Бүген Әдипләр: Фәнис ЯРУЛЛИН. Сәмум җиле битемә бәрелде
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Фәнис ЯРУЛЛИН

Сәмум җиле битемә бәрелде

Газиз Кашапов
Безнең әдәбиятка яңадан-яңа исемнәр өстәлә тора. Менә әле "Казан утлары" журналының 7 нче санында басылган "Сәмум җиле" повестен укыгач, әдәбиятыбызга кызыклы язучы килә икән, дип сөендем һәм әсәргә карата берничә сүз әйтергә теләк туды.

Журнал авторга сүз биргәнче, Әдип Маликовның Газиз Кашапов язмышына кагылышлы кечкенә генә аңлатмасын урнаштыра. Газиз Кашаповка тормышның ачысын-төче-сен шактый татырга туры килгән. Заманында Совет Армиясенең офицеры булган һәм каты авыруы аркасында яраткан хезмәтен калдырырга туры килгән аңа. Аның кыскача биографиясе белән танышканнан соң, әсәрне укырга тотынганчы ук күңелдә күп төрле сораулар уяна. Автор әдәбиятка нинди тема белән килә? Ул теманы ничек чишә? Нинди образлар, нинди конфликтлар аша чишә?

Менә шундый һәм шуңа охшаш күп кенә сорауларыма җавап эзләп, "Сәмум җиле" укырга тотындым. Моңа кадәр инде һәм рус әдәбиятында, һәм татар әдәбиятында язмыш корган корыч ятьмәгә эләгеп, шуңардан ычкыну юлларын эзләүче, тормышта үз юлын табарга тырышучы көрәшче образлар белән очрашканыбыз бар иде. Авторның биографиясенә кагылышлы юлларны укыгач, бу әсәрне шундый характердагы әйбердер дип уйлаган идем. Тик повестьның сюжеты башка төр каршылыкларга корылган булып чыкты. Повестьның төп герое Рамиз Җәләев, Венгриядәге 1957 елгы чуалышлар вакытында каты яраланып, хәрби госпитальгә эләгә. Рамиз өчен газаплы көннәр башлана. Ул бары тик унҗиде тәүлектән соң гына аңына килә. Аңына килеп, теле әйләнә башлагач, аның беренче пышылдаган сүзе "әни" була. Рамизның "әни" сүзен әйтеп уянуына мин гаҗәпләнмәдем. Чөнки безнең тугачтын да телебез "әни" сүзе белән ачыла. Ана исеме безнең күңелебездәге иң изге, иң кадерле бер төшенчә булып гомерлеккә урнаша. Күңел күгебезне болыт каплаганда ул яктылык сибеп торучы кояшыбыз була, бәла-казаларга юлыкканда иң көчле, иң ышанычлы терәгебезгә әйләнә, дан-шөһрәтләргә күмелгәндә читтән генә, оялып кына яулык почмагы белән авыз читен каплап безнең өчен шатланучы була.

Повестьны укуны дәвам итәбез. Дөресен әйтергә кирәк, повесть җиңел укыла. Алда нәрсә булыр икән дип кызыксындырып тора торган сюжетка корылган. Автор безне Рамиз тормышы белән таныштыра бара. Аның язмышының катлаулы якларын ача. Баксаң-күрсәң, үлем саташуы белән саташып ятканда "әни" дип пышылдаган Рамизыбыз үз анасын бөтенләй белми икән. Ул ятим бала. Аның әнисе хәрби врач, Рамизның әтисенә — чик буе саклаучы офицерга кияүгә чыга да, ире һәлак булганнан соң сабыен (Рамизны) авылга илтеп куя. Рамиз әбисендә үсә. Рамиз күңелендә әнисенә карата ихтирамга караганда үпкә зуррак була. Моны автор әсәрнең буеннан-буена диярлек әйтеп килә. Рамизның әнисенә үпкәләргә сәбәбе бар шул. Ул бит әнисе үзен ташлап киткән дип белә. Әнисе турында сүз чыкканда да әңгәмәне тизрәк башка якка юнәлтергә тырыша ул. Аның бу кичерешләренә укучы да ышана. Чөнки болар табигый кичерешләр. Без, гадәттә, якын кешеләребезгә ныграк үпкәлибез, аларның хаталарын тиз генә кичерәсебез килми.

