Бүген Әдипләр: Гөлгенә Кәримова
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлгенә Кәримова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Закир Кадыйри
Илгиз КАДЫЙРОВ
Илназ Кадыйров
Исхак Казаков
Гакыйл Камалетдинов
Алинә Камалиева
Ризидә Камалова
Рәис Кашапов
Фәридә Каштанова
Рифат Каюмов
Нәүбәһар Кәбир
Фатих Кәрими
Марат Кәримов
Гөлгенә Кәримова
Наилә Краева
Ибраһим Кули
Фатих КУТЛУ
Равил Күрaмшин
Мөршидә КЫЯМОВА
Гөлгенә Кәримова Кәримова Гөлгенә Әхәт кызы 1963 елның 6 июнендә Татарстанның Әлмәт районы Салкын Алан авылында туа. 1986 - Казан дәүләт университетында журналист һөнәре алып чыга. 1986 - "Ленинский путь" Миннибай газ эшкәртү заводы газетасында корреспондент. 1991-1999 - Әлмәт шәһәр радиотапшврулар редакциясендә редактор. 1991-1999 - Татарстан радиосының үз хәбәрчесе. С 1999 - ТР журналистлар союзы әгъзасы. 1999-2008 - "Әлмәт таңнары" газетасы мөхәррире. 2008 - "ТАТМЕДИА" филиалы "Әлмәт таңнары" газетасы директоры. Кияүдә, улы бар.

Сан алганда

Сынау тотар 
Сәгать сукты 
И, татарым!!! 
КЕМ диеп соң
 Милләтеңне 
Син атадың?!

«Татар», — диеп 
Чәчрәп торыйк 
Сан алганда. 
Хилаф итми 
Борынгыдан 
Танылганга.

Татар булыйк
Саналганда
Сыналмыйча,
Яшик бергә
Ялгышлардан
Кыйналмыйча.

Милли төркем 
Генә булу—
Безгә түгел! 
Бөтен булып, 
Бергә калу 
Мөһим бүген!

Без — күпсанлы, 
Бай тарихлы 
Бөек халык! 
Таркалмыйча, 
Бүленмичә 
Бердәм ТАТАР 
Булып калыйк!

Кайтыйк әле...

Бик сагынып кайтып киләм Авылым урамын, Төшләремә кердең бит син - Елап урармын. Әнкәм дә юк, әткәм дә юк, Юк күрше-күлән. Капка төбен басып киткән Тик яшел үлән. Чишмә суын эчә—эчә Көч—куәт алдым. Урманымның моңлы җырын Күңелемә салдым. Сагыш басса, бар уйларым Авылыма илтә. Кайтыр әле, кайтыр диеп Балачак көтә. Кайтыйк әле туган якка, Ятсын... мең киртә. Бик күпләрне бит соңгы юл Авылына илтә...

Шәҗәрәм

Типсә тимер өзәр нәселдән без, Бик тирәннән безнең шәҗәрә! Шәҗәрәм! — Алтын йомгак булып киләчәккә Һич өзелми, әйдә, тәгәрә! Динен, телен сатмас нәселдән без, Ата-ана хакы — иң зур хак. Гомер бит ул тик бер генә килә, һәр мизгелен тоеп яшәр чак. Туган өчен үләр нәселдән без, Исән чакта хөрмәт — төп бурыч. Елап яшәү безнең өчен түгел, Тормыш көлсен өчен бул тырыш. Вөҗдан, намус өстен нәселдән без, Кеше булып яшәү, һай, авыр. Буыннарга күчсен изге нәзер: «Коръән сүзен тыңла, бул сабыр!» Язмышларны төзер нәселдән без, Бай тарихлы безнең шәҗәрә. Шәҗәрәм! — Алтын йомгак булып киләчәккә Бертуктамый, әйдә, тәгәрә!

***

Гомер-агач алтын төскә кергән, 
Яфрак булып оча елларым. 
Галәмнәрне, дәрьяларны айкый, 
Үткәннәрне барлый уйларым:

Гамәлләрем, дуслар, уңышларым, 
Иман белән үскән балам бар. 
Үзем үргән, сүткән ялгышларым... 
Кулын изи, әнә, сөйгән яр.

Гомер-агач алтын төскә кергән, 
Төшми җиргә оча яфраклар... 
Алла боерса, яшьнәрбез тагын! — 
Алда еллар, озын юллар бар.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018