Тыймас иде буран да.
Ашкындырып хисләремне,
Карлар уйный урамда...

АЛМАГАЧ

Кар бөртекләре ял итә
Алмагач ботагында.
Җилләр иссә, 
Һаваларда
Уйнашырлар тагын да.

Агач йоклый төштә күреп,
Язын чәчәк атканын;
Ботакларын алмалары 
Тулып авырайтканын.

Хәзергә кыш...
Йоклый агач,
Төбен төргән ак юрган.
Ак чәчәкләрен уйнатып,
Көйләп тирбәтә буран.

ДӨНЬЯ

Дөнья бит ул баскыч кебек:
Йөртми тигез юллардан.
Кемдер менә, кемдер төшә –
Язмышын белми алдан.

Гомер озак, юллар ерак,
Дөнья ал да гөл түгел.
Баскычлардан гел югары,
Өскә омтыла күңел.

Бер көлдерсә, биш елата, 
Сыйпамый дөнья баштан.
Ниятләренә ирешер,
Өскә үрләр тырышкан.

Алга барыр юлларыңны
Томаннар капламасын.
Эзе калсын яшәвеңнең,
Исемең югалмасын.

СӨЮДӘ

Сынаулар җибәреп тора Ходай,
Авырлыклар утына ата.
Алтынны да, саф булсын, дип, оста
Ут – ялкында бик озак тота.

Авырлыкны җиңел уза кеше,
Күкрәгендә иманы булса.
Җан чистара, калебе нурлана,
Йөрәгенә ярату тулса.

Сөя белгән кеше җиңеп үтә
Юлда киртәләрнең барын да.
Чиста җаннар яшидер сөелеп,
Сөюдә – тормышның җаны да.

ДУСТЫМ
(Рәсиләгә)

Дөнья гүзәл, һәрчак янәшәңдә
Игелекле дуслар булганда.
Әрнү-сагышларга дәва биреп,
Йөрәгеңне сыйпап торганда.

Бер изгелек итсә якынына,
Шөкерана кыла Аллага.
Күңеленә миһербанлык тулган –
Бәхет бирсен Ходай аңа да.

Бәхет саныйм: гаҗәп зур йөрәкле
Гүзәл җанлы кеше янымда.
Дуслык кулын тоеп иңнәрендә,
Шат яшәвен телим аның да.

Дәрт сүнмәсен йөрәкләребездә,
Ялкынланып, дөрләп янарга.
Әҗәл, янап, кулын сузганда да,
Изгелекләр кылып калырга!

ГАСЫРЛАР АВАЗЫ

Ялан уртасында ялгыз нарат,
Заман сулышыннан
Кайрылары тузган, каралган.
Колачланып үскән ботаклары
Хатирәләр күптән авырайган .

Янәшәдә – борынгы каберташ...
Гасырларча торып,
Җиргә иңгән, тәмам береккән;
Чокып язган язулар җуелган –
Кем күмелгән монда электән?

Шанлы ханмы, батыр сугышчымы,
"Милләтем !"– дип янган
Бөек әдип, олуг галимме?
Кем булса да,
Ихтирам казанган
Улы булган бөек кавемнең.

Киләчәккә җитәр нык таш куйган –
Өзмәгәндер халкы сукмагын.
Ошамаган бу хәл дошманнарга,
Теләмәгән тыныч ятканын.

Тырышканнар каерып алырга –
Таш булып таш
Явызлыкка түзгән, купмаган.
Хатирәләр саклап гомер кичә, 
Чатнап ярылса да уртадан.

Күршесендә – чордашы карт нарат...
Әрвах ирнең җаны
Шул агачка әллә күчкәнме?
Халкыбыз язмышы, моң-зарлары
Һәр ботагы аша үткәнме?

– Тарихыңны, үз тамырларыңны 
Онытма! – дип, нарат
Чорлар аша гүя эндәшә.
Үткәннәрен хәтерләгән халык,
Дәверләрне кичеп, мең яшәр.

... Ялан уртасында – мәгърур нарат.
Бабайларның рухын
Саклый кебек яшел ылыслар.
Кол Шәрифтәй, Канкай, Җәлилләрдәй
Батырларын халкым онытмас.

Ята күпме исемсез солдатлар
Таш плиталарның астында...
Тарих дәвам итә
Бабайларның
Каһарманлыгы яктысында.

ӨЗЕЛМӘСЕН ҖЕПЛӘР

Язмыш җебен урый-урый ,
Айлар, еллар үткән.
Гомер йомгагын сүтәргә 
Вакытлар да җиткән.

Йомгакта җепләр төрледән –
Чуар гомер күгем.
Узган юлларны кабаттан
Үтү мөмкин түгел.

Уемда сүтәм йомгакны,
Җепләр – төрлеләр .
Ак, карасы аралашып 
Узган гомерләр.

Ак мамыктай нәфисләре
Иркәли күзем.
Сорылары, караңгысы –
Болытлы көзем.

Өзелергә торган нәзек
Урыннары бар.
Яшьлектәге толымымдай
Калыннары бар.

Йомгагымны кабат урыйм –
Өзелмәсен җеп.
Алда әле башкарасы
Эшләрем бик күп.

ЭЗЕҢ КАЛСЫН

Җирдә безне яралткан чагында,
Ходай салган яшәүгә мәгънә.
Исемең дә калмый онытылса, 
Кеше булып яшәргә нигә?!

Куанабыз, туган көн җитә, дип,
Өстәлсә дә бары яшебез.
Ходай күпме гомер биргәнлекне 
Ярый әле белми яшибез.

Мәңгелеккә җиргә килми кеше,
Яшибез дә китеп барабыз.
Гомер бакчабызга гөлләр чәчеп,
Күңелләргә эзләр салабыз.

Сукмакларда калдырган эзләрне
Яңгыр юа, җилләр тузгыта.
Изге гамәл калса,
Сокландырып,
Күңелләрне кат-кат кузгата.

Зур елганы тутырып акса да,
Су калдырмый эзен елгада.
Сулар булып кына агып китмик,
Эзләребез калсын юлларда,
Исемебез калсын җырларда!

ГОМЕР БАКЧАМ
 
Бакчам тулып, гөлләр чәчәк ата,
Аклары бар, кызыл, зәңгәре.
Күбәләкләр уйный таҗларында,
Күңелемне нурлый ямьнәре.

Мин орлыклар чәчәм җиргә, сайлап,
Чәчкә атсын ал гөлләр булып.
Кылган гамәлләрем 
Күңелләрдә
Сайрап торсын былбыллар булып.

Яхшылыклар сибәм күңелләргә,
Гөлчәчәкләр булып шытсыннар.
Ак эшләрем,
Ак чәчәкләр кебек,
Гомер бакчам бизәп торсыннар.

ИСӘНМЕСЕЗ!

Исәнмесез, дуслар, саулармысыз ,
Күңелегез тыныч, аязмы?
Бар дөньягыз тигез, түгәрәкме,
Гомер бакчагызда язлармы?!

Гади генә бер сүз – "исәнмесез" –
Күпме мәгънә үзенә сыйдырган.
Сәлам бирүче дә, алучы да
Йөрәгендә рәхәтлек тойган.

Саулыкларны белешеп яшик без.
Исәнләшеп үтик урамнан.
Елмаюга җавап  –  шат елмаю,
Рәхмәт хисе ташыр җаныннан .

Туганыңмы, дустың , ят кешеме,
Сәламеңнән көч – дәрт алсыннар.
Исәнләшеп яши алу – бәхет –
Дус, туганнар исән булсыннар!


ДӨРЕС ЯШӘ

Баш очыңны кара болыт сарса,
Әйләнәңдә томан куерса,
Югалтмассың барыр юлларыңны,
Күкрәгеңдә иманың булса.

Изгелекләр кылып яшә җирдә,
Җаныңа гамьсезлек тулмасын;
Дусларыңа ачык булсын күңлең,
Намусыңа тузан кунмасын.









ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ

Ходай безне җиргә кеше итеп,
Камил акыл белән яралткан.
"Серләренә төшен яшәүнең", – дип ,
Тормыш сукмагыннан атлаткан.

Нигә килде Җиргә, ничек яши,
Яшәвенең нидә мәгънәсе? –
Гомер буе шуңа җавап эзли 
Аллаһының гади бәндәсе.

Гамәл кыла намусы кушканча,
Һәркем яши җирдә үзенчә .
Бәя ала үзе, 
Дөньяны бәяли,
Күңел күзе белән күргәнчә.

Кемдер пыскып яши сүнәр-сүнмәс,
Ут чәчеп торса да бар тараф.
Кара күзлек кигән күңел күзе,
Бар нәрсәгә җаны битараф.

Кемдер фонарь, кемдер шәм яндырып,
Якты бирә тирә – юненә.
Шул яктылык бирә алган кадәр
Ямь өстәлә яшәүләренә.

Ә кемнеңдер ялкынлы йөрәге
Нурлар сибә тирә-ягына.
Чаткысыннан башкалар күңлендә
Бәхет уты балкып кабына.

Пыскып яшәгәнче,
Янып яшә,
Ялкыныңнан дөрләсен җаннар.
Күңел нурың яктысында һәркем
Яшәвенең мәгънәсен аңлар.








КҮҢЕЛ КАСӘМ

Күңел касәм тирән – сыйган аңа
Атам, анам, гомер иткән ил.
Алар бүләк иткән бар гомерем,
Балаларым туып – үскән җир.

Күңел төбе – уңдырышлы туфрак,
Ни чәчсәң дә – яхшы үсеме.
Чәчтем аңа
Туган якка – сөю,
Әткәмнәргә хөрмәт хисемне.

Язмыш сынаулары – 
Хәсрәтләр дә,
Бәхет – шатлыклар да касәдә.
Мөлдерәмә тулды – түгелердәй,
Әкрен искән җилләр бәрсә дә.

Бер түгелсә, кире тулмый икән,
Бигрәк нәфис күңел касәсе.
Саксыз бәреп чайпалдырмыйк, диеп, 
Бер-береңне саклап яшәсе...


АЕҢ СҮНМӘСЕН
 
Аяз күктә йөзә ялгызак ай,
Сибеп җиргә моңсу яктысын.
Ай нур ала үзенә кояштан,
Нур бирердәй дусларың булсын.

Ай шәүләсе бар галәмгә китә,
Шәм шәүләсе төшә төбенә.
Ай нурыдай булсын гамәлләрең –
Барып җитсен күпләр күңеленә.

Йөрәктәге яшәү чаткысына 
Каршы искән җилләр өрмәсен.
Ай булмаса, күк йөзе караңгы – 
Күңелеңдә аең сүнмәсен.






БӘХЕТ ТӨСЕ

Бәхетебез нинди төстә була?
Һәркем әйтер:
– Бәхет ул – аклык.
Якты кояш сипкән ак нурлардан 
Күңелләргә тулган ак шатлык.

Бәхет төсе – бары якты төсләр:
Караңгыны куган ай төсе;
Офыкларны нурга коендырып,
Алсуланып аткан таң төсе.

Бар дөньяны, җанны сафландырып,
Кышын ява ак карлар булып;
Арындырып җирне кар-бозлардан,
Язын ага елгалар тулып.

Бәхет төсе яшел чирәмнәрдә,
Шомырт чәчәкләре исендә.
Таҗларына күбәләкләр кунган
Иркә гөлчәчәкләр төсендә.

Бәхет төсе – дулкынланып үскән
Иген басулары төсендә;
Игенченең маңгаена кунган
Тир төсендә, йөрәк көчендә.

Бәхет төсе – догаларың кушып,
Сөенеп пешергән аш исе;
Күкрәгеңә тулган ак сөт төсе,
Куанычтан тамган яшь төсе.

Бәхет төсе сөекле балаңның
Күзләреннән нур булып ага.
Бәхет бары, ак шатлыклар биреп,
Ак күңелләргә ишек кага.








ИМАНЫБЫЗ КАЙТА

Ата-бабалар җирендә яшәп,
Алар эчкән суны эчкәнбез.
Телне саклап,
Динебезне яклап,
Гасырларны исән кичкәнбез.

Яулар килгән ...
Мәчетләрне җимереп,
Китапларны өеп яндырган.
Гомерләрен бирсә биргән халкым,
Тик иманын саклап калдырган.

Ничә гасыр чормаларда яткан
Бисмиллалы китапларыбыз.
Бабаларның иман көче белән
Динебезне онытмаганбыз.

Югалтмыйк, дип,
Дога урынына
Ятлатканнар Коръән хәрефен ...
Бастырдык, дип шатланса да дошман,
Тыя алмый күңелдәгесен.

Шөкер, бүген иманыбыз кайта,
Йөрәкләрдә –
Аллаһ сүзләре.
Иман нуры йөрткән халкыбызның
Коръәнгә төбәлгән күзләре .

ИМАНЫМ

Бу дөньяда иң кадерле нәрсә – 
Күңлем тулы иман, намусым.
Сабыр савытларым тулса тулсын – 
Тик иманым гына сынмасын.

Ныклыгымны сынап, бер-бер артлы 
Куеп торса да зур киртәләр,
Юанамын: Ходай иман биргән
Сынауларны җиңеп үтәргә!

Җан әрнүе тулы кара көннәр
Язмышымда күпме булмасын,
"Сабырлыгым сыный Раббым, – димен, –
Тик иманым гына алмасын!"

Сөю тулы илаһи ышаныч,
Өмет, намус, мәхәббәт – иман.
Терәк тоеп, җаны тыныч яшәр
Күңелендә иманы булган.



КАДЕРЕН БЕЛ

Сизелми дә агып тора вакыт:
Күзгә йокы элеп, төн үтә;
Мәшәкате, борчулары белән,
Шатлыклары белән көн җитә .

Таң атуга, 
Җанлана бар дөнья;
Барсының үз эше, үз уе.
Язылмаган кәгазь дә саргая –
Зая үтмәсен гомер юлы.

Елга агып, дәрьяга тоташа,
Кыяны ишә дулкын, кагып.
Сулар тынчый, тимерләр тутыга;
Йөрәкләр мүкләнә, тик ятып.

"Хәрәкәттә – бәрәкәт", – ди халык,
Бәрәкәтле үтсен гомерең.
Узсын көнең яхшы гамәл кылып,
Һәр мизгелнең белеп кадерен.

Кичәге көн горурлыгың булсын. 
Иртәгәсе тусын яктырып.
Хыял тулы ярсу йөрәгеңне
Бәхет кошы торсын чакырып.

ГОМЕР ЮЛЫМ

Сикәлтәле булды гомер юлым –
Беркемнән дә ярдәм көтмәдем.
Ялгыз кичтем тормыш киртәләрен,
Артларымнан җилләр этмәде.

Яшәмәдем җилләр уңаена,
Куйган максатымнан кайтмадым.
Җилкәннәрне җилләр сындырганда,
Каршысына җәяү атладым.

Артларыннан көчле куллар этеп,
Күтәрелсә кемдер үрләргә,
Барып кара өермәгә каршы,
Күкрәк куеп көчле җилләргә.

Туңдыралмас кайнар йөрәгеңне 
Язмыш җилләренең салкыны.
Әйдәп барыр алга, сүрелмәсә
Күкрәгеңдә яшәү ялкыны.



ЮЛЛАР

Бишегеннән төшеп, кеше 
Ясый тәүге адымын.
Зур юлларга алып чыга
Аны тормыш агымы.

Тигез генә узмый гомер:
Шома, туры юллар бар;
Боргаланган елан кебек 
Куркыныч урыннар бар.

Бара кеше ...
Белми ниләр
Әзерләп көтә язмыш.
Җимермәсме хыялларын,
Ясап адымын ялгыш?..

Кайчак җилләр, каршы исеп,
Юлларны авыр итә.
Кайчакта юлдашың булып,
Аркаңнан этеп илтә.

Кала юлыңда каеннар,
Таллар кала баш иеп.
Наратлар кала:
– Йөрәгең
Булсын һәрчак яшь, – диеп.

Кулын болгап, юл читендә
Үтелгән еллар кала.
Хатирәләр күңелендә 
Калмый ияреп бара.

Йөрер юлларын яктырта
Баш очында кояшы.
Күңел күгенә нур сибә
Ата-ана догасы.

Кеше һаман хәрәкәттә –
Дәшә алга юллары.
Югалту – табышлар белән
Үтә гомер еллары.








КЕШЕ КИЛӘ

Кеше килә юлдан ...
Килә күптән,
Хәле беткән, арган , талчыккан.
Күкрәгенә өметен йомарлап,
Бәхет эзләп, бик күптән чыккан.

Тигез генә түгел бәхеткә юл:
Үрләр менде, төште түбәнгә.
Ашкынды ул
Алда дәшеп торган
Таулардагы яшел чирәмгә.

Сазлыкларны батмый үтеп чыкты,
Чокырларны урап әйләнде.
Рухы сүнеп, дәрте кимегәндә,
Өмет кошы алга әйдәде.

Томаннардан чыкты адашмыйча,
Җил бәрсә дә, калды аякта.
Бәхет кошы көтә аны һаман 
Тау башында яшел куакта.

Биеклеккә талпына күңеле,
Догаларын укый уеннан.
Егылса да, торып, алга атлый –
Кеше килә гомер юлыннан ...

СУЛАР АГА ...

Сулар ага, сулар ага,
Аккан су юлын таба.
Гомерләр дә сулар кебек –
Агып, җитәрбез кая?

Кечкенә инеш көенә
Югалмабызмы юлда?
Тулышып аккан елгадай 
Тормыш көтәме алда?

Суы булган җир кадерле,
Чишмәләр тибеп торсын.
Кайнап чыккан суларыннан
Зур дәрьялар башлансын.

Ярларын тутырып аксын
Гомер елгаларыбыз.
Сугарып туган җирләрне,
Тормышка ямь салырбыз.





СЕРЛЕ КӨЗГЕ

Күңелгә ямь, җанга азык бирә
Кулларыма алган бер көзгем.
Таныштыра мине дөнья белән –
Еракларга ачыла күзем.

Шул көзгедән күрәм бар җиһанны,
Ерак кыйтгаларны кичәмен.
Үткәннәргә кайтып,
Бабайларның
Шанлы елларына күчәмен.

Шул көзгедән күрәм киләчәкне,
Йолдызларга менәм, айларга.
Якын дустай, киңәшләрен бирә
Тормышымда юллар табарга.

Үз йөзеңне көзгедән күргәндәй,
Өйрәтә үзеңне танырга.
Бу гаҗәеп серле көзге – китап,
Кешелек акылы аңарда.

