Бүген Әдипләр: Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ

Хакыйкатькә тугрылык

Газиз Кашапов
Җитмешенче еллар башы иде. Миңа Чиләбе шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рөстәм Вәлиевтан хат килде. Хат алышуыбызның беренчесе түгел, Рөстәм белән без иҗат йортларында очрашкалыйбыз, бер-беребезнең иҗаты белән танышып яшибез, киңәшләр бирешәбез. Әлеге хат исә иҗат мәсьәләләренә кагылмый, ә конкрет кеше язмышы турында икән. Кораллы көчләр составында хезмәт итүче Кашапов дигән яшь бер офицер хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә яраланган һәм сәламәтлеге буенча гражданкага чыгарылган икән. ... "Шул егетнең бик тә, бик тә Казан университетының татар филологиясе бүлегенә кереп, читтән торып белем аласы килә, шуңа игътибарлы булсагыз иде", — дигән Рөстәм.

Югары уку йортында озак еллар эшләгәнлектән, мондый хатларны мин еш ала идем — күнегелгән. Яшьлек тәҗрибәсезлеге аркасында, бәлки, кемнәрдер, кемнәрнеңдер балалары ВУЗга керсен өчен, димәк, кемнекедер керми калсын өчен, йөгереп тә йөрелгәндер, көч тә түгелгәндер. Әмма бу очракта мин мәсьәләнең җитди икәнлеген аңладым: тыныч заманда хәрби хезмәтен үтәүче яшь офицер бәлагә очраган. Аңа ярдәм итәргә кирәк, ул бит безнең тынычлыгыбызны, безнең ваемсыз җәйге ялларыбызны, телевизорлы кышкы озын кичләребезне, почта килгәч диванга кырын ятып газета-журнал укыган бәхетле сәгатьләребезне саклаган егет.

Ләкин, җырда әйтелгәнчә, "солдат — һәрвакытта да солдат" булып чыкты: таза бәдәнле, ышаныч белән карап университет коридорларында йөргән бу егеткә ярдәм кирәк булмады. Солдатча имтихан бирде, белгәнен чатнатып сөйләде, белмәгәнен туп-туры әйтте: "Мин әлегә боларны белмим".

Шулай, күп кенә кешеләр арасында "иза чигүче" мәгънәсендә йөргән "заочник" Г. Кашапов барлыкка килде. Мин бу егеткә игътибарлы булырга тырыштым, үземнең тормыш юлымны хәтерләдем: "заочник" дигән бераз гына кимсетүле исемне күтәреп, шинель киеп Болак буендагы педагогия институтында йөргәннәрем һәм фән дөньясының кояшы булган Казан университеты яныннан узганда анда "очно", ягъни, "читтән тормыйча" укыган яшьләрнең чыркылдап көлә-көлә урам аша атлауларын карап торганда күземнән, кешегә күренмичә, әмма, үземә бик нык сиздереп, тамган яшьләрем исемә төште. Үзем аудиториядә утырып Газиз Кашаповтан имтихан алам, үзем уйлыйм, эчтән генә сөйлим.

— Йә әле, туган, шәп кенә итеп сөйлә әле, өчлеме-дүртлеме куярга икән, дип баш ваттырма әле, йә әле, туган, бишлегә җавап биреп, мине шатландыр әле...

Алган билгеләренә, хәзер инде әйтә алмыйм, кем күбрәк шатланды икән: Газиз Кашаповмы, минме?

Еллар узды — хәрби темага язучы өметле каләмле Газиз Кашапов барлыкка килде. Аның әдәби әсәрләре матбугат битләрендә студент вакытында ук күренә башлаган иде.

Г. Кашаповның инде күп кенә әсәрләре басылып чыкты. "Сәмум җиле", "Солдат иртә ир була" әсәрләре, минемчә, Г. Кашаповны хәрби темага язучы итеп танытты һәм ул әлеге өлкәдә ышанычлы урын алды. Солдат тормышын ул күргәннәреннән чыгып яза. Газиз — шинельны кайсы яктан төймәләсен, винтовканы яки автоматны пирамидага ничек куясын, иртәнге "подъем" командасында ятагыңнан сикереп төшкәч иң башта нәрсә киясен яхшы белә. Китаплардан укып түгел. Без белмибез түгел, хәрби темага язганда байтак кеше дилетантлыкка иркен юл ача. Еш кына "рота, минем арттан!" яки, тагы да уздырып, "батальон, алга, минем арттан!" дип, безнең әсәрләрдә капитаннар, майорлар (хәтта полковниклар) пехотаны дошманның ут чәчеп торган пулемет, миномет нокталарына каршы күтәрәләр һәм... җиңәләр! Үзен-үзе һәм солдатны ихтирам иткән офицер ут ноктасын юк итмәгән көе һич кенә дә "личный составны" атакага күтәрми инде, югыйсә, сугыш узган кешеләр моны беләләр. Армия күргәннәр дә.

Дилетантлыкны теләсә кайсы өлкәдә гафу итеп була, ләкин әдәбиятта — булмый, дигән акыл ияләреннән берәү.

Г. Кашапов — хәрби, кырыс тормышны яхшы белә, моны әйтми калырга ярамый. Г. Кашаповның баштарак язган әсәрләрендә нәрсәдер җитми, нидер күңелне борчып ала, канәгатьсезлек уята иде. Нәрсә соң бу? Ни җитми? Соңрак аңладым: язучының тел-тасвир чараларында җылылык җитми... Моның сәбәбе бар: яшьлеге формалашкан чорга туры килгән казарма, строй, наряд — рәхимсез, кырыс устав таләпләре. Шулардай башка армия буламыни?

Шул кырыслык Газиз Кашаповның тыныч тормыш турында язган әсәрләрендә дә, бигрәк тә "Убырут" повестенда, дәвам итә. Ләкин солдат мәктәбе аңа, хакыйкатькә тугры булырга кирәк дип, гел дәшеп тора. Хакыйкатькә тугрылык — әдәбиятның иң мөһим таләпләреннән берсе.

Лирик җылылыкны тыныч тормыш шартлары, язучылык тәҗрибәсе аңа китерер, иҗатын баетыр әле... Теге елны миңа хат язган Рөстәм Вәлиев ялгышмаган. Казан университетында тагын бер игелекле язучы белем алган...

Мөхәммәт МӘҺДИЕВ.
Ноябрь, 1987 ел, Казан.
Мәйдан № 8, 2002.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013