Бүген Әдипләр: Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй

«МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ

XVIII гасыр татар әдәби процессын шул заманның тәрҗемә әсәрләреннән башка күз алдына китереп булмый. Бу чорда .Көнчыгыш әдәбиятыннан кереп халыкның үз әдәби хәзинәсенә әверелеп киткән әсәрләр мөһим урынны алып тора. Шундыйларның берсе —XVIII гасыр татар тәрҗемә прозасының типик үрнәге булган «Мәҗмугыл-хикәят».
305 битле җыентык ике бүлектән тора: беренче бүлектә — 24, икенчесендә 9 хикәят бар. Беренче бүлекнең баштагы битләре югалган, икенче бүлек исә «Мәҗмугыл-хикәят» дип исемләнә. Җыентык шушы исем белән алынды.
Хикәяләрнең фарсы теленнән тәрҗемә икәнлеге әсәрнең үзендә әйтелгән, һәр ике бүлекнең тәрҗемәчесе бер үк кеше булмаска тиеш, чөнки тел-стильләре бер-берсеннән нык аерыла. Күчерүче «Мәҗмугыл-хикәят»нең ахырына түбәндәге юлларны язган: «Тәммәт һәзиһи-н-нөсхәтү-ш-шәрифәтү фи вилаяти Тара, вә фи халкый Бараба; вә фи сәнәти куй, вә фи тарихи румиятин 1187, вә фи тарихи мәсихиятин сәнәти 1775 нче елда, вә фи маһи рабигыл-әүвәли 22 нче йәүмендә, фи вакты зәвали. Кәтибеһү вә сахибеһү Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани, тарикы Алат вә каръяти Ташкичү...»
Димәк, китапны күчереп язучы — Тубыл шәһәрендә Бараба татарлары арасында яшәгән Мөхәммәдрәхим исемле кеше. Ул чыгышы белән Казан ягыннан, хәзерге Арча районы Ташкичү авылыннан була. XVIII йөздә ул авылда данлыклы мәдрәсә булган һәм анда заманының күренекле кешеләре укыган Ләм укыткан.
Сакланган мәгълүматлар буенча, Мөхәммәдрәхимнең нәсел-нәсәбе укымышлы кешеләр, мөгаллим-мөдәррисләр булган. Аның атасы Рәфикъ бине Таиб әл-Курсави Казан артында Курса Почмак авылында мәдрәсә тоткан. Рәфикъның уллаpы-оныклары аның юлын дәвам иткәннәр. Мөхәммәдрәхимнең бертуган кардәше Габделгазиз дә, укымышлы кеше булып, китаплар язган.
Шундый нәселдән булган Мөхәммәдрәхим патша хөкүмәтенең милли-колониаль политикасы аркасында Тубыл өлкәсенең Тара елгасы буйларында таралып урнашкан Себер татарлары арасына барып чыккан. Бу чорда Тубыл шәһәрендә төрле җирләрдән җыелган, бигрәк тә Идел буеннан, Урта Азиядән килгән укымышлылар күпләп яшәгән. Алар үзенә күрә бер мәдәни үзәк тәшкил иткәннәр, шунлыктан монда әдәби иҗат белән шөгыльләнү, китап күчерү, гарәп-фарсыдан әсәрләр тәрҗемә итү өчен мөмкинлекләр булган.
Себердәге гыйлем ияләреннән берсе Хуҗа Шәкүр бине Гаувазны күрсәтеп, Р. Фәхретдинов аның тап халкына атап, 1114/1702 елда «Иҗазәтнамә» әсәре язганлыгын хәбәр итә. Автор анда үзен «татар башлыгы» дип атаган.
Бу галим «Мәҗмугыл-хикәят»нең II кисәгендә зурлап телгә алына.