Якындагын күзләр күреп белә,
Ерактагы беленә укып.
Китап укымаса,
Белгәнен дә 
Яшәр иде кеше онытып.

Киштә тулы китаплар –
Хәзинәм,
Белем чишмәсе сусаучыга.
Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә,
Ашыгасың тизрәк чыгарга.


ТОРМЫШ

Тормышыңның төрле чагы була –
Җилләр уйный, буран кузгала.
Давыллары дулап узалар да,
Кара кайгы салган эз кала...




ТОРМЫШ КИТАБЫ

Борчулары, шатлыклары белән
Тагын бер көн күчте үткәнгә.
Кояш төшеп ятты бишегенә –
Ниләр көтә безне иртәгә?

Үтә гомер, озатабыз санап:
Кичә, бүген, килер иртәгә ...
Сизелмиләр бәхетле минутлар,
Әкрен үтә көннәр, көткәндә.

Һәр иртәне дога белән башлап,
Хәерле көн өмет итәбез.
Үзебезчә яшәп бүгенгене,
Иртәгәдән бәхет көтәбез.

Бүгенгең дә, иртәгәң дә үтә –
Кичәгегә күчә баралар.
Эзең булып, матур эшләр калсын,
Дәвам булып – изге балалар.

Көннән – көнгә калыная бара
Хәтер дигән тормыш китабы.
Изге гамәлләрне, 
Ядкарь итеп,
Күңелләрдә  җуймый тотабыз.


САГЫНАМ ...

Көзнең соңгы ае,
Карлар төшә,
Чиратына килә кыш, даулап .
Кар астында калган чәчәк кебек,
Калтырый җаным, җылы сорап.

Кайнар куеныңа качар идем, 
Үзең күптән салкын кочакта...
Җылыталар хатирәләр генә,
Күңелемә кар яуган чакта .




МИН СУГЫШНЫ КҮРӘМ 
ТӨШЛӘРЕМДӘ * 

Күрмәсәм дә сугыш афәтләрен,
Мин ишетеп беләм якыннан.
Җиңү өчен әнкәм көчен түккән ,
Әткәм кичкән уттан, ялкыннан.

Явыз фашист аткан ядрәләрдән
Яраланган безнең күкрәк тә.
Сугышларны күрмәгән булсак та,
Җәрәхәтләр әрни йөрәктә.

Мин сугышны күрәм төшләремдә –
Шул чорларда, гүя, үскәнмен.
Кот алырлык газаплары канга
Әткәм геннарыннан күчкәндер .

Мин туганда, өч кенә ел булган
Бомба тавышлары тынганга.
Җиңеп кайткан әткәй төннәр буе
Яралардан әрнеп сызланган.

Без биш бала тудык, яшәргә дип,
Канат асларында әтинең.
Ата назын тоеп үсәлмәдек –
Без түгелме сугыш ятиме?!

...Сугыш керә һаман төшләремә,
Күрмәсәм дә туплар шартлавын.
Җаннар өши, күреп кара сөрем 
Украина күген каплавын.

Баш калкыта тагын кансыз фашист,
Канат җәя Гитлер өрәге.
Бу хәлләрне күреп, ничек түзсен
Ветераннарыбыз йөрәге?!

Сугыш салган әрнү, яралары
Яңармасын иде картлыкта.
Балаларыбызны сакла, Ходам,
Тыныч илдә яшәт, шатлыкта.

*Эльвира Эхмәтшина көе .




ЮГАРЫГА

Югарыга карап үрнәк ал да,
Түбән таба карап гыйбрәт ал.
Юлыңдагы киртәләрне җиңеп,
Егетләрчә үтәр гайрәт сал.

Дәрьяларда йөзәргә теләсәң,
Үргә таба кирәк йөзәргә.
Бәхет көтә алда - югарыда,
Ярдәм бирер Ходай түзгәнгә.

Тауга менсәң , түбәнгә карама,
Менгән саен кара еракка.
Югарыда киңәер офыклар,
Дәрт өстәлер кыю йөрәккә.

Җил җилләми , томаннар ачылмый,
Гайрәтеңнән томан таралсын.
Даның китсен алга - югарыга,
Исемең җырларда яңгырасын!

ГАЛИМ БЕЛӘН НАДАН 

Гыйлем – кешеләрнең күңел нуры,
Укымаган сукырдан яман.
Гыйлемсезлек - ярлылык ачкычы,
Начар юлдаш юлыңда - надан.

Гыйлем алган югалмас беркайда,
Бәхетеңә киртә – наданлык.
Мәктәп юлы – җәннәт юлы , диләр,
Калебең нурланыр, белем алып.

Галимнәр омтыла камиллеккә,
Галим сүзе – гомер кичкәнче;
Наданнарга кирәк дан-дәрәҗә,
Надан сүзе – сәгать үткәнче.

Гыйлемгә тотынганнар югалмас,
Гыйлем алсаң – ерак барасың.
Былбыл белән карга арасы күк
Галим белән надан арасы.



ИЛЕҢ ӨЧЕН ЯШӘ

Хәвеф – хәтәр тулы заманасы – 
Тынычлыкны, Ходай, күпсенмә!
Игелекле булсын ир – егетләр,
Ил язмышы ирләр өстендә.

Ил йомышын үтәп билен буган,
Илнең сүзен тоткан – ир булган.
Ил бәхетен саклап хезмәт куйган
Халкы өчен сөекле булган.

Ил – ирләргә ,
Таяна ир илгә!
Ир гайрәте – йөрәк көчендә.
Иле өчен яши алмаганы
Яши алмый үзе өчен дә.

Ил чакырса, сызган җиңнәреңне,
Илең кичкән ташкын аша кич!
Ил кайгысын күтәр иңнәреңдә,
Илең эчкән чишмә суын эч!

Туган илең – ата-анаң өе,
Кырларында имән булып үс!
Ватан өчен янып яшәгәннәр 
Бетмәс көчне аннан ала ич!

БИРЕШМӘ

Юлларыңны зәңгәр томан сарса,
Адашырмын, диеп курыкма.
Күңел күгең тыныч, аяз булсын,
Хыянәтчел дуска юлыкма.

Баш очыңда куерса болытлар,
Кырау тисә күңел гөлеңә.
Яфракларын кабат яшәртерлек 
Көч тап йөрәгеңдә, бөгелмә!

Тәкъдиреңә язган сынауларның
Катырагы килеп ирешсә, 
Сабырлыгың күтәр җилкән итеп,
Тормыш җилләренә бирешмә.





БАШ ИМӘ

Ялгызым калдым, димә,
Моңаеп, башың имә.
Сагыш тулса күңелеңә,
Җилләргә чыгып сөйлә.

Чәчләреңнән җил үбәр,
Дәртле яңа көй көйләр;
Таратыр моң – сагышларың,
Тулган күңелең көләр.

Соклан дөнья яменә,
Ирек бирмә яшеңә;
Өмет өзми яшә җирдә,
Язмышыңа баш имә.

КАРТЛАР СҮЗЕ ХИКМӘТЛЕ

Кечкенәдән әбкәм әйтә иде:
– Бисмилласыз эшне башлама!
Алла сугар, ипи валчыкларын 
Аяк асларына ташлама!
Иңнәреңдә ике фәрештә бар –
Кылган гамәлләрең язарга.
Уңдагысы – синең изгелегең,
Сулдагысы – гөнаһ санарга ...
Исраф итмә суны кирәксезгә,
Тел озайтма өлкән кешегә.
Киемеңә карап мактамаслар.
Бәяләрләр карап эшеңә.

Әбкәемнең биргән һәр киңәшен 
Дога итеп ятлыйсы булган ...
Денсез, имансызлар булып беттек,
Дөньябызга көферлек тулган!
"Картлар сүзе – акыл күзе ", – диеп,
Колак салыйк алар сүзенә.
Чиста намус, саф җаныбыз белән 
Карый алыйк Кеше күзенә.
Тап төшермик галәм йөзенә ...




ГЫЙЛЕМ АЛ

Бабам сүзе чыкмый истән:
– Онытма шуны, улым:
Кесәңдә булганчы алтын,
Башыңда булсын гыйлем.

Белем – кешенең канаты,
Күңеленең зиннәте.
Кигән кием бәяләми 
Кешенең чын кыйммәтен.

Очар канатларың ныгыр,
Белемең булса төпле.
Укымыйча гыйлем булмый,
Укыган белә күпне.

Тән рәхәте – сәламәтлек,
Белем – җанның рәхәте.
Гыйлем эстәү – ләззәтле эш,
Кешенең зур бәхете.

Галимнең сүзе калыр, ди,
Бабам сүзе – йөрәктә.
Галим булган икән үзе –
Иң кирәген өйрәткән!

АЛТЫН ВАКЫТ

Кояш сибә алтын-сары нурлар,
Җир йөзенә алтын көзләр килгән.
Хәрәкәтләр салмак, күзләр сүрән – 
Өлкәннәрнең гомре көзгә кергән.

Җәй дөньяга бүләк итеп китә
Алтын вакыт – әбиләр чуагы.
Кайгырмыйк, дус, еллар уза, диеп,
Гомернең дә әле алтын чагы.

Алтын көзләр ¬– уңыш җыю чоры – 
Җәйләр кебек, шатлык белән үтсен.
Алда безне ап-ак карлар белән
Ак бәхетләр тулы кышлар көтсен.




ӘБИЕМ НӘСИХӘТЕ

Күңелләргә пакьлек, сафлык бирә
Ак яулыклар япкан әбиләр.
Йомшак карашлары бүгенгемне
Үткәннәрем белән бәйлиләр.

Йөзләреннән балкыган яктылык 
Ак яулыкларыннан күчкәнме?
Ак яулыклы әбиләребездән 
Ак киңәшләр алып үскәнмен.

Күңелемә сеңгән нәсихәте 
Юлдаш булды гомер юлымда.
"Изгелек кыл !" – диеп өндәүләре
Гомерлеккә калды уемда.

Онытылмый әбием сүзләре:
– Изгелекне ташка яз, балам, –
Күңелләрдән юылмас яхшылык,
Тирәнрәк уелыр һаман.

Бер начарлык эшләсәң кешегә,
Бу гамәлең комга язып куй –
Ачуыңны җилләр алып китсен,
Йөрәгеңнән чыксын яман уй.

"Изгелеккә җавап – изгелек ", – дип 
Өйрәтүе күңел түрендә.
Яшәү кагыйдәсе булсын иде
Һәркем өчен бу сүз бүген дә!



ГОМЕР

Гөлләр кебек кеше гомере:
Бөреләнә, чәчәкләр ата .
Көтмәгәндә куба бураннар –
Таҗларына салкын кар ята.






АТА ЙОРТЫ

Көчле канат асларына алган 
Ата йорты – гомер бишеге.
Ата биргән акыл – тирән диңгез,
Нәсихәте – тормыш ишеге.

Җил-давылдан саклый аталы йорт,
Гаиләдә ата – ак тирәк.
Яфраклары – балалары өчен
Гомер юлларында нык терәк.

Йортың төзек, куркынычсыз була,
Нык агачтан булса матчасы.
Сыгылмас матчадай, әти кеше
Саклап яши өйдә барчасын.

Атаң синең – таянырга тавың;
Таудан өлкән ата йөрәге.
Балалары рәхәт күрсен, диеп,
Хезмәт итеп талмас беләге.

Ата-ана – алтын канат, диләр,
Исән чакта белик кыйммәтен.
Картлыгыңда бәхет күрим, дисәң,
Киметмә аларга хөрмәтең.


КАДЕРЛЕЛӘРЕМ

– Иң кадерле кемнәрең? – дисәләр,
Әйтер идем:
– Минем улларым!
Рәхимле бул, Раббым, балаларга,
Бәхетле ит тормыш юлларын!

Дүрт бөркетем: улым, оныкларым –
Йөрәгемдә үскән гөлчәчәк.
Имин үтсен һәр туган көннәре,
Бирсен Ходай якты киләчәк.























БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘ

Ашкынып кайтам өемә,
Көтеп ала балалар.
Кайтып керүгә, куанып,
Кысып кочып алалар.

Бер кулыма алам кызым,
Икенчесенә – улым.
Хатын көлә:
– Төпчек тугач,
Кайдан табарсың урын?

– Кайгырма, – дим, – тусын гына, –
Утыртырмын җилкәмә. 
Кадерләрмен үзеңне дә,
Яшәтермен иркәләп.

Шаулап торсын өй эчебез 
Балалар тавышыннан...
Яши балалы гаилә
Тәм табып тормышыннан.






АНА СУРӘТЕ

Рәссам булсам, мин тудырыр идем
Күңелләргә керер бер рәсем:
Бишектән үк йөрәкләргә сеңгән 
Галиҗәнап Ана сурәтен.

Күкрәгенә кыскан нарасыен,
Сабыеннан алмый карашын.
Күзләреннән аккан назы белән 
Төреп алган газиз баласын.

Изрәп йоклый анасы куйнында,
Йомшак кочак – изге сакчысы.
Иренендә энҗедәй ялтырый
Терек суы – ак сөт тамчысы.

Аналарның күкрәк сөте белән
Ак нур иңә бала җанына.
Ак тәнлеме, карамы аналар –
Балага мәхәббәт канында.

Хатыннарны Аллаһы дөньяга
Ана булу өчен яралткан.
Ана бәхте, ана хисе бердәй,
Булса да ул кайсы халыктан.

Шат елмайган аналар йөзендә 
Чагыла илнең көче, куәте.
Туграларга урнашырга лаек 
Сабый кочкан ана сурәте!



*   *  *

Бар да үзгәрештә дөньяда –
Вакыт үз бизәкләрен сала.
Үзгәрми бары ана җаны –
Гомергә ана булып кала.





ӨЕБЕЗ КОЯШЫ 

Кая китсәк, сагнып көтеп тора 
Туган өйнең җылы учагы.
Кем бар сине ихластан яратып,
Көтеп алган, җәеп кочагын?!

Кояш яктысына җыелгандай,
Сыенабыз кайтып үзеңә.
Мәхәббәтең балкый күзләреңдә,
Изгелегең чыккан йөзеңә.

Кояш тигез карый һәр нәрсәгә,
Синең өчен газиз һәр балаң.
Нинди бәхет – дога кылып, өйдә
Көтеп алса сөекле анаң!

Кояш сүнсә, бетә тереклек тә –
Кояшка тиң ана балага.
Сүрелмәсен кояш йөрәгендә,
Күңел нурын бирик анага.

АНА ЙӨРӘГЕ

Бу дөньяда иң зур йөрәк кемдә?
Кем йөрәге – һәрчак терәгең? –
Кешелекнең бар борчуы сыйган 
Сөю тулы ана йөрәге!

Иркен дәръялардан да киңрәк
Бала өчен ана йөрәге.
Диңгез төпләреннән тартып алыр 
Газизләрен ана теләге.

Бала өчен утка-суга төшәр,
Вулканнарга керер кирәксә.
Аналарның йөрәге авырта,
Баласына сырхау эләксә.

Бал татлы да ,балдан бала татлы ,
Балалы йөрәкләр – бал йөрәк.
Янәшәңдә
Яшәүгә тәм биргән
Аналарның йөрәге кирәк.





АНА КОЧАГЫ

Ямьлеләрдән ямьле нәрсә ямьле,
Күңелләрдә ни калыр мәңге? –
Җылы кочагыңа балаң кысып, 
Сөт имезгән көннәрең ямьле!

Матурлардан матур кем иң матур? –
Алсу йөзле сабыйлар матур.
Карашларын әнисенә төбәп,
Кочагында тупырдап ятыр.

Яктылардан якты нәрсә якты? –
Гөнаһсыз сабыйның күзләре.
Иң бәхетле көнең – ишеткән көн 
"Әннә!"– диеп әйткән сүзләрен.

Җылылардан җылы нәрсә җылы?
Нәрсә булыр иң-иң йомшагы? –
Газизләрдән газиз,
Балдан татлы
Бала яткан ана кочагы!


ӘНИЕМӘ

Чәчләреңә кунган бәсләр, 
Йөзеңдәге җыерчыклар –
Безнең өчен яну-көюдән.
Кайгы-хәсрәткә бирешмә, 
Куаныч, бәхеттә яшә,
Көч ал, әни, безнең сөюдән!

Син бит безнең киңәшчебез,
Терәгебез, илһамчыбыз,
Үрнәгебез гомер буена.
Якты булсын һәрчак көнең,
Айлы булсын зәңгәр төнең,
Куанычлар тулсын уеңа.







ӘНИ 

Ай артыннан уздырамын айны,
Яралы күңелем көтә майны.
Йөрәгемдә сагышларым кайный,
Телгәлиләр хәсрәтләрем җанны.

Урын табалмыйча җаннарыма,
Барып чыгам синең яннарыңа.
Каеннарың шаулый баш очыңда,
Туфрагыңны иркәлим учымда.

Каен яфраклары май җилендә
Нидер сөйли миңа үз телендә.
Җаның мәллә килде күрешергә,
Хәлләремне минем белешергә.

Язлар килде җиргә, дөнья ямьле,
Ак чәчәкләр кабереңне ямьли.
Ак күңелең, киңәшләрең, әни, 
Мине һаман бирешмәскә әйди.


АНА БӘХЕТЕ

Балам кайтты, бердән иркенәеп,
Яктырыплар китте өй эче.
Рәхмәт сиңа, ана хакын хаклап, 
Хәл белергә кайтканың өчен.

Аналарның куанычы – бала...
Бәхет белән тула йөрәге –
Янәшәдә тойса улларының 
Таянырдай көчле беләген.

"Балам!" – диеп, янып яши ана,
"Имин булсын!" – бөтен теләге.
Тормыш дәрьяларын кичкән чакта,
Җилкән булсын анаң йөрәге.







ӘЛЛИ-БӘЛЛИ 

– Әлли-бәлли...
Җаннарны иркәләп,
Өй эченә назлы җыр ага.
Моңнарына урап,
Күңелләрнең
Иң мөкатдәс кылларын кага:

– Әлли-бәлли, бәүкәй,
Йокла, бәбкәй,
Кошлар күптән йокыга талган.
Гөлгә кунып, күбәләкләр йоклый,
Уйный-уйный, алар да арган.

– Әлли-бәлли...
Күңел түрләреннән
Саркып чыккан гүзәл моң ага.
Баласына чиксез мәхәббәтен
Үз җырында белдерә ана.

Бишек җыры...
Борын-борынгыдан
Тулган бу моң татар җанына.
Үз телендә 
Үз моңнары аша
Милли хисләр сеңгән канына.

