Бүген Әдипләр: Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч...
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН

Кызганыч...

Газиз Кашапов Газиз Кашаповның "Киек каз юлы" романы Хәсән Туфан гомеренең бик кыска бер өлешен генә үзәккә ала.

Кызганычка каршы, Г. Кашаповны рәхимсез үлем арабыздан вакытсыз алып китеп, Туфан турындагы олы әсәрне тәмамларга ирек бирмәде. Беренче китап, күләме белән саллы гына булса да, Туфан гомеренең дөньяга килеп, балалык, малайлык чорларын үтеп, үсмер булып җитеп, беренче мәхәббәт ләззәтен татып, энесе Сәгыйть белән читкә, "Галия" мәдрәсәсенә чыгып китүен тасвирлау белән тәмамлана. Әсәр укыла, һәрхәлдә, соңгы елларда кулъязма хәлендә мин танышкан "производство" романнарыннан күп өстен тора Г. Кашаповның соңгы бүләге. Кешелекле моң, үзәккә алынган шәхескә булган чиксез җылы мөнәсәбәт, халыкның 1917 елга чаклы тормыш-көнкүрешен күзаллау һәм сурәтләү ышандыра, күңелдә кала.

Язучы Хәсәнне гаилә, көнкүреш ваклыклары эчендә генә күрсәтү юлына төшмичә, бер яктан, Сабантуйларын, яшен ату кебек табигатьнең иләсләнгән чакларын, ат караклары тормышын, ягъни халыкның яшәеш рәвешен тасвирлауга мөһим өлеш чыгарса, икенчедән, аны татар тарихы борчый, уйландыра (татар халкының Аксубай якларына күчеп килүе, көчләп чукындыру галәмәтләре, янәдән мөселман диненә кайту, яшәү өчен көрәш, күрше боярлар, жандармнар белән әвәрә килүләр һ. б.). Аксу җирләренә орынып утырган Биләр, Болгар тарихларын аңларга, үткәнне халыкның бүгенге омты-лыш-ниятләре белән бәйләп, бер үк чылбыр боҗралары итеп күзалларга омтылу уңай тәэсир калдыра. Татар халкын изү, рәнҗетү, кешегә санамау, киек каз юлы кебек, китап буйлап үтә. Милләтнең көчле шәхесләре гомер-гомергә баш бирмичә яшәгәннәр, шул юлда корбан булганнар. Халыкның холкы, характеры үзгәрү, рухи, әхлакый сыйфатлары ачылу Фәхри-Таһир образында җентекләнә. Хәсәнгә җан биргән кешенең дин, тел, тарих турында уйланулары кызыклы. Шомчы Козгын Әзгәре, зимагур-алаклар, булачак шагыйрьнең өлкән абыйсы Сәгыйть, дин әһелләре, бигрәк тә Сираҗетдин хәзрәт образы күңелдә уелып кала.

Әлбәттә, иҗатчысы безне ишетә алса, тарихи үткәнгә сәяхәтләрне хәзерге фән казанышларын, ачышларын исәпкә алып тирәнәйтсә, "ачыклыйсы бар, чукындырылып та үз диннәренә, деннәренә әйләнеп кайткан авылларның, "отпавшийларның" язмышын тулырак яктыртасы иде"... дигән киңәшне бирер идек. Әсәргә эчке җегәр, зыялылык өстәмәгән озынлыклар да күз алдында (Хәсән апасының кияүгә чыгуы, туй мәшәкатьләре, җизнәсе белән Үзигә килү, бура бурау, еланнар турында артык тәфсилле сурәтләүләр һ. 6.).

Әмма хикмәт башкада. Туфан озын гомер кичергән, төрледән-төрле вакыйга-хәлләргә бай тормышлы шагыйрь, аның язмышы — татар әдәбияты язмышы, XX гасыр фаҗигасе... Г. Кашапов шагыйрьнең сөргенлек эзләреннән йөреп, биографиясенең четерекле буыннарын өйрәнеп, йомгакның очларын барлап кайткан иде. Туфан әлегә әдәбиятта сәләтле, сизгер шигъри җанлы, яшьтәшләреннән өстен, әмма малай булып калды. Кызганыч...

Тәлгать ГАЛИУЛЛИН,
академик.
Мәйдан № 8, 2002.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013