Бүген Әдипләр: Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Фаяз ДУНАЙ

Аксубай каһарманы

Газиз Кашапов
Нигә соң бергә чакларның 
Белмибез кадерләрен...
	Халык җырыннан.
Газиз Кашаф-Үзиле тормышның бар матур-ямьсез, гадәти кырыс-кырын, хозур-илһамлы көннәрен-төннәрен, айларын-елларын кичерә-уза гомер итте.
Хәрби хезмәттә имгәнгәч, Мәскәүдәге үзәк шифаханәдә ул чактагы Совет Армиясенең баш хирургы Вишневский (заманында Казанның атаклы табибы булган А.В.Вишневскийның улы) Газизнең теткәләнгән гәүдәсен тәүлекләр буе ярып-җыеп яңадан тегә.
Сызланулы айлар, интегүле озын-озак еллар буена шифаханәләрнең төрлесендә офицер егет үлем белән тарткалаша. Хәле бераз җиңеләеп, зиһене аязып алган чакларында балачакта әбисе өйрәткән теләк-догаларын, кайдандыр, үз күңеле, үз җаны чоңгылларыннан ук моңга-җырга охшап калыккан аһәңле авазларны, челтәр-челтәр сүз тезмәләрен пышылдый башлый ул. Газаплар чытырманында шагыйрь туа!..
Әлегә гомере киселмәгән булган, шөкер. Аллаһ, табигать биргән куәтле-кодрәтле йөрәге, сабый чагыннан ук саф һавада, садә авылының урам-тыкрыкларында бәбкә үләннәре, песи борчаклары өстендә, болын-тугайларда, урман-суларда сут-мәдәт туплап өлгергән, яшьли "кара эш" белән тыгызланып-ныгып үскән хәзинәле организмы (әлбәттә, ихлас табибларның, әбиләр генә саклап килә алган халык медицинасының шифалы-сихәтле ярдәме белән) Газиз Кашапов атлы адәм баласын үлем тырнагыннан шактый елларга йолып кала.
Без Чаллыда очрашып яшәгәндә, илнең-көннең җәмәгатьчелеге күреп белгән Газиз Кашапов инде "елаган үгез сыман" таза-көр, бик елгыр-җиңел сөякле, һәр хәрәкәткә, аваз-өнгә кичекмәстән үз гамен белдерергә әзер торучы, урта буйлы, тыгыз бәдәнле, горур-тәкәббер рәвешле, сыек зәңгәр күзле, кара-коңгырт чәчле-кашлы, үстереп җибәргән чакларында куе сакал-мыеклы, кырыс-карлыкканрак, ләкин моңын җуймаган тавышлы, нинди шарт-ситуация туса — шуңа табигый бирелеп, йә нурланып-балкып китүчән, йә бар рәнҗү-үпкә, ачулану-нәфрәтләнү хисләрен яшерә алмыйча тузынып, дуамалланып, ямьсезләнеп, кыргыйланып китүчән дөньяви бер катлаулы шәхес иде. И-и, Ходаем, гадәти бер балаңа да шундый бай, катлаулы-каршылыклы табигать-холык, михнәтләр-бәхетләр, сөенеч-көенечләр өләшә-өләшә, әлегәчә без төшенеп җитә алмаган илаһи гамәлләр, хөкемнәр кыласың бугай шул...
Әйткәнебезчә, без белгәндә-күргәндә, ул бик тә җегәрле, гайрәтле, аеруча (гаскәрилектән сеңгән) һәр адымда тәртип-режим-дисциплина таләп итүчән һәм бик тә шау-шулы оештыру эшләренә һәвәс ир-егет иде. Ул кешеләр белән бик тиз аралашып, уртак тел, дус-иш таба белә, ярдәмчел, киңәшкә атлыгып тора, әлбәттә, үз бәясен-мәнфәгатен дә онытмаучан заман вәкиле иде.
Ул җитәкләгән ике елда, чынлап та, Чаллы-Чулман төбәгендәге язучылар оешмасында башкорт, чуаш, мари, урыс әдәбиятчылары белән бергәләп, дуслашып шактый игелекле эшләр эшләнде, иҗади көчләребезнең халык белән аралашу манзарасы, һәртөрле чаралары киңәеп-баеп китте.