Рамиз язмышына кагылышлы менә шушы мәгълүматларны белгәч, күңелдә кинәт шик туа: Рамиз иң авыр вакытта әнисен искә төшерер микән? Аның беренче пышылдаган сүзе "әни" булыр микән? Минем уйлавымча, автор менә шушы урында дөреслеккә хыянәт иткән. Кечкенәдән әбисе канаты астында үсеп, ана назыннан мәхрүм булган бала өчен ана образы конкрет төшенчә булуга караганда бер абстракт төшенчә генә. Ә яшәү белән үлем арасында яткан кеше өчен конкрет фикерләү хас. Автор бәлки моны сюжет бөтенлеге өчен эшләгәндер. Әсәрдә бит сүз бала белән ананың бер-берләрен табышулары хакында бара. Алар күңелләре белән бер-берләрен гомер буе эзләгәннәр. Рамизның әнисе Ирина Андреевна образ буларак әйбәт кенә тәэсир калдыра. Габдрах-ман Әпсәләмов "авторга ачык хат"ында билгеләп үткәнчә, бу образ безнең әдәбият өчен яңа. Ләкин аңарда ниндидер активлык җитми. Ул баласын табар өчен әллә ни тырышмаган. Гомумән, Рамиз образы белән дә шундыйрак хәл. Ул пассиврак булып хәтердә кала. Әгәр очраклы рәвештә, язмышның бер усал шаяруы аркасында гына очрашмаган булсалар, ана белән бала гомер буе бер-берләрен тапмаган булыр иде.

Тагын икенче бер урында әле Рамиз таза чагында бер взвод солдат белән 130 километр ераклыктагы ком чүлендә иске коеларны тикшереп йөргәнен тасвирлый автор. Бу эпизодта да ышандырып бетерми торган урыннар бар. Мәсәлән, аларның беренче көннән үк сулары бетеп җәфа чигүләре. Автор бу күренеш белән Рамизның батыр командир икәнлеген, аның түзем һәм кирәк урында югалып калмыйча тиешле карар кабул итә ала торган кеше икәнлеген күрсәтергә теләгән, ахры. Ләкин бу очракта изге теләк акланмаган. Әгәр Рамиз шундый акыллы командир икән, үзләре өчен берничә көнгә җитәрлек кенә су алып чыгарга тиеш иде. Алар бит кая барганлыкларын белеп баралар. Солдатларны командование юлга җибәргәндә һәрвакыт җитәрлек азык-төлек һәм су белән тәэмин итә. Бигрәк тә коры чүлгә, ком чүленә барган бер взвод солдатны коры кул белән җибәрмәсләр. Бу хәлне Г. Кашапов офицер буларак үзе дә яхшы беләдер, ләкин төп герой Рамизны батыр кеше итеп күрсәтергә теләү аркасында әсәргә кирәкмәгән эпизод өстәлгән. Ул яңа җиргә салган ямау кебек булып чыккан. Укучы Рамизның теге яки бу кылган эшеннән бигрәк, аның язмышы белән кызыксына. Шул сорау укучыны тотып тора, шул сорау әсәрне бөтен итә, шул сорау әсәрне укыта.

Сүземне йомгаклар алдыннан тагын бер детальгә игътибарны юнәлтәсе килә. Ул — Рамизның госпитальдә авыру генерал белән очрашуы. Генерал монда Рамизга: "Менә минем кебек чыдам һәм батыр бул", — дип әйтер өчен генә кергән кебек. Әле аларның очрашулары да икеле, чөнки хәрби госпитальләрдә генерал палатасы аерым була. Генераллар янына солдатларны да, түбән чиндагы офицерларны да салмыйлар. Армиядә ул дистанция нык саклана.

Мин күбрәк әсәрдәге кимчелекле якларга тукталдым. Повесть, тулаем алганда, әйбәт кенә тәэсир калдыра. Автор геройның эчке халәтен, кичерешләрен матур тасвирлый. Бигрәк тә Рамизның саташулы-уяулы килеш укол кадаганнарын бал корты чагуы дип кабул итүе, сөйгән кызының суга баргандагы чиләкләре чыңлавын ишетүе күңелгә ятышлы һәм ышандыра. Рамиз үзе хәрби кеше булса да, һаман авыл малае булып калган. Кечкенәдән йөрәгенә сеңгән нәрсәләрнең авыр чакта искә төшүе, күңелдә яңадан үзенчә яңгыраш табуы бик табигый. Повестьны китап итеп чыгарган вакытта автор яңадан бер әсәрен карап чыгар. Бер мичкә балны бер кашык дегет бозып тормасын иде...

Фәнис ЯРУЛЛИН,
Татарстанның халык шагыйре.
Мәйдан № 8, 2002.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013