Бүген Әдипләр: Эдуард Касыймов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Эдуард Касыймов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Эдуард Касыймов

(1930-1986)

Эдуард Салихҗан улы Касыймов 1930 елның 9 ноябрендә Киров өлкәсенең Слободский районы Нократ авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Ишле гаиләдә үсеп, җиде яшеннән әтисез кала. 1943 елда Нократ мәктәбендә бишенче классны тәмамлауга, аның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган каласы Малмыжга кайта. Эдуард шунда әүвәл җидееллык татар мәктәбендә укый, аннан эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә сигезне тәмамлап, тугызынчы-унынчы класс белемен шәһәрдәге рус урта мәктәбендә ала.
1948—1953 елларда Э. Касыймов — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенты. Университетта уку елларында көндәлек матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре — зарисовкалары, кыска-кыска очерклары һәм хикәяләре күренә башлый.
1953 елда университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Э. Касыймов 1957 елның җәенә кадәр башта Азнакай эшчеләр поселогындагы татар урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты, аннары Киров өлкәсенең Вятские Поляны районына кергән Түбән Шөн авылы урта мәктәбендә тарих укыта, соңыннан шул ук мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли.
1957 елда Э. Касыймов, яңадан Казанга килеп, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм та{шх институтына аспирантурага керә, өч елдан соң шул ук институтның татар фольклоры секторында кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый. Фән эшчесе буларак, фольклорның төр һәм жанрларын җентекләп өйрәнә, диссертация яза. Әдәби иҗат эшен дә онытмый: 1959 елда яшь авторның беренче мөстәкыйль китабы — балалар тормышына багышланган «Кызыл маяклар» исемле хикәяләр җыентыгы: ә 1962 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында, «Кояш көн дә чыга» исемле повесте басыла. Сәнгать кешеләре, галимнәр тормышыннан алып язылган һәм драматик вакыйгаларга шактый бай әлеге повестьны укучылар яратып каршы алалар. Тагын ике елдан соң (1964) әдипнең «Гомер ике килми» исемле романы дөнья күрә. Автобиографик планда язылган N һәм гыйбрәтле язмышларны, тормышның катлаулы, четерекле якларын психологизм алымнары белән сурәтләгән бу әсәр дә әдәби җәмәгатьчелектә уңай фикер уята.
1965—1967 елларда Э. Касыймов Алабуга педагогия институтында татар фольклоры һәм татар әдәбияты курсын укыта. 1966 елда ул «Татар халык әкиятләрендә сатира һәм юмор» дигән темага диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Алабугада яшәгән чорда (1962—1972) Э. Касыймовның күләмле әсәрләре — Кама буендагы Бондюг (хәзерге Менделеевск) химия заводы тарихына, эшчеләр сыйныфының үткәндәге героик көрәшенә һәм производстводагы хезмәтенә багышланган «Томан аша» романы, тормышның төрле катлауларын кузгаткан «Бир кулыңны, дустым!», «Көмеш язулы кылыч», «Сорбонна профессоры һәм без» повестьлары басылып чыга. 1971 елда әдип «Томан аша» әсәренең дәвамы булган «һаваларда тургай» романын тәмамлый. Бу ике роман — дилогия, русчага тәрҗемә ителеп, «Чулман — река внуков» исеме белән 1976 елда Мәскәүнең «Современник» нәшриятында басыла һәм озакламый, 1978 елда, эшчеләр темасына язылган проза әсәрләренә оештырылган Бөтенсоюз конкурсында ВСЦПС һәм СССР Язучылар союзының кызыксындыру премиясенә лаек була. 1972 елда әдип Алабугадан Чаллыга күчә һәм Кама буйларына автогигант корылышы алып килгән зур үзгәрешләр, яңарышлар турында байтак кына очерклар, кыска хикәяләр һәм мәкаләләр язып бастыра. 1979 елда аның Мәскәүдәге «Советская Россия» нәшриятында «Язучы һәм заман» дигән сериядә Кама буе нефтьчеләренә багышланган очерклар китабы («На Каме-реке») дөнья күрә.
