Бүген Әдипләр: Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева

ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН

Әбрар Кәримуллин
Әбрар Кәримуллин—күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы (1978), Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1992), ТАССРның атказанган фән эшлеклесe (1987), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1991), Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты (1995). Бөек Ватан сугышында катнашып, I дәрәҗә "Ватан сугышы" ордены, "Батырлык өчен" медале һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә. 1953—1964 елларда Казан дәүләт университеты китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, 1964 елдан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында (хәзер ТФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) гыйльми хезмәткәр булып эшли.

Фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлегенә 700гә якын хезмәт керә. Алар арасында татар китабына, татар һәм төрки халыклар тарихына, мәдәнияткә, библиографиягә, топономикага, этнографиягә һәм башка мәсьәләләргә багышланган китаплар, монографияләр, мәкаләләр, белешмә басмалар һ.б. бар.

Әбрар Кәримуллин чит илләргә еш чакырыла. Ул төрле халыкара фәнни конференцияләрдә һәм конгрессларда катнаша, күп кенә халыкара оешмаларга кабул ителә, берничә тапкыр "Елның атаклы кешесе" дип билгеләнә. Аңа шәрәфле "Маркиз оф Туран" исеме бирелә, чит илләрдә басылган энциклопедик сүзлекләрдә аның турында материаллар басыла. Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында дөньяга килә.

Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылындагы бер класслы мәктәптә башлана. Беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аңа 4 чакрымдагы Ике Басу Арташ, бишенче сыйныфтан 9 чакрымдагы Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга туры килә. Урта белемне ул 1941 елда Саба урта мәктәбендә алып чыга. Колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшкә керешүгә, сугыш башлана. Аның педагогия институтына укырга керү, география укытучысы булу турындагы хыяллары чәлпәрәмә килә. Ә.Кәримуллин башта Нырты шифаханәсендә бухгалтер, соңыннан Олы Арташ авылында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли. 1943 елның 7 гыйнварында ул Кызыл Армиягә чакырыла. Хәрби курсантлар училищесын тәмамлагач, миномет төзәүчесе сыйфатында фронтка җибәрелә. Курск дугасындагы сугышларда, Украинаны, Венгрияне, Чехословакияне, Румынияне азат итүдә катнаша. Аннары Ерак Көнчыгышка япон милитаристларына каршы сугышка озатыла. Монголия, Кытайдагы үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. Өч тапкыр яраланган, контузия алган егет 1947 елда гына туган авылына кайта.

Җиде елга сузылган тәнәфестән соң белемен күтәрү теләге Ә.Кәримуллинны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Сугыш гарасатын тыныч тормыш михнәте алыштыра. Укыган чакта үзен матди яктан тәэмин итү өчен аңа тимер юлда һәм елга порты причалларында йөк ташырга, урам җыештырырга, кешеләргә утын кисәргә, ә җәен төзелештә эшләргә, урман кисәргә туры килә.

Ә.Кәримуллин бик тырышып укый. Беренче сессияне үк "бишле"ләргә генә тәмамлап, күтәренке стипендия ала, дүртенче курстан исемле стипендия дә ала башлый.

1953 елда Әбрар Кәримуллин университетны тәмамлап, Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә эшли башлый. Анда Ә.Кәримуллин унбер елдан артык хезмәт итә— китапханәчедән алып директорның фәнни эшләр буенча урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

Университет китапханәсендә эшли башлаган яшь белгечкә китап тарихын өйрәнергә туры килә. Дөнья халыкларының һәм татар халкының язма мәдәнияте, китап байлыгы белән күбрәк таныша барган саен ул үзе укып чыккан университет курсларында бу елларда татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, матбага эше, сәяси фикере, аның Рәсәй һәм дөнья тарихындагы урыны хакындагы белемнәренең хакыйкатькә туры килмәгәненә төшенә.

