Бүген Әдипләр: Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар...
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ

Йөртә безне язмышлар...

Газиз Кашапов
Быел аңа илле яшь туласы иде. Исемсез бер эчке сизенү, шөбһәле дәрт белән көтә иде ул аны. "Әүвәл юбилей турында уйламый да идем, көне җитә башлагач күңелгә ут керде. Башкортостаннан, "Кызыл таң"нан да мәкалә сорыйлар... Берәр сүз әйтерсең ич, Аяз абый?" дип язды ул миңа... Хатларын ешрак язарга тотынды, әсәрләренә игътибарны көчәйтте, җаны гел тынмады, каядыр ашыкты, кабаланды, көн димәде, төн димәде — эшләде дә эшләде. Шигырьләр язды, радиога чабып килеп җитте, еш-еш телевизор аша милләткә дәште... Шулай дәртләнеп, кайнап-шашып барган мәлдә тәгәрәп егылды.

Язмыш!
Явызларга, усалларга гына йөз тоткан коммунистик коткы адәм улларын имгәтеп, аларның аңнарын гарипләтеп бетерде. Без моңарчы язмышка ышанмадык, дини хорафат, искелек калдыгы дип каргап йөрттек. Ниһаять, җир шарын томалаган коммунизм шәүләсен каерып алып ыргыттык та үз-үзебезгә, галәмгә, җир-суларга бүтәнчәрәк, җентекләбрәк карый башладык. Телебезгә "язмыш" дигән күп мәгънәле олы сүз кайтты. Галәмгә карадык, җиргә бактык, тарих үлчәгән еллар, дәверләр турында кат-кат уйландык, хәзер без адәм уллары дип аталган тереклек ияләренең Җиргә галәмнән, күк тирәнлегеннән килүен беләбез. Адәм уллары Оҗмахны юкка гына Күк тирәнлегенә яшермәгән ләбаса! Вафатыннан соң кешенең җаны тәненнән аерылып күккә аша. Бүгенге көндә җанның физик авырлыгына кадәр үлчәп ачыкланды. Әнә, көн туды исә, җир тирәли әйләнгән НЛОларны күрәләр. Төсләре, рәвешләре, үлчәмнәре, күләмнәре күз алдында үзгәрә, төрләнә торган НЛО кисәкләре кайчандыр җирдән аерылган Адәм җаннары түгел дип кем әйтә ала? Җир өстендә көннән-көн арта барган хәвеф-хәтәрләр чакырып кайтармыймы кайчандыр Җирдән аерылып Күккә ашкан Адәм җаннарын? Туктаусыз ишәя барган куркыныч хәлләр мәңгелеккә, бәхет-сәгадәткә, оҗмахка ашкан җаннарны тагын бер тетрәтеп алмыймы? Җиркәебезне дер селкетеп атом бомбалары шартлый башлагач, НЛОларның бермә-бер артуын барыбыз да белеп торабыз ич! Алар, Җир тирәсенә кайтып, дәү бер Җан булып укмашып, безне, ваемсыз, гамьсез гөнаһ-кярларны әрнеп күзәтәләрме?.. Җаннары гөнаһка батканнар җирдә — тәмугта калалармы? Коръән, Инҗил кебек бөек табигать серләре яшерелгән изге китаплар күк көчләренең җирдәге җан ияләренә кисәтүе, акыл өләшү кагыйдәләре түгел микән? Бөек китапларның серен шушы ноктадан карап кына аңлатырга тырышабыз түгелме?..

Язмыш бар ул, бар!
Газиз Кашапов — әдипләрнең чираттагы корылтае көннәрендә йөрәге ярылып егылды. Уйлаганын тышка чыгарырга ашыкмаса да, нечкә хисле, гарьчел һәм дөнья гамен сизгер кабул итә торган җан иде ул. Аны шәһәрнең аулак читендәге зур шифаханәгә урнаштырдылар. Дүрт-биш көн янына кертмәделәр, "хәле авыр", диделәр...

