Бүген Әдипләр: Гази Кашшаф
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гази Кашшаф

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәмит Кави
Кадыйргали
Билал Канеев
Мәхмүд Кашгари
Гази Кашшаф
Тәүфикъ Кәримов
Ләйлә Кәримова
Габдрахман Кәрәм
Тәүфикъ Кәримов
Әбрар Кәримуллин
Ләйсән Кәшфиева
Низаметдин Корычи
Сөембикә Кудашева
Салихҗан Күкляшев
Әкъдәс Нигъмәт Курат
Гази Кашшаф

(1907-1975)

Тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Гази Кашшаф (Миргази Солтан улы Кашшафетдинов) 1907 елның 15 апрелең, дә элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Туймазы районы) Яңа Арсланбәк авылында туа. Аның әтисе авыл мулласы һәм мөгаллиме булып, 1922 елда муллалыгын ташлый һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (1937) игенчелек белән шөгыльләнә, колхозлар оешкач, туган авылы колхозында умартачы булып эшли.
1920—1925 елларда Г. Кашшаф Бәләбәй шәһәрендәге укытучылар семинариясендә (соңыннан — педагогия техникумы) укый, аннары, Уфада кыска сроклы хәзерлек курсларын тәмамлап, 1925 елның көзендә Казанга килә һәм Көнчыгыш педагогия институтына кабул ителә. Институтта уку белән бергә ул Вахи-тов исемендәге сабын заводы каршындагы ФЗӨ мәктәбендә дәресләр алып бара, ә институтны тәмамлагач, 1929 елдан 1937 елга кадәр, Казанның төрле уку йортларында — Татрабфакта, Авыл хуҗалыгы коммуналь мәктәбендә (Комвуз), Тире һәм мех промышленносте техникумында, Авыл хуҗалыгы институтында тел-әдәбият укыта.
1937 елда Г. Кашшаф китап нәшриятына (Татгосиздатка) эшкә күчә, анда башта өлкән әдәби консультант, ә 1939 елның җәеннән 1942 елның көзенә кадәр матур әдәбият секторының өлкән редакторы (мөдире) булып эшли. 1941 елда партия сафларына кабул ителә.
1942 елның октябрендә Г. Кашшафны Татарстан язучылары союзының матбугат органы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналына редактор итеп билгелиләр. 1945—1958 еллар арасында әдип Татарстан язучылары оешмасында референт-консультант (1945—1947), СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкә» лаборант (1947—1950) һәм сигез ел буе (1950—1958) яңадан «Совет әдәбияты» журналының баш редакторы вазифаларын алып бара.
1960 елда, диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигә» гыйльми дәрәҗә алгач, Г. Кашшаф үзенең хезмәт эшчәнлеген тулысынча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты белән бәйли: 1961—1964 елларда тарих-филология факультетының татар әдәбияты кафедрасында, ә 1964 елның октябреннән гомеренең соңгы көннәренә кадәр (Гази Кашшаф 1975 елның 9 декабрендә вафат булды) яңа ачылган журналистика кафедрасында укытучы-доцент булып эшли.
Г. Кашшаф бай әдәби-фәнни мирас калдырган әдип. Аның беренче тәнкыйть мәкаләләре 1928 елда, студент чагында ук басыла башлый. Утызынчы елларда инде ул аерым язучылар, аларның әсәрләре һәм театр постановкалары турында язган мәкалә-рецензияләре белән үзен әдәбият-сәнгать дөньясын нечкә аңлаган югары зәвыкле тәнкыйтьче итеп таныта. Бер үк вакытта ул прозада да үзенең көчен сынап карый — хикәяләр, повестьлар яза. 1940 елда аның берьюлы өч китабы — Ш. Камал турындагы монографиясе, «Каләм мастерлары» исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы һәм чик сакчылары тормышыннан алып язылган «Чүл буенда» дигән повесте басылып чыга.
Г. Кашшафның әдәбият белеме һәм тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләре теоретик нигезле, киң анализлы, куелган проблемаларының актуальлеге белән аерылып тора.
Илленче еллардан башлап Г. Кашшаф үзенең калган бөтен гомерен, бай тәҗрибәсен һәм сәләтен татар халкының горурлыгы — герой-шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын тикшерүгә багышлый. Ул, шагыйрьнең соңгы язмышын ачыклау өчен, архивларда эзләнә, шагыйрь йөргән урыннарда була, аны якыннан белүчеләрне — туганнарын, дусларын, М. Җәлил белән бергә әсирлектә газап чиккән кешеләрне күреп сөйләшә, бик күп хатлар алыша. Нәтиҗәдә, «Муса Җәлил» исемле күләмле монографиясе языла. Герой шагыйрьнең, тормыш һәм иҗат юлын җентекләп тикшергән бу хезмәт 1957 елда дөньяга чыга һәм дүрт елдан (1961), яңа табылган материаллар белән тулыландырылып, кабат басыла. Инде автор үзе вафат булганнан соң, 1984 елда, хезмәтнең русча басмасы да дөнья күрә.
Г. Кашшаф Муса Җәлилнең үз әсәрләрен халыкка җиткерү, популярлаштыру буенча да зур фидакярлык күрсәтә. Ул «Моабит дәфтәрләре»нә иң беренче гыйльми комментарийлар яза, шагыйрьнең өч томлыгын (1955— 1956), русча бер томлыгын (1962), фотоальбомын (1966) хәзерләп чыгара, М. Җәлил турында истәлекләрне җыеп, туплап бастыра (татарча басмасы — 1964; русча басмасы—1966 елда). Әдипнең, герой-шагыйрь турында язган мәкаләләре дистәләгән телләргә, шул җөмләдән чит ил телләренә дә тәрҗемә ителеп басыла. М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турындагы тикшеренүләре өчен 1976 елда (вафатыннан соң) Г. Кашшаф, Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.
Гази Кашшаф республиканың иҗтимагый-политик тормышына актив катнашкан язучы. Ул күп тапкырлар КПССның, Татарстан өлкә комитеты, Казан шәһәр һәм Бауман район комитеты члены итеп сайлана, халык депутатларының Казан шәһәр советы депутаты була. Әдәби хезмәтләрен һәм җәмәгать эшчәнлеген югары бәяләп, совет хөкүмәте аны Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), «Почет Билгесе» (1967) орденнары һәм медальләр белән бүләкли.
Г. Кашшаф 1938 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018