Бүген Әдипләр: Касыйм Хәмзин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Касыйм Хәмзин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринал Хаҗиев
Ибраһим Хаккый
Вахит Хаков
Ильяс ХАЛИКОВ
Гали Халит
Нияз Халит
Фәния ХАММАТОВА
Эльмира ХАММАТОВА
Рамил Ханнанов
Гөлназ ХАРИСОВА
Фәрит Хатипов
Габдрахман Хафизов
Рәсим Хәбибуллин
Әбү Хәжиб
Вәсилә Хәйдәрова
Марсель Хәйретдинов
Әнвәр Хәйри
Хәсән Хәйри
Альбина Хәйруллина-Вәлиева
Нигъмәт Хәким
Фәрит Хәкимҗанов
Рафаил Хәкимов
Ягъкуб Хәлили
Йолдыз Хәлиуллин
Альбина Хәлиуллина
Сәгыйд Хәлфин
Касыйм Хәмзин

1965 елда нәшер ителгән һәм сирәк очрый торган китаплар рәтенә кергән уникаль «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»н төзегән Касыйм Зыятдин улы Хәмзиннең нәсел җепләре татар руханилары – мәгърифәтчеләргә барып тоташа. Аларның берсе Сөйке (XVII гасыр) исемле булган.


Татарстанның Кама Тамагы районындагы Сөйке авылы да нәкъ менә аның исеме белән аталган. Касыйм Хәмзиннең борынгы бабалары 1812 елгы Ватан сугышында да катнашкан, аларның нәсел «сандыгы»нда сакланып калган, хәрби батырлык өчен бүләк итеп бирелгән исемле кылыч һәм дары исе сеңгән арба тәгәрмәчләре шуның хакында озак еллар искәртеп тора.

Касыйм Хәмзин Татарстанның Тәтеш районы Олы Тормы авылында, җирле халык арасында үзенең мәгърифәтчелек һәм хәйрия эшчәнлеге белән дә танылган Зыятдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. Зыятдин мулла ике тапкыр, 1896 һәм 1912 елларда, ачлык вакытында Казан түрәләреннән азык-төлек юллап алуга ирешә һәм күп кенә кешеләрне ач үлемнән коткарып кала. Казан байлары һәм Хөкүмәт органнарының иганә акчасына мәктәп төзетә, анда дин сабаклары бирүдән тыш, дөньяви фәннәр дә (туган тел, хисап һәм башкалар) укытыла. 1913 елда Зыятдин мулла, җиде баласын һәм хатынын тол калдырып, үлеп китә.

Касыйм Хәмзин, Олы Тормыдагы башлангыч белемнән һәм өйдәге бай әдәбияттан алынган мәгълүматлардан гына канәгать булмыйча, укуын Казанның «Касыймия» мәдрәсәсендә дәвам итә һәм биредә 1912 елга кадәр белем эсти. Бу иске алымнарга нигезләнеп эшләүче мәдрәсә була, дин кануннарын өйрәнү белән бергә,  анда шәрык телләрен, татар язуында борынгыдан кулланылган гарәп шрифтының барлык төрләрен камил белүгә төп игътибар бирелә.

1925-1930 елларда Казан Көнчыгыш педагогика институтында укый. Әмма аның хезмәт эшчәнлеге югары белем алганчы күпкә алдан башлана. 1912 елның августыннан ул, бер үк вакытта белем алуын дәвам итеп, Иске Бохара шәһәрендә, аннары Казанда укыта башлый.

Беренче Бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, Хәмзиннең мөгаллимлек эше туктала – аны Россия армиясенә чакырып алалар. Сугыштан соң ул Татарстан мәктәпләрендә, аннары Ташкентта педагогика эшчәнлеген яңартып җибәрә, биредә беренче тапкыр Риза Газизов белән очраша һәм аның белән эшли башлый (киләчәктә Риза Газизов танылган татар теле белгеченә әверелә һәм Хәмзин хезмәтләренең мөхәррире була). Әлеге хезмәттәшлек Казанда, Татар-башкорт хәрби-команда училищесында да дәвам итә. 1927 елдан Хәмзин – Казан университеты, ә 1930 елдан Көнчыгыш педагогика институты эшчеләр факультетында укыта. Соңрак ассистент, доцент һәм татар теле кафедрасы мөдире, профессор М.Корбангалиевның урынбасары була. К.Хәмзиннең тел галиме буларак формалашуына шулай ук профессорлар М.Фазлуллин белән  Г.Алпаров та зур йогынты ясый.