Эссе җәй булса да, тәрәзәләр тоташ томаланган, палатадагы дүрт хастаны бер-берсеннән ак, юка пәрдәләр белән аерып яткырганнар. Шылт иткән тавыш юк. Врач ханым мине озата керде. Ул сул яктагы караватта ята икән. Ятагында адәм гәүдәсе барлыгы да беленми — шушы атна арасында арыкланып караватына сеңгән. Кизү врач: "Сөйләшмәскә, сөйләндермәскә!" — дип кат-кат кисәтсә дә, мин аның ут атып торган баш очына иелдем. Ул таныды, елмайгандай итте, иреннәрен чак-чак кыймылдатып, ишетелер-ишетелмәс пышылдады: "Яшим әле мин, үлмим!" "Бирешмә!" — дидем мин аңа, кулын кыстым. Телләр тик торганда кайчакта куллар тизрәк аңлаша ала! "Үз-үзеңә ышан, бирешмә!"

Дәрт-дәрманы тузып бетмәгән булса да, әкрен күтәрелде ул. Больницадан аны Ва-сильеводагы ял йортына озаттылар. Эзләп бардым. Аны ял йорты карамагындагы шифаханәгә үк күчергәннәр икән, бакча түренә.

Җайсыз хәбәр җиткергәннәр Газизгә, тагын аяктан екканнар...

Без өченче каттагы бер кешелек палатада очраштык. Бүлмәсе тулы кояш! Өстәлендә дарулар белән бергә ак кәгазь битләре чәчелгән. Кәгазьләрдә ашыгып сызгалаган юллар. Ул елны бакча җиләге бик уңган иде, Газиз кабаланмыйча гына кып-кызыл җиләкләрне берәмтекләп ашады, җир рәхәтен озаккарак сузарга теләгәндәй, җәйнең татлы бүләген озаклап суырып авызында әүкәләп йөртте. Хәле булмаса да, тынычсыз күзләренә нур кайткан иде. "Эш тота башладым, язам. Әйтәсе сүзләрем бик күп ич минем!" — дип кат-кат кабатлады Газиз.

Бер-беребезне дәртләндереп аерылыштык. Йөрәге ярылып егылган иптәшеңдә яшәү чаткылары дөрләгәндә ничек дәртләнмисең?!

Мин Газиз алдында сәламәтлегемнән зарланып авыз ачарга базмый идем, хәлбуки, үземнең дә чатнаган чакларым булгандыр...

Шулкадәр максатчан көч куеп, үҗәтлек, ныклык күрсәтеп тә, бик әкрен савыкты ул. Бирешмәде, яшәү дәрте барлыгын раслады, калкынды, аякка басты...

Көнен-төнен, тына язган авыру йөрәген онытып эшкә тотынды... Җай чыкканда күрешеп, бер-беребездән ерак мәлләрдә өзлексез хат алышып яшәдек. Сүзеннән, гаменнән, эш планнарыннан бер нәрсәне аермачык аңладым: Газиз үз язмышына үзе төп хуҗа булырга тели!

Адәм башына сирәк төшә торган катлаулы язмыш иясе иде Үзиле егете Газиз Кашапов! Совет оккупантлары составында Чехословакиягә басып кергән... Ташкент тирәсендә Кырым татарларының күтәрелешен бастыруда катнашкан... Нечкә күңелле, шагыйрь җанлы Газизгә боларны кичерү җиңел булмаган, әлбәттә! һәркайсы йөрәкне ярырлык хәлләр кичкән егет башыннан! Үзем ачык белгән бер мисалны җентекләбрәк язып үтәсем килә...