– Әлли-бәлли ...
Ак бишектә – бәби,
Җил-давылдан, Раббым, арала!..
Өй эчләрен якты моңга күмеп, 
Изге бишек җыры тарала...


ЯШӘЕШ

Ал кояшның назлы нурларыннан 
Агачларда бөре уяна.
... Алсу йөзле яшь әни куйнында – 
Ак биләүгә төргән яшь бала.




АНА ӨМЕТЕ

Күңелемдә 
Изге моң тирбәлә,
Татар моңы –
Бишегемнән соңгы моңым бу.
Шул көй бәйли мине
Әнкәм белән,
Әбекәйләрдән килгән җырым бу.

Күңелемдә
Сүнмәс моң тирбәлә.
Күчәрме ул минем улыма?
Буыннардан килгән
Шушы җырым 
Сердәш булалырмы юлында?

Өзелмәсме 
Моңым үземнән соң? –
Шул уй били бүген башымны.
Онытмасмы балам
Бишек җырын сузган 
Сөю тулы назлы тавышымны?
"Асылъяр"ны,
"Рамай", "Зиләйлүк"не
Капламасмы заман шау-шуы?

Мин улымда күрәм дәвамымны,
Телем, моңым күчсен улыма.
Туган телен сөеп сөйләсен ул,
Сизгер булсын күңеле көемә;
"Карурман"ны тыңлап 
Бер моңлансын,
Елый алсын "Әллүки"емә.


*   *  *

Караңгы төнне яктырткан
Айга тиң булсам иде.
Йолдызлар кебек, 
Дусларым
Нур сибеп торса иде.





КАЙЛАРДА ЙӨРИ БАЛА?

Тигез сулап йоклый бала,
Тирән сулышын ала.
Нәни улын сөя-сөя,
Зурысын уйлый ана:
– Куенымда яткан чакта,
Гамем булмаган икән,
Елап уянып, төннәрем
Бизәгән, ямьле иткән.
Кайларда йөри бу бала –
Төн урталары җиткән?..
Ә улы ...күрше кызының 
Керфекләреннән үпкән.


ҖАНЫҢ ТОЯМ
(Улыма)

Гомер юлым яктырткан йолдыз син,
Аллаһының олы бүләге.
Куанычым, иң матур җырым син,
Тормыш китабымның бизәге.

Якты карашларың җылы бөрки –
Кояштан нур тамган күзеңә.
Тавышларың моңлы җыр шикелле,
Фәрештәләр үпкән йөзеңнән.

Җаның тоям үземнең җанымда, 
"Син!" дип тибә анаң йөрәге.
Озын гомер, тәүфыйк бирсен Ходай,
Бәхет белән үтсен көннәрең.


ГОМЕР КЫСКА...

Ниятләгән эшләр ярты юлда
Өзелеп кала кайчак - вакыт тар.
... Түтәлдәге соңгы чәчәкләрнең
Яфрагына яткан тәүге кар.





ТУГАН КАДЕРЕ

Туганы юк –
Гомер аланында
Япа-ялгыз үскән бер агач.
Җилләр сыга, яшеннәр дә суга,
Яннарында терәк булмагач.

Туганнар ул – 
Бер тамырдан чыгып ,
Бер кәүсәдән үскән ботаклар .
Карлар күмсә –
Бергә күтәрешер,
Давыл килсә – 
Сынудан саклар.

Туган иңен куяр иң беренче,
Язмышыңа сынаулар килсә.
Нәсел тамырлары таза булыр,
Бер-береңнең кадерен белсәң.



ЯЛГЫЗ ЙОРТ

Авыл читендә – ялгыз йорт,
Яртылаш чумган карга.
Ак тынлыкка оеганнар 
Агач-куаклар бар да.

Йорт түбәсен карлар баскан,
Көртләр күмгән капканы.
"Ачыгыз !"– дип,
Күптән инде 
Беркем дә юк какканы.

Моңнар сарган тәрәзләрен 
Яктырта тонык утлар.
Хәсрәт мендәрендә ана 
Бүген дә ялгыз йоклар.





КӨТКӘННӘР

Чит җирләрдә булып кайттым бераз,
Туган өйне ялгыз калдырып.
Керсәң – бар,
Чыксаң – юк ялгыз канат,
Беркем көтми мине зарыгып.

"Үз өемдә – үз көем"не җырлап,
Кайттым , нигеземне сагынып.
Өй эче буш, 
Диварлары җансыз,
Буш бүлмәләр киткән суынып.

Сусаган гөлләрем 
Тәрәзәдән 
Күз алмыйча, мине көткәннәр.
Сагынудан яфраклар саргаеп,
Чәчәкләре шиңеп беткәннәр.

Сулар сиптем,
Йомшарттым төпләрен,
Иркәләдем назлы сүз белән.
Ялгышканмын,
Көтүче юк, диеп –
Өйдә мине көткәннәр гөлләр.


ҮЗ ИЛЕҢ

Чәчәк ата гөл үз сабагында,
Үзенә хас исе һәр гөлнең.
Үз куагын сайлап куна кошлар,
Газиз Ватаны бар һәркемнең.

Кеше – бер баласы милләтенең,
Үз көе бар аның, үз теле.
Үз халкының җырын-моңын көйләп,
Кунып сайрар талы – үз иле.

Туган җирең бирә яшәү көче,
Гөлләр кебек әрем төбе дә.
Үз телеңдә үз җырларың җырлап 
Яшәү язсын туган илеңдә.




КӨЗГЕ МОҢ

Көзнең көчле чагы,
Кышка ерак әле,
Эреп бетте яуган тәүге кар.
Җилләр елап исә, 
Үләннәрне кисә,
Куна җиргә соңгы яфраклар.

Кояш сирәк көлә,
Яңгыр алып килә
Авырайган кургаш болытлар.
Хушлашып, һавадан
Үтә күчмә кошлар –
Талмасыннар юлда канатлар.

Төссезләнде көннәр,
Ямансу күңелләр –
Көтә алда кышның салкыны.
Буранлы төннәрдә 
Ялгыз күңелләрдә
Сүрелмәсен яшәү ялкыны.


ТАМЫРЫМ ТУГАН ҖИРДӘ

Язмышларга шулай язылгандыр:
Гомер үтте чит-ят җирләрдә.
Түтәленнән аерып алсалар,
Сулыгалар алсу гөлләр дә.

Мин бер гөле идем туган якның –
Тамыр җәйдем, яфрак чыгардым.
Чәчәк аттым, 
Шунда парым таптым,
Бәхет җырларымны җырладым.

Өзелде җыр...
Көзге яфрак кебек,
Җил очырды мине еракка.
Җырланмаган җыры, яме белән 
Туган ягым китте йөрәктә.

Йөзләремне куеп иркәләнәм 
Туган яктан искән җилләргә.
Яфракларым читтә тирбәлсә дә, 
Тамырларым туган җирләрдә.


ТАЛЛАРЫМ *
(җыр)

Күңелләрне тартып тора
Инешебез ярлары.
Су өстенә иелгәннәр
Сыгылмалы таллары.

Серләрен сөйлиме әллә
Агымсуга талларым;
Уртаклашсам мин дә хисем,
Бушанырмы җаннарым?

Сандугачлар оя кора
Талларыма язларын.
Пар былбылын көтә күңел,
Ташып тора назларым.

Талчыбыктай нечкә күңлем
Бер көн ул да аңлармы;
Гомер юлын бергә узар 
Пары итеп сайлармы?

Җил искәндә, яфраклары
Көйли кебек талларның:
– Сөя белгән генә таба
Үзенә тиң парларын.

*Айрат Шәйхелисламов көе.

НИЧЕК БЕЛГЕРТЕРГӘ?*

– Ничек белгертергә икән 
Күңелдәге теләкне?
"Яхшылык телим сиңа", – дип 
Барып әйтү кирәкме?
Яхшы хис-тойгыларымны 
Сөйләргәме кешегә?
– Юк, дускаем, ниятеңне 
Күрсәт аңа эшеңдә.
Күңелдәге уйларыңны
Изге гамәлеңә төр;
Тел белән әйтмәсәң дә, ул 
Теләгеңне ишетер.

* Айрат Шәйхелисламов көе.




БӘХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ

Айдан нурлар балкыганда, 
Күктә йолдыз атылганда 
Очраштымы юлларыгыз,
Сузылдымы кулларыгыз?

Котлы булсын туйларыгыз,
Бердәм булсын уйларыгыз;
Хисләрегез сүрелмичә 
Узсын гомер юлларыгыз.

Сөйгән ярың – тулган аең,
Егет – имән, кәләш – каен.
Өйләнү – җаныңа җавап, 
Башыңа булыр зур савап.

Өйләнмәгән өйсез булыр, 
Ялгыз гомер көйсез булыр.
Үкенер – инде соң булыр,
Пар канаты очкан булыр.

Кошлар оя кормый тормый,
Кеше гаиләсез булмый.
Тату яшәгән парларның
Тал бишекләре буш булмый.

Гомер буе сөешегез,
Теләкләргә ирешегез;
Түрдә булсын – бәхетегез,
Бишегендә – җимешегез.

ЯЛГЫЗ ЯНМА

Һәркемнең дә бу якты дөньяда
Бәхетенә язган пары бар:
Җир шары да галәм киңлегендә
Ялгыз түгел – 
Юлдаш ае бар.

Моңланма син, ялгыз айга карап,
Бар янында якты йолдызы.
Янәшәңдә 
Нурың бүлешердәй
Парың булсын – 
Янма ялгызың.



МӘХӘББӘТ НИНДИ БУЛА?

Мәхәббәт ул нинди була – 
Ут кебек кайнар микән?
Күңелеңне биләп алса,
Хисләрең кайнар микән?

Әллә күз яшьләре кебек
Тозлы буламы икән?
Әниләр кулы шикелле 
Назлы буламы икән?

Язгы ләйсән яңгырыдай,
Җылы буламы әллә?
Җәйге йомшак җилләр булып,
Күңелгә тула мәллә?

Мәхәббәттән күз яшьләре
Битләреңне дә юа;
Күкләргә ашардай итеп,
Күңелгә канат куя.

Сөю хисе йөрәкләргә
Тирән эзләрен уя.
Мәхәббәт тулган күңелләр
Яшәү бәхетен тоя.


ТУГАН ҖИРЕҢ ОНЫТМА

Күккә карап талпынсаң да,
Алда була болытлар.
Биек менсәң дә –
Кемлегең,
Төшәр җирең онытма.

Түбәң күктә булганда да,
Аягың җирдә булсын.
Аерылсаң да,
Күңел кошың
Туган җиреңә кунсын!




КҮҢЕЛЕҢ ЧӘЧӘК АТСЫН*

Сиңа илтер сукмакларны 
Каплаган яшел чирәм.
Күрми торсам, көн сүрелә, 
Моң белән тула тирәм.

Хуш исләргә тула һава,
Чәчәк атканда шомырт.
"Сөям" дигән сүзләреңне
Вәгъдәңне биреп ныгыт.

Яшел сукмаклардан киләм –
Ач күңелең капкасын.
Гөлләр сибим йөрәгеңә,
Гомер буе сакларсың.

Йолдызлардан сирпегән нур 
Яктыртсын юлларыңны.
Чәчәк атсын күңел гөлең,
Бизәсен уйларыңны.

* Рушат Харрасов көе.


КАРЛАР ОЧА

Кар бөртеге – 
Шаян күбәләккәй,
Кун кулыма, ял ит, очынма!
Юк, кирәкми,
Төшмә син учыма,
Эреп бетәрсең җылысына.

Туган өең синең – кар болыты,
Уйнар җирең – кышкы урамнар.
Йөрәкләрнең җылысын үз итми 
Салкын бураннарда туганнар.

Бөтерелеп оча уйнак карлар,
Ап-ак көртләр күмә авылымны.
Туңдыралмый карлар суыклыгы
Җир җылысы тулган җанымны.



ЗАРЛАНМА*

Зарың булса күңелеңдә,
Йөрәгең белән киңәш.
Киртәләрне җиңеп үтеп,
Теләкләреңә иреш.

Зарың сөйләп, кешеләргә
Күчермә аырлыгың.
Дус хәвефләнер, дошманың
Арттырыр явызлыгын.

Тырыш һәрчак көр булырга,
Сер бирмәскә ятларга;
Зарлану кебек сыйфаттан
Йөрәгеңне сакларга.

Дөнья булгач, һәр кешенең
Зары, моңнары була.
Моннан зурысын бирмә, дип, 
Ходайдан сабыр сора.
Алладан сабыр сора...

* Айрат Шәйхелисламов көе.

КӨЗГЕ МОҢ

Көзнең көчле чагы,
Кышка ерак әле,
Эреп бетте яуган тәүге кар.
Җилләр елап исә, 
Үләннәрне кисә,
Куна җиргә соңгы яфраклар.

Кояш сирәк көлә,
Яңгыр алып килә
Авырайган кургаш болытлар.
Хушлашып, һавадан
Үтә күчмә кошлар –
Талмасыннар юлда канатлар.

Төссезләнде көннәр,
Ямансу күңелләр –
Көтә алда кышның салкыны.
Буранлы төннәрдә 
Ялгыз күңелләрдә
Сүрелмәсен яшәү ялкыны.

ПАР КАЕН
(җыр)

Алка таккан, шәлен япкан
Аланлыкта кушкаен.
Шул каенга кунып сайрый
Иртәләрен кошкаем.

Кушымта: Ялгыз агачка кош кунмас,
Ялгызы оя кормас.
Парсыз күңел – сынган канат,
Күңел җылысы тоймас.

Күзләреңнән китсен сагыш,
Елмаеп кара, иркәм.
Серләремне уртаклаша 
Алыр парымны көтәм.

Давылларда ялгыз каен
Ярсып чайкый башкаен.
Гомер юлын пар каендай
Бергә узыйк, җанкаем.

Җил-давылларны җиңәрлек 
Парлар булыйк, дускаем!


ЯЗ

Елгаларда ташу китә шаулап,
Гөрләвекләр ага җыр көйләп.
Җилләр исә, куакларны сыйпап,
Урман шаулый, җиргә сер сөйләп.

Табигатьнең алсу йөзле чагы –
Ал кояштан балкый ал нурлар.
Иркәләнеп ягымлы кояшка,
Бөреләрен ача каеннар.

Ояларга кайтты сыерчыклар –
Һаваларга моң тулган мизгел.
Япь-яшь чагы әле җир йөзенең,
Табигатькә бары – унсигез!



ТУГАН ЯГЫМА*

Елгаларда инде бозлар киткән,
Сандугачлар кайтыр чак җиткән.
Язлар саен тарта туган яклар –
Минем җаным әллә кош микән?!

Сыерчыккай булсам, сайлар идем 
Әткәм куйган җылы ояны.
Тирәгемә кунып сайрар идем,
Һәр яңа көн өчен куанып.

Оялар юк инде, 
Тирәкне дә
Еккан инде вакыт җилләре.
Тик күңелдә сайрый бер нәни кош
Балачактан откан көйләрне.

Сыерчыклар белән кайтып эзли
Җанымдагы кошчык тирәген.
Изге бер моң булып,
Гомер буе
Чакрып тора туган төбәгем.

* Рушат Харрасов көе.


КОЯШЛЫ КӨЗ

Кызгылт-сары агачлардан
Күл өстенә яфрак ява.
Көзге кояш әле көләч –
Сары нурга чумган һава.

Алтын-сары яктылыктан
Күл суына сары иңгән.
Су өстендәге аккошлар
Сагышланып, башын игән.

Сукмакларда , кыштыр-кыштыр ,
Яфраклар сөйли сагышын.
Аланлыкны чолгап алган
Кояшлы көзләр тавышы.




ӘЙТӘ АЛМЫЙ КАЛГАН СҮЗ*

Җанга тулган 
Әйтә алмый калган 
Назларга төрелгән сүзләрем.
Яшерсәм дә,
Тама тамчы-тамчы –
Мөлдерәмә тулы күзләрем.

Яшем түгел,
Тел очымда калган 
Иң иркә сүз тама йөрәккә.
Әйтелмәгән –
Кочып сөйгәндә дә,
Бишек җырларымда көйләп тә.

Юктыр җирдә ана мәхәббәтен
Белгертер сүз,
Дип : "Иң кирәге!"
Һәр сулышта: "Балам!" – диеп тибә
Сөю белән тулы йөрәге.

Иң тәмле сүзләрен сайлап кына,
Нарасыен сөя һәр ана.
Дәрьялардай тирән йөрәгендә 
Әйтелмәгән күпме сүз кала!

* Рушат Харрасов көе.


ЭЗЛӘР

Киткән юлларыңа чыгып көтәм,
Эзләреңне карлар күмеп киткән.
Үткәннәргә кайтып уйларымда,
Яңа эзләр салып, ялгыз үтәм.

Ай артыннан еллар үтеп китә,
Кайтырсың, дип, 
Күңел өмет итә.
Икәү генә йөргән сукмакларда
Моң ураган парсыз эзләр көтә.





ЧӘЧӘГЕМ

Күз тияр, дип куркам, кызым,
Нык сокланып карасам.
Чәчәкләр арасына кач,
Качыш-качыш уйнасаң.

Аланнарны ямьләп үскән
Син бер гүзәл чәчәктәй.
Күбәләк кунар чәчеңә –
Аермас гөлчәчәктән.

Гөлдән гөлгә куна-куна,
Бал кортлары җыя бал.
Балам миңа балдан татлы,
Кочып үпсәм – җанга ял.

Ромашкалар арасында
Чәчәк микән, син микән?
Юлларыңда, чәчәк атып,
Бәхетең көтсен, иркәм!



АК КҮГӘРЧЕН

Аяз күктә канат җилпи 
Ак күгәрченнәр парлап.
Гөрлиләр кунып ботакка,
Иң яшелләрен сайлап .

Һаваларда – ак күгәрчен ,
Гүя нәни ак болыт.
Җилпенә күккә йөрәгем,
Кошлардай,  канат тоеп.

Күңелемдәге күгәрчен 
Очарга дип талпына.
Йөрәктән чыккан сүзләрем 
Җитсен иде халкыма.





СИН ОНЫТСАҢ...

Язлар саен күмелә гөлләргә
Яшьлегебез узган болыннар.
Серебезне һаман саклый әле
Икәү генә белгән урыннар.

Хәтеремне балкыта йолдызы
Бергә үткән зәңгәр төннәрнең .
Син онытсаң, 
Йолдызлардай янып,
Яктыртырмын хәтер түрләрең.

Син онытсаң тәүге мәхәббәтең,
Бергә салган яшьлек эзләрен,
Кояш нуры булып төшәрмен дә 
Мин ачармын күңел күзләрең.

