Бүген Әдипләр: Кәшифә Әхмәдиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кәшифә Әхмәдиева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова

Кәшифә Галимҗан кызы Әхмәдиева 1949 елның 23 гыйнварында Баулы эшчеләр поселогында туган. 1966 елда 1 нче Баулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, районның кулланучылар җәмгыятендә хисапчы булып эшли.
1977 елда Әлмәт сәүдә техникумын тәмамлап, Баулыда эшчеләрне азык-төлек белән тәэмин итү өлкәсендә башта сатучы, аннан икътисадчы, кибет мөдире вазифаларын башкара.
1991 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Шигырьләре әледән-әле район газетасы битләрендә басылып килә.. Баулыдагы «Ялкын» иҗат берләшмәсе әгъзасы. 2011 елда «Ышандыр сөю сүзенә» исемле китабы басылып чыкты.

Җан авазын, агыла ерактан

	Мәшһүр язучы, шагыйрь 
	Фәнис Яруллин рухына
Ык сулары ага моңланып,
Әллә югалтудан Лачынын, 
Тау-кыядан ургып, үкереп, 
Кар сулары ага ачынып. 

Югалтуның моңсу язы килде 
Ә йөрәкләр әрнеп сызлады, 
Җилкәннәрең җилдә сыналса да, 
Сынауларына Син сынмадың. 

Кайткан кошларың да, Ык буйлатып, 
Сагышланып очты кагынып. 
Йөрәкләрдә калдың мәңгелеккә, 
Сүнмәс йолдыз булып кабынып. 

Мәхәббәтең - тугры Нурсөяңдәй, 
Бар ул Җирдә сөю - елаткан, 
Кайтавазың булып күктә яңгырап, 
Җан авазың агыла ерактан. 

Син кошыдыр инде оҗмахларның, 
Җиңеллекләр иңсен җаныңа. 
Саулык бирсен Ходай Нурсөяңә, 
Яшәү көче, җан җылысы өреп, 
Чын батырлык кылган ярыңа.

***
Җибәрмә син мине кочагыңнан, 
Кайнар тының белән җылытчы, 
Гомерем буе көткән син икән ул, 
Шашып-сөеп мине юатчы.

Мине җибәрмә син кочагыңнан, 
Назлар дулкынында чайкалыйк, 
Син - минеке, мин синеке булып, 
Бәхет дәрьясына юл алыйк. 

Җибәрмә син мине кочагыңнан, 
Бер карашың синең җылыта, 
Күрмисеңме, дөньяларым онытып, 
Синең өчен бары җан атам.

***
Дөнья кайчак шаккатыра: 
Яшел язда кар ява, 
Янган йөрәкләргә, бәлки, 
Яуган кары да дәва? 

Күңелдә дә кайчак болыт, 
Кояшласа ни була? 
Куера барса болыты, 
Күңел күлләре тула. 

Кеше һәрчак алсу таңлы 
Һәм кояшлы көн көтә, 
Кайтмас яшьлек сагышында 
Гомерләр үтә-китә. 

Яши кеше янып-көеп, 
Гизеп тормыш диңгезен, 
Төштә күргәндәй сагынып, 
Ташлап киткән нигезен. 

Нигезләр күпне кичергән, 
Моңлы-зарлы шул нигез, 
Киткәннәрне ул да көтә -
Сусыз диңгездәй нигез.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013