Өенә барып кергәндә дә Газиз, халык әйткәнчә, күтәреп алырга әзер, ихлас шат, ачык-көләч каршылый, үзе үк килүченең өстен-башын чишендереп мәш килә, өлгер-елгыр гына кухнясында уралып ала да, килүчене табынга чакыра, һичшиксез ниндидер берәр затлы эчемлек тә китереп куя, әлбәттә, кунакка зурысын, ә үзенә — (кунак тарсынмасын өчен, мөгаен) бәләкәй генә рюмка алып, шул "уймак"ка да бер-ике тамчы эчемлек тамызып, тотып куйгандай була. Ихлас кыстый, шаяра-көлә, берәр мәзәк сөйләп ала, ышанган кешесе булсаң — эч серләрен дә яшерми бүлешә, язу-иҗат хакында сүз чыкса, калын-буаз папкаларга биләүләгән материалларын күрсәтергә ашыга, ният-өметләрен илһамланып, дулкынланып бәян итә.
Аның безнең заман өчен бер "атрибуты" сәеррәк иде: Газизнең китап-кәгазь баштин ашкан эш бүлмәсендә, зур тәрәзә рамында ап-ак пар киндерәле, бик тә пөхтә зәвыклы-тыгыз үрелгән пар чабата эленеп торыр иде. Кергәч тә шул бер кием чабатага күзең төшә, тәннәрең җирсеп китә, күңелеңә моңсу-әрнүле дә, якты сөенечле дә самими хисләр өермәсе бөтерелеп керә, өзек-өзек уйларың үткән заманнарны, үзенең дә бала-үсмер чакларыңның чабаталы, агач башмаклы, киндер ыштанлы ярлынсыркы елларын урап кайта...
Шул моңлы хатирәләр, бәргәләнгән уйлар-хисләр дулкынында үтә саклык, гашь кадер-хөрмәт флән ул пар чабатаны кат-кат сыйпаштырып-иркәләп каравыңны күргән Газиз моңсу-оялчан гына елмаеп беравык басып тора. Аннары ниндидер гаебеннән» акланган үсмер малай тавышы белән: — Татар түрә булса, чабатасын түргә элә, дия күрмә инде, малай. Түрә булуларны Ходай безгә насыйп итмәгәндер инде. Бу чабаталарны... күргән нужаларыбызны оныттырмасыннар өчен тотам, — дип сөйләнә торган иде.
Әйткәнемчә, тормышның бар кытлыгын, камчысын-чыбыркысын, бар "сәмум җиле" күреп-кичереп үскән Газиз Кашапов, шөкер, гомеренең соңгы дистә елларында, әлбәтә, үз тырышлыгы, үз әрсезлеге белән шактый хәлле, ризыклы, мәртәбәле көннәргг иреште. Ул үзе, әйткәнемчә, табигате-холкы белән саран-карун кеше түгел иде. Ләкин үзе тапкан мал-мөлкәтнең бәрәкәтен-кадерен белүче, шуңа шөкерана кылучы, үз таг-канын бер дә юкка-барга исраф итмәс тәртипле, сак ир-егет иде. Янә әйткәнебезчә, күрер күзгә ул никадәр мәһабәт-таза, гайрәтле-гаярь, нурлы-сөйкерле, шаян-шат булмасын, еш кына "йөгәннән ычкына", көнче-гайбәтчеләр ялганына да ышанып дуамал ярсый, бәргәләнә, катгый сүзне, бигрәк тә кырыс-усалрак әйтелгән сүзне бер дә өнәми, күтәрә алмый, буена сеңдерә алмый — тәмам туарылып китүчән хәтәр зат иде. Ихтимал, мөмкинлекләр-шартлар булып та, театр белгечләре әйткәнчә, фактурасы булса да, безнең Газиз Кашаповны җитәкче-административ эшләргә ары күтәрергә бигүк теләмәвебез, "әйдә, лучше тынычрак шартларда яшәсен, күбрәк әдәби иҗат белән мәшгуль булсын", дигән тактика тотуыбыз — әнә шул гамәлләр аркасында булды. Чөнки, нишләтәсең, ул гаскәри хезмәттә алган яраларыннан (никадәр дәваланса да) мантый алмаган, гомерлек фаталь чирле булып калган икән шул, Газиз Кашапов дигән асыл ир-егет инде физик-психологик биртелгән шәхес иде, әлеге дуамаллык, әлеге гариплек — бу аның бәхетсезлеге, хәят өчен дә үкенечле фаҗигасе иде...