Язларыңда ак болытта килеп,
Ләйсән яңгыр булып явармын.
Минсез үткән еллар тапландырган
Йөрәгеңне назлап юармын.

Син онытсаң,
Йомшак җилдәй исеп,
Бар дөньяңа үтеп керермен.
Яшьлек таңындагы хисләреңнең
Яңарганын шунда күрермен.


КИЛ

Кил син,
Кил син минем янга 
Урманнар, күлләр аша.
Кер син, кер син күңелемә
Ай түгел, көннәр аша .

Уйла, 
Уйла минем турда,
Һәрчак булыйм уеңда.
Уйларыңны бүлешердәй 
Сердәш булыйм юлыңда.




КАЕННАРЫМ 

Кайтып барам туган якка,
Каршылый каеннарым.
Җаным белән синнән, Мөслим,
Беркайчан айрылмамын.

Агачларым саклап тора 
Һаваларның сафлыгын.
Сагышларымны тарата
Каенлыкның аклыгы.

Яфраклары сөйли кебек 
"Көттердең ,– дип ,– бу юлы ..."
Асфальт юлдай тигез түгел 
Кешенең гомер юлы.

Тезелгәннәр юл буена –
Ялгыз түгел каеннар.
Яшәсәң иде гомергә,
Күрми хәсрәт – кайгылар.

Кайтып барам...
Ык суында
Юармын җаннарымны.
Онтырмынмы 
Ялгыз коштай
Үткәргән айларымны?!


ТУГАН ЯК

Туган як – сандугачлы бакча,
Нурларга коена таң атса.
Бер кошчыгың булып сайрар идем,
Мәңгегә шул бакчада калсам.

Мин синең үз балаң, туган як,
Йөрәгемә тулган мәхәббәт.
Канатланып кайтам ел саен,
Җиткерим, дип, сиңа мең рәхмәт.




ЮГАЛТУ
(Улыма)

Сөйлим, дисәм, күңелдән моң ага,
Көлим, дисәм, сыгылып яшь чыга.
Саклап калалмадым яннарымда,
Очты күккә гүзәл кошчыгым.

Югалтудан саргайды алмагач,
Кипте кунып сайрар гөлләрең.
Сандугачлар белән кайтырсың күк,
Язны көтеп уза көннәрем...
















ТӨШЛӘРЕМӘ КЕР

Күңелемнән чыгып,
Таң алдыннан 
Күз алдыма көн дә басасың.
Күрим, диеп, якынрак килсәм, 
Шаяргандай, тагын качасың.

Күңелеңнең яктылыгын сибә
Мәхәббәтле кара күзләрең.
Югалтасым килми күз алдымнан,
Күреп туялмадым йөзләрең.

Юат мине, улым, сөйләш әле,
Төшләремә кереп булса да.
Синнән моңнар агылып килә төсле,
Агачларга кошлар кунса да.



КЕШЕ КҮҢЕЛЕ

Ачык китап түгел кеше күңеле – 
Җиңел генә укый алмыйсың.
Янәшәңдәгеләрнең кемлеген
Гомер итә-итә аңлыйсың.

Һәркемдә дә яхшылыклар белән
Кимчелекләр яши янәшә.
Күкрәгендә якты фәрештәсе
Нурын саклар өчен көрәшә.

Яннарыңда булган кешеләрнең
Күңел фәрештәсен күрә бел.
Елмаюың, матур сүзең белән
Җаннарына өмет бирә бел.

Авырлыклар килгәнгә ярдәм ит –
Йөрәгенә күпер салырсың.
Тормышның мәгънәсе – сөя белү, 
Бәхетеңне шуннан табарсың.

СӨЙЛИМ ТУГАН ТЕЛЕМДӘ

Туган телем,
Назлы телем 
Ул – сөйгән татар телем.
Йолдыз кебек, 
Йөрәкләрне 
Яктыртып тотар телем.

Шул туган телем белән мин:
"Әткәм, әнкәм", – дип дәштем.
Күңел күгем яктыртучы
Әлифба битен ачтым.

"Халкым, илем, милләтем", – дип,
Сөйлим туган телемдә.
Бабамнардан күчкән моңым
Йөрәгемнең түрендә.

Иркәләп, үз телемдә мин
Көйлим:
– Әткәм-әнкәем..."
Туган телдә 
"Туган тел"не җырлыйм –
Мин бәхетле синдә, илкәем!



КҮҢЕЛ ҖЕБЕМ

Бер матурлык күрсәм сокланамын,
Игелек кылсалар куанам.
Гаделсезлек күрсәм бу дөньяда, 
Яхшылык җиңәр, дип юанам.

Һәр изгелек, кояш нуры булып, 
Йөрәгемә килеп ягыла.
Ак болытлар, караларын куып,
Күңелдән күңелгә агыла.

Кемдер җылы сүзе,
Кем гамәле белән 
Өмете киселгәнгә җан өрә.
Йөрәк нурын сибеп,
Адашканның
Гомер юлына якты бирә.

Тормышның көзен дә, язларын да
Җаным кабул итә үзенә.
Күңел җебем дисбе җебе кебек –
Хисләрем шул җепкә тезелә.

Шул җеп аша йөрәгемә тулган
Тойгыларыма ирек бирәм.
Бер җепкә тезелгән дисбеләрдәй,
Бердәмлектә яшим ил белән.


ОНЫТ...

Үкенечләр белән карап калма 
Узып киткән поезд артыннан.
Эзләмә син кичәге көнеңне –
Битләре түгелдер алтыннан.

Газапланып уйлама үткәнне,
Оныт – сәхифәләр ябылган.
Алгы көнең дөрес үтәр өчен,
Узганнардан сабак алынган.





СИН БУЛГАНДА

Икәү янәшә барабыз,
Кулларыбыз - кулларда.
Кыш бабабыз бәрхет келәм
Җәеп куйган юлларга.

Каеннардан иңебезгә
Энҗе карлар коела.
Бураннар да, син барында,
Йомшак җилдәй тоела.

Шат күзләрең, йолдызлардай,
Күңелемә нур чәчә.
Учларыңның җылылыгы
Туңган учыма күчә.

Язмыш куйган сынауларда
Сыенырлык кочак син.
Зәмһәрир салкыннарында
Җылы бирер учак син.



ҮЗ-ҮЗЕМӘ

Шатлык та, сагыш та тулган 
Бер кечкенә йөрәккә.
Уйларыма ирек бирсәм,
Хисләр сыймый күкрәккә.

Уйлама, җитәр, тынычлан,
Тулган бит күңел касәң.
Яшьләр булып ташып чыгар,
Үткәннәреңә керсәң.

Йөрәгеңнең бер читендә
Урын тап яңа хискә.
Хәтергә яшер узганны,
Күңлең талпынсын өскә.





ЯЗМЫШ ШАГЫЙРЬ ИТКӘН
(Шагыйрь Харрас Әюп истәлегенә)

Ул гади бер авыл улы иде,
Вөҗданы саф, йөрәге зур иде;
Гаиләнең өмет-куанычы,
Атасының бердәнбере иде.

Замананың авыр чагы иде –
Нужа камытларын ул да киде.
Фашист аткан пуля, еллар кичеп,
Атасының йөрәгенә тиде.

Әтиләрдән калган итекләр зур,
Тормыш йөге, ай-һай, авыр икән.
Әнкәенең җыры алга илткән –
Шуңа аны язмыш шагыйрь иткән.

БӘХЕТ НИЧЕК КИЛӘ?

Бәхет саный кеше, килсә әгәр 
Ул көткәнчә, кабул иткәнчә.
Нигә килми икән бәхет кошы 
Һәркемгә дә күңле көткәнчә?!

Кемнәргәдер килә, язгы җилдәй,
Канатларын назлы кагынып.
Кемдер яши гомере буена 
Очып киткән бәхетен сагынып.

Берәүләрне, ләйсән яңгыр кебек,
Йөзләреннән юып яшәртә.
Кемнәрнедер:
"Бәхетең алда !"– диеп,
Өзелмәс өметтә яшәтә.

Бәхет һәркем өчен –
Якыннарың
Сау-сәламәт булса тирәңдә.
Шытып чыгар өмет-теләкләр дә,
Язын чыккан яшел чирәмдәй.

Сүрелмәсен бәхет кояшыбыз,
Бирсен Ходай яшәү рәхәтен.
Аналарга бирсен Ана бәхете,
Балаларга – бала бәхетен!



УЧАГЫҢДА ТОРМЫШ КАЙНАСЫН
( укучым Алмазга )

Кулың тигән җирдә гөлләр үссен,
Соклансын һәркайсы эшеңә.
Җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр,
Егет күрке булган кешегә.

Өч нәрсәне тиеш ир-егетләр
Гомерендә үти алырга:
Йорт салырга, агач утыртырга,
Үзеннән соң нәсел калырга.

Тоткан юлың туры –
Теләгеңне
Ашырасың әнә тормышка.
Киләчәктә булыр таянычың –
Улың үсеп килә алмашка.

Дөнья ямен күреп, 
Сөю тулган
Йөрәгеңә илһам аласың.
Күңелеңә тулган хисләреңне
Шигырь юлларына саласың.

Син утырткан алмагачка кунып,
Иртәләрен кошлар сайрасын;
Үз кулларың белән салган йортның
Учагында тормыш кайнасын.

КӨЗЛӘР БЕЗНЕ ЯШӘРТӘЛӘР ГЕНӘ
(Ветеран укытучы сүзе)

Көзләр безне яшәртәләр генә – 
Түгел әле кояш баешы.
Күңелләрдә яңгырыйдыр һаман
Кыңгырауның дәртле тавышы.

Гомер буе
Тынмас йөрәкләрдә
Яшәүгә дәрт, сүнмәс наз булсын.
Кыңгыраулар таушы көч өстәсен,
Күңелләргә куаныч тулсын.














МИН – ҖИР КЫЗЫ

Туган җирем,
Җырларга тиң синдә
Урманнарның моңлы шаулавы.
Кошлар белән серләшә инешләр,
Күкләргә әйдиләр тауларың.

Җилләр белән куышып уйныйлар
Һавада хыялый болытлар.
Кояш төшкән чакта бишегенә,
Нурга тула алсу офыклар.

Шау чәчәкле болыннарга төшеп,
Чык суларын эчә былбыллар.
Матурлыктан иркәләнә күзләр,
Таша җаннан иң саф тойгылар.

Сайрар кошлар, 
Мин дә сезнең кебек 
Табигатьнең иркә баласы.
Йөрәгемдә – сөю Җир-Анага,
Күкрәгемә тулган һавасы.

Мин – Җир кызы,
Җирем, синдә тудым,
Яшәр өчен синнән көч алам.
Җаным-тәнем белән синең балаң,
Сөюемне
Җырларыма инде мин салам.



ЯШӘҮ ЯМЬЛЕ

Җилләр йомшак,
Яңгырлары җылы,
Күк күкрәве матур җырга тиң.
Һәр нәрсәнең күрәм якты ягын – 
Күңелләрем иркен кырдай киң.

Күкләр биек,
Болытлары зәңгәр,
Җир йөзендә балкый җәй яме.
Эшчән бал кортлары сайлап кунган
Чәчәкләрдән аңкый бал тәме.

Чык суында сусыннарын баса
Сандугачлар җәйнең таңында.
Чәчкәләргә мәхәббәтен сөйләп,
Күбәләкләр бии таҗында.

Көзләр – алтын,
Кышлар – ак буранлы,
Язлар ярсу туган ягымда.
Канатлана күңел,
Яшәү ямен,
Тормыш тәмен тойган чагында.

ПАРЛЫ ДӨНЬЯ

Җир йөзендә Аллаһ һәр нәрсәне 
Парлы-парлы итеп яраткан.
Тәкъдиренә язса, насыйп ярлар 
Табыша бер-берсен ерактан.

Пар сандугач язын оя кора,
Пар күгәрчен гөрли түбәдә.
Пар балдаклар алышалар яшьләр –
Тормыш ямьле шуңа күрә дә.

Пары барның тормыш терәге бар,
Пар канатлы кошлар – биектә.
Парсыз кала ярлар, язмыш кушса,
Каушалмыйлар инде көтеп тә.

Айрылмасын парлар,
Канатларны
Каермасын язмыш җилләре.
Яшәрләргә язсын дөньяларда,
Тоеп газиз парың иңнәрен.


ЯХШЫЛЫКЛАР ӨЛӘШ

Аллаһыбыз сөя гаделлекне –
Беркемне дә ятим итмәгән.
Тәкъдиренә бәхет язылганнар
Гомер юлын ялгыз үтмәгән.

Пар канатың каерса язмышың,
Якын дустың куяр иңнәрен.
Янәшәңдә күпме йөрәк тибә –
Кемгәдер бар синең кирәгең.

Кемдер көтә синең елмаюны,
Кемдер мохтаҗ җылы сүзеңә.
Боек күңелеңә канат куеп,
Дуслык кулы сузар үзеңә.

Кеше туган 
Бергә ярдәмләшеп 
Яшәр өчен җирдә янәшә,
Ялгыз аккошмы син,
Парлы кошмы – 
Яхшылыклар өләшеп яшә.

ДУСЛАРЫМ

Учак булса, 
Ялкын сүнәр иде,
Салкын сулар сипкәч күңелгә.
Кайгылар ут булса,
Йөрәк күптән 
Калыр иде, янып, күмергә...

Назлы бер сүз җитә йөрәгемә –
Китек күңелемне күрергә.
Әзер торалар янда дусларым –
Ярдәм кулы сузып килергә.

Янып беткән йөрәкне тергезә 
Күңелләрендәге изгелек.
Гаделсезлек тулы бу дөньяда 
Дусларымда яши игелек!




КҮҢЕЛ КОШЫМ

Уяндым да күзем салдым 
Тәрәзәдән урамга:
Уйный буран, агачлар да, 
Куаклар да югалган.

Күңелдә дә нидер уйный,
Җилпенеп канат кага.
Чыгып кушыласым килә
Ишелеп яуган карга.

Талпына күңелем кошы –
Дәшә буранлы урам.
Кар явамы күңелемә,
Йөрәгемдәме – буран?!

Күңел кошым, шул бурандай,
Күкрәгемдә кагына.
Еракта калган яшьлеген, 
Туган ягын сагына.

Кайтып булса шул чагыма,
Тыймас иде буран да.
Ашкындырып хисләремне,
Карлар уйный урамда...

АЛМАГАЧ

Кар бөртекләре ял итә
Алмагач ботагында.
Җилләр иссә, 
Һаваларда
Уйнашырлар тагын да.

Агач йоклый төштә күреп,
Язын чәчәк атканын;
Ботакларын алмалары 
Тулып авырайтканын.

Хәзергә кыш...
Йоклый агач,
Төбен төргән ак юрган.
Ак чәчәкләрен уйнатып,
Көйләп тирбәтә буран.




ДӨНЬЯ

Дөнья бит ул баскыч кебек:
Йөртми тигез юллардан.
Кемдер менә, кемдер төшә –
Язмышын белми алдан.

Гомер озак, юллар ерак,
Дөнья ал да гөл түгел.
Баскычлардан гел югары,
Өскә омтыла күңел.

Бер көлдерсә, биш елата, 
Сыйпамый дөнья баштан.
Ниятләренә ирешер,
Өскә үрләр тырышкан.

Алга барыр юлларыңны
Томаннар капламасын.
Эзе калсын яшәвеңнең,
Исемең югалмасын.


СӨЮДӘ

Сынаулар җибәреп тора Ходай,
Авырлыклар утына ата.
Алтынны да, саф булсын, дип, оста
Ут – ялкында бик озак тота.

Авырлыкны җиңел уза кеше,
Күкрәгендә иманы булса.
Җан чистара, калебе нурлана,
Йөрәгенә ярату тулса.

Сөя белгән кеше җиңеп үтә
Юлда киртәләрнең барын да.
Чиста җаннар яшидер сөелеп,
Сөюдә – тормышның җаны да.



























ДУСТЫМ
(Рәсиләгә)

Дөнья гүзәл, һәрчак янәшәңдә
Игелекле дуслар булганда.
Әрнү-сагышларга дәва биреп,
Йөрәгеңне сыйпап торганда.

Бер изгелек итсә якынына,
Шөкерана кыла Аллага.
Күңеленә миһербанлык тулган –
Бәхет бирсен Ходай аңа да.

Бәхет саныйм: гаҗәп зур йөрәкле
Гүзәл җанлы кеше янымда.
Дуслык кулын тоеп иңнәрендә,
Шат яшәвен телим аның да.

Дәрт сүнмәсен йөрәкләребездә,
Ялкынланып, дөрләп янарга.
Әҗәл, янап, кулын сузганда да,
Изгелекләр кылып калырга!



ГАСЫРЛАР АВАЗЫ

Ялан уртасында ялгыз нарат,
Заман сулышыннан
Кайрылары тузган, каралган.
Колачланып үскән ботаклары
Хатирәләр күптән авырайган .

Янәшәдә – борынгы каберташ...
Гасырларча торып,
Җиргә иңгән, тәмам береккән;
Чокып язган язулар җуелган –
Кем күмелгән монда электән?

Шанлы ханмы, батыр сугышчымы,
"Милләтем !"– дип янган
Бөек әдип, олуг галимме?
Кем булса да,
Ихтирам казанган
Улы булган бөек кавемнең.

Киләчәккә җитәр нык таш куйган –
Өзмәгәндер халкы сукмагын.
Ошамаган бу хәл дошманнарга,
Теләмәгән тыныч ятканын.

Тырышканнар каерып алырга –
Таш булып таш
Явызлыкка түзгән, купмаган.
Хатирәләр саклап гомер кичә, 
Чатнап ярылса да уртадан.

Күршесендә – чордашы карт нарат...
Әрвах ирнең җаны
Шул агачка әллә күчкәнме?
Халкыбыз язмышы, моң-зарлары
Һәр ботагы аша үткәнме?

– Тарихыңны, үз тамырларыңны 
Онытма! – дип, нарат
Чорлар аша гүя эндәшә.
Үткәннәрен хәтерләгән халык,
Дәверләрне кичеп, мең яшәр.



... Ялан уртасында – мәгърур нарат.
Бабайларның рухын
Саклый кебек яшел ылыслар.
Кол Шәрифтәй, Канкай, Җәлилләрдәй
Батырларын халкым онытмас.

Ята күпме исемсез солдатлар
Таш плиталарның астында...
Тарих дәвам итә
Бабайларның
Каһарманлыгы яктысында.

