Бүген Әдипләр: Кәүсәр ӘМИНЕВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кәүсәр ӘМИНЕВ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флорид Әгъзамов
Шамил Әләветдинов
Тәүфикъ Әйди
Илшат Әминов
Кәүсәр ӘМИНЕВ
Илдус Әмирхан
Марат Әмирханов
Хәмит Әскәров
Рәдиф Әхмәдиев
Шәһит Әхмәдиев
Нәфис Әхмәт
Мөдәмил Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Алтынай Әхмәтова
Ислам Әхмәтҗанов
Мәхмүт Әхмәтҗанов
Фәния Әхмәтҗанова
Сәгадәт Әхмәтшин
Әскыя Әхмәтшина
Харис Әшрәфҗанов
Рәфгать Әһлиуллин

Еллар аша ялганган язмыш

Армия хезмәтеннән кайтканнан соң дус булып, аннары күп еллар үзара “югалышып” яшәгән күптәнге дустым Хәйдәр, яшәгән урынымны белешеп, минем янга килеп керде.
– Хәйдәр, син бу елларда кайда, ничек яшәдең, гаиләң, балаларың бармы? –дип соравым аның иң авырткан күңел ярасына тиде, ахры. Бу сорау аны ялкытып бетер-гәнгәме, әллә үткән гомеренә борылып карыйсы килмәгәнгә, теләр-теләмәс, әкрен тавыш белән:
–И, дускай! Юк, гаиләм дә, балаларым да юк. Аның урынына гомерем буе хыялланып көткән мәхәббәтем бар... – дип, азаккы җөмләсен күтәренкерәк тавыш белән әйтте, аннары тагын хафага төшебрәк: – Минем өчен бу “тормыш” дигәнең гел үкенечләрдән генә торды инде, – дип уфтанып куйды. Без яшь, аралашкан чакларыбызда да ул, ни өчендер, моңсу иде.
–Үсмер чакта беренче мәхәббәт кошымны кулларымнан ычкын-дыргач та мине кара язмыш камап алган, мин ул чакта белмәгәнмен генә. Исеңдәдер, бәлки, без армиядән кайткан гына чакларда, балачактан ук сөйгән кызым – Гөлгенәмне сөйли идем.
–Ул инде кайчан булган хәлләр! Әле дә оныта алмадыңмыни? –дип гаҗәпләнәм, искә төшерергә тырышып. Әлбәттә, ул чакта без кызлар турында күп сөйләшә идек.
Ул, уйларын барлагандай, күз карашын читкә төбәп утырды да, үткән тормышын ерактан алып сөйли башлады: –Кызларга беренче тойгыларым кабына башлаганда ук күңелем түренә нур булып кереп калган Гөлгенә иде ул. Язмышларыбыз юл чатларыннан төрле якка китеп, аралар ераклашса да, нигәдер, җырдагыча, бер кавышырбыз кебек иде...
Еллар узган саен күңелемдә тагын да көчлерәк сагыш-юксыну кабынды. Нигә мин балачак мәхәб-бәтемнең гомерем буе йөрәгемне көйдерәсен белмәдем икән? Шулай булырын белсәм, беренче сөйгәнемне нинди генә юллар белән булса да янымнан җибәрмәс идем, – дип, үз алдына сөйләгән кебек әйтеп куйды.
–Әле килеп сине нәрсә тетрәндерде соң?– дим, борчыган хәлләренә тизрәк төшенер өчен.
–Берникадәр вакыт элек Гөлгенәнең ялгыз калганын ишеттем. Шул вакытта гомерем буе хыялымда көткән язмышыма ышана яздым. Соң булса да, бәхет кояшым балкып киткәндәй булды. Гөлгенәгә кайнар хисләремне җиткереп, калган гомеребезне кулга-кул тотынышып үтәргә теләгемне белдереп, хәбәр җибәрдем. Әмма ул миңа хиссез генә, “мин инде үзгәрдем, хәзер миңа беркем дә кирәкми, миңа бары тынычлык кирәк”, дип, хыялымда үрелгән якты киләчәгемә кара пәрдә элде дә куйды...
– Шулай, мәхәббәт дигәнең утка да, суга да сала шул, бәлки, аның асылы да шундадыр? – дим, аңа теләктәшлек белдергәнемне күрсә-теп, әмма ул мине ишетмәгән дә кебек.
–Их,– дип сөйләнде тәрәзә ягына карап, –нигә болай килеп чыкты соң әле?
–Бәй, сөйгәнең сине яратканмы соң, ул да сине уйлап яшәгәнме? –дигән соравым Хәйдәрне тагын да ераккарак этәреп, балачак елларына алып китте.
–Без өч яшьтән бергә уйнап үстек. Мәктәп елларыбыз бергә үтте, аның яшьлек биографиясе минсез буш булыр иде. Үскәндә өйләр арасы ерак түгел, ике өй аша гына. Мин, бакчабызга чыгып, Гөлгенәләр бакчасына күз карашымны сирпесәм, анда үскән тирәкләр дә, хәтта өй тәрәзәләре дә аның күз карашы булып тоела иде.
Тойгыларым шундый ташкын кебек булса да, аларны тышка чыгармаска тырыштым. Бу гамәлем өчен гомерем буе үкенеп яшим. Гөлгенә дә мине аңлый алмады, шикелле. Ул бер очрашуыбызда: “Мин яшь чакта синең яратуыңны тойганым булмады”, – дип мине икеләтә көйдереп алды.
