Бүген Әдипләр: Фирдәүсә Кәримова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фирдәүсә Кәримова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фирдәүсә Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Бер - береңә чын күңелдән, матур сүзләр әйтә белү, игътибар, ихтирам күрсәтү - үзе бер сәләт! Әмма, бу бөтен кешегә дә бирелмәгән. Әле ярый йөрәгендәген һич кызганмый халыкка җиткерүче изге күңелле кешеләр бар! Шундый шәхесләрнең берсе, татар телендә сөйләүче барлык радио хезмткәрләренең өстәл китабына әйләнгән ,,Котлыйм дисәң, сәбәп бар,, китаплары һәм җырлар авторы, хезмэт ветераны, Мэгариф отличнигы, гомеренең иң матур елларын балаларга белем - тәрбия бирүгә багышлаган - Фирдәүсә ханым Кәримова безнең чакырылган кунагыбыз! 17 нче октябрь, сәгать 10 да "Болгарда" - "Тәртип" - "Тәртиптә" ЧАКЫРЫЛГАН КУНАК!!!

Җавапсыз хат

============
Чираттагы хатны язам, әнкәй, 
Монысын да беләм, алмассың. 
Балакаем сагынып хат язган дип, 
Җавап хаты язып салмассың. 

Ул дөньяга хатлар бармыйлар шул, 
Мәңгелеккә юллар юк алар. 
Ишексез һәм тәрәзәсез өйгә, 
Бара диләр бары догалар. 

Кыйблаларга карап, өмет белән, 
Дога укып сиңа багышлыйм. 
Заманалар, әнкәй, хаман бер көй, 
Әмма, синнән башка сагышлы. 

Язын-көзен безнең йорт өстеннән, 
Кыр казлары оча кагынып. 
Күрше-тирә каршы ала безне, 
Кайткан чакта сине сагынып. 

Хафаланма гомер иткән йортың, 
Якты һаман, утың сүнмәгән. 
Күзгә генә күренмисең әнкәй, 
Безнең өчен син бит үлмәгән. 

Сине сагынып хатлар яздым, әнкәй, 
Бу хатны да беләм алмассың. 
Тик шулай да ап-ак күлмәк киеп, 
Төшләремә керми калмассың... 



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013