Э. Касыймов күп еллар буена шеф-консультант сыйфатында автомобиль үзәгендәге «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итте. Ә 1980 елда РСФСР Язучылар союзы идарәсенең махсус карары белән Чаллы язучылар оешмасы ачылгач, ул 1981 елның язына кадәр аның җаваплы секретаре булып эшләде. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм илле яше тулу уңае белән, Э. Касыймов 1980 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнде.
Э. Касыймов—1957 елдан КПСС члены, 1964 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Кызыл маяклар: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1959.—92 б. 8000.
Татар халык иҗатында атеистик мотивлар.—Казан, 1961.—23 б. 750.— (Политик һәм фәнни белемнәр тарату буенча РСФСР җәмгыятенең Татарстан бүлеге).
Кояш көн дә чыга: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1963.—199 б. 12000. Рец.: Әхмәдуллин А. Эзләнүләр аша.— Татарстан яшьләре, 1963, 10 янв.
Гомер ике килми: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1964.—303 б. 15000. Рец.: Миңнуллин Ф. Дөреслек җирдә ятмый.—Соц. Татарстан, 1964, 1 ноябрь.
Күл малае: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1966.—107 б., ил. 15000. Рец.: Зәбиров Ш. Коммунарлар токымы.— Соц. Татарстан, 1967, 28 июнь.
Томан аша: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—251 б. 15000. Рец.: Галиуллин Т. Тормыш чынлыгы хакына.—Соц. Татарстан 1969, 9 февр.
Бир кулыңны, дустым: Повесть һәм хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—219 б., портр. 13500. Рец.: Гыйльметдинов Ф. Әсәрдә һава да булсын.—Казан утлары, 1968, № 9, 115 б.; Шаяхметов Ш. Әлбинә кулын бирерме?—Казан утлары, 1968, №7, 152—153 б.; Бәләкәй рецензияләр.— Казан утлары, 1970, № 2, 179—180 б.
Сорбонна профессоры һәм без: Повесть.—Казан: Таткитнәшр 1971 — 112 б., ил. 14000.
Һаваларда тургай: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1973.—327 б. 15000. Рец.: Ганиева Ф. Заман темасын заманча чишик.— Казан утлары 1975, № 12, 158—163 б.
Повестьлар. [Р. Мостафинның «Яшь укучыга хат» исемле мәкаләсе белән].—Казан: Таткитнәшр., 1980.—368 б., портр. 15000. Рец.: Зөлкарнәев Ф. Соклану сәләте.—Казан утлары, 1982, №6, 176—178 б.
Чулман — оныклар дәрьясы: Роман-дилогия.—Казан: Таткитнәшр., 1984.— 496 б. 15000.
На Каме-реке: Очерки о нефтяниках.— М: Сов. Россия, 1979 — 77 с, 30 000. Рец.: Казанцев А. В гуще жизни.—Сов. Татария, 1979, 11 ноября
Чулман — река внуков: Роман в 2-х кн./Пер. О. Саракташ, Г. Свиридо-ва.—М.: Современник, 1976.—396 с. 100000.
То же. [Предисл. В. Попова].— М.: Современник, 1980 — 400 с. 50000 — (Б-ка российск. романа). Рец.: Шагалов А. Вглядываясь в современность: Нравственный поиск современной прозы о рабочем классе.—М.: Современник, 1979 — 431 с. О кн. «Чулман —река внуков» с. 289—292; Юдкевич Л — Сов. Татария, 1977, 20 февр.; Андреева Н. Тугой узел.—Сов Татария, 1978, 16 апр.

Аның турында

Юзиев Н. Чулман буенда завод бар.—Соц. Татарстан, 1978, 20 апр. Язучыны Г. Тукай исем. премиягә тәкъдим итү уңае белән. 3 а р и п o в X. Бабайлар, әтиләр, малайлар: Э. Касыймовка 50 яшь.— Татарстан яшьләре, 1980, 20 ноября. Сафин Ф. Еллар яктысы.—Казан утлары, 1980, № 11, 161—162 б. Mостафин Р. Каләмен нурга манып.— Ялкын, 1980, № 11, 24—25 б. MустафинР. «Волшебный сундук» писателя; К 50 летию Э. Касыва — Сов. Татария, 1980, 16 ноября.

©Совет Татарстаны язучылары, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013