Гөлгенә гел уку алдынгысы булды. Барча мәктәп Гөлгенәгә соклана. Ул шундый биеклектә булса да, масаеп йөрмәде, йөзе гел елмаюлы, ачык булды. Миңа уку авыррак бирелде, мәктәпкә барганчы ук хәреф таный, чутлый белсәм дә, арытаба укуда артта калдым. Мин бәләкәй чагымнан ук бик хисчән булганга, ирексездән түбәнсенү хисе били башлады, үземне булдыксызга санап үстем. Шушы үземнең түбәнсенү хисләре дә аңа якынаерга кыюлык бирмәгәндер.
Кызлар иртәрәк өлгерә бит. Гөлгенә – исеме үк әйтеп тора – гөл кебек матур кызга әверелде. Миннән зуррак авыл егетләре аның артыннан йөгерешә дә башлады. Бу хәлгә мин бераз көнләшеп карасам да, мөнәсәбәтләрен чынга алмадым. Мине әлеге шул кыюсызлыгым, сабырлыгым тыйгандыр. Малайлар белән ертышып Гөлгенәне яулап та йөрмәдем.
–Ә мәктәп елларыгыз үткәч ничек аерылыштыгыз соң? – дип сорарга өлгерәм, ул тирән тын алган мәлдә.
–Тагын бер үкенечле мизгелемне искә төшердең: 10нчы сыйныфны тәмамлаган язның бер көнендә елга буена төшсәм, яр буенда ефәк матур күлмәктә Гөлгенә китап укып, язып-сызып утыра, каядыр укырга керергә әзерләнә иде. Мин янына килгәч, үзе белән бергә барып укырга керергә тәкъдим ясады. Шул чакта шаяру белән генә җаваплап, бу бәхетем булыр юлдан мәхрүм калдым. Әлегә кадәр шул ваемсызлыгым өчен дә үкенеп яшим, бәлки, бер юлдан киткән булыр идек... Бая син “сөйгәнең сине яратканмы соң?”, дип сораган идең. Миңа карата аның тойгылары, бәлки, тышка бәреп чыгарлык булмагандыр, әмма мин аның җылы карашын гел тоеп үстем, яшәдем. Миңа ул битараф түгел, киресенчә, яратуга якын хистә булды, дип уйлыйм.
Гөлгенә мәдәни-агарту технику-мында укыганда мин дә калада яши идем инде. Мәктәп елларында Гөлгенә бик матур, моңлы тавышы белән җырчы буларак танылган иде. Без, сыйныфташлары, аның зур җырчы булырына ышана идек, шуңа да аның сәнгать юлын сайлавы яңалык булмады.
Авылдан чыгып киткәч хатлар да алыштык. Әмма мин хатларымда да ташып торган хисләремне җиткерә алмаганмындыр, язышуыбызны ул дусларча мөнәсәбәт итеп кабул итте. Авылга кайткан чакларымда аның башка егет белән дус булуын күреп йөрәгем янды, күңелем кителеп, үземне үпкә тойгысы биләде. Ул вакытта, һәр яшь кеше уйлаганча, дөнья зур, киң, үземнең ярымны табармын әле, дип күңелемне Гөлгенәдән суыта төштем, дөресрәге – суытырга тырыштым.
Шул онытыйм дигән карарыма буйсынып, Гөлгенәгә армиядән бер генә хат та язганым булмады. Әмма оныта алдым, дия алмыйм. Мин хезмәттән кайтканда Гөлгенә күрше авылга кияүгә киткән иде.
Гомеребез агышында без сабантуйларда гына очраша алдык. Җыеннарда аны, бәлки, күрермен, дип халык арасында йөргәндә, ул үзе дә әллә каян пәйда була да, күрешеп аралаша идек. Сабан-туйларга ашкынуымның сәбәбе дә шул балалык мәхәббәтемне күрү өмете булгандыр. Очрашканда, телләребез белән сөйләшкәнгә караганда, күбрәк күз карашла-рыбыз белән сөйләшә идек сыман.
–Шул ярыңнан башка бер кызны да өзелеп сөймәдең мени?
–Әйтә алмыйм. Гомерем буе Гөлгенә сынлы, йөзле, буйлы, кыланышлы кызларны гына ошатсам да, шулкадәр йөрәгемне әсир иткәнен очрата алмадым. Үзем дә әрсезләнеп йөрмәдем, таулар вәгъдә итмәдем.
Бик кызыклы тойгы яши миндә, –дип дәвам итте сүзен Хәйдәр, –Гөлгенә инде олы яшькә җитеп килсә дә, ул минем күңелдә 14-15 яшендәге гүзәл кызчык булып сурәтләнеп калгангадыр, ул миңа гел яшь кебек. Ул гаиләле, ә мин аңа шигырьләр багышлыйм, аны күкләргә күтәреп, фәрештәгә тиңләп яшим. Алар тормыш иптәше белән берсеннән-берсе матур, Гөлгенәгә охшаган 3 кыз үстерделәр.
– Әгәр синең мәхәббәтең бер генә яклы, җавапсыз икән, шулкадәр өзгәләнү кирәк микән? –дигән соравыма:
– И, дускай! Безнең йөрәкләргә сөю хисләрен табигать иңдергән бит, без нишли алабыз? Мин күп вакыт уйланам, – дип, үзен аклагандай дәвам итә Хәйдәр, –дөньяда бу хәлдә калган мин беренчесе дә, азаккысы да түгел бит. Мин фәкать күпләр үткәргән үкенечле язмышны кабатладым гына.
Күңелендәге аһ-зарларын күптәнге дусты белән уртаклашкач, Хәйдәрнең күңеле күтәрелгәндәй булып, йөзе яктырып китте, минем белән әңгәмәләшеп утырганда беренче тапкыр елмайгандай итеп:
–Рәхмәт, дускай, түзеп тыңлап утырганың өчен, бик ялыктырып вакытыңны алсам, гафу итә күр, зинһар, – дип уңайсызланып куйды.

