Бүген Әдипләр: Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Тәүфикъ ӘЙДИ

Уңышлы әсәр

Газиз Кашапов
Матур әдәбиятның төп эчтәлеген, аның фикри байлыгын яхшылык белән яманлык көрәше, яхшылыкның яманлыкны җиңүен сурәтләү тәшкил итә. Күп кенә әсәрләрдә бу аермачык ярылып ятмый, витамин конфет тышчасы белән капланган шикелле, авторның укучыга җиткерергә теләгән уйлары да мавыктыргыч вакыйгалар, образлар, алар-ның үзара катлаулы багланышлары, гамәлләре аша урап-урап сеңдерелә. Гадәттә, нәкъ менә шундый әсәрләр сәнгатьчә тирән тәэсир итү көченә ия була. Әмма яхшылык белән яманлык көрәше турыдан-туры публицистик пафос белән ачылган, ялангачландырыбрак күрсәтелгән әсәрләр дә иҗат ителә. Образлары автор ихтыяры буенча әзер фикер калыбы хәлендә генә калмыйча, катлаулы һәм җанлы шәхес дәрәҗәсенә җиткерелсә, вакыйгалары тормыш хакыйкатенә хилафлык китермәсә, соңгы типтагы әсәрләр дә укучы күңелен били, аны сызландыра, шатландыра яки нәфрәтләндерә. Газиз Кашаповның "Убырут" повесте исеме белән дә, бөтен эчке рухы белән дә нәкъ менә шундыйлар исәбенә керә.

һәр кешегә яхшылык һәм яманлык орлыгы салынган, аларның кайсысы мулрак шытым бирүе без яши торган мохиткә, иҗтимагый-сәяси шартларга да бәйләнгән. Авыл егете Мәүләвинең убырутка, ягъни шайтан таягына, тигәнәккә, убыр үсемлегенә әйләнә башлавы колхозлашу елларына туры килүен автор бик уңышлы тотып алган. Чөнки менә шушы дәвердә дәһшәтле сталинчылык тәмам ныгып җитә, аек акыл, гомумкешелек кыйммәтләре, гадел кануннар аяк астына салып таптала, бер шәхескә, бер формага, бер карашка сукырларча табыну тамыр җибәрә, әхлаксыз "халыклар атасы"ның республика, район, авыл күләмендәге күләгәләре барлыкка килә, сәламәт тәнгә ябышкан сөлек кебек, алар күпчелек өчен тормышның тәмен дә, ямен дә бетерергә керешә. Мәүләви әле кайчан гына үз имана җиренә, үз мал-туарына, димәк, чагыштырмача шактый киң иреккә дә ия булган авылдашларын мескен крепостнойга, телсез-тешсез эш атына, аның җирәнгеч хайваный нәфесен үтәүче мәхлукка әйләндерә бара. Билгеле инде, мондый әверелеш шома гына гамәлгә ашмый, карышу уята, бәрелешләр китереп чыгара, бу исә яңа бәхетсезлекләргә юл ача.

"Убырут" — Г. Кашаповның мин укыган әсәрләре арасында иң уңышлысы. Повесть җыйнак, сыйдырышлы, тыгыз язылган. Повестьның нинди җитешсезлекләре бар>соң? Минемчә, табигатьне, портретларны М. Мәһдиевчә юмарт сурәтләү әсәрне тагын да көчәйтә төшкән булыр иде. Мәүләвинең өметсез юлга басу сәбәпләрен балачак вакыйгалары аша ук күрсәтү ихтыяҗы да сизелә. Аның уйнаш маҗаралары артык коры, ипсез тасвирлануы да канәгатьсезлек уята. Әсәрнең азагында Мәүләвине сасы, шомлы үләт базы буена алып килү бик отышлы, әмма повестьны, торгынлык еллары гадәтенчә, якты, нурлы табигать күренеше белән төчеләндереп тәмамлау акланмый. Йомгак ясап шуны әйтергә мөмкин: "Убырут" повесте Г. Кашаповның җитди казанышы саналырлык әсәр.

Тәүфикъ ӘЙДИ,
язучы.
Мәйдан № 8, 2002.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013