Тәрҗемәче шунда ук үз исемен дә күрсәтә. Ул Нурмөхәммәд бине Галим дигән кеше. Керештә ул хатынының үтенүе буенча фарсы теленнән шушы хикәятләрне тәрҗемә итүе хакында яза: «Бу хәбәргә гамәл кылып... берничә фарсы хикәятләренә төрки теленгә җәмигъ кылып, «Мәҗмугыл-хикәят» (дигән) ат бирелде».
Мөхәммәдрәхим, күрәсең, Тубылдагы укымышлылар белән аралашып яшәгән һәм үзен кызыксындырган әсәрләрне күчереп җыйнап барган, кулына Нурмөхәммәд бине Галим тәрҗемәсе килеп кергәч, аны 1775 елның март аенда күчереп китабына өстәгән. Ә 1 бүлектәге 24 хикәятне кем тәрҗемә иткәне билгесез.
Китапның соңгы язмышы кызыклы. Аның иясе Мөхәммәдрәхим яңадан үзенең туган ягына кайткан, «Мәҗмугыл-хикәят»-не дә үзеннән калдырмаган. Билгеле, бу зур әдәби-эстетик кыйммәткә ия булган китап тик ятмаган, үз укучыларын тапкан, кулдан кулга йөргән. Моңа китапның буш калган һәм яңадан өстәлгән битләренә төрле куллар белән теркәлгән язулар дәлил. Аңа төрле вакытларда «Оры», «Фатима кыз» бәетләре теркәлгән. Мөхәммәдрәхимнең бу нөсхәне кайда һәм кайчан күчерүе турында битнең аскы өлешенә XIX гасыр башларында Әюб дигән кеше шушы сүзләрне теркәп куйган: «Әюбнең атасы Гомәр, Гомәрнең атасы Хәсән, Хәсәннең атасы Хәбибулла, Хәбибулланың атасы Рәфикъ. Бу китапны язучы — Хәбибулланың бертуган кардәше Мөхәммәдрәхим».
Кулъязманы архивка әдәбиятчы X. Хисмәтуллин тапшырган. Ул аны Ташкичү белән күрше Кысна авылында әтисенең күп санлы кулъязма китаплары арасыннан алган.
Шулай итеп, бу китап төрле юллар кичеп, озак еллар аша безнең көннәргәчә килеп җиткән.
Кулъязманы башлап өйрәнүче дә X. Хисмәтуллин була, ул аннан алынган ике хикәятне сүз башы белән «Борынгы татар әдәбияты» китабында (1963, 503—521 битләр) бастырып чыгара.
«Мәҗмугыл-хикәят»тәге әсәрләр урта гасыр Көнчыгыш әдәбияты стилендә дидактик-романтик рухта язылганнар; аларда кешеләрнең эш-гамәлләре, тормыш күренешләре фантастик элементлар, маҗаралар белән үреп бирелә.
Җыентыкта үз чорының катлаулы әдәби процессын, андагы төрле тенденцияләрне чагылдырган әсәрләр бар. Алар татар реалистик прозасының барлыкка килүенә һәм үсүенә бер җирлек булып, халык авыз иҗатына да тәэсир иткән. Әдәби багланышлар ягыннан да ул хикәятләр мөһим, чөнки алар шул чор әдәби бәйләнешләренең җимеше булып тора. «Әдәби багланышлар — конкрет-тарихи категория: тулаем әдәби процесста алар-ның масштабы да, роле дә һәм төрле тарихи вакытта, төрле тарихи шартларда аерым халыклар әдәбиятының тарихында аларның әһәмияте дә төрлечә». Алда да әйтеп үтелгәнчә, бу чордагы татар әдәбияты авыр социаль-тарихи һәм экономик шартларда үсә. Милли-колониаль изү аркасында зур шагыйрьләр, киң колачлы талант ияләре мәйданга килми. Соңрак, капиталистик мөнәсәбәтләр үтеп керә башлагач, күзгә күренеп үзгәрә барган тормыш ихтыяҗлары дөньяви әсәрләр таләп итә. Андый әсәрләр җирле шартларда җитешә алмаганга күрә, башка халыкларның, аерым алганда Көнчыгыш әдәбиятлары белән багланышлар закончалыклы һәм әһәмиятле күренеш иде.