Дәһшәтле ГУЛАГ архипелагының иң зур утрауларыннан берсе Казакъстанның Караганда өлкәсендә урнашкан иде. Беренчесе "Степлаг" — Балхаш-Киңгир тирәләре, тоташтан каторгалар. Җәһәннәм! Өч-дүрт ел эчендә, төрмә кешеләрне тәмам имгәтеп, сындырып бетергәннән соң, аларны дәваланырга Спассктагы төрмә-лазаретка илтеп ыргыталар. Төрмә-лазаретта койкада ятып дәваланучылар гына да утыз биш мең тоткын! Белүемчә, Спасск төрмә зиратында туксан биш мең япон әсире күмелгән!.. Тоташ бер җир асты шәһәре! Алты метрлы таш койма белән әйләндереп алынган бу җәһәннәм чокырында нинди генә фаҗигаләр булып узмагандыр?.. 1956 елның көзендә, сәяси тоткыннарның кайсын кая аткарып бетергәч, меңәрләгән кешене сыйдырган лагерь бушап кала, дистә еллар үткәч, лагерь корылмаларын, баракларны, зуп-зур хуҗалыкны МВДга кабул итәргә бер төркем офицер килеп төшә... Офицерлар төркемен Газиз Кашапов җитәкли. Нинди дәһшәтле, тарихи олы вакыйгага шаһит була таләпчән җанлы егет! Язмыш бүләгеме бу, әллә очраклы бер хәлме?

Спасск төрмә-лазареты хакында безнең язышкан хатларыбыз бар. Ләкин ул чордагы Газиз заманның эчке-тышкы каршылыкларын, караңгы якларын бәяләп бетерерлек дәрәҗәдә өлгермәгән була әле. Чехословакия канлы вакыйгаларын да, Кырым татарларының күтәрелешен бастыруны да әдәби яктан гына түгел, тарихи яктан карап та беркетеп үтәрлек уйлар булмый әле Газиздә. Үзем белә-белгәннән бирле, Газизне — башкалардан артыграк күргән, тормышның кара юлларында меңне кичергән затны — әнә шул үзе катнашкан дөньякүләм әһәмиятле вакыйгаларга юнәлтергә тырыштым.

Газиз "ниндидер бер дәрәҗәдә язмышына хуҗа булырга тырышты" дидем. Буш сүз түгел бу. Безнең язучылар күргәннәре әзлектән, кичергәннәре сайлыктан җәфа чигә. Язучының иҗат биеклеген үзе кичергән язмыш та, әлеге кичерешләренә бирә алган бәянең гаделлеге дә билгели. Газиз үз чордашлары арасында иң бай тормыш кичергән Шәхес иде.

Күзгә ташланырлык беренче әсәре "Сәмум җиле" дөньяга чыккач ук язучылардан берәү аны бөтереп-бөтереп күккә чөйде. Ә мин аңа: "Сак бул, сине мактаган язучының канаты астына сыенганнардан берәүнең дә чын, хак сүз әйтеп язучы булып китә алганы юк. Ул сине ялгыш юлга кертәчәк!" — дип кисәттем. Егет, мактаулы язучыны остазы санап, шактый адашып йөрде әле...

Мин аның барлык әсәрләрен укып, фикеремне уртак итеп яшәдем. Безнең бер-беребез белән кискен килешмәгән мәлләребез дә булды! Җирдә яхшылык эшләргә теләп тә, анда-монда сугылып, адашып йөрүләр безнең барыбызда да булмадымыни?! Мин Газизнең ал күзлеген салдырырга тырыштым, коммунизмның без күрергә теләмәгән яшерен серләрен ачып хатлар яздым. Рәхмәтлемен, соңгы елларда ул үзенең төп сукмагына төште диярлек... Шул авыр, сыналмаган юлның башында торганда чәчрәп егылды егет...

Яшисе килде аның, язмыш бүләк иткән һәр көн өчен куанды, минутларның кадерен, атна-көннәрнең бәясен белеп яшәде. Гомер озайтуның төрле ысулларын кулланды ул: һәр таңда сап-салкын суда коенды, атнаның ике көнен ач торды, ашаганда ныклы диета саклады, ит ашамады, тоз капмады, академик Амосов тәкъдимен истә тотып, иртәләрен биш йөз мәртәбә бөгелде, сыгылды, чүгәләде. Адым үлчәгечен әзерләп куеп, чакрымнарны санап юл-сукмаклардан йөрде. 1989 елның көзендә мин Переделкинода, ул Голицынодагы иҗат йортларында яшәдек. Ялт итеп шуннан җәяү килеп җитә иде! Инфаркт кичергән җан! Килә, ашамый-эчми, сыйланмый.