ӨЗЕЛМӘСЕН ҖЕПЛӘР

Язмыш җебен урый-урый ,
Айлар, еллар үткән.
Гомер йомгагын сүтәргә 
Вакытлар да җиткән.

Йомгакта җепләр төрледән –
Чуар гомер күгем.
Узган юлларны кабаттан
Үтү мөмкин түгел.

Уемда сүтәм йомгакны,
Җепләр – төрлеләр .
Ак, карасы аралашып 
Узган гомерләр.

Ак мамыктай нәфисләре
Иркәли күзем.
Сорылары, караңгысы –
Болытлы көзем.

Өзелергә торган нәзек
Урыннары бар.
Яшьлектәге толымымдай
Калыннары бар.

Йомгагымны кабат урыйм –
Өзелмәсен җеп.
Алда әле башкарасы
Эшләрем бик күп.




ЭЗЕҢ КАЛСЫН

Җирдә безне яралткан чагында,
Ходай салган яшәүгә мәгънә.
Исемең дә калмый онытылса, 
Кеше булып яшәргә нигә?!

Куанабыз, туган көн җитә, дип,
Өстәлсә дә бары яшебез.
Ходай күпме гомер биргәнлекне 
Ярый әле белми яшибез.

Мәңгелеккә җиргә килми кеше,
Яшибез дә китеп барабыз.
Гомер бакчабызга гөлләр чәчеп,
Күңелләргә эзләр салабыз.

Сукмакларда калдырган эзләрне
Яңгыр юа, җилләр тузгыта.
Изге гамәл калса,
Сокландырып,
Күңелләрне кат-кат кузгата.

Зур елганы тутырып акса да,
Су калдырмый эзен елгада.
Сулар булып кына агып китмик,
Эзләребез калсын юлларда,
Исемебез калсын җырларда!









ЭЧТЭЛЕК

Гомер бакчам							6
Исәнмесез							7
Дөрес яшә							7
Яшәү мәгънәсе						8
Күңел касәм							9
Аең сүнмәсен							9
Бәхет төсе							10
Иманабыз кайта						11
Иманым							11
Кадерен бел							12
Гомер юлым							12
Юллар								13
Кеше килә							14
Сулар ага							14
Серле көзге							15
Тормыш							15
Тормыш китабы						16
Сагынам							16
Мин сугышны күрәм төшләремдә				17
Югарыга							18
Галим белән надан						18
Илең өчен яшә							19
Бирешмә							19
Баш имә							20
Картлар сүзе хикмәтле					20
Гыйлем ал							21
Алтын вакыт							21
Әбием нәсихәте						22
Гомер								22
Ата йотры							23
Кадерлеләрем							23
Бәхетле гаилә							24
Ана сурәте							25
Өебез кояшы							26
Ана йөрәге							26
Ана кочагы							27
Әниемә								27
Әни						28
Ана бәхете					28
Әлли-бәлли					29
Яшәеш						29
Ана өмете					30
Кайларда йөри бала?				31
Җаның тоям			31
Гомер кыска			31
Туган кадере			32
Ялгыз йорт			32
Көткәннәр			33



Үз илең								33
Көзге моң							34
Тамырым туган җирдә					34
Талларым							35
Ничек белгертергә						35
Бәхетле булыгыз						36
Син янма							36
Мәхәббәт нинди була?					37
Туган җирең онытма						37
Күңелең чәчәк атсын						38
Карлар оча							38
Зарланма 							39
Көзге моң							39
Пар каен							40
Яз								40
Туган ягыма							41
Кояшлы көз							41
Әйтә алмый калган сүз					42
Эзләр								42
Чәчәгем								43
Ак күгәрчен							43
Син онытсаң							44
Кил								44
Каеннарым							45
Туган як							45
Югалту								46
Төшләремә кер						46
Кеше күңеле							47
Сөйлим туган телемдә					47
Күңел җебем							48
Оныт								48
Син булганда							49
Үз-үземә							49
Язмыш шагыйрь иткән					50
Бәхет ничек килә?						50
Учагыңда тормыш кайнасын					51
Көзләр безне яшәртәләр генә				51
Мин җир кызы							52
Яшәү ямьле					53
Парлы дөнья					53
Яхшылык өләш				54
Дусларым					54
Күңел кошым					55
Алмагач					55
Дөнья				56
Сөюдә				56
Дустым				57
Гасырлар авазы		58
Өзелмәсен җепләр		59
Эзең калсын			60





















ГОМЕР БАКЧАМ
 
Бакчам тулып, гөлләр чәчәк ата,
Аклары бар, кызыл, зәңгәре.
Күбәләкләр уйный таҗларында,
Күңелемне нурлый ямьнәре.

Мин орлыклар чәчәм җиргә, сайлап,
Чәчкә атсын ал гөлләр булып.
Кылган гамәлләрем 
Күңелләрдә
Сайрап торсын былбыллар булып.

Яхшылыклар сибәм күңелләргә,
Гөлчәчәкләр булып шытсыннар.
Ак эшләрем,
Ак чәчәкләр кебек,
Гомер бакчам бизәп торсыннар.











ИСӘНМЕСЕЗ!

Исәнмесез, дуслар, саулармысыз ,
Күңелегез тыныч, аязмы?
Бар дөньягыз тигез, түгәрәкме,
Гомер бакчагызда язлармы?!

Гади генә бер сүз – "исәнмесез" –
Күпме мәгънә үзенә сыйдырган.
Сәлам бирүче дә, алучы да
Йөрәгендә рәхәтлек тойган.

Саулыкларны белешеп яшик без.
Исәнләшеп үтик урамнан.
Елмаюга җавап  –  шат елмаю,
Рәхмәт хисе ташыр җаныннан .

Туганыңмы, дустың , ят кешеме,
Сәламеңнән көч – дәрт алсыннар.
Исәнләшеп яши алу – бәхет –
Дус, туганнар исән булсыннар!




ДӨРЕС ЯШӘ

Баш очыңны кара болыт сарса,
Әйләнәңдә томан куерса,
Югалтмассың барыр юлларыңны,
Күкрәгеңдә иманың булса.

Изгелекләр кылып яшә җирдә,
Җаныңа гамьсезлек тулмасын;
Дусларыңа ачык булсын күңлең,
Намусыңа тузан кунмасын.









ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ

Ходай безне җиргә кеше итеп,
Камил акыл белән яралткан.
"Серләренә төшен яшәүнең", – дип ,
Тормыш сукмагыннан атлаткан.

Нигә килде Җиргә, ничек яши,
Яшәвенең нидә мәгънәсе? –
Гомер буе шуңа җавап эзли 
Аллаһының гади бәндәсе.

Гамәл кыла намусы кушканча,
Һәркем яши җирдә үзенчә .
Бәя ала үзе, 
Дөньяны бәяли,
Күңел күзе белән күргәнчә.

Кемдер пыскып яши сүнәр-сүнмәс,
Ут чәчеп торса да бар тараф.
Кара күзлек кигән күңел күзе,
Бар нәрсәгә җаны битараф.

Кемдер фонарь, кемдер шәм яндырып,
Якты бирә тирә – юненә.
Шул яктылык бирә алган кадәр
Ямь өстәлә яшәүләренә.

Ә кемнеңдер ялкынлы йөрәге
Нурлар сибә тирә-ягына.
Чаткысыннан башкалар күңлендә
Бәхет уты балкып кабына.

Пыскып яшәгәнче,
Янып яшә,
Ялкыныңнан дөрләсен җаннар.
Күңел нурың яктысында һәркем
Яшәвенең мәгънәсен аңлар.








КҮҢЕЛ КАСӘМ

Күңел касәм тирән – сыйган аңа
Атам, анам, гомер иткән ил.
Алар бүләк иткән бар гомерем,
Балаларым туып – үскән җир.

Күңел төбе – уңдырышлы туфрак,
Ни чәчсәң дә – яхшы үсеме.
Чәчтем аңа
Туган якка – сөю,
Әткәмнәргә хөрмәт хисемне.

Язмыш сынаулары – 
Хәсрәтләр дә,
Бәхет – шатлыклар да касәдә.
Мөлдерәмә тулды – түгелердәй,
Әкрен искән җилләр бәрсә дә.

Бер түгелсә, кире тулмый икән,
Бигрәк нәфис күңел касәсе.
Саксыз бәреп чайпалдырмыйк, диеп, 
Бер-береңне саклап яшәсе...


АЕҢ СҮНМӘСЕН
 
Аяз күктә йөзә ялгызак ай,
Сибеп җиргә моңсу яктысын.
Ай нур ала үзенә кояштан,
Нур бирердәй дусларың булсын.

Ай шәүләсе бар галәмгә китә,
Шәм шәүләсе төшә төбенә.
Ай нурыдай булсын гамәлләрең –
Барып җитсен күпләр күңеленә.

Йөрәктәге яшәү чаткысына 
Каршы искән җилләр өрмәсен.
Ай булмаса, күк йөзе караңгы – 
Күңелеңдә аең сүнмәсен.






БӘХЕТ ТӨСЕ

Бәхетебез нинди төстә була?
Һәркем әйтер:
– Бәхет ул – аклык.
Якты кояш сипкән ак нурлардан 
Күңелләргә тулган ак шатлык.

Бәхет төсе – бары якты төсләр:
Караңгыны куган ай төсе;
Офыкларны нурга коендырып,
Алсуланып аткан таң төсе.

Бар дөньяны, җанны сафландырып,
Кышын ява ак карлар булып;
Арындырып җирне кар-бозлардан,
Язын ага елгалар тулып.

Бәхет төсе яшел чирәмнәрдә,
Шомырт чәчәкләре исендә.
Таҗларына күбәләкләр кунган
Иркә гөлчәчәкләр төсендә.

Бәхет төсе – дулкынланып үскән
Иген басулары төсендә;
Игенченең маңгаена кунган
Тир төсендә, йөрәк көчендә.

Бәхет төсе – догаларың кушып,
Сөенеп пешергән аш исе;
Күкрәгеңә тулган ак сөт төсе,
Куанычтан тамган яшь төсе.

Бәхет төсе сөекле балаңның
Күзләреннән нур булып ага.
Бәхет бары, ак шатлыклар биреп,
Ак күңелләргә ишек кага.








ИМАНЫБЫЗ КАЙТА

Ата-бабалар җирендә яшәп,
Алар эчкән суны эчкәнбез.
Телне саклап,
Динебезне яклап,
Гасырларны исән кичкәнбез.

Яулар килгән ...
Мәчетләрне җимереп,
Китапларны өеп яндырган.
Гомерләрен бирсә биргән халкым,
Тик иманын саклап калдырган.

Ничә гасыр чормаларда яткан
Бисмиллалы китапларыбыз.
Бабаларның иман көче белән
Динебезне онытмаганбыз.

Югалтмыйк, дип,
Дога урынына
Ятлатканнар Коръән хәрефен ...
Бастырдык, дип шатланса да дошман,
Тыя алмый күңелдәгесен.

Шөкер, бүген иманыбыз кайта,
Йөрәкләрдә –
Аллаһ сүзләре.
Иман нуры йөрткән халкыбызның
Коръәнгә төбәлгән күзләре .

ИМАНЫМ

Бу дөньяда иң кадерле нәрсә – 
Күңлем тулы иман, намусым.
Сабыр савытларым тулса тулсын – 
Тик иманым гына сынмасын.

Ныклыгымны сынап, бер-бер артлы 
Куеп торса да зур киртәләр,
Юанамын: Ходай иман биргән
Сынауларны җиңеп үтәргә!

Җан әрнүе тулы кара көннәр
Язмышымда күпме булмасын,
"Сабырлыгым сыный Раббым, – димен, –
Тик иманым гына алмасын!"

Сөю тулы илаһи ышаныч,
Өмет, намус, мәхәббәт – иман.
Терәк тоеп, җаны тыныч яшәр
Күңелендә иманы булган.



КАДЕРЕН БЕЛ

Сизелми дә агып тора вакыт:
Күзгә йокы элеп, төн үтә;
Мәшәкате, борчулары белән,
Шатлыклары белән көн җитә .

Таң атуга, 
Җанлана бар дөнья;
Барсының үз эше, үз уе.
Язылмаган кәгазь дә саргая –
Зая үтмәсен гомер юлы.

Елга агып, дәрьяга тоташа,
Кыяны ишә дулкын, кагып.
Сулар тынчый, тимерләр тутыга;
Йөрәкләр мүкләнә, тик ятып.

"Хәрәкәттә – бәрәкәт", – ди халык,
Бәрәкәтле үтсен гомерең.
Узсын көнең яхшы гамәл кылып,
Һәр мизгелнең белеп кадерен.

Кичәге көн горурлыгың булсын. 
Иртәгәсе тусын яктырып.
Хыял тулы ярсу йөрәгеңне
Бәхет кошы торсын чакырып.

ГОМЕР ЮЛЫМ

Сикәлтәле булды гомер юлым –
Беркемнән дә ярдәм көтмәдем.
Ялгыз кичтем тормыш киртәләрен,
Артларымнан җилләр этмәде.

Яшәмәдем җилләр уңаена,
Куйган максатымнан кайтмадым.
Җилкәннәрне җилләр сындырганда,
Каршысына җәяү атладым.

Артларыннан көчле куллар этеп,
Күтәрелсә кемдер үрләргә,
Барып кара өермәгә каршы,
Күкрәк куеп көчле җилләргә.

Туңдыралмас кайнар йөрәгеңне 
Язмыш җилләренең салкыны.
Әйдәп барыр алга, сүрелмәсә
Күкрәгеңдә яшәү ялкыны.



ЮЛЛАР

Бишегеннән төшеп, кеше 
Ясый тәүге адымын.
Зур юлларга алып чыга
Аны тормыш агымы.

Тигез генә узмый гомер:
Шома, туры юллар бар;
Боргаланган елан кебек 
Куркыныч урыннар бар.

Бара кеше ...
Белми ниләр
Әзерләп көтә язмыш.
Җимермәсме хыялларын,
Ясап адымын ялгыш?..

Кайчак җилләр, каршы исеп,
Юлларны авыр итә.
Кайчакта юлдашың булып,
Аркаңнан этеп илтә.

Кала юлыңда каеннар,
Таллар кала баш иеп.
Наратлар кала:
– Йөрәгең
Булсын һәрчак яшь, – диеп.

Кулын болгап, юл читендә
Үтелгән еллар кала.
Хатирәләр күңелендә 
Калмый ияреп бара.

Йөрер юлларын яктырта
Баш очында кояшы.
Күңел күгенә нур сибә
Ата-ана догасы.

Кеше һаман хәрәкәттә –
Дәшә алга юллары.
Югалту – табышлар белән
Үтә гомер еллары.








КЕШЕ КИЛӘ

Кеше килә юлдан ...
Килә күптән,
Хәле беткән, арган , талчыккан.
Күкрәгенә өметен йомарлап,
Бәхет эзләп, бик күптән чыккан.

Тигез генә түгел бәхеткә юл:
Үрләр менде, төште түбәнгә.
Ашкынды ул
Алда дәшеп торган
Таулардагы яшел чирәмгә.

Сазлыкларны батмый үтеп чыкты,
Чокырларны урап әйләнде.
Рухы сүнеп, дәрте кимегәндә,
Өмет кошы алга әйдәде.

Томаннардан чыкты адашмыйча,
Җил бәрсә дә, калды аякта.
Бәхет кошы көтә аны һаман 
Тау башында яшел куакта.

Биеклеккә талпына күңеле,
Догаларын укый уеннан.
Егылса да, торып, алга атлый –
Кеше килә гомер юлыннан ...

СУЛАР АГА ...

Сулар ага, сулар ага,
Аккан су юлын таба.
Гомерләр дә сулар кебек –
Агып, җитәрбез кая?

Кечкенә инеш көенә
Югалмабызмы юлда?
Тулышып аккан елгадай 
Тормыш көтәме алда?

Суы булган җир кадерле,
Чишмәләр тибеп торсын.
Кайнап чыккан суларыннан
Зур дәрьялар башлансын.

Ярларын тутырып аксын
Гомер елгаларыбыз.
Сугарып туган җирләрне,
Тормышка ямь салырбыз.





СЕРЛЕ КӨЗГЕ

Күңелгә ямь, җанга азык бирә
Кулларыма алган бер көзгем.
Таныштыра мине дөнья белән –
Еракларга ачыла күзем.

Шул көзгедән күрәм бар җиһанны,
Ерак кыйтгаларны кичәмен.
Үткәннәргә кайтып,
Бабайларның
Шанлы елларына күчәмен.

Шул көзгедән күрәм киләчәкне,
Йолдызларга менәм, айларга.
Якын дустай, киңәшләрен бирә
Тормышымда юллар табарга.

Үз йөзеңне көзгедән күргәндәй,
Өйрәтә үзеңне танырга.
Бу гаҗәеп серле көзге – китап,
Кешелек акылы аңарда.

Якындагын күзләр күреп белә,
Ерактагы беленә укып.
Китап укымаса,
Белгәнен дә 
Яшәр иде кеше онытып.

Киштә тулы китаплар –
Хәзинәм,
Белем чишмәсе сусаучыга.
Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә,
Ашыгасың тизрәк чыгарга.


ТОРМЫШ

Тормышыңның төрле чагы була –
Җилләр уйный, буран кузгала.
Давыллары дулап узалар да,
Кара кайгы салган эз кала...




ТОРМЫШ КИТАБЫ

Борчулары, шатлыклары белән
Тагын бер көн күчте үткәнгә.
Кояш төшеп ятты бишегенә –
Ниләр көтә безне иртәгә?

Үтә гомер, озатабыз санап:
Кичә, бүген, килер иртәгә ...
Сизелмиләр бәхетле минутлар,
Әкрен үтә көннәр, көткәндә.

Һәр иртәне дога белән башлап,
Хәерле көн өмет итәбез.
Үзебезчә яшәп бүгенгене,
Иртәгәдән бәхет көтәбез.

Бүгенгең дә, иртәгәң дә үтә –
Кичәгегә күчә баралар.
Эзең булып, матур эшләр калсын,
Дәвам булып – изге балалар.

Көннән – көнгә калыная бара
Хәтер дигән тормыш китабы.
Изге гамәлләрне, 
Ядкарь итеп,
Күңелләрдә  җуймый тотабыз.


САГЫНАМ ...

Көзнең соңгы ае,
Карлар төшә,
Чиратына килә кыш, даулап .
Кар астында калган чәчәк кебек,
Калтырый җаным, җылы сорап.

Кайнар куеныңа качар идем, 
Үзең күптән салкын кочакта...
Җылыталар хатирәләр генә,
Күңелемә кар яуган чакта .