«Мәҗмугыл-хикәят» фарсы теленнән тәрҗемә булса да, андагы әсәрләрнең сюжеты фарсыларга гына түгел, ә бәлки гарәп, һинд һәм башка халыкларга да нисбәт ителәләр. Анда дөнья әдәбиятының күчмә сюжетлары да, гомуми мотивлары да бар, шулай ук мәшһүр «Мең дә бер кичә» әкиятләре белән дә уртаклыклар күп. Алардан көнчыгыш рухы бөркелеп, стиль һәм формалары сизелеп тора. Җыентыктагы әсәрләрнең барысы да «хикәят» дип исемләнгән. Бу жанр хәзерге төшенчәдәге «хикәя»гә туры килеп бетми, әлбәттә; ул — әкият белән хикәя арасында торган кебек. Эчтәлек ягыннан да әсәрләрнең күбесе әкиятләр, аларда фантастик элементлар, тылсымлы күренешләр реаль тормыш вакыйгалары белән аралашып баралар. Күләмнәре ягыннан да алар бер жанр кысасына сыеп бетмиләр, кече новеллалар белән беррәттән повестька тартым әсәрләр дә бар. Мәсәлән, «Рәис углы Фазыл турында хикәят», «Ризван шаһның маҗаралары», «Хорасан шаһына вәзирнең башыннан кичкәннәре турында сөйләгән хикәятләре» «Һарун әр-Рәшид вәзире Фазыл бине Рәбигъ берлә вә аларның араларында үткән хикәятләр» кебек әсәрләрне күләм һәм эчтәлекләренә карап повесть дияргә мөмкин. Аларда катлаулы сюжет; бер-бер артлы алышынып торучы вакыйгалар, геройларның шактый дәвамлы тормышы, персонажларның күплеге — һәммәсе бар.
Төзелеш-композицияләре белән күп хикәятләр бер-берсенә охшаганнар. Мәсәлән, берничә хикәят шундыйрак рәвештә башланып китә: «Даяре Чиндә бер солтан бар иде. Атыны Африн дирләр иде, һәрбер эштә камилкяр иде, әксәрү шәһәрләргә шәһрияр иде. Әмма фәрзәнде чюк иде. һәр дәмдә хак тәгаләгә хаҗәтмәнд иде. Иртә-кичә тәңредин хаҗәт кылар ирде: кем бер фәрзәнднең өмидедә ирде. Хак тәгалә кәрам ишеген ачып, мөддәт-мөдидә вә гаһед-бөхидәдин соңра фәрзәнд бирде...» (15а). Тагын шуңа охшашлы бер мисал: «Диңгез кенәрендә бер шәһәр бар ирде. Атыны Хазан дирләр ирде. Ул шәһәрнең бер падишаһы бар ирде. Олуг мал вә мөлек бина-зыйр, әмма фәрзәнде йук ирде. Кичә вә көндез дога вә зари-лык кылып, аллаһы тәгаләдин фәрзәнд теләр ирде...» (105а). Шактый хикәятләрнең башлам өлеше шундый. Башка бер хикәятләрдә падишаһның гаять акыллы һәм чибәр углы була, үсеп җиткәч ул икенче бер патша кызына күрмәгән килеш гашыйк була, яки юлга чыгып китеп, анда маҗараларга юлыга, шуннан соң мәхәббәт юлындагы төрле каршылыкларга туры килеп алардан я тылсым, я нинди дә булса булышчы, я көтелмәгән бәхетле очрак аркасында исән-сау чыгып, ахырда максатка ирешүе турында сөйләнә. Хикәятләрнең күбесе герой өчен уңышлы тәмамлана: явыз көчләргә җәза бирелә, егет сөйгән кызына өйләнә, тәхеткә утыра, күп еллар гадел хөкем сөрә, балалары булып, ахырда улы патша булып кала.