Күп гасырлар дәвамында тупланган рухи байлыкны эзләп табу, аның белән танышу, фәнни өйрәнү, файдалану эшендә иске язулы татар китапларының китапханәдә тулы каталогы булмау зур кыенлыклар тудыра. Шунлыктан, Ә. Кәримуллин беренче эш итеп иске татар китапларының каталогын төзү эшенә керешә. 1945-1960 елларда аның җитәкчелегендә гарәп язулы татар китапларының тасвирламасы кириллицага күчерелеп, яна каталог төзелеп бетә һәм укучыга тәкъдим ителә.

Шушы ук елларда Ә.Кәримуллин тарафыннан татар теле һәм тел белеме, әдәбият тарихы, әдәбият белеме, тарих, фольклор буенча фәнни-библиографик күрсәткечләр төзелә һәм аларның кайберләре аерым китап булып басылып та чыга. Күп кенә студентлар һәм укытучылар өчен алар даими кулланма булып китәләр.

Болардан тыш, университет тарихына караган хезмәтләр, аңа багышланган мәкаләләр күрсәткече, якланган диссертацияләр күрсәткече һәм башка тасвирламалар төзелә.

Шулай итеп, Әбрар Кәримуллин тырышлыгы белән Казан университетының фәнни китапханәсендә зур фәнни-тикшеренү һәм нәшрият эше башлана. Ул илебезнең археографлары, тарихчылары арасында, фәнни мәгълүмат үзәкләрендә югары бәя ала.

Чит илләрдәге фәнни оешмалар белән сугыш елларында тукталган китап алмашу эше дә яңартыла. Китапханә Европа, Азия, Америка, Австралия илләрендәге югары уку йортларының 200дән артык китапханәсе белән элемтәләр урнаштыра. Алар белән китап алмашу эше җайга салынып, китапханәгә бу илләрдән меңнәрчә басмалар алына.

Университет китапханәсендә 11 ел эшләп, Ә.Кәримуллин үзен җитәкче һәм фәнни-тикшеренү эшен оештыручы, археограф, библиограф, китапханә белгече итеп таныта.

Сулдан уңга: Разил Вәлиев, Мирфатыш Зәкиев, Минтимер Шәймиев, Әбрар Кәримуллин.
Казан, Татарстан халыклары корылтае. 1992 ел, май.

Ул бу мәсьәләләр буенча үзәк һәм җирле матбугатта чыгышлар ясый, дистәләрчә фәнни Һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, бәяләмәләр, китап гыйлеменә караган фәнни хезмәтләр яза, "Татарика" библиографиясен булдыру, планлы рәвештә кулъязмалар фондын тасвирлау эшен дә алып бара.