МИН СУГЫШНЫ КҮРӘМ 
ТӨШЛӘРЕМДӘ * 

Күрмәсәм дә сугыш афәтләрен,
Мин ишетеп беләм якыннан.
Җиңү өчен әнкәм көчен түккән ,
Әткәм кичкән уттан, ялкыннан.

Явыз фашист аткан ядрәләрдән
Яраланган безнең күкрәк тә.
Сугышларны күрмәгән булсак та,
Җәрәхәтләр әрни йөрәктә.

Мин сугышны күрәм төшләремдә –
Шул чорларда, гүя, үскәнмен.
Кот алырлык газаплары канга
Әткәм геннарыннан күчкәндер .

Мин туганда, өч кенә ел булган
Бомба тавышлары тынганга.
Җиңеп кайткан әткәй төннәр буе
Яралардан әрнеп сызланган.

Без биш бала тудык, яшәргә дип,
Канат асларында әтинең.
Ата назын тоеп үсәлмәдек –
Без түгелме сугыш ятиме?!

...Сугыш керә һаман төшләремә,
Күрмәсәм дә туплар шартлавын.
Җаннар өши, күреп кара сөрем 
Украина күген каплавын.

Баш калкыта тагын кансыз фашист,
Канат җәя Гитлер өрәге.
Бу хәлләрне күреп, ничек түзсен
Ветераннарыбыз йөрәге?!

Сугыш салган әрнү, яралары
Яңармасын иде картлыкта.
Балаларыбызны сакла, Ходам,
Тыныч илдә яшәт, шатлыкта.

*Эльвира Эхмәтшина көе .




ЮГАРЫГА

Югарыга карап үрнәк ал да,
Түбән таба карап гыйбрәт ал.
Юлыңдагы киртәләрне җиңеп,
Егетләрчә үтәр гайрәт сал.

Дәрьяларда йөзәргә теләсәң,
Үргә таба кирәк йөзәргә.
Бәхет көтә алда - югарыда,
Ярдәм бирер Ходай түзгәнгә.

Тауга менсәң , түбәнгә карама,
Менгән саен кара еракка.
Югарыда киңәер офыклар,
Дәрт өстәлер кыю йөрәккә.

Җил җилләми , томаннар ачылмый,
Гайрәтеңнән томан таралсын.
Даның китсен алга - югарыга,
Исемең җырларда яңгырасын!

ГАЛИМ БЕЛӘН НАДАН 

Гыйлем – кешеләрнең күңел нуры,
Укымаган сукырдан яман.
Гыйлемсезлек - ярлылык ачкычы,
Начар юлдаш юлыңда - надан.

Гыйлем алган югалмас беркайда,
Бәхетеңә киртә – наданлык.
Мәктәп юлы – җәннәт юлы , диләр,
Калебең нурланыр, белем алып.

Галимнәр омтыла камиллеккә,
Галим сүзе – гомер кичкәнче;
Наданнарга кирәк дан-дәрәҗә,
Надан сүзе – сәгать үткәнче.

Гыйлемгә тотынганнар югалмас,
Гыйлем алсаң – ерак барасың.
Былбыл белән карга арасы күк
Галим белән надан арасы.



ИЛЕҢ ӨЧЕН ЯШӘ

Хәвеф – хәтәр тулы заманасы – 
Тынычлыкны, Ходай, күпсенмә!
Игелекле булсын ир – егетләр,
Ил язмышы ирләр өстендә.

Ил йомышын үтәп билен буган,
Илнең сүзен тоткан – ир булган.
Ил бәхетен саклап хезмәт куйган
Халкы өчен сөекле булган.

Ил – ирләргә ,
Таяна ир илгә!
Ир гайрәте – йөрәк көчендә.
Иле өчен яши алмаганы
Яши алмый үзе өчен дә.

Ил чакырса, сызган җиңнәреңне,
Илең кичкән ташкын аша кич!
Ил кайгысын күтәр иңнәреңдә,
Илең эчкән чишмә суын эч!

Туган илең – ата-анаң өе,
Кырларында имән булып үс!
Ватан өчен янып яшәгәннәр 
Бетмәс көчне аннан ала ич!

БИРЕШМӘ

Юлларыңны зәңгәр томан сарса,
Адашырмын, диеп курыкма.
Күңел күгең тыныч, аяз булсын,
Хыянәтчел дуска юлыкма.

Баш очыңда куерса болытлар,
Кырау тисә күңел гөлеңә.
Яфракларын кабат яшәртерлек 
Көч тап йөрәгеңдә, бөгелмә!

Тәкъдиреңә язган сынауларның
Катырагы килеп ирешсә, 
Сабырлыгың күтәр җилкән итеп,
Тормыш җилләренә бирешмә.





БАШ ИМӘ

Ялгызым калдым, димә,
Моңаеп, башың имә.
Сагыш тулса күңелеңә,
Җилләргә чыгып сөйлә.

Чәчләреңнән җил үбәр,
Дәртле яңа көй көйләр;
Таратыр моң – сагышларың,
Тулган күңелең көләр.

Соклан дөнья яменә,
Ирек бирмә яшеңә;
Өмет өзми яшә җирдә,
Язмышыңа баш имә.

КАРТЛАР СҮЗЕ ХИКМӘТЛЕ

Кечкенәдән әбкәм әйтә иде:
– Бисмилласыз эшне башлама!
Алла сугар, ипи валчыкларын 
Аяк асларына ташлама!
Иңнәреңдә ике фәрештә бар –
Кылган гамәлләрең язарга.
Уңдагысы – синең изгелегең,
Сулдагысы – гөнаһ санарга ...
Исраф итмә суны кирәксезгә,
Тел озайтма өлкән кешегә.
Киемеңә карап мактамаслар.
Бәяләрләр карап эшеңә.

Әбкәемнең биргән һәр киңәшен 
Дога итеп ятлыйсы булган ...
Денсез, имансызлар булып беттек,
Дөньябызга көферлек тулган!
"Картлар сүзе – акыл күзе ", – диеп,
Колак салыйк алар сүзенә.
Чиста намус, саф җаныбыз белән 
Карый алыйк Кеше күзенә.
Тап төшермик галәм йөзенә ...




ГЫЙЛЕМ АЛ

Бабам сүзе чыкмый истән:
– Онытма шуны, улым:
Кесәңдә булганчы алтын,
Башыңда булсын гыйлем.

Белем – кешенең канаты,
Күңеленең зиннәте.
Кигән кием бәяләми 
Кешенең чын кыйммәтен.

Очар канатларың ныгыр,
Белемең булса төпле.
Укымыйча гыйлем булмый,
Укыган белә күпне.

Тән рәхәте – сәламәтлек,
Белем – җанның рәхәте.
Гыйлем эстәү – ләззәтле эш,
Кешенең зур бәхете.

Галимнең сүзе калыр, ди,
Бабам сүзе – йөрәктә.
Галим булган икән үзе –
Иң кирәген өйрәткән!

АЛТЫН ВАКЫТ

Кояш сибә алтын-сары нурлар,
Җир йөзенә алтын көзләр килгән.
Хәрәкәтләр салмак, күзләр сүрән – 
Өлкәннәрнең гомре көзгә кергән.

Җәй дөньяга бүләк итеп китә
Алтын вакыт – әбиләр чуагы.
Кайгырмыйк, дус, еллар уза, диеп,
Гомернең дә әле алтын чагы.

Алтын көзләр ¬– уңыш җыю чоры – 
Җәйләр кебек, шатлык белән үтсен.
Алда безне ап-ак карлар белән
Ак бәхетләр тулы кышлар көтсен.




ӘБИЕМ НӘСИХӘТЕ

Күңелләргә пакьлек, сафлык бирә
Ак яулыклар япкан әбиләр.
Йомшак карашлары бүгенгемне
Үткәннәрем белән бәйлиләр.

Йөзләреннән балкыган яктылык 
Ак яулыкларыннан күчкәнме?
Ак яулыклы әбиләребездән 
Ак киңәшләр алып үскәнмен.

Күңелемә сеңгән нәсихәте 
Юлдаш булды гомер юлымда.
"Изгелек кыл !" – диеп өндәүләре
Гомерлеккә калды уемда.

Онытылмый әбием сүзләре:
– Изгелекне ташка яз, балам, –
Күңелләрдән юылмас яхшылык,
Тирәнрәк уелыр һаман.

Бер начарлык эшләсәң кешегә,
Бу гамәлең комга язып куй –
Ачуыңны җилләр алып китсен,
Йөрәгеңнән чыксын яман уй.

"Изгелеккә җавап – изгелек ", – дип 
Өйрәтүе күңел түрендә.
Яшәү кагыйдәсе булсын иде
Һәркем өчен бу сүз бүген дә!



ГОМЕР

Гөлләр кебек кеше гомере:
Бөреләнә, чәчәкләр ата .
Көтмәгәндә куба бураннар –
Таҗларына салкын кар ята.






АТА ЙОРТЫ

Көчле канат асларына алган 
Ата йорты – гомер бишеге.
Ата биргән акыл – тирән диңгез,
Нәсихәте – тормыш ишеге.

Җил-давылдан саклый аталы йорт,
Гаиләдә ата – ак тирәк.
Яфраклары – балалары өчен
Гомер юлларында нык терәк.

Йортың төзек, куркынычсыз була,
Нык агачтан булса матчасы.
Сыгылмас матчадай, әти кеше
Саклап яши өйдә барчасын.

Атаң синең – таянырга тавың;
Таудан өлкән ата йөрәге.
Балалары рәхәт күрсен, диеп,
Хезмәт итеп талмас беләге.

Ата-ана – алтын канат, диләр,
Исән чакта белик кыйммәтен.
Картлыгыңда бәхет күрим, дисәң,
Киметмә аларга хөрмәтең.


КАДЕРЛЕЛӘРЕМ

– Иң кадерле кемнәрең? – дисәләр,
Әйтер идем:
– Минем улларым!
Рәхимле бул, Раббым, балаларга,
Бәхетле ит тормыш юлларын!

Дүрт бөркетем: улым, оныкларым –
Йөрәгемдә үскән гөлчәчәк.
Имин үтсен һәр туган көннәре,
Бирсен Ходай якты киләчәк.























БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘ

Ашкынып кайтам өемә,
Көтеп ала балалар.
Кайтып керүгә, куанып,
Кысып кочып алалар.

Бер кулыма алам кызым,
Икенчесенә – улым.
Хатын көлә:
– Төпчек тугач,
Кайдан табарсың урын?

– Кайгырма, – дим, – тусын гына, –
Утыртырмын җилкәмә. 
Кадерләрмен үзеңне дә,
Яшәтермен иркәләп.

Шаулап торсын өй эчебез 
Балалар тавышыннан...
Яши балалы гаилә
Тәм табып тормышыннан.






АНА СУРӘТЕ

Рәссам булсам, мин тудырыр идем
Күңелләргә керер бер рәсем:
Бишектән үк йөрәкләргә сеңгән 
Галиҗәнап Ана сурәтен.

Күкрәгенә кыскан нарасыен,
Сабыеннан алмый карашын.
Күзләреннән аккан назы белән 
Төреп алган газиз баласын.

Изрәп йоклый анасы куйнында,
Йомшак кочак – изге сакчысы.
Иренендә энҗедәй ялтырый
Терек суы – ак сөт тамчысы.

Аналарның күкрәк сөте белән
Ак нур иңә бала җанына.
Ак тәнлеме, карамы аналар –
Балага мәхәббәт канында.

Хатыннарны Аллаһы дөньяга
Ана булу өчен яралткан.
Ана бәхте, ана хисе бердәй,
Булса да ул кайсы халыктан.

Шат елмайган аналар йөзендә 
Чагыла илнең көче, куәте.
Туграларга урнашырга лаек 
Сабый кочкан ана сурәте!



*   *  *

Бар да үзгәрештә дөньяда –
Вакыт үз бизәкләрен сала.
Үзгәрми бары ана җаны –
Гомергә ана булып кала.





ӨЕБЕЗ КОЯШЫ 

Кая китсәк, сагнып көтеп тора 
Туган өйнең җылы учагы.
Кем бар сине ихластан яратып,
Көтеп алган, җәеп кочагын?!

Кояш яктысына җыелгандай,
Сыенабыз кайтып үзеңә.
Мәхәббәтең балкый күзләреңдә,
Изгелегең чыккан йөзеңә.

Кояш тигез карый һәр нәрсәгә,
Синең өчен газиз һәр балаң.
Нинди бәхет – дога кылып, өйдә
Көтеп алса сөекле анаң!

Кояш сүнсә, бетә тереклек тә –
Кояшка тиң ана балага.
Сүрелмәсен кояш йөрәгендә,
Күңел нурын бирик анага.

АНА ЙӨРӘГЕ

Бу дөньяда иң зур йөрәк кемдә?
Кем йөрәге – һәрчак терәгең? –
Кешелекнең бар борчуы сыйган 
Сөю тулы ана йөрәге!

Иркен дәръялардан да киңрәк
Бала өчен ана йөрәге.
Диңгез төпләреннән тартып алыр 
Газизләрен ана теләге.

Бала өчен утка-суга төшәр,
Вулканнарга керер кирәксә.
Аналарның йөрәге авырта,
Баласына сырхау эләксә.

Бал татлы да ,балдан бала татлы ,
Балалы йөрәкләр – бал йөрәк.
Янәшәңдә
Яшәүгә тәм биргән
Аналарның йөрәге кирәк.





АНА КОЧАГЫ

Ямьлеләрдән ямьле нәрсә ямьле,
Күңелләрдә ни калыр мәңге? –
Җылы кочагыңа балаң кысып, 
Сөт имезгән көннәрең ямьле!

Матурлардан матур кем иң матур? –
Алсу йөзле сабыйлар матур.
Карашларын әнисенә төбәп,
Кочагында тупырдап ятыр.

Яктылардан якты нәрсә якты? –
Гөнаһсыз сабыйның күзләре.
Иң бәхетле көнең – ишеткән көн 
"Әннә!"– диеп әйткән сүзләрен.

Җылылардан җылы нәрсә җылы?
Нәрсә булыр иң-иң йомшагы? –
Газизләрдән газиз,
Балдан татлы
Бала яткан ана кочагы!


ӘНИЕМӘ

Чәчләреңә кунган бәсләр, 
Йөзеңдәге җыерчыклар –
Безнең өчен яну-көюдән.
Кайгы-хәсрәткә бирешмә, 
Куаныч, бәхеттә яшә,
Көч ал, әни, безнең сөюдән!

Син бит безнең киңәшчебез,
Терәгебез, илһамчыбыз,
Үрнәгебез гомер буена.
Якты булсын һәрчак көнең,
Айлы булсын зәңгәр төнең,
Куанычлар тулсын уеңа.







ӘНИ 

Ай артыннан уздырамын айны,
Яралы күңелем көтә майны.
Йөрәгемдә сагышларым кайный,
Телгәлиләр хәсрәтләрем җанны.

Урын табалмыйча җаннарыма,
Барып чыгам синең яннарыңа.
Каеннарың шаулый баш очыңда,
Туфрагыңны иркәлим учымда.

Каен яфраклары май җилендә
Нидер сөйли миңа үз телендә.
Җаның мәллә килде күрешергә,
Хәлләремне минем белешергә.

Язлар килде җиргә, дөнья ямьле,
Ак чәчәкләр кабереңне ямьли.
Ак күңелең, киңәшләрең, әни, 
Мине һаман бирешмәскә әйди.


АНА БӘХЕТЕ

Балам кайтты, бердән иркенәеп,
Яктырыплар китте өй эче.
Рәхмәт сиңа, ана хакын хаклап, 
Хәл белергә кайтканың өчен.

Аналарның куанычы – бала...
Бәхет белән тула йөрәге –
Янәшәдә тойса улларының 
Таянырдай көчле беләген.

"Балам!" – диеп, янып яши ана,
"Имин булсын!" – бөтен теләге.
Тормыш дәрьяларын кичкән чакта,
Җилкән булсын анаң йөрәге.







ӘЛЛИ-БӘЛЛИ 

– Әлли-бәлли...
Җаннарны иркәләп,
Өй эченә назлы җыр ага.
Моңнарына урап,
Күңелләрнең
Иң мөкатдәс кылларын кага:

– Әлли-бәлли, бәүкәй,
Йокла, бәбкәй,
Кошлар күптән йокыга талган.
Гөлгә кунып, күбәләкләр йоклый,
Уйный-уйный, алар да арган.

– Әлли-бәлли...
Күңел түрләреннән
Саркып чыккан гүзәл моң ага.
Баласына чиксез мәхәббәтен
Үз җырында белдерә ана.

Бишек җыры...
Борын-борынгыдан
Тулган бу моң татар җанына.
Үз телендә 
Үз моңнары аша
Милли хисләр сеңгән канына.

– Әлли-бәлли ...
Ак бишектә – бәби,
Җил-давылдан, Раббым, арала!..
Өй эчләрен якты моңга күмеп, 
Изге бишек җыры тарала...


ЯШӘЕШ

Ал кояшның назлы нурларыннан 
Агачларда бөре уяна.
... Алсу йөзле яшь әни куйнында – 
Ак биләүгә төргән яшь бала.




АНА ӨМЕТЕ

Күңелемдә 
Изге моң тирбәлә,
Татар моңы –
Бишегемнән соңгы моңым бу.
Шул көй бәйли мине
Әнкәм белән,
Әбекәйләрдән килгән җырым бу.

Күңелемдә
Сүнмәс моң тирбәлә.
Күчәрме ул минем улыма?
Буыннардан килгән
Шушы җырым 
Сердәш булалырмы юлында?

Өзелмәсме 
Моңым үземнән соң? –
Шул уй били бүген башымны.
Онытмасмы балам
Бишек җырын сузган 
Сөю тулы назлы тавышымны?
"Асылъяр"ны,
"Рамай", "Зиләйлүк"не
Капламасмы заман шау-шуы?

Мин улымда күрәм дәвамымны,
Телем, моңым күчсен улыма.
Туган телен сөеп сөйләсен ул,
Сизгер булсын күңеле көемә;
"Карурман"ны тыңлап 
Бер моңлансын,
Елый алсын "Әллүки"емә.


*   *  *

Караңгы төнне яктырткан
Айга тиң булсам иде.
Йолдызлар кебек, 
Дусларым
Нур сибеп торса иде.





КАЙЛАРДА ЙӨРИ БАЛА?