«Мәҗмугыл-хикәят»тә дөньяви эчтәлекле һәм реаль тормыш күренешләрен, халыкның оптимизмын чагылдырган хикәятләр күпчелекне тәшкил итә. Дөрес, беренче бүлектә суфичылык идеяләре белән сугарылган әсәрләр дә бар. Әмма суфичылыкка буйсындырырга теләп, «кыйссадан хисса» чыгарылган әсәрләрдә дә дөньяви рух — кеше көченә ышану, тормышны сөю, золым белән килешмәү, җәмгыятьтәге явыз көчләргә каршы актив көрәш рухы аңкып тора.
Әсәрләрнең күбесе — маҗаралы хикәятләр, алар көнкүреш хикәятләре белән аралашып баралар. Ләкин алар да жанр ягыннан бертөрле түгелләр. Маҗаралы хикәятләр көнкүреш элементлары белән тыгыз үрелеп бара, ә көнкүреш хикәятләрендә маҗара элементлары бар. Әмма һәр ике төр хикәятләрне берләштерә торган нәрсә — аларның үзәгендә бернинди авырлыклар алдында да каушап калмый, эзләнә, хәрәкәт итә һәм җиңеп чыга торган оптимист герой булу. Ни өчен нәкъ менә үзәктә актив герой торган хикәятләр бу чорда халык тарафыннан яратып кабул ителгән соң?
Билгеле булганча, XVIII гасыр ахырларына Россиядәге капитализм үсеше һәм шуңа бәйле иҗтимагый мөнәсәбәтләр татар халкын да үз эченә тартып алды. Халык кузгала, хәят дулкыннары аның төрле катламнарын — крестьянын, һөнәрчесен, сәүдәгәрен, баен-ярлысын бер урыннан икенче урынга күчерә, ил буйлап йөртә; татар кешесе инде күбрәк күрә, күбрәк ишетә, башка милләтләр белән, иң беренче чиратта, рус халкы белән багланышта яши, аларда булган алдынгы идеяләрне, яхшы якларны үзләштерә, үз күңеленә ярашлы рухи азыкны ала.
Яңа социаль шартлар һәм мөнәсәбәтләр шул заман рухына туры килә, алдагыга өмет уята, кешене үз көчләренә ышандыра торган яңа, оптимистик әдәбият таләп итә.
«...Кайвакытта читтән кергән нинди дә булса әсәр үз әдәбиятында барлыкка килгәннәренә караганда игътибарны күбрәк җәлеп иткән .һәм әдәбиятка да, иҗтимагый фикергә дә шактый тәэсир иткән очраклар була».
Татарларда да читтән кергән әдәбиятның билгеле бер чорда килеп туган ихтыяҗларны канәгатьләндерүдә роле зур иде.
Әдәбиятта актив геройга ихтыяҗны XVIII йөз азакларында үзен сиздерә башлаган мәгърифәтчелек хәрәкәте, иҗтимагый тормыш проблемаларына рациональ якын килү, буржуаз-демократик хокук һәм ирек идеяләре дә тудырды. Бу дәвердә инде шактый көчәйгән татар сәүдә буржуазиясе милли политикадан, феодаль кысынкылыктан иза чигеп, үзләренә тулы ирекләр бирелү турында хыялланды. Мәгърифәтчелек идеяләре бур-жуалаша барган ясаклы татарларның Екатерина II хөкүмәте оештырган Уложенная комиссиягә язган хатларында ачык күренә: «...Кеше табигате белән нәрсәгә маил (тартымлы) булып туса, шул нәрсәгә сәләтле дә була: төрле-төрле катлаудан булган кешеләр игенчелеккә дә күнегергә мөмкин, шулай ук кайберләре үзен коммерция эшенә дә багышлый алалар. Кешенең яратылышыннан ук килгән мондый омтылышларына ирек бирү һәркемнең күңеленә канәгатьләнү китерер иде. Кеше үз канәгатьлелеген мәҗбүрият белән түгел, үз ихтыяры белән табарга тиеш».