Дәрт яшәтте аны! Комсыз, чиксез-чамасыз, үлчәүсез иҗат дәрте исәнлеген саклады. Ул үзенең туры юлын абайлады, сүзенең югарылыгын аңлады. Соңгы хатын ул миңа шифаханәдән, үләренә дүрт көн калгач язды. Шифаханәгә ул икенче инфарктыннан соң барып керде. Җитди, авыр хат җибәрде миңа.

"Дисбат"ны "Тилчә тамыры" дип атадым. Тилчә — ракны аңлата... Эшләп бетереп машинкага бирдем"...

"Дисбат"? Димәк, "дисциплинарный батальон"? Газиз иҗатында яңа адым, яңа сүз... Димәк, ул үз асылына-чынлыгына кайтып бара...

Мин ул көннәрдә тагын Передел кинодагы иҗат йортына барырга җыена идем. Газизнең дә минем янга барасы килде. Килде генә түгел, "барам!" дип ышанып яшәде. "Укып чыгармын дисәң, "Дисбат"ны Переделкинога алырмын. Алыйммы?" — дип сорады.

Ни үкенеч! Бу аның соңгы хаты булды, соңгы эндәше. Шушы хатка ул: "Мин бит әле хәзер дә синең ярдәмеңә мохтаҗ кеше", — дип теркәде. Без әнә шулай куанып яшәдек: мин аңа әз-мөз ярдәм итә алуым белән куандым, Газиз исә ярдәмне ала белүе белән сөенде...

Күпне татыган, кыска гомере эчендә чамасыз күпне күтәргән йөрәк чыдамады... Менә яңа 1992 ел дөбердәп килеп керде.

Без Газиз белән бу елны дулкынланып көтә идек. Газиз үзенең илле еллыгын уңдырышлы иҗатының бер кишәрлегенә мәгънәви нокта булыр дип саный иде. Хак юлдан барамы ул? Гамь юлына төшкәнме?.. Тугры хөкем сүзен ишетергә насыйп булмаган икән аңа.

Газиз Кашапов бик күп иҗади хыялларын, туган төбәгенә ихлас мәхәббәтен әйтеп бетерә алмыйча дөнья куйды. Бер нәрсә ап-ачык: кылган гамәлләре, язып халыкка тапшырган әсәрләре, кешеләргә, җиргә-күккә мәхәббәте аша ул татар әдәбиятында лаеклы урынын беркетеп өлгерде. Әнә шунысы куанычлы.

Авыру кешене карау, тәрбия итүнең бар авырлыгы гаиләдә хатын-кызга төшә. Әгәр бүген Газизне олылап сүз әйтәбез икән, аның тугры хатыны Фәһимә ханымны телгә алмасак зур гөнаһ булыр. Кызу канлы да була ала иде Газиз, авыр холкы өскә калкынган мизгелләрен дә күрсәтә иде! Гаилә сөенеченнән бүтәнне белмәгән, ир карауны изге бурычы итеп санаган Фәһимә ханым ирен бала баккандай бакты, дөнья йөзендә аның кадерен саклады. Әгәр Газиз берөзлексез иҗат итә алды, дип куанабыз икән, бу — Фәһимә ханымның өлеше. Газиз соңгы мәшәкатьле, чуалчык заманда да вак ыгы-зыгыларны белмәде, рәхәттә, яктыда яшәде, язарына көч вә мөмкинлек тапты.

Белүемчә, Газиз Кашаов гомеренең соңгы сулышына кадәр якташы Хәсән Туфанның гыйбрәтле язмышын роман битләрендә күрергә тырышып иҗат итте. Әлеге китап Хәсән Туфанга һәйкәл буласы иде... Бу әсәре аның үзенә дә һәйкәл булыр дип кем уйлаган?

Авыр туфрагың җиңел булсын, Газиз!

Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ.
1-2 гыйнвар, 1992 ел, Казан.
Мәйдан № 8, 2002.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013