Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шагыйрьләр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Фирдәүсә Кәримова
Алсу Казанбаевa
Алсу Казанбаева
Гамәлләр
Чын күңелдән елмай һәр иртәне, 
Уянганга бүген шөкер ит. 
Бисмиллаңны әйтеп көнең башла, 
Алга атла, алга йөреп кит. 
Шушы бәхет җитә, шулай калсын. 
Кирәк түгел аның артыгы.. 
Сиңа язган, сиңа була инде, 
Күктә язган җанның тартымы. 
Хаксыз кайчак җанны кыйнасалар, 
Ачу тотма кеше, гафу ит. 
Якты йөзең, тәмле сүзең белән, 
Тормышыңны үзең матур ит. 
Саулыгыңны сакла, бик кадерләп, 
Саулык үзе олы, зур байлык. 
Саулыкларын югалтканнар гына, 
Аңлый булса аны бик анык. 
Җаның тыныч булсын, иң мөһиме, 
Ару-талу бетә чынлыкта. 
Эшләреңә нәтиҗәне яса. 
Үзең генә калып, аулакта. 
Балаларга иман орлыкларын. 
Күңеленә аның яшьтән сал. 
Авырлыклар килсә. бул янәшә, 
Ни күрсәң дә кеше булып кал. 
Хыянәтне уеңа да кертмә, 
Хыянәт ул - бөтен илеңә. 
Кеше тавыгы күркә күренсә дә, 
Күзең ач син, бар бит үзеңдә. 
Үзеңнеке сайлап алынган бит, 
Меңнәр арасыннан йөз үлчәп. 
Югалтуы бик тиз җан ярыңны, 
Бәхетеңне сакла, тот исәп. 
Әти- әниең тормыш бүләк иткән, 
Аларның юк начар, яманы. 
Исән чакта бурычыңны үтә, 
Үстергәннәр синдәй баланы. 
Аш атканга, һич тә таш атмыйлар, 
Әйтә бел син һәрчак рәхмәтең. 
Гел тирбәлеп булмый бишекләрдә, 
Шушы көннең күр син рәхәтен. 
Ир- атларсыз бер нишләп тә булмый, 
Үтисеңме ирең хакларын. 
Җан җылыңны биреп җылыт аны, 
Күрә бел син яхшы якларын. 
Хатыныңны бик кадерләп сакла, 
Аның белән дөнья көтәсе. 
Ничек яшәсәң дә уза еллар, 
Санлап яшә, гомер үтәсе. 
Аллаһым бар-Аллаһыңа сыен, 
Ал үзеңне кулга , сабыр ит . 
Сират күперләрен кичәсе бар, 
Үтүләре кыен, авыр бик. 
Кулдан килгән изгелекне эшлә, 
Изгелекләр җәннәт гамәле. 
Вакыт юк дип торма, табып була, 
Яхшылыкка бер - бер әмәлен. 
Риза бул син шушы халәтеңә, 
Әлхәмделилләһ , әле исәнсең. 
Күкрәп тутырып сулар сулышың бар, 
Соңгы минутларда нишләрсең.

* * *
Кеше булып калу авыр җирдә, 
Җитмеш төрле язмыш сынавы. 
Мин баш имәм! диеп әйтеп булмый, 
Бормалы ул тормыш юллары. 
Әйтми калган сүзне әйтергә дип 
Җиңел сыман авыз ачуы... 
Тик бик зәхәр була кайчакларда 
Әйтелгән сүз-елан агуы. 
Аңларлар дип hич тырышма икән! 
Һәр кешенең башы үзендә 
Мин ул хәлгә төшмәм! дигән кеше 
Төшкәч кенә аңлар....! үзе дә!

* * *
Әгәр бер гөнаһсыз рәнҗетсәләр, 
Үткәнеңнең тузаннарын күтәрсәләр, 
Мескенләнеп, башың иеп ята күрмә! 
Синең тормыш,һәм син хаклы бу гомергә. 

Яхшылыклар кылган,бер көн бәреп әйтсә 
Күп яхшылык кылдым сиңа,түлә,дисә 
Азапланма яхшылыгын үлчи-үлчи, 
Гомерең булса, Аллаһ үзе бер тигезли. 

Җан өшеткеч язу алсаң дусларыңнаң, 
Күңлең кайтса беркөн шулай туганыңнан... 
Сабыр бул!дип кабатла син үз-үзеңә! 
Дәшми калу - алтын булыр, өлешеңә

* * *
Чәчкә куйдым, әти, кабереңә 
Йоклый идең, ахыры, сизмәдең. 
Баш очыңда озак басып тордым 
Сулыш алырга да кыймадым. 
Уянырсың диеп уйладым. 

Әллә яңгыр тамды битемә, 
Әллә яшь атылды күземнән. 
Туфрагыңа кулым кагылса да, 
Сыйпап сөям кебек битеңнән...

https://vk.com/id166957740

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013