Ә язучы-прозаик, шагыйрь һәм журналист-публицист буларак Газиз Кашаф-Үзиле... (гомерләрнең мизгелләр агымы гына булуына кат-кат сискәнеп куясың да уфтанасың). Әле менә кайчан гына, әйтерсең, кул сузымыдай якын елларда гына, күренекле әдибебез Әдип ага Маликов Газизнең беренче көлтә шигырьләрен хуш күреп, аңа матбугатта хәер-фатыйха биргән иде. Әле кайчан гына мөхтәрәм шәхес, чып-чын каләм батыры Габдрахман ага Әпсәләмов Газизнең беренче "Сәмум җиле" дигән повестена шатланып, аның татар әдәбиятында хәрби тематиканы дәвам итәчәгенә өметләрен баглаган иде, бу юнәлештә аңа үзенең ихлас киңәшләрен биреп, аның химаячесе-яклаучысы булган иде...
Өлкәннәрнең бу ышанычын, өметләрен аклар өчен Газиз бик тырышып иҗат итте, күп укыды, өйрәнде, үз тормышының офыкларын һәрдаим киңәйтергә атлыгып яшәде. Исәпле-санаулы еллар эчендә үк Газиз Кашапов бер-бер артлы "Еллар тыныч иде", "Гомернең утлы өлеше", "Вөҗдан хәтере", "Язмышыңа ышан" исемле әсәрләрен газета-журнал битләрендә һәм мөстәкыйль китаплар итеп тә укучыларга тәкъдим итәргә өлгерә алды. Бу әсәрләргә заман укучысының мөнәсәбәте, хөкем-бәяләре, әлбәттә, төрлечә булды. Берәүләр аларны мавыгып, яратып укыдылар, үз фикерләрен язып газета-журналларга яки әдипнең үзенә үк хат-хәбәрләрен җибәрделәр, икенче берәүләр — ары укырга теләмичә "күтәреп бәрделәр", авторны ясалма-ялганда гаепләделәр. Нишләтәсең, һәркемнең үз зәвыгы, әдәби сәнгатькә үз таләбе шул...
Күп, бихисап күп талантларның аңына-җанына сеңдерелгән коммунистик-кызыл идеология, әйткәнебезчә, реаль тормыш нужа-рәхәтләрен, иншалла, җитәрлек татыган-белгән Газиз Кашаповка да үз мөстәкыйль фикерен әйтергә, үз җанын сыкраткан хәләхвәлләрне ак кәгазь битләрендә реаль чагылдырып халыкка җиткерергә мөмкинлек-җай бирмәде шул. Әсәрләрендәге купшы-кызыл идеяләр, ясалма-ялган ситуация-вакый-галар, манекен персонажлар, автор теләгәнчә генә әйтелгән-сөйләнгән, әмма халыкчан булмаган монологлар, диалоглар..."социалистик реализм әдәбиятының" гомуми фаҗигасе, әлбәттә, Газиз Кашаповның да бәхетсезлеге, бәласе булды... Ләкин акыл, холкы-табигате белән сизгер-зирәк, тиз төшенүчән Газиз иман-ышанычларның яңарасын, пакьләнәсен, безнең илдә дә заманнарның үзгәрәсен, шул нәүбәттә, әдәбият-сәнгатьнең дә, шәхсән шәхесләрнең дә тоташ унитар идеологиядән котылырга тырышып бәргәләнүен тоемлый башлаган иде инде.
" — Малай, мәчет төзелешенә дип, өч йөз сум акча биргән идем. Шоны гаепкә санап авылга да кайтып сүләгәннәр. Коммунист башы белән, янәсе!..."
Инде җаннарны биздергән коммунистик "актуальлек"тән — конъюнктурадан бигрәк, ихлас реаль образ тудырырга ниятләп, Газиз үз якташы, олуг шәхес һәм илаһи талант иясе Хәсән ага Туфан турында эпик поэма һәм роман язарга бик тырышып йөрде.