Галим фәнни эш белән генә чикләнми, күп кенә фәнни-популяр мәкаләләр дә яза, студентлар арасында китапчылык белеме, китапханә тарихы, китап фондлары, аларны туплау мәсьәләләре, каталоглар системасы, китап сайлау, китап белән эшләү кагыйдәләре, диплом һәм диссертацияләрдә библиографияне бирү тәртибе һәм башка темаларга лекцияләр дә укый. Әмма, 1963 елны "Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе: 1917— 1960" дигән китабына Ленин-Сталинга багышланган шигырь җыентыкларын керткәне өчен аңа җитди гаеп ташлыйлар. Татарстан Өлкә партия комитетының махсус, чираттан тыш җыелган бюросында Әбрар Кәримуллин "сәяси яктан җитлекмәгән" кеше 'буларак шелтә ала һәм китапханәнең директор урынбасары ва-зыйфасыннан азат ителә. Әбрар Кәримуллин өстендә болытлар күптән куера башлаган була. Аны үзе төзегән библиографияләргә репрессияләнгән галим-әдипләр-нең хезмәтләрен кертүдә һәм революциягә кадәр чыккан татар басмаларын мактауда да гаеплиләр. 1964 елның декабрендә СССР ФАнең Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих институты Әбрар Кәримуллинны кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә ала. Монда ул "Татар сәхнәсе (1917—1967): Әдәбият күрсәткече" дигән хезмәтен тәмамлый. 1968 елда "Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар" дигән темага аспирантурасыз, фәнни җитәкчесез, институтның планына да кертмичә, кандидатлык диссертациясе яклый. 1971 елда диссертация аерым китап булып, "У истоков татарской книги: от начала возникновения до 60-х годов XIX века" исеме астында басылып чыга. Китап үзебезнең илдә һәм чит илләрдә дә зур бәя ала. Галим биредә, татар матбагачылыгының тарихын яктырту белән беррәттән, китап белемендә беренчеләрдән булып, басма сүз тарихын өйрәнүдә зур әһәмияткә ия булган милли китап теориясен эшли. Әбрар Кәримуллин раславынча, китапның теле, авторның милләте, әсәрнең китап булып басылган урыны һәм башка сыйфатлары—аның кайсы халыкка хезмәт итүе белән берлектә каралырга тиеш. Автор тарафыннан милли китапның берьюлы берничә халыкның, бигрәк тә кардәш халыкларның, уртак байлыгы булу ихтималлыгы нигезләнә. Әбрар Кәримуллин 1970 елда XX йөз башы татар китабы тарихы буенча докторлык диссертациясен тәмамлый. Монография 1974 елда аерым китап булып басылып чыга (Татарская книга начала XXвека.—Казан, 1974), бик күп белгечләр тарафыннан югары бәя ала. Әмма диссертация буларак галим аны бары тик 1978 елда гына яклый ала. Бу диссертация дә институт планына керми, эштән буш вакытта языла. Институт планы буенча галим библиографик күрсәткечләр төзү эшен дәвам итә. Шундыйлардан татар фольклоры һәм фольклористикасының 300 еллык үсешен чагылдырган библиографик тасвирламаны күрсәтергә була (Татар фольклоры: Аннотацияләнгән әдәбият күрсәткече: (1612—1981). —Казан, 1993).

Беренче рәттә сулдан уңга: Әбрар Кәримуллин,
Мөхәммәт Мәһдиев; икенче рәттә сулдан уңга: Нил Юзиев,
Равил Фәйзуллин, Миркасыйм Госманов, Разил Вәлиее.
Казан, 1991 ел.

Докторлык диссертациясен яклаганнан соң, 1983 елда аның "Реформалардан соңгы Россиядә татар китабы" дип исемләнгән яңа монографиясе (Татарская книга пореформенной России.—Казань: Татар. кн. изд-во, 1983,—320 с.) басылып чыга. Шулай итеп, автор татар китабының революциягә кадәрге чорын яктыртуны тәмамлый. Галимнең әлеге хезмәте, элек язылган ике китап белән бергә, татар китабының килеп чыгышы, халыкның укый-яза белү дәрәҗәсе, татар халкы әдәбиятының, мәдәниятенең, мәгарифенең Рәсәй тарихында тоткан урыны хакында яңача фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Әлеге хезмәтләр нигезендә хәзер югары уку йортларында татар басма китабының тарихы укытыла. Галимнең шуннан соң язылган хезмәте татар китабының революциядән соңгы чорына багышлана. Ул 1989 елда басылып чыга (Становление и развитие татарской советской книги: 1917-1932 гг. Очерки о ведомственных и кооперативных издательствах Татарской АССР). Шул ук вакытта ул тарих, әдәбият, мәдәният, археография, топономика, библиография буенча тикшеренүләрен дәвам итә. Татар, башкорт, үзбәк, казакъ, кыргыз халыкларының китап бастыру эше һәм бу өлкәдәге үзара элемтәләре хакында хезмәтләр яза.

Әбрар Кәримуллин улы Шамил белән.