Татар «йомышлыларының», буржуалашкан сәүдәгәрләренең мондый фикерләре үз заманының хаким идеологиясе белән каршылыкка керде. Бер яктан, аларның бу идеяләрен тормышка ашырырга патша самодержавиесе ирек бирмәде; икенче яктан, ислам дине комачаулый иде. Чөнки дин буенча, кеше алла ихтыярыннан башка берни эшләргә хаклы түгел, кешенең язмышын алла алдан ук хәл итеп куйган икән — ул шуңа буйсынырга, дөнья эшләре артыннан кумаска тиеш. Татарның алдынгы фикерле кешеләрен, дөньяның рәхәтен белеп, бөтен сәләтен эшкә җигеп, үз бәхетләрен үзләре төзергә омтылган көчләргә бу догмалар кысан иде, билгеле. Дини-әхлакый әсәрләр аларны канәгатьләндермәде, алар үз рухи ихтыяҗларына, омтылышларына туры килә торган әсәрләр, үзләренә идеал булырлык геройлар эзләде, һәм алар андый геройларны өлешчә фольклордан һәм Көнчыгыштан кергән новеллистик хикәятләрдән таптылар.
«Мәҗмугыл-хикәят»тәге әсәрләрнең каһарманы — күбесенчә затлы нәселдән чыккан кеше. Ул — шаһзадә, вәзир яисә шәһәр башлыгы улы яки кызы. Аларда халыкның акыллы, гадел, көчле, рәхимле патша турындагы бик борынгы заманнардан килгән традицион идеалы чагыла. Геройның патша булуы аны тирәлектәге шартларга бик үк бәйле итеп куймаска, үзе теләгәнчә эш итүенә, шуның белән хикәятнең азмы-күпме ышандыручан булуына ярдәм итә. Әйтик, вәзир улы Фәррух Руз — теләсә нинди шартларда җиңеп чыгарга мөмкинлеге булган герой: ул бик яхшы тәрбия алган, гыйлемле, сугыш эшләрен яхшы белә, үзенә нык ышана, кыю һәм көчле. Герой гадәттән тыш сыйфатларга ия. Ул искиткеч чибәр дә, акыллы да, көчле дә. Аның мәхәббәте дә гадәттәгечә түгел, я ул төшендә күргән кызга, я чит мәмләкәттәге, акылы белән мәшһүр кызга гашыйк була, я булмаса илләр гизеп йөргән чакта көтмәгәндә бер гүзәлне очратып, шунда ук аны яратып китә һәм кавышу юлында төрле маҗаралар күрә.
Кагыйдә буларак, герой гадәттән тыш шартларга куела. Мәсәлән, «Хәләф исемле шаһзадәнең Чин падишаһы кызы сөальләренә дөрес җавап биреп, аңа өйләнгәне» дигән хикәяттә Хәләф бер-бер артлы авыр вакыйгаларга юлыга. Иң элек әтисен падишаһлыктан төшереп, гаиләләре белән шәһәрдән куып чыгаралар. Шәһәрдән чыгып бер көн баргач, бер болында куналар. Иртәгесен Хәләф әти-әнисен вакытлыча калдырып якындагы шәһәргә барырга чыккан җирендә аның атын җанвар ботарлап ташлый. Шуннан ул әти-әнисе янына борылып кайта. Аларга юлбасарлар һөҗүм итеп, бер нәрсәләрен дә калдырмый талап китәләр. Шуннан соң Хәләф ата-анасын җилкәсенә күтәреп, берничә көн чүл буйлап каңгырап йөри. Шулай итеп, берсеннән-берсе авыр хәлләргә төшеп, һәрберсеннән көч-хәл белән исән котылып чыга. Кытай падишаһының кызы янына җиткәнче әле аңа тагын күп авырлыклар күрергә туры килә. Фәррух Руз да («Фарсы падишаһының улы Фәррух Шадның хикәяте») үзенең максатына ирешкәнче күп сынаулар уза. Менә ул Кәшмир шәһәренә барырга чыккан җирдә сихерче Хөсне Арай кулына төшеп, боланга әверелдерелә. Ниһаять, шулай гаҗиз булып йөргәннән соң, шәфкатьле Миһер Афзайга очрап, яңадан элекке хәленә кайта. Менә ул Кәшмир шәһәрендә. Монда аңа монахлар башлыгы Әхримәннең, Кәшмир шаһының ышанычын казанганчы күп авырлыклар, сынаулар узарга туры килә. Монах сурәтендә йөреп, мәңге кияүгә чыкмаска ант иткән Фәррух Назны да ул фикереннән кире кайтырга күндерә, үзе белән алып китүгә ирешә.