Эпилог урынына

Хәйдәр минем белән үзенең аһ-зарларын уртаклашканга ел ярым вакыт үтеп китте. Сирәк шалтыратышып, хәл-әхвәлләрне белешеп торганда аның тормышында үзгәрешләр сизелмәде. Гөлгенәсе белән аралашканнарын гына бәян иткән иде. Күптән түгел ул, алдан хәбәр дә итми, тагын минем янга килеп керде. Тышкы кыяфәтеннән, тотышыннан, күтәренке кәефеннән чыгып караганда, ул үткәндәге Хәйдәр түгел.
Пөхтә, ыспай костюм, үтүкләнгән чалбар, аякларда ак ялтыр түфлиләр. Әле сорашмый да аңлап торам, бу “чәчәк атуы” әлбәттә, Гөлгенәсе белән бәйле. ”Менә бит, мәхәббәт ниләр кыландырмый адәм баласын”, – дип аның өчен куанып, җылы исәнләштек. Хәйдәрнең, үзе әйтүе буенча, вакыты бик тар булганга (хәзер ничек иркен булсын), тиз арада хәлләрен сөйләп, сандугачы –Гөлгенәсе янына канатланып очар коштай булып китеп барды.
Аның сөйләгәненнән шуны аңладым: Гөлгенә үзе теләгән “тынычлык”та яшәп, япа-ялгызлыкта җан тынычлыгы табал-маган. Инде күңеле бушлыктан тәмам ямансулагач, балачак дустын кичекмәстән үзенә кунакка чакырып, бер сөйләшеп утырырга карар иткән...
Хәйдәрнең, Гөлгенә юлында башкача күренмәскә, дип карар кылып йөргәндә тагын сабантуйлар вакыты килеп җиткән. Шушы халык җыеннарында инде ничәнче мәртә-бәләр очрашкан кебек тагын күрешеп аралашалар. Шунда Хәйдәр гомере буе сөйгәненең күзләренә азаккы тапкыр карагандай:
–Гөлгенә, минем хәзер бар теләгем – бу дөньядан синнән алдарак китү. Аның киресе була калса, мин гомеремне үтә дә ачы газапта үтәчәкмен, – дип, калтыраган тавышын чак яшереп әйтә алган.
Гөлгенәнең күңеле бу вакытта, Хәйдәргә чәчәк бәйләмнәре бөркегәндәй, сагыну хисләрендә янган:
–И, җүләркәем, әле үлү була мыни, андый уйлар уйлама әле. Әле сине үземә кунакка чакырырга, дип, эзләп йөрүем иде,– дип Хәйдәрнең мәңге саргаймас өмет бакчасына тагын гөлләр иңдереп куйган... Шулай итеп, бәхилләшергә, дип барган җирдән Хәйдәрнең йөрәгендә элеккедән дә көчлерәк яшәү уты янә кабынган.
Аның шатлыклы уй-кичерешләрен язып бетерү өчен кәгазь битләре җитмәс иде. “Мин гүя яшьлегемә кайттым, дускай! Менә сине дә үзебезнең “бераз кичектерелгән” туебызга чакырырга килүем иде”, – дип, миңа матур итеп бизәлгән чакыру кәгазе сузды.
Кәүсәр ӘМИНЕВ, “Балкыш” республика әдәби конкурсы лауреаты

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013