Әбрар Кәримуллин күпкырлы галим булса да, гомере буе китап тарихы, библиография мәсьәләләрен үзәккә куеп эшли. Шул рәвешчә, халык хәтере булган китап язмышы—Ә.Кәримул-линның үз язмышына әверелеп яши. Китапка багышланган хезмәтләре аша ул татарның үзаңын үстерүгә сөйләп бетергесез зур өлеш кертә. Шулай да халкыбыз язмышына кагылышлы бер генә мәсьәлә дә аның игътибарыннан читтә калмый. Ул—татарның тарихын торгызу эшендә дә үзеннән зур өлеш керткән галим.

Татар халкының исемен һәм җисемен ачыклауга багышланган монографиясе татар һәм рус телләрендә өч тапкыр басылып чыгу, чит илләрдә япон һәм гарәп телләрендә дөнья күрүе үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли (Татарлар: исемебез һәм җисемебез.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1991). Галим халкыбыз язмышын кайчакта һич көтелмәгән яклардан яктыртуга ирешә. Аның төрки телләр һәм майя, инк, ацтек, сиу-хока, аймара индеецлары телләре арасындагы генетик уртаклыкны ачкан тикшеренүләре—шуның ачык мисалы. Әлеге хезмәт 1995 елда аерым китап булып басылып чыга (Прототюрки и индейцы Америки: По следам одной гипотезы.—М.: Инсан, 1995).

1996 елда басылып чыккан "Язмыш, язмыш" дигән китабы да авторның үз халкы язмышына багышланган. Монда чит илләрдә яшәгән милләттәшләребезнең гыйбрәтле язмышлары һәм үзебезнең Татарстандагы милли-мәдәни," фәнни, әдәби һ.б. проблемалар яктыртыла.

Әдип чит илләрдә төпләнеп яшәгән татарларның эшчәнлеген сурәтләүдә дә милләтебезнең асыл сыйфатларын ачып бирүгә ирешә. Хезмәт сөючән, намуслы татар халкы вәкилләре бер вакытта да югалып калмаган, үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәткәннәр, телләрен, гореф-гадәтләрен, диннәрен саклап калганнар, мәчетләр, мәктәпләр ачканнар, сәүдә иткәннәр, газета-журналлар чыгарганнар: галимнәр, дәүләт эшлеклеләре булып үсеп җиткәннәре дә аз булмаган.

1997 елда Ә.Кәримуллинның татар теле тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге мәсьәләләренә багышланган "Тел—милләтнең сакчысы" дигән китабы басылып чыга. Татар телен яклауга, саклауга, үстерүгә, камилләштерүгә, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган бу хезмәт гаҗәп актуаль проблемаларны күтәрә, аларны гамәлгә ашыру өчен кулланма да булып тора.

Галимнең 2000 елда дөнья күргән "Без тарихта әзлебез" дигән китабында, исеменнән үк күренгәнчә, татар халкының тарихына, мәдәниятенә караган материаллар тупланган. Биредә автор татар халкының милли азатлык, тигез хокуклылык, мөстәкыйльлек өчен көрәшен фәнни-публицистик рухта яктырта.

Халкыбызның мәшһүр галиме кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, тапталган такыр юлдан бармый. Аның һәр хезмәтенә яңача караш хас. Шуңа күрә алар галимнәрне генә түгел, киң катлам укучыларны да җәлеп итә.

Әбрар Кәримуллин, халкыбызның кыю улы буларак, иҗтимагый хәрәкәттә дә актив катнаша. Ул Татарстанның суверенитетын ныгыту, татар милли хәрәкәтен тергезү юлында зур эш алып бара.

Сүзен халыкка җиткерү өчен әдип вакытлы матбугаттан киң файдалана. Ил агасының газета-журнал битләрендә басылган берсеннән берсе үткенрәк, гаять әһәмиятле мәсьәләләрне күтәргән күпсанлы мәкаләләре халыкка тарихыбызны, бүгенге хәлебезне? ныграк аңларга ярдәм итте. Аларның күпчелеге әле бүген дә актуальлекләрен югалтмыйлар.

