Бүген Әдипләр: Миргалим Харисов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Миргалим Харисов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тәзкирә ХАКОВА
Фатих Халиди
Яхъя Халитов
Галия Хантимерова
Зөфәр Харисов
Мәгъсум Харисов
Миргалим Харисов
Роза Хафизова
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Роза Хәбибуллина
Аида ХӘЙРЕТДИНОВА
Илдар Хәйруллин
Хәниф Хәйруллин
Заһит Хәким
Зөлфәт Хәким
Габделхак Хәлилов
Ризван Хәмид
Лирон Хәмидуллин
Малик Хәмитов
Альберт Хәсәнов
Әнәс Хәсәнов
Гарәфи Хәсәнов
Мәхмүт Хәсәнов
Нурислам Хәсәнов
Гәүһәр Хәсәнова
Рушад Хисаметдинов
Шәриф Хөсәенов
Фатих Хөсни
Зиннур Хөснияр
"Илдус Хуҗин
Мәгъсүм Хуҗин
Фирдәвес Хуҗин
Миргалим Харисов
(1939-2009)
Язучы һәм тәрҗемәче Миргалим Харис улы Харисов 1939 елның 16 мартында Татарстанның Актаныш районы Чат авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1952 елда Чат җидееллык мәктәбен тәмамлагач, 1952-1956 елларда Минзәлә педагогия училищесында укый.
1956-1961 елларда М.Харисов Мәскәүдә М.Щепкин исемендәге Югары театр училищесының татар студиясендә укый, тәрҗемә өлкәсендәге беренче адымнарын да шунда ясый: А.Чеховның «Туй», Т.Миңнуллин белән берлектә В.Маяковскийның «Мунча» пьесаларын тәрҗемә итә.
Училищены тәмамлап Казанга кайткач, М.Харисов 1961-1964 елларда Татар дәүләт академия театрында артист, аннары өч елга якын Республика халык иҗаты йортында методист, өлкән методист булып эшли. 1967 елдан ул — «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») редакциясендә. 1968-1970 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач та шул газета редакциясендә озак еллар буе хәбәрче, әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, баш редактор урынбасары вазифаларын башкара. 1977-1979 елларда Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясендә укый. 2005-2009 елларда М.Харисов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә.
М.Харисов — әдәбият-сәнгать бригадалары өчен дистәләгән сценарийлар, радио һәм телевидение тапшырулары өчен татар язучылары әсәрләре буенча эшләнгән күпсанлы инсценировкалар авторы. Г.Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше», Г.Бәшировның «Намус», А.Расихның «Сынау» романнары, К.Нәҗминең «Шобага», А.Гыйләҗевнең «Зәй энҗеләре» повестьлары буенча радио һәм телевидение өчен эшләнгән инсценировкалар шулар җөмләсеннән.
Язучының төп иҗат мирасыннан «Тәзкирә» повесте (1966), «Кызыл планетага сәяхәт» исемле фантастик әсәре (1967), «Сабыйлар хакына» дигән пьесалар җыентыгы (1969) һәм «Ватан нидән башлана?» дигән хикәяләр китабы (1971), нигездә, балалар, яшүсмерләр тормышына багышланган. 1977 елда «Кызыл планетага сәяхәт» повесте Ташкентта үзбәк телендә дә басылып чыга.
М.Харисов иҗат эшчәнлегендәге тагын бер зур өлкә — ул әдәби тәрҗемәдер. Аның тәрҗемә китаплары арасында грузин язучысы Н.Думбадзеның «Мин кояшны күрәм» (1968), Г.Шәрипованың «Гафурлар гаиләсе» (1981), З.Воскресенскаяның «Ялкынлы яшьлек» (1995), Җ.Ильсовның «Еланнар әфсенләүче» (1997) романнары, Л.Гумилевскийның «Зинин» (1986), Н.Чуковскийның «Кыю капитаннар» (1995) кебек документаль повестьлар бар. Ул шулай ук театрлар өчен В.Розов, И.Голосовский, А.Арбузов һәм башка драматургларның сәхнә әсәрләрен тәрҗемә итә.
Әдәбият-сәнгать, журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен М.Харисов ике тапкыр Татарстан хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә, 1988 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул 2009 елның 15 сентябрендә Казан шәһәрендә вафат була, Актаныш районы Чат авылы зиратында җирләнә.
М.Харисов — 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тәзкирә: повесть, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. — 68 б. — 15000 д.
Кызыл планетага сәяхәт: маҗаралы повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. — 696. —15000 д.
Сабыйлар хакына: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. — 80 б. — 9000 д.
Ватан нидән башлана?: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. — 79 б. — 6000 д.
Думбадзе Н. Мин кояшны күрәм: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 206 б. — 15000 д. («Я вижу солнце»)
Шәрипова Г. Гафурлар гаиләсе: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. — 312 б. — 13000 д. («Семья Гафура»)
Гумилевский Л. Зинин (1812-1880): биогр. повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 224 б. — 3100 д. («Зинин»)
Коллектив. Ленин турында хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 108 б. — 15000 д. («Рассказы о Ленине»)
Чикин С. Д.И.Ульянов: докум. повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 1596. — 3000 д. («Д.И.Ульянов»)
Воскресенская 3. Ялкынлы яшьлек: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 262 б. — 5000 д. («Пламенная молодость»)
Чуковский Н. Кыю капитаннар: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. — 446 б. — 5000 д. («Отважные капитаны»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Маликова М. Тормышчанлык өчен // Казан утлары. — 1972. — № 7. — 180-181 б.
А х у н о в Г. Юлдашыбыз // Ватаным Татарстан. — 1999. — 16 март.
Камалов Б. Пар канатлар талмасын // Казан утлары. — 1999. — № 3. — 113-114 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013