Бүген Әдипләр: Ләйсән Кәшфи
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ләйсән Кәшфи

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәмит Кави
Кадыйргали
Билал Канеев
Мәхмүд Кашгари
Гази Кашшаф
Тәүфикъ Кәримов
Ләйлә Кәримова
Габдрахман Кәрәм
Тәүфикъ Кәримов
Әбрар Кәримуллин
Ләйсән Кәшфиева
Низаметдин Корычи
Сөембикә Кудашева
Салихҗан Күкляшев
Әкъдәс Нигъмәт Курат
Ләйсән Кәшфи Кәшфиева Ләйсән Әмир кызы 1966 елның 8 августында Башкортстанның Тәтешле районы Югары Кодаш авылында укытучылар гаиләсендә туа. Мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый. Шигырьләре "Ялкын", "Пионер" журналларында, "Яшь ленинчы", "Башкорт-стан пионеры" газеталарында даими басыла килә. 1983 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Ләйсән Уфа шәһәрендәге Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Бер үк вакытта әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә, университетның "Акчарлаклар" әдәби иҗат түгәрәгендә актив эшли. "Кызыл таң" газетасында әледән-әле язмаларын һәм шигырьләрен бастырып тора, студентларның гыйльми конференцияләренә йөри, галимнәр белән аралаша. Университетны тәмамлагач, 1988 елда Казан университеты каршындагы аспирантурага укырга керә һәм Тәлгат Галиушшн җитәкчелегендә "Сугыштан соңгы татар сатирик поэзиясе" (50-80 еллар) дигән темага кандидатлык диссертациясен язып, аны 1991 елда яклый. Ләйсәннең Казанда калып яшәргә теләге зур булса да, язмыш җилләре аны нефть төбәгенә алып китә һәм ул "Татнефгь" ААҖнең "Хәзинә" газетасында эшли башлый. Биредә ул шигъри каләмен чарлый, профессиональ журналист булып җитешә, телевидение өчен дә тапшырулар, фильмнар әзерли. Нефть төбәгендә чыга торган газеталарда башка язмалары белән бергә әдәби-тәнкыйть мәкаләләре һәм шигырьләре даими чыгып тора. Аның кайбер шигырьләре 2002 елда нефть төбәге шагыйрьләре иҗатын эченә алган "Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь" китабында да дөнья күрде. Быел "Рухият" нәшриятында "Авыл кызы" исемле шигырьләр җыентыгы чыкты.
Ләйсән Кәшфиева әдәби тәнкыйть белән дә җитди шөгыльләнә. Нефть төбәге язучылары иҗатына багышланган гыйльми докладлары белән ул республикакүләм гыйльми конференцияләрдә катнаша, фәнни язмаларын гыйльми җыентыкларда, журналларда бастыра. Әле күптән түгел генә "Мәйдан" журналында (1/2003) Миргазиян Юныс иҗатына багышланган хезмәте дөнья күрде.
30 июньдә Кабул итү Коллегиясе карары нигезендә (рекомендация бирүчеләр - Т. Галиуллин, К. Булатова, X. Миннегулов) Язучылар берлеге Идарәсе Кәшфиева Ләйсән Әмир кызын Татарстан Язучылар оешмасына әгъза итеп кабул итте.
Казан утлары № 9, 2003.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018