Хорасан шаһының вәзире дә берсеннән-берсе гаҗәбрәк маҗараларны башыннан кичерә. Төшендә ул үз язмышының ничек булачагын күрә. Гәрчә ул төш вәзирнең һәлак булуы белән тәмамланырга тиеш булса да, үлем көткән һәр маҗарадан ул исән чыгып, ахырда бәхеткә ирешә. Патша хикәят башында: «Гаҗәп булырмы, әгәр адәм тырышлык һәм хезмәт белән алла казасыннан котылса?» — дип әйткән була. Патшаның бу соравына җавап хикәятнең бөтен эчтәлегеннән килеп чыга. Әгәр кеше тормыштан өмет өзмичә, язмышына каршы барып, һәртөрле авыр хәлләрдә дә җиңеп чыгу өчен көрәшә икән,— һичшиксез, җиңә һәм шундый кеше генә бәхеткә хаклы.
Әнә шундый геройлар татар укучысының игътибарын җәлеп иткән, ул ирекле, бәхетле кеше булу турындагы хыялларына җавапны әнә шул каһарманнар мисалында табарга тырышкан.
Халыкның гадел патша турындагы идеалы да маҗаралы хикәятләрдә үзенчәлекле чагыла. Бу хикәятләрдә соңыннан патша буласы егет бик яшьләй язмышның бормалы юлларына эләгеп, тормышның ачысын-төчесен татып, халык тормышын күреп үсә. һәм шуңа да ул соңыннан патша булгач, халыкка яхшылыклар эшли. Югары катлау мохитында туып, яшьләй авыр тормышка эләккән герой мотивы борынгы әдәбияттан һәм фольклордан ук килә.
Маҗаралы хикәятләрдә сурәтләнгән картиналарда шул заман кешесе үз тормышына параллель якларны күрергә теләгән. Мәсәлән, юл йөрү, сәяхәт кылу һ. б.
Бер генә маҗаралы хикәят тә юл йөрү мотивыннан башка оешмый. Ниятен тормышка ашыру өчен, я булмаса ил гизү, дөнья күрү максатыннан герой юлга чыга.
Бу мотив шул заман татар сәүдәгәренең дә, «бәхет эзләп» чит җирләргә киткән һөнәрченең дә, хаҗга баручының да күңеленә хуш килгән. Илләр гизеп йөрү нәтиҗәсендә маҗаралы хикәятләрдән ким булмаган сәяхәтнамәләр дә язылган.
Димәк, мондый әсәрләр татарлар арасында бер сәбәпсез генә таралмаган, шул заман кешесе аларда үзенең гамәлләренә, уй-фикерләренә туры килгән хасиятләр тапкан. Болар һәммәсе дә халыкның иҗтимагый-экономик хәлләреннән килеп чыккан.