Халкыбызның олуг галиме Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 75 яшендә 2000 елның 18 сентябрендә арабыздан китеп барды. Аның җәсәде туган авылы Чәбия-Чүрчи зиратында җирләнде. Ә.Г.Кәримуллин 1991 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә гыйльми консультант булып та эшләде.

Китапханәчеләргә аның исеме аеруча якын Һәм кадерле. Хәзерге вакытта Милли китапханәнең аерым бер бүлмәсендә Әбрар Кәримуллинның шәхси китаплары коллекциясе саклана. Әлеге коллекциядә татар, башкорт, рус, төрек, инглиз телләрендә басылган 4 меңнән артык китап-журналлар тупланган. Монда китап белеме, китап тарихы, тел белеме, әдәбият, тарих, татар теле, халык иҗаты һәм башка мәсьәләләргә караган фәнни хезмәтләр, монографияләр, дәреслекләр, сүзлекләр урын алган. Алар арасында татар халкының атаклы мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри хезмәтләре, күренекле галимнәр В.Бартольд, И.Крачковский, В.Ключевский, Л.Гумилев китаплары, Әбрар ага Кәримуллинның замандашлары—М.Зәкиев, Ф.Гарипова, Р.Әмирханов, ЯАбдуллин, С.Алишев, М.Әхмәтҗанов һәм башка бик күп галимнәрнең әсәрләре бар. Коллекциядә, Гомәр Хәйям, Низами, Нәваи шигырьләре кебек Көнчыгыш шигърияте үрнәкләре белән беррәттән, татар әдәбияты җәүһәрләре—Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Г.Утыз-Имәни, Г.Кандалый, Г.Тукай, Г.Исхакый, Н.Исәнбәт һәм башка бик күп татар әдипләренең әсәрләре саклана. Коллекциянең иң әһәмиятле өлеше—әлбәттә, Ә.Г.Кәримуллинның үзе язган хезмәтләре. Бу искиткеч зур хәзинәне Әбрар ага Милли китапханәгә үзе бүләк иткән иде. Аның вафатыннан соң, академикның хәләл җефете Мөхтәрәмә Кинтә ханым тарафыннан коллекция кулъязмалар, фоторәсемнәр, хатлар, галимнең шәхси әйберләре белән тулыландырылды. Халкыбызның олы, кабатланмас шәхесе, милләтебезнең асыл бөртеге булган Әбрар Кәримуллинның күпкырлы, бай, затлы мирасын барлау, фәнни өйрәнү, аның тормыш һәм иҗат юлын чагылдыру, татар халкы тарихында алган урынын билгеләүдә әлеге коллекция-архив зур әһәмияткә ия. Бу китапларны ул укыган, өйрәнгән, файдаланган, аларга галимнең күз нурлары сеңгән. Күбесенә үзенең мөнәсәбәтен белдергән шәрехләр, өстәмәләр, искәрмәләр, бәяләмәләр язып калдырган. Хәзер Әбрар аганың китапханәсе фондын исәпкә алу, аны фәнни эшкәртү, электрон каталогын төзү эшләре алып барыла, коллекциягә кергән китапларның басма каталогы да нәшер ителәчәк. Киләчәктә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Әбрар Кәримуллинның китапханәсе, архивы, шәхси әйберләре тупланган музей-бүлмә булдыру күздә тотыла. Бөтен гомерен китапка, китапханәләргә багышлаган олуг затның музее нәкъ менә китап йортында—Милли китапханәдә булу үзе бер яхшы фалдыр.

Мәкаләне Татарстан Республикасының Милли китапханәсе хезмәткәрләре Ирек Һадиев һәм Наҗия Асылкаева әзерләде.

Казан утлары № 6, 2005




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013