Тигез сулап йоклый бала,
Тирән сулышын ала.
Нәни улын сөя-сөя,
Зурысын уйлый ана:
– Куенымда яткан чакта,
Гамем булмаган икән,
Елап уянып, төннәрем
Бизәгән, ямьле иткән.
Кайларда йөри бу бала –
Төн урталары җиткән?..
Ә улы ...күрше кызының 
Керфекләреннән үпкән.


ҖАНЫҢ ТОЯМ
(Улыма)

Гомер юлым яктырткан йолдыз син,
Аллаһының олы бүләге.
Куанычым, иң матур җырым син,
Тормыш китабымның бизәге.

Якты карашларың җылы бөрки –
Кояштан нур тамган күзеңә.
Тавышларың моңлы җыр шикелле,
Фәрештәләр үпкән йөзеңнән.

Җаның тоям үземнең җанымда, 
"Син!" дип тибә анаң йөрәге.
Озын гомер, тәүфыйк бирсен Ходай,
Бәхет белән үтсен көннәрең.


ГОМЕР КЫСКА...

Ниятләгән эшләр ярты юлда
Өзелеп кала кайчак - вакыт тар.
... Түтәлдәге соңгы чәчәкләрнең
Яфрагына яткан тәүге кар.





ТУГАН КАДЕРЕ

Туганы юк –
Гомер аланында
Япа-ялгыз үскән бер агач.
Җилләр сыга, яшеннәр дә суга,
Яннарында терәк булмагач.

Туганнар ул – 
Бер тамырдан чыгып ,
Бер кәүсәдән үскән ботаклар .
Карлар күмсә –
Бергә күтәрешер,
Давыл килсә – 
Сынудан саклар.

Туган иңен куяр иң беренче,
Язмышыңа сынаулар килсә.
Нәсел тамырлары таза булыр,
Бер-береңнең кадерен белсәң.



ЯЛГЫЗ ЙОРТ

Авыл читендә – ялгыз йорт,
Яртылаш чумган карга.
Ак тынлыкка оеганнар 
Агач-куаклар бар да.

Йорт түбәсен карлар баскан,
Көртләр күмгән капканы.
"Ачыгыз !"– дип,
Күптән инде 
Беркем дә юк какканы.

Моңнар сарган тәрәзләрен 
Яктырта тонык утлар.
Хәсрәт мендәрендә ана 
Бүген дә ялгыз йоклар.





КӨТКӘННӘР

Чит җирләрдә булып кайттым бераз,
Туган өйне ялгыз калдырып.
Керсәң – бар,
Чыксаң – юк ялгыз канат,
Беркем көтми мине зарыгып.

"Үз өемдә – үз көем"не җырлап,
Кайттым , нигеземне сагынып.
Өй эче буш, 
Диварлары җансыз,
Буш бүлмәләр киткән суынып.

Сусаган гөлләрем 
Тәрәзәдән 
Күз алмыйча, мине көткәннәр.
Сагынудан яфраклар саргаеп,
Чәчәкләре шиңеп беткәннәр.

Сулар сиптем,
Йомшарттым төпләрен,
Иркәләдем назлы сүз белән.
Ялгышканмын,
Көтүче юк, диеп –
Өйдә мине көткәннәр гөлләр.


ҮЗ ИЛЕҢ

Чәчәк ата гөл үз сабагында,
Үзенә хас исе һәр гөлнең.
Үз куагын сайлап куна кошлар,
Газиз Ватаны бар һәркемнең.

Кеше – бер баласы милләтенең,
Үз көе бар аның, үз теле.
Үз халкының җырын-моңын көйләп,
Кунып сайрар талы – үз иле.

Туган җирең бирә яшәү көче,
Гөлләр кебек әрем төбе дә.
Үз телеңдә үз җырларың җырлап 
Яшәү язсын туган илеңдә.




КӨЗГЕ МОҢ

Көзнең көчле чагы,
Кышка ерак әле,
Эреп бетте яуган тәүге кар.
Җилләр елап исә, 
Үләннәрне кисә,
Куна җиргә соңгы яфраклар.

Кояш сирәк көлә,
Яңгыр алып килә
Авырайган кургаш болытлар.
Хушлашып, һавадан
Үтә күчмә кошлар –
Талмасыннар юлда канатлар.

Төссезләнде көннәр,
Ямансу күңелләр –
Көтә алда кышның салкыны.
Буранлы төннәрдә 
Ялгыз күңелләрдә
Сүрелмәсен яшәү ялкыны.


ТАМЫРЫМ ТУГАН ҖИРДӘ

Язмышларга шулай язылгандыр:
Гомер үтте чит-ят җирләрдә.
Түтәленнән аерып алсалар,
Сулыгалар алсу гөлләр дә.

Мин бер гөле идем туган якның –
Тамыр җәйдем, яфрак чыгардым.
Чәчәк аттым, 
Шунда парым таптым,
Бәхет җырларымны җырладым.

Өзелде җыр...
Көзге яфрак кебек,
Җил очырды мине еракка.
Җырланмаган җыры, яме белән 
Туган ягым китте йөрәктә.

Йөзләремне куеп иркәләнәм 
Туган яктан искән җилләргә.
Яфракларым читтә тирбәлсә дә, 
Тамырларым туган җирләрдә.


ТАЛЛАРЫМ *
(җыр)

Күңелләрне тартып тора
Инешебез ярлары.
Су өстенә иелгәннәр
Сыгылмалы таллары.

Серләрен сөйлиме әллә
Агымсуга талларым;
Уртаклашсам мин дә хисем,
Бушанырмы җаннарым?

Сандугачлар оя кора
Талларыма язларын.
Пар былбылын көтә күңел,
Ташып тора назларым.

Талчыбыктай нечкә күңлем
Бер көн ул да аңлармы;
Гомер юлын бергә узар 
Пары итеп сайлармы?

Җил искәндә, яфраклары
Көйли кебек талларның:
– Сөя белгән генә таба
Үзенә тиң парларын.

*Айрат Шәйхелисламов көе.

НИЧЕК БЕЛГЕРТЕРГӘ?*

– Ничек белгертергә икән 
Күңелдәге теләкне?
"Яхшылык телим сиңа", – дип 
Барып әйтү кирәкме?
Яхшы хис-тойгыларымны 
Сөйләргәме кешегә?
– Юк, дускаем, ниятеңне 
Күрсәт аңа эшеңдә.
Күңелдәге уйларыңны
Изге гамәлеңә төр;
Тел белән әйтмәсәң дә, ул 
Теләгеңне ишетер.

* Айрат Шәйхелисламов көе.




БӘХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ

Айдан нурлар балкыганда, 
Күктә йолдыз атылганда 
Очраштымы юлларыгыз,
Сузылдымы кулларыгыз?

Котлы булсын туйларыгыз,
Бердәм булсын уйларыгыз;
Хисләрегез сүрелмичә 
Узсын гомер юлларыгыз.

Сөйгән ярың – тулган аең,
Егет – имән, кәләш – каен.
Өйләнү – җаныңа җавап, 
Башыңа булыр зур савап.

Өйләнмәгән өйсез булыр, 
Ялгыз гомер көйсез булыр.
Үкенер – инде соң булыр,
Пар канаты очкан булыр.

Кошлар оя кормый тормый,
Кеше гаиләсез булмый.
Тату яшәгән парларның
Тал бишекләре буш булмый.

Гомер буе сөешегез,
Теләкләргә ирешегез;
Түрдә булсын – бәхетегез,
Бишегендә – җимешегез.

ЯЛГЫЗ ЯНМА

Һәркемнең дә бу якты дөньяда
Бәхетенә язган пары бар:
Җир шары да галәм киңлегендә
Ялгыз түгел – 
Юлдаш ае бар.

Моңланма син, ялгыз айга карап,
Бар янында якты йолдызы.
Янәшәңдә 
Нурың бүлешердәй
Парың булсын – 
Янма ялгызың.



МӘХӘББӘТ НИНДИ БУЛА?

Мәхәббәт ул нинди була – 
Ут кебек кайнар микән?
Күңелеңне биләп алса,
Хисләрең кайнар микән?

Әллә күз яшьләре кебек
Тозлы буламы икән?
Әниләр кулы шикелле 
Назлы буламы икән?

Язгы ләйсән яңгырыдай,
Җылы буламы әллә?
Җәйге йомшак җилләр булып,
Күңелгә тула мәллә?

Мәхәббәттән күз яшьләре
Битләреңне дә юа;
Күкләргә ашардай итеп,
Күңелгә канат куя.

Сөю хисе йөрәкләргә
Тирән эзләрен уя.
Мәхәббәт тулган күңелләр
Яшәү бәхетен тоя.


ТУГАН ҖИРЕҢ ОНЫТМА

Күккә карап талпынсаң да,
Алда була болытлар.
Биек менсәң дә –
Кемлегең,
Төшәр җирең онытма.

Түбәң күктә булганда да,
Аягың җирдә булсын.
Аерылсаң да,
Күңел кошың
Туган җиреңә кунсын!




КҮҢЕЛЕҢ ЧӘЧӘК АТСЫН*

Сиңа илтер сукмакларны 
Каплаган яшел чирәм.
Күрми торсам, көн сүрелә, 
Моң белән тула тирәм.

Хуш исләргә тула һава,
Чәчәк атканда шомырт.
"Сөям" дигән сүзләреңне
Вәгъдәңне биреп ныгыт.

Яшел сукмаклардан киләм –
Ач күңелең капкасын.
Гөлләр сибим йөрәгеңә,
Гомер буе сакларсың.

Йолдызлардан сирпегән нур 
Яктыртсын юлларыңны.
Чәчәк атсын күңел гөлең,
Бизәсен уйларыңны.

* Рушат Харрасов көе.


КАРЛАР ОЧА

Кар бөртеге – 
Шаян күбәләккәй,
Кун кулыма, ял ит, очынма!
Юк, кирәкми,
Төшмә син учыма,
Эреп бетәрсең җылысына.

Туган өең синең – кар болыты,
Уйнар җирең – кышкы урамнар.
Йөрәкләрнең җылысын үз итми 
Салкын бураннарда туганнар.

Бөтерелеп оча уйнак карлар,
Ап-ак көртләр күмә авылымны.
Туңдыралмый карлар суыклыгы
Җир җылысы тулган җанымны.



ЗАРЛАНМА*

Зарың булса күңелеңдә,
Йөрәгең белән киңәш.
Киртәләрне җиңеп үтеп,
Теләкләреңә иреш.

Зарың сөйләп, кешеләргә
Күчермә аырлыгың.
Дус хәвефләнер, дошманың
Арттырыр явызлыгын.

Тырыш һәрчак көр булырга,
Сер бирмәскә ятларга;
Зарлану кебек сыйфаттан
Йөрәгеңне сакларга.

Дөнья булгач, һәр кешенең
Зары, моңнары була.
Моннан зурысын бирмә, дип, 
Ходайдан сабыр сора.
Алладан сабыр сора...

* Айрат Шәйхелисламов көе.

КӨЗГЕ МОҢ

Көзнең көчле чагы,
Кышка ерак әле,
Эреп бетте яуган тәүге кар.
Җилләр елап исә, 
Үләннәрне кисә,
Куна җиргә соңгы яфраклар.

Кояш сирәк көлә,
Яңгыр алып килә
Авырайган кургаш болытлар.
Хушлашып, һавадан
Үтә күчмә кошлар –
Талмасыннар юлда канатлар.

Төссезләнде көннәр,
Ямансу күңелләр –
Көтә алда кышның салкыны.
Буранлы төннәрдә 
Ялгыз күңелләрдә
Сүрелмәсен яшәү ялкыны.

ПАР КАЕН
(җыр)

Алка таккан, шәлен япкан
Аланлыкта кушкаен.
Шул каенга кунып сайрый
Иртәләрен кошкаем.

Кушымта: Ялгыз агачка кош кунмас,
Ялгызы оя кормас.
Парсыз күңел – сынган канат,
Күңел җылысы тоймас.

Күзләреңнән китсен сагыш,
Елмаеп кара, иркәм.
Серләремне уртаклаша 
Алыр парымны көтәм.

Давылларда ялгыз каен
Ярсып чайкый башкаен.
Гомер юлын пар каендай
Бергә узыйк, җанкаем.

Җил-давылларны җиңәрлек 
Парлар булыйк, дускаем!


ЯЗ

Елгаларда ташу китә шаулап,
Гөрләвекләр ага җыр көйләп.
Җилләр исә, куакларны сыйпап,
Урман шаулый, җиргә сер сөйләп.

Табигатьнең алсу йөзле чагы –
Ал кояштан балкый ал нурлар.
Иркәләнеп ягымлы кояшка,
Бөреләрен ача каеннар.

Ояларга кайтты сыерчыклар –
Һаваларга моң тулган мизгел.
Япь-яшь чагы әле җир йөзенең,
Табигатькә бары – унсигез!



ТУГАН ЯГЫМА*

Елгаларда инде бозлар киткән,
Сандугачлар кайтыр чак җиткән.
Язлар саен тарта туган яклар –
Минем җаным әллә кош микән?!

Сыерчыккай булсам, сайлар идем 
Әткәм куйган җылы ояны.
Тирәгемә кунып сайрар идем,
Һәр яңа көн өчен куанып.

Оялар юк инде, 
Тирәкне дә
Еккан инде вакыт җилләре.
Тик күңелдә сайрый бер нәни кош
Балачактан откан көйләрне.

Сыерчыклар белән кайтып эзли
Җанымдагы кошчык тирәген.
Изге бер моң булып,
Гомер буе
Чакрып тора туган төбәгем.

* Рушат Харрасов көе.


КОЯШЛЫ КӨЗ

Кызгылт-сары агачлардан
Күл өстенә яфрак ява.
Көзге кояш әле көләч –
Сары нурга чумган һава.

Алтын-сары яктылыктан
Күл суына сары иңгән.
Су өстендәге аккошлар
Сагышланып, башын игән.

Сукмакларда , кыштыр-кыштыр ,
Яфраклар сөйли сагышын.
Аланлыкны чолгап алган
Кояшлы көзләр тавышы.




ӘЙТӘ АЛМЫЙ КАЛГАН СҮЗ*

Җанга тулган 
Әйтә алмый калган 
Назларга төрелгән сүзләрем.
Яшерсәм дә,
Тама тамчы-тамчы –
Мөлдерәмә тулы күзләрем.

Яшем түгел,
Тел очымда калган 
Иң иркә сүз тама йөрәккә.
Әйтелмәгән –
Кочып сөйгәндә дә,
Бишек җырларымда көйләп тә.

Юктыр җирдә ана мәхәббәтен
Белгертер сүз,
Дип : "Иң кирәге!"
Һәр сулышта: "Балам!" – диеп тибә
Сөю белән тулы йөрәге.

Иң тәмле сүзләрен сайлап кына,
Нарасыен сөя һәр ана.
Дәрьялардай тирән йөрәгендә 
Әйтелмәгән күпме сүз кала!

* Рушат Харрасов көе.


ЭЗЛӘР

Киткән юлларыңа чыгып көтәм,
Эзләреңне карлар күмеп киткән.
Үткәннәргә кайтып уйларымда,
Яңа эзләр салып, ялгыз үтәм.

Ай артыннан еллар үтеп китә,
Кайтырсың, дип, 
Күңел өмет итә.
Икәү генә йөргән сукмакларда
Моң ураган парсыз эзләр көтә.





ЧӘЧӘГЕМ

Күз тияр, дип куркам, кызым,
Нык сокланып карасам.
Чәчәкләр арасына кач,
Качыш-качыш уйнасаң.

Аланнарны ямьләп үскән
Син бер гүзәл чәчәктәй.
Күбәләк кунар чәчеңә –
Аермас гөлчәчәктән.

Гөлдән гөлгә куна-куна,
Бал кортлары җыя бал.
Балам миңа балдан татлы,
Кочып үпсәм – җанга ял.

Ромашкалар арасында
Чәчәк микән, син микән?
Юлларыңда, чәчәк атып,
Бәхетең көтсен, иркәм!



АК КҮГӘРЧЕН

Аяз күктә канат җилпи 
Ак күгәрченнәр парлап.
Гөрлиләр кунып ботакка,
Иң яшелләрен сайлап .

Һаваларда – ак күгәрчен ,
Гүя нәни ак болыт.
Җилпенә күккә йөрәгем,
Кошлардай,  канат тоеп.

Күңелемдәге күгәрчен 
Очарга дип талпына.
Йөрәктән чыккан сүзләрем 
Җитсен иде халкыма.





СИН ОНЫТСАҢ...

Язлар саен күмелә гөлләргә
Яшьлегебез узган болыннар.
Серебезне һаман саклый әле
Икәү генә белгән урыннар.

Хәтеремне балкыта йолдызы
Бергә үткән зәңгәр төннәрнең .
Син онытсаң, 
Йолдызлардай янып,
Яктыртырмын хәтер түрләрең.

Син онытсаң тәүге мәхәббәтең,
Бергә салган яшьлек эзләрен,
Кояш нуры булып төшәрмен дә 
Мин ачармын күңел күзләрең.

Язларыңда ак болытта килеп,
Ләйсән яңгыр булып явармын.
Минсез үткән еллар тапландырган
Йөрәгеңне назлап юармын.

Син онытсаң,
Йомшак җилдәй исеп,
Бар дөньяңа үтеп керермен.
Яшьлек таңындагы хисләреңнең
Яңарганын шунда күрермен.


КИЛ

Кил син,
Кил син минем янга 
Урманнар, күлләр аша.
Кер син, кер син күңелемә
Ай түгел, көннәр аша .

Уйла, 
Уйла минем турда,
Һәрчак булыйм уеңда.
Уйларыңны бүлешердәй 
Сердәш булыйм юлыңда.




КАЕННАРЫМ 

Кайтып барам туган якка,
Каршылый каеннарым.
Җаным белән синнән, Мөслим,
Беркайчан айрылмамын.

Агачларым саклап тора 
Һаваларның сафлыгын.
Сагышларымны тарата
Каенлыкның аклыгы.

Яфраклары сөйли кебек 
"Көттердең ,– дип ,– бу юлы ..."
Асфальт юлдай тигез түгел 
Кешенең гомер юлы.

Тезелгәннәр юл буена –
Ялгыз түгел каеннар.
Яшәсәң иде гомергә,
Күрми хәсрәт – кайгылар.

Кайтып барам...
Ык суында
Юармын җаннарымны.
Онтырмынмы 
Ялгыз коштай
Үткәргән айларымны?!


ТУГАН ЯК

Туган як – сандугачлы бакча,
Нурларга коена таң атса.
Бер кошчыгың булып сайрар идем,
Мәңгегә шул бакчада калсам.