Шулай итеп, ул заман кешесе мондый тип маҗаралы хикәятләрне буш бер хыял, реальлектән ерак нәрсә итеп түгел, ә чынбарлыкта булырга мөмкин нәрсә дип кабул иткән. Ул хикәятләрдәге эшлекле, актив герой халык идеалына туры килгән.
Актив герой маҗаралы хикәятләрдә генә түгел, тормыш-көнкүреш хикәятләрендә дә еш очрый. Аларда әхлак төзәтү, әдәп тәрбиясе бирү максат итеп куела. Мондый хикәятләрдә, гадәттә, гади кешеләргә, шәһәр һөнәрчеләренә, дәрвишләргә һ. б. симпатия белдерелә; халыкны җәберләүче түрәләр: казый, писарь, юрист, сарай вәкилләре, шәһәр башлыгы һәм башкаларның явызлыклары, бозыклыклары тәнкыйть ителә. Көнкүреш хикәятләрендәге төп геройның активлыгы үзен кысучыларга, җәберләүчеләргә каршы көрәшкәндә ачык күренә. Кайбер хикәятләрдә актив герой — хатын-кыз, ул катлаулы вакыйгаларда ирләр башкарып чыга алмаган эшләрне дә үзенең акылы, зиһене белән җиренә җиткерә — явызларны, залим-нәрне акылга утырта. Мәсәлән, бер хикәяттә төп герой гади бер алтынчы (зәргәр) хатыны. Аның ире алтынчы-фәкыйһ кирәк чагында алырмын дип, мирабка (арыкларга суның дөрес бүленешен күзәтүчегә) мең алтын акча биреп тора. Бер заман зәргәр сукырая, эшли алмый башлый, бөлгенлеккә төшә. Акчасын алырга дип, мирабка хатынын җибәрә. Мираб бу чибәр хатынга күптән кызыгып йөргән була. Хатынны ул мең динар бәрабәренә хыянәткә өнди. Турылыклы хатын мирабны тиргәп чыгып китә, иренә хәлне сөйли. Мирабтан акчаны юллап алу өчен алтынчы үзенең дусты мөхтәсибкә (хисап алучыга) барырга киңәш итә. Хатын бара, хәлне сөйли. Мөхтәсиб тә хатынга кызыга, аңа үзенең хисләрен белдерә. Хатын, билгеле, риза булмый. Шулай итеп, акчаны юллап алу өчен, хатын шәһәр түрәләренең барысына да мөрәҗәгать итә. Әмма аларның һәр-кайсы бозык уй белән яши. Хатын гаҗиз булып өенә кайта. Ире: «Алланың язганына чара юк»,— дип түзәргә, сабыр итәргә киңәш бирсә дә, хатын шәһәр түрәләреннән үч алу, алтыннарны кайтару чарасын эзли. Соңгы акчаларын алып, балта остасы янына бара һәм һәрберсенә берәр кеше сыярлык дүрт бүлемле сандык ясата. Сандыкны өенә кайтарып куйгач, түрәләрнең һәрберсе янына барып, билгеле сәгатьтә үзенең өенә килергә чакыра. Тегеләр шатланышып риза булалар. Билгеләнгән вакытка беренче булып мираб килеп җитә. Аның белән киңәшеп утырганда, капканы шакыйлар. «Туганым килде», дип, хатын мирабны эчтәге бер бүлмәгә бикли, Бер-бер артлы мөх-тәсиб, вәли (урындагы власть иясе), шәхнә (полиция башлыгы) килә. Шул арада казый килеп җитә. Хатын аларны сандык бүлемнәренә бикли бара. Шуннан соң бүлмәдән мирабны чыгара, ул тизрәк хатын белән кавышуны тели. Хатын теге акчаларны таләп итә. Мирабның янында акчасы булмый, соңыннан бирермен дип сүз бирә. Хатын аны сандыкка ант иттерә. Эчтәгеләр моны ишетеп яталар. Шуннан соң хатын «капкаларны бикләп киләм» дип тәрбияче янына чыга, «бур кергән» дип, күршеләренә