— Малай, сөйлә әле, Хәсән аганы сөргеннән ничек каршыладыгыз?
— Малай, сөйлә әле, университетта аның белән ничек беренче тапкыр шулкадәр зур очрашу уздыра алдыгыз? Гел аңа багышлап "Әдәби сүз" газетасын чыгаргансыз, Хәсән аганың зур портретын студент Нурмөхәммәт Хисамов ясаган диләр, дөресме? Ул чакта бит әле Хәсән аганың рәсми реабилитациясе дә булмаган икән... Малай, Хәсән ага трибунага чыккач, кем белән кочаклашып елады, Әхмәт Фәйзи беләнме, Мөхәммәт Садри беләнме?
— Малай, сөйлә әле, сабан туйларында ул ничегрәк утыра иде? Батырлар көрәшкәндә ниндирәк сүзләр әйтә иде?..
Газиз Кашаф-Үзиле бик күп шигырьләр дә язды. Язганнарын көндәлек матбугатта бастыра да белде, җаен тапты. Әлбәттә, бик чуар һәм төрлесе-төрле әдәби-эстетик дәрәҗәдәге тезмәләр алар. Игътибарлы-сак берәр мөхәррир табылганда, аларны барлап-сайлап, укучыларга тыйнак бер җыентык тәкъдим итәргә мөмкин.
" — Яшисе килүне әйткән дә юк инде, сөйләшәсе, фикер уртаклашасы, хәл-әхвәл сорашасы, телләрне кашыйсы килә башлады..." ("Кыямәт бүлмәсе" хикәясеннән.) — "Кыямәт бүлмәсендә бары тик бер җан иясе, әлегә йөрәге тибә торган бер бәндә — мин генә ятам. Хәер, бәлки әле туар көннең берсендә мин бу үзе иркен, ләкин искиткеч кысан бүлмәдән үз аякларым белән атлап якты дөньяга чыгып та китәрмен. Өметсез шайтан, диләр бит безнең халыкта".
— Малай, бу безнең шәһәрнең культура фонды дигән нәрсә барып чыкмадымыни? Юкса, мин инде аның уставын да Казаннан алып кайтып биргән идем. Үземнең дә җиң сызганып шул тирәдә эшләп йөрергә исәп юк түгел иде... Ярар, "Мирас"ның зур бер бүлеген оештырып җибәреп, яхшы эшләгәнсез. Хәерле сәгатьтә булсын икән дә бит, бер тиен акчасыз, телефонсыз, машинасыз килеш, белмим, пичекләр генә итеп ул оешманы яшәтә алырсың икән? Казаннарның буш вәгъдәләренә ышанып планнарыңны корма, аларның күбесендә иман да юк, оят та юк. Алар безне провинциягә саныйлар да, давай, бездән тегене-моны теләнергә тотыналар. Куйганнары бар диярсең. Янәсе, безнең язганнарны чыгарырга булышалар. Бар, булышырлар, киресенчә, бездән көнләшеп, туксан тугыз киртә куярга маташалар. Безгә, һәрвакыт үзебезгә көрәшеп, штурмлап йөрергә туры килә. Ярар, бу хакта син миннән шәбрәк беләсең ләбаса. Минем, дус итеп, исеңә төшерүем генә инде... Үзем яңа повесть белән җенләнәм әле. "Елан агуы" дип атадым үзен. Укып чыгарсың да, фикер-киңәшләреңне әйтерсең, яме, малай...
Ходай гомерен биргән булса, Газиз Кашапов та берничә эволюция кичерә алыр иде, үз аңындагы-җанындагы хәзинәне, шәт, төрле жанрларда, ракурсларда укучыларына, халыкка җиткерә алыр иде. Нишләтәсең, адәм баласының гомере, мал-мөлкәте үз ихтыяҗ-ниятләреннән генә тормый икән шул. һәр шәхеснең үз тәкъдире, үз язмышы, канат кагынган кыялары, егылган упкыннары... — болар барысы да Алла — табигать кодрәтендә икән бит...

Фаяз ДУНАЙ.
Мәйдан № 8, 2002.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013