Мин синең үз балаң, туган як,
Йөрәгемә тулган мәхәббәт.
Канатланып кайтам ел саен,
Җиткерим, дип, сиңа мең рәхмәт.




ЮГАЛТУ
(Улыма)

Сөйлим, дисәм, күңелдән моң ага,
Көлим, дисәм, сыгылып яшь чыга.
Саклап калалмадым яннарымда,
Очты күккә гүзәл кошчыгым.

Югалтудан саргайды алмагач,
Кипте кунып сайрар гөлләрең.
Сандугачлар белән кайтырсың күк,
Язны көтеп уза көннәрем...
















ТӨШЛӘРЕМӘ КЕР

Күңелемнән чыгып,
Таң алдыннан 
Күз алдыма көн дә басасың.
Күрим, диеп, якынрак килсәм, 
Шаяргандай, тагын качасың.

Күңелеңнең яктылыгын сибә
Мәхәббәтле кара күзләрең.
Югалтасым килми күз алдымнан,
Күреп туялмадым йөзләрең.

Юат мине, улым, сөйләш әле,
Төшләремә кереп булса да.
Синнән моңнар агылып килә төсле,
Агачларга кошлар кунса да.



КЕШЕ КҮҢЕЛЕ

Ачык китап түгел кеше күңеле – 
Җиңел генә укый алмыйсың.
Янәшәңдәгеләрнең кемлеген
Гомер итә-итә аңлыйсың.

Һәркемдә дә яхшылыклар белән
Кимчелекләр яши янәшә.
Күкрәгендә якты фәрештәсе
Нурын саклар өчен көрәшә.

Яннарыңда булган кешеләрнең
Күңел фәрештәсен күрә бел.
Елмаюың, матур сүзең белән
Җаннарына өмет бирә бел.

Авырлыклар килгәнгә ярдәм ит –
Йөрәгенә күпер салырсың.
Тормышның мәгънәсе – сөя белү, 
Бәхетеңне шуннан табарсың.

СӨЙЛИМ ТУГАН ТЕЛЕМДӘ

Туган телем,
Назлы телем 
Ул – сөйгән татар телем.
Йолдыз кебек, 
Йөрәкләрне 
Яктыртып тотар телем.

Шул туган телем белән мин:
"Әткәм, әнкәм", – дип дәштем.
Күңел күгем яктыртучы
Әлифба битен ачтым.

"Халкым, илем, милләтем", – дип,
Сөйлим туган телемдә.
Бабамнардан күчкән моңым
Йөрәгемнең түрендә.

Иркәләп, үз телемдә мин
Көйлим:
– Әткәм-әнкәем..."
Туган телдә 
"Туган тел"не җырлыйм –
Мин бәхетле синдә, илкәем!



КҮҢЕЛ ҖЕБЕМ

Бер матурлык күрсәм сокланамын,
Игелек кылсалар куанам.
Гаделсезлек күрсәм бу дөньяда, 
Яхшылык җиңәр, дип юанам.

Һәр изгелек, кояш нуры булып, 
Йөрәгемә килеп ягыла.
Ак болытлар, караларын куып,
Күңелдән күңелгә агыла.

Кемдер җылы сүзе,
Кем гамәле белән 
Өмете киселгәнгә җан өрә.
Йөрәк нурын сибеп,
Адашканның
Гомер юлына якты бирә.

Тормышның көзен дә, язларын да
Җаным кабул итә үзенә.
Күңел җебем дисбе җебе кебек –
Хисләрем шул җепкә тезелә.

Шул җеп аша йөрәгемә тулган
Тойгыларыма ирек бирәм.
Бер җепкә тезелгән дисбеләрдәй,
Бердәмлектә яшим ил белән.


ОНЫТ...

Үкенечләр белән карап калма 
Узып киткән поезд артыннан.
Эзләмә син кичәге көнеңне –
Битләре түгелдер алтыннан.

Газапланып уйлама үткәнне,
Оныт – сәхифәләр ябылган.
Алгы көнең дөрес үтәр өчен,
Узганнардан сабак алынган.





СИН БУЛГАНДА

Икәү янәшә барабыз,
Кулларыбыз - кулларда.
Кыш бабабыз бәрхет келәм
Җәеп куйган юлларга.

Каеннардан иңебезгә
Энҗе карлар коела.
Бураннар да, син барында,
Йомшак җилдәй тоела.

Шат күзләрең, йолдызлардай,
Күңелемә нур чәчә.
Учларыңның җылылыгы
Туңган учыма күчә.

Язмыш куйган сынауларда
Сыенырлык кочак син.
Зәмһәрир салкыннарында
Җылы бирер учак син.



ҮЗ-ҮЗЕМӘ

Шатлык та, сагыш та тулган 
Бер кечкенә йөрәккә.
Уйларыма ирек бирсәм,
Хисләр сыймый күкрәккә.

Уйлама, җитәр, тынычлан,
Тулган бит күңел касәң.
Яшьләр булып ташып чыгар,
Үткәннәреңә керсәң.

Йөрәгеңнең бер читендә
Урын тап яңа хискә.
Хәтергә яшер узганны,
Күңлең талпынсын өскә.





ЯЗМЫШ ШАГЫЙРЬ ИТКӘН
(Шагыйрь Харрас Әюп истәлегенә)

Ул гади бер авыл улы иде,
Вөҗданы саф, йөрәге зур иде;
Гаиләнең өмет-куанычы,
Атасының бердәнбере иде.

Замананың авыр чагы иде –
Нужа камытларын ул да киде.
Фашист аткан пуля, еллар кичеп,
Атасының йөрәгенә тиде.

Әтиләрдән калган итекләр зур,
Тормыш йөге, ай-һай, авыр икән.
Әнкәенең җыры алга илткән –
Шуңа аны язмыш шагыйрь иткән.

БӘХЕТ НИЧЕК КИЛӘ?

Бәхет саный кеше, килсә әгәр 
Ул көткәнчә, кабул иткәнчә.
Нигә килми икән бәхет кошы 
Һәркемгә дә күңле көткәнчә?!

Кемнәргәдер килә, язгы җилдәй,
Канатларын назлы кагынып.
Кемдер яши гомере буена 
Очып киткән бәхетен сагынып.

Берәүләрне, ләйсән яңгыр кебек,
Йөзләреннән юып яшәртә.
Кемнәрнедер:
"Бәхетең алда !"– диеп,
Өзелмәс өметтә яшәтә.

Бәхет һәркем өчен –
Якыннарың
Сау-сәламәт булса тирәңдә.
Шытып чыгар өмет-теләкләр дә,
Язын чыккан яшел чирәмдәй.

Сүрелмәсен бәхет кояшыбыз,
Бирсен Ходай яшәү рәхәтен.
Аналарга бирсен Ана бәхете,
Балаларга – бала бәхетен!



УЧАГЫҢДА ТОРМЫШ КАЙНАСЫН
( укучым Алмазга )

Кулың тигән җирдә гөлләр үссен,
Соклансын һәркайсы эшеңә.
Җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр,
Егет күрке булган кешегә.

Өч нәрсәне тиеш ир-егетләр
Гомерендә үти алырга:
Йорт салырга, агач утыртырга,
Үзеннән соң нәсел калырга.

Тоткан юлың туры –
Теләгеңне
Ашырасың әнә тормышка.
Киләчәктә булыр таянычың –
Улың үсеп килә алмашка.

Дөнья ямен күреп, 
Сөю тулган
Йөрәгеңә илһам аласың.
Күңелеңә тулган хисләреңне
Шигырь юлларына саласың.

Син утырткан алмагачка кунып,
Иртәләрен кошлар сайрасын;
Үз кулларың белән салган йортның
Учагында тормыш кайнасын.

КӨЗЛӘР БЕЗНЕ ЯШӘРТӘЛӘР ГЕНӘ
(Ветеран укытучы сүзе)

Көзләр безне яшәртәләр генә – 
Түгел әле кояш баешы.
Күңелләрдә яңгырыйдыр һаман
Кыңгырауның дәртле тавышы.

Гомер буе
Тынмас йөрәкләрдә
Яшәүгә дәрт, сүнмәс наз булсын.
Кыңгыраулар таушы көч өстәсен,
Күңелләргә куаныч тулсын.














МИН – ҖИР КЫЗЫ

Туган җирем,
Җырларга тиң синдә
Урманнарның моңлы шаулавы.
Кошлар белән серләшә инешләр,
Күкләргә әйдиләр тауларың.

Җилләр белән куышып уйныйлар
Һавада хыялый болытлар.
Кояш төшкән чакта бишегенә,
Нурга тула алсу офыклар.

Шау чәчәкле болыннарга төшеп,
Чык суларын эчә былбыллар.
Матурлыктан иркәләнә күзләр,
Таша җаннан иң саф тойгылар.

Сайрар кошлар, 
Мин дә сезнең кебек 
Табигатьнең иркә баласы.
Йөрәгемдә – сөю Җир-Анага,
Күкрәгемә тулган һавасы.

Мин – Җир кызы,
Җирем, синдә тудым,
Яшәр өчен синнән көч алам.
Җаным-тәнем белән синең балаң,
Сөюемне
Җырларыма инде мин салам.



ЯШӘҮ ЯМЬЛЕ

Җилләр йомшак,
Яңгырлары җылы,
Күк күкрәве матур җырга тиң.
Һәр нәрсәнең күрәм якты ягын – 
Күңелләрем иркен кырдай киң.

Күкләр биек,
Болытлары зәңгәр,
Җир йөзендә балкый җәй яме.
Эшчән бал кортлары сайлап кунган
Чәчәкләрдән аңкый бал тәме.

Чык суында сусыннарын баса
Сандугачлар җәйнең таңында.
Чәчкәләргә мәхәббәтен сөйләп,
Күбәләкләр бии таҗында.

Көзләр – алтын,
Кышлар – ак буранлы,
Язлар ярсу туган ягымда.
Канатлана күңел,
Яшәү ямен,
Тормыш тәмен тойган чагында.

ПАРЛЫ ДӨНЬЯ

Җир йөзендә Аллаһ һәр нәрсәне 
Парлы-парлы итеп яраткан.
Тәкъдиренә язса, насыйп ярлар 
Табыша бер-берсен ерактан.

Пар сандугач язын оя кора,
Пар күгәрчен гөрли түбәдә.
Пар балдаклар алышалар яшьләр –
Тормыш ямьле шуңа күрә дә.

Пары барның тормыш терәге бар,
Пар канатлы кошлар – биектә.
Парсыз кала ярлар, язмыш кушса,
Каушалмыйлар инде көтеп тә.

Айрылмасын парлар,
Канатларны
Каермасын язмыш җилләре.
Яшәрләргә язсын дөньяларда,
Тоеп газиз парың иңнәрен.


ЯХШЫЛЫКЛАР ӨЛӘШ

Аллаһыбыз сөя гаделлекне –
Беркемне дә ятим итмәгән.
Тәкъдиренә бәхет язылганнар
Гомер юлын ялгыз үтмәгән.

Пар канатың каерса язмышың,
Якын дустың куяр иңнәрен.
Янәшәңдә күпме йөрәк тибә –
Кемгәдер бар синең кирәгең.

Кемдер көтә синең елмаюны,
Кемдер мохтаҗ җылы сүзеңә.
Боек күңелеңә канат куеп,
Дуслык кулы сузар үзеңә.

Кеше туган 
Бергә ярдәмләшеп 
Яшәр өчен җирдә янәшә,
Ялгыз аккошмы син,
Парлы кошмы – 
Яхшылыклар өләшеп яшә.

ДУСЛАРЫМ

Учак булса, 
Ялкын сүнәр иде,
Салкын сулар сипкәч күңелгә.
Кайгылар ут булса,
Йөрәк күптән 
Калыр иде, янып, күмергә...

Назлы бер сүз җитә йөрәгемә –
Китек күңелемне күрергә.
Әзер торалар янда дусларым –
Ярдәм кулы сузып килергә.

Янып беткән йөрәкне тергезә 
Күңелләрендәге изгелек.
Гаделсезлек тулы бу дөньяда 
Дусларымда яши игелек!




КҮҢЕЛ КОШЫМ

Уяндым да күзем салдым 
Тәрәзәдән урамга:
Уйный буран, агачлар да, 
Куаклар да югалган.

Күңелдә дә нидер уйный,
Җилпенеп канат кага.
Чыгып кушыласым килә
Ишелеп яуган карга.

Талпына күңелем кошы –
Дәшә буранлы урам.
Кар явамы күңелемә,
Йөрәгемдәме – буран?!

Күңел кошым, шул бурандай,
Күкрәгемдә кагына.
Еракта калган яшьлеген, 
Туган ягын сагына.

Кайтып булса шул чагыма,
Тыймас иде буран да.
Ашкындырып хисләремне,
Карлар уйный урамда...

АЛМАГАЧ

Кар бөртекләре ял итә
Алмагач ботагында.
Җилләр иссә, 
Һаваларда
Уйнашырлар тагын да.

Агач йоклый төштә күреп,
Язын чәчәк атканын;
Ботакларын алмалары 
Тулып авырайтканын.

Хәзергә кыш...
Йоклый агач,
Төбен төргән ак юрган.
Ак чәчәкләрен уйнатып,
Көйләп тирбәтә буран.




ДӨНЬЯ

Дөнья бит ул баскыч кебек:
Йөртми тигез юллардан.
Кемдер менә, кемдер төшә –
Язмышын белми алдан.

Гомер озак, юллар ерак,
Дөнья ал да гөл түгел.
Баскычлардан гел югары,
Өскә омтыла күңел.

Бер көлдерсә, биш елата, 
Сыйпамый дөнья баштан.
Ниятләренә ирешер,
Өскә үрләр тырышкан.

Алга барыр юлларыңны
Томаннар капламасын.
Эзе калсын яшәвеңнең,
Исемең югалмасын.


СӨЮДӘ

Сынаулар җибәреп тора Ходай,
Авырлыклар утына ата.
Алтынны да, саф булсын, дип, оста
Ут – ялкында бик озак тота.

Авырлыкны җиңел уза кеше,
Күкрәгендә иманы булса.
Җан чистара, калебе нурлана,
Йөрәгенә ярату тулса.

Сөя белгән кеше җиңеп үтә
Юлда киртәләрнең барын да.
Чиста җаннар яшидер сөелеп,
Сөюдә – тормышның җаны да.

ДУСТЫМ
(Рәсиләгә)

Дөнья гүзәл, һәрчак янәшәңдә
Игелекле дуслар булганда.
Әрнү-сагышларга дәва биреп,
Йөрәгеңне сыйпап торганда.

Бер изгелек итсә якынына,
Шөкерана кыла Аллага.
Күңеленә миһербанлык тулган –
Бәхет бирсен Ходай аңа да.

Бәхет саныйм: гаҗәп зур йөрәкле
Гүзәл җанлы кеше янымда.
Дуслык кулын тоеп иңнәрендә,
Шат яшәвен телим аның да.

Дәрт сүнмәсен йөрәкләребездә,
Ялкынланып, дөрләп янарга.
Әҗәл, янап, кулын сузганда да,
Изгелекләр кылып калырга!



ГАСЫРЛАР АВАЗЫ

Ялан уртасында ялгыз нарат,
Заман сулышыннан
Кайрылары тузган, каралган.
Колачланып үскән ботаклары
Хатирәләр күптән авырайган .

Янәшәдә – борынгы каберташ...
Гасырларча торып,
Җиргә иңгән, тәмам береккән;
Чокып язган язулар җуелган –
Кем күмелгән монда электән?

Шанлы ханмы, батыр сугышчымы,
"Милләтем !"– дип янган
Бөек әдип, олуг галимме?
Кем булса да,
Ихтирам казанган
Улы булган бөек кавемнең.

Киләчәккә җитәр нык таш куйган –
Өзмәгәндер халкы сукмагын.
Ошамаган бу хәл дошманнарга,
Теләмәгән тыныч ятканын.

Тырышканнар каерып алырга –
Таш булып таш
Явызлыкка түзгән, купмаган.
Хатирәләр саклап гомер кичә, 
Чатнап ярылса да уртадан.

Күршесендә – чордашы карт нарат...
Әрвах ирнең җаны
Шул агачка әллә күчкәнме?
Халкыбыз язмышы, моң-зарлары
Һәр ботагы аша үткәнме?

– Тарихыңны, үз тамырларыңны 
Онытма! – дип, нарат
Чорлар аша гүя эндәшә.
Үткәннәрен хәтерләгән халык,
Дәверләрне кичеп, мең яшәр.



... Ялан уртасында – мәгърур нарат.
Бабайларның рухын
Саклый кебек яшел ылыслар.
Кол Шәрифтәй, Канкай, Җәлилләрдәй
Батырларын халкым онытмас.

Ята күпме исемсез солдатлар
Таш плиталарның астында...
Тарих дәвам итә
Бабайларның
Каһарманлыгы яктысында.

ӨЗЕЛМӘСЕН ҖЕПЛӘР

Язмыш җебен урый-урый ,
Айлар, еллар үткән.
Гомер йомгагын сүтәргә 
Вакытлар да җиткән.

Йомгакта җепләр төрледән –
Чуар гомер күгем.
Узган юлларны кабаттан
Үтү мөмкин түгел.

Уемда сүтәм йомгакны,
Җепләр – төрлеләр .
Ак, карасы аралашып 
Узган гомерләр.

Ак мамыктай нәфисләре
Иркәли күзем.
Сорылары, караңгысы –
Болытлы көзем.

Өзелергә торган нәзек
Урыннары бар.
Яшьлектәге толымымдай
Калыннары бар.

Йомгагымны кабат урыйм –
Өзелмәсен җеп.
Алда әле башкарасы
Эшләрем бик күп.




ЭЗЕҢ КАЛСЫН

Җирдә безне яралткан чагында,
Ходай салган яшәүгә мәгънә.
Исемең дә калмый онытылса, 
Кеше булып яшәргә нигә?!

Куанабыз, туган көн җитә, дип,
Өстәлсә дә бары яшебез.
Ходай күпме гомер биргәнлекне 
Ярый әле белми яшибез.

Мәңгелеккә җиргә килми кеше,
Яшибез дә китеп барабыз.
Гомер бакчабызга гөлләр чәчеп,
Күңелләргә эзләр салабыз.

Сукмакларда калдырган эзләрне
Яңгыр юа, җилләр тузгыта.
Изге гамәл калса,
Сокландырып,
Күңелләрне кат-кат кузгата.

Зур елганы тутырып акса да,
Су калдырмый эзен елгада.
Сулар булып кына агып китмик,
Эзләребез калсын юлларда,
Исемебез калсын җырларда!



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013