Коммунистик моноидеологиянең көчәюе, милли сәясәттәге тайпылышларга бәйле рәвештә, Касыйм Зыятдин улы илдә социаль-икътисади һәм милли җәһәттән реакция башлануына кискен каршы чыга. Ул төрле дискуссияләр, конференцияләр, киңәшмәләрдә халык алдында үз фикерен белдерүдән курыкмый. 1927 елда галим, башка татар зыялылары белән бергә, ВКП(б)ның ТАССР өлкә комитеты пленумына адресланган «82 хаты»на (аның күчермәсе И.В.Сталинга җибәрелә) кул куя. Әлеге протест хатын имзалаучылар татар язуында гарәп шрифтын саклау максатыннан яңа латин әлифбасы - «яңалиф»не кертүгә каршы чыга. Боларның барысы да К.Хәмзиннең югары уку йортларыннан китеп, 1936 елда Казан мәктәпләрендә укыта башлавына сәпәп булгандыр, күрәсең. Шул ук вакытта ул СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты штаттан тыш хезмәткәре сыйфатында да фәнни эшчәнлеген туктатмый.  

1940 елда Касыйм Хәмзин үзенең хезмәттәше Г.Ш.Сәйфуллин белән бергә татар әдәби телендә шәрык алынмалары сүзлеген төзү буенча Тел, әдәбият һәм тарих институты белән килешү төзи. 1946 елда аның 40 басма табак күләмендәге башлангыч варианты инде әзер була.  Бу – мәгърифәтченең үз кулы белән төзелгән фәнни хезмәтләр исемлегендә дә күрсәтелгән. Шунысы кызганыч, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан җыелган төрек алынмалары, ул вакытта тамыр җәйгән сәяси карашларга бәйле рәвештә, сүзлеккә керми кала. Сүзлек төзү эше К.З.Хәмзинне кулга алу һәм аны 1948 елда 58нче маддә буенча хөкем итү сәбәпле, туктала. 1951 елда Г.Ш.Сәйфуллин вафат була. 1956 елда К.З.Хәмзинны аклаганнан соң, эш дәвам итә һәм аңа өченче автор – М.И.Мәхмүтов кушыла. 1965 елда, ниһаять, сүзлек бик аз тираж белән басылып чыга һәм тиз арада сирәк китаплар рәтенә керә.

Бер елдан соң Мәскәүнең «Советская  энциклопедия» нәшриятында татарча-русча сүзлек дөнья күрә, Касыйм Хәмзин аның авторларыннан берсе була. Галимнең бернинди гыйльми дәрәҗәләре дә, хөкүмәт бүләкләре дә булмый, чөнки ул моңа артык зур әһәмият бирми һәм «акылга утырырга» омтылмый да. Әмма, замандашлары фикеренчә, ул тумыштан талантлы галим була (мондый мисаллар рус фәнендә дә бар: һичьюгы профессор Д.Н.Ушаковны искә төшерү дә җитә). Ул татар фәнен, татар әдәби телен, халык мәгарифен үстерүгә, татар зыялыларының беренче фәнни кадрларын әзерләүдә үзеннән сизелерлек өлеш кертә. Касыйм Зыятдин улы Хәмзин гомеренең соңгы көннәренә кадәр сүзлекне киңәйтү һәм камилләштерү өстендә эшли, бай өстәмә материал туплый, әмма аның яңа басмасын күрергә өлгерми, 1976 елда вафат була.

Татар әдәби теле нигезләрен, аның сафлыгын саклауда үз ролен уйнаган әлеге фундаменталь хезмәтнең бүгенге катлаулы заманда татар милли мәдәниятен яңадан торгызуда әһәмияте гаять зур.


Марат Шакирҗанов. Рәис Габдулла тәрҗемәсе


http://www.intertat.ru/tt/

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013