әйтергә җибәрә. Үзе яңадан мираб янына кереп, «аулак бүлмәгә барабыз» дип, түшәк-ястык, юрган күтәргән мираб белән җитәкләшеп чыгып барганда күршеләре «карак бар, карак бар!» дип йөгереп килеп җитәләр, мирабны кыйнап та аталар. Хатын: «Ике мең динар акчамны алды»,— дип дәгъва белдерә. Мираб: «Алмадым»,— дип ант итә. Бәхәсне чишү өчен, падишаһ сараена баралар. Падишаһ суд ясар өчен казыйны чакырта. «Казый өйдә юк»,—дип килеп әйтәләр. (Казый сандык эчендә ята бит әле). Падишаһ үзе хөкем итә. Хатыннан: «Шаһитләрең бармы?» — дип сорый. Хатын сандыкның шаһит икәнен әйтә. Падишаһ моңа гаҗәпләнә, шулай да ат-арба җибәреп, сандыкны китертә. Хатын сандыктан сорый: «Мираб ике мең динар алдым дип ант итте, сез гуаһмы?» Сандык эчен-дәгеләр фаш ителүдән куркып эндәшмиләр. Хатын сандыкны утта кыздырырга куша. Утта тота башлагач, сандык эчендәгеләр: «Без шаһит, мираб ике мең динарны алды»,— дип кычкыра башлыйлар. Мираб ике мең динарны чыгарып бирергә мәҗбүр була. Сандыкны ачып җибәрсәләр, аннан мөхтәсиб, казый, шәхнә, вәли килеп чыгалар. Шунда җыелган халык аларны тотып ала. Падишаһ хатыннан хәлнең ничек булганын сөйләтә. Түрәләрнең бишесен дә урыннарыннан алалар. Шулай итеп, хатын бу явызлардан үчен кайтара.
«Рәис углы Фазыл белән Әбелхәсән вә Маһияр Васита» хикәятендә дә актив герой — кыз кеше. Шәһәр башлыгы кызы әтисе һәм сөйгән егете өчен казыйдан үч ала, аны акылга утырта. Чөнки казый, үчләшеп, аның әтисен урыныннан алдырткан, соңыннан кызның сөйгән егете Фазылны мыскыллаган була.
Мораль-этик идеяне раслау итеп китерелгән «Вәзирләрен этләргә ашатучы патша» дигән хикәяттә кеше хезмәтенең кадерен белми торган, мәрхәмәтсез, акылсыз патшаны акылга утыртуда актив геройның зиһенлелеге, батырлыгы сурәтләнә. Хикәятнең сюжеты бик борынгыдан килә, көнчыгышта киң таралган.
Шул рәвешчә маҗаралы хикәятләрдә герой түбән катлау вәкилләрен җәбер-золым кылучыларга каршы чыга. Мондый хикәятләрдә инде аждаһа, гыйфрит кебек мифик образлар урынына конкрет социаль көчләр, тормыштагы реаль күренешләр сурәтләнә. Герой да әллә кайдан түгел, тормыштан алына социаль процесска, һаман үсә барган антагонистик сыйнфый мөнәсәбәтләргә халыкның карашларын чагылдыра.
Романтизм белән сугарылган хикәятләрдәге актив герой образы реализм әдәбиятындагы актив геройга әверелгәнче зур эволюция кичерде. Татар мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятында инде актив герой реаль тормышның, чынбарлыкның үзеннән, татар җирлегеннән алынды, язучы яшәгән җәмгыятьнең, тирәлекнең үзенчәлекләрен һәм мәгърифәтчелек идеяләрен чагылдырган герой булды, һәм беренче реалистик проза әсәрләрендәге актив геройның барлыкка килүендә кулъязма хикәят традицияләренең йогынтысы зур булды.
Н.Ф.Исмәгыйлов.

©Татар әдәбияты тарихы, 1нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013