Бүген Әдипләр: Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Рузәл ЮСУПОВ

КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ

Камил Кәримов
Камил Кәримовның «Ком сәгате», «Сакау күке» романнарын кызыксынып, мавыгып укып чыктым. Сәбәбе: әсәрләрнең икесе дә тормышны дөрес һәм тәэсирле итеп чагылдырган. Мин аларны безнең — Татарстан халкының — Ватан сугышыннан соңгы чорының үзенә күрә бер энциклопедиясе, шушы дәвернең реалистик картинасы дияр идем.

Дилогиядә тасвирланган вакыйгалар белән танышканда, мин, үземнең тормышымны күңелемнән үткәреп, Казан артында узган бала һәм үсмер чагымны әсәр герое Фазылның башыннан кичкән хәлләр белән янәшә куеп искә төшереп бардым. Казан артында яшәүчеләрнең дә, Казан алдыңдагыларның да тормышы бертөрле үк нужалы булган. Романда Динәнең, йөкле килеш ураза тотып, яндырып торган кояш астында көне буена, авызына су да капмыйча, хәлсезләнеп егылганчыга кадәр, кырда эшләвен тыныч кына уку мөмкин түгел.

«Ураза хәлне ала. Урак өстенә туры килүен күр... Ашамыйча түзәсең түзүен, сусауга түзәр хәл юк! Кояшлы мич эчендә, иртәдән кичкә кадәр бер йотым су капмыйча урак урыр өчен, Ходай Тәгаләне ничек яратырга кирәк булгандыр?! Уразаңны бозсаң, Алладан бигрәк, Габдулла мулла җәбере...»

«Адәм бу дөньяга түзәр өчен туган... Динә дә түзәр иде, үзе түгел — бәгырендәге нарасые карынында тибенә-тибенә су сорый. Ул тибенә, тибенә дә туктый, бераз көтеп тора да тагын тибенә. Тамагы кипкәнгә елавы микән үзенчә?! Ә бермәл ул бөтенләй туктады, аның белән бергә Динәнең дә йөрәк тибеше тукталган кебек булды. Ураксыз кулы белән эчен сыйпап күпме генә өметләнсә дә, бала бүтән кыймшанмады. Нарасый җаны белән Динә гомере дә сүнә башлады..»

Бездә дә, Казан артында да, хәлләр шундый иде.

«Сакау күке»дә Фазылларның, кача-поса, басудан, тачка белән, аркаларына салып, чүп үләне ташулары күренешен укыганда, мин малай чакта энем белән, басуларны йөреп, бөртекләп дигәндәй җыйган печәнне кул арбасына төяп, колхоз председателе күрмәсен дип (күрсә арбаны ватып, печәнне алып кала), авылыбызның урамнарына кермичә, тирән чокырлы елгалардан алып кайтканыбызны күз алдымнан үткәреп утырдым.

Сугыш елларыңда һәм сугыштан соң да ярым ач: черек бәрәңге күмәче, үләннәр ашап, иписез яшәүләребез — барысы да нәкъ Камил Кәримов китапларыңда язылганча: татарларның язмышы, алар кайда гына, кайчан гына яшәмәсен, уртак, аянычлы, күрәсен.

Камил татар халкының тормышын — авырлыкларын гына түгел, күңелле якларын да — чынбарлыктагыча, ышандырырлык итеп сурәтләгән. Болай язу, әлбәттә, җиңел түгел. Бу язучыдан зур осталык, кыюлык һәм тормышны һәрьяклап, яхшы белүне таләп итә. Мондый сыйфатларны исә табигать Камилгә мул биргән. Осталык сүзе киң мәгънәгә ия. Моңа язучының әсәрнең сюжетын җайлы, шома гына итеп төзи белүе дә, вакыйгаларны табигый итеп үреп алып баруы да, геройларның психологик кичерешләрен үз күңеленнән үткәреп тасвирлый, табигать күренешләренең һәркемнең дә күзенә ташланып тормаган үзенчәлекләрен күрә белүе дә керә. Язучының осталыгы ул — аның бай, нәфис, үткен теле дә. Болардан тыш, хәзерге заманны тулы, дөрес чагылдыру бурычы язучыдан социаль-иҗтимагый вакыйгаларга объектив бәя бирүне дә таләп итә.

Бүгенге көндә инде зур тормыш юлы үтеп, җитди әсәрләр язып, әдәбият дөньясында үзен күренекле әдип итеп таныткан Камил Кәримов әдәби осталыкның әле әйтелгән билгеләренең барысына да ия дисәк ялгышмабыздыр.

Камилнең исемнәре аталган романнарының да, башка әсәрләренең дә уңышлы булып чыгуының нигезендә яткан хәлиткеч нәрсәләрнең берсе — язучының әсәрләрендәге йөзләрчә, меңнәрчә маҗараларны аңлаешлы, табигый итеп күрсәтә белүе. Дилогиядә тормышның күп яклары тулы яктыртылу, төрле шәхесләрнең, социаль катлау әһелләренең гыйбрәтле гамәлләре кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сурәтләнү барыннан да бигрәк сюжет җебенең оста үрелеп баруы белән аңлатыла.

Мең хуҗалыклы, биш мең кешеле данлыклы Шәле авылында зур авырлыклар белән туып-үсеп, Казан шәһәренең бер каһәрле бистәсендә торып, әллә ничә еллар бораулаучы булып эшләп, Татарстанның күп районнарын гизгән, төрле-төрле кешеләр белән очрашкан, кыскасы, дөньяның ачысын-төчесен җитәрлек татыган, күпне күргән Фазыл һәм аның иптәшләре, аралашкан кешеләре аша язучы республикабызда алтмышынчы еллардан алып бүгенге көнгә кадәр булган катлаулы тормышны, әһәмиятле үзгәрешләрне һәм ул үзгәрешләрнең эчендә кайнаган күп төрле шәхесләрнең портретларын ачык буяулар белән күрсәтүгә ирешкән.

Камил Кәримов, үзе кечкенәдән үк зур кыенлыклар күреп яшәгән кеше буларак, әсәрләрендә хезмәт ияләренең авыр тормышын геройлары аша калку итеп күрсәтә. Романның төп геройлары гади авыл халкыннан, эшчеләрдән. Язучы аларны якын итә, хәлләрен аңлый, ул аларга теләктәш. Алар «утыз дүрт яшеннән өч бала күтәреп, салам түбә астында сытылган черек өй ишегалдында көрәк-сәнәккә, балта-уракка таянып калган тынгысыз җанлы» Динә, алтмыш чакрымлы Казанга барып бәрәңге сатып көн күрүче Хәмдия кебекләр, яшьтән ирсез калган тагын әллә никадәр бәхетсез хатын-кызлар, ярты-бер кило ашлыклы хезмәт көненә яшәп, налог, заем түләп иза чиккән, очны-очка көч-хәл белән ялгап барган Шәле һәм башка авыл кешеләре. Дилогиядә автор Татарстан колхозларының сиксәненче еллардагы авыр экономик хәлен: авыл хуҗалыгы продукциясенең дәүләт куйган бәясе түбән булуын, кергән табышларының ашлама, ягулык өчен алган кредитны түләүдән артмавын, авылларның көннән-көн бөлә баруын һәм башка шундый хәлләрне игътибарыннан читтә калдырмый.

Авылның тормышы начараюның сәбәпләре Камил Кәримов әсәрләрендә аермачык күрсәтелә. Шуларның берсе — республика, ил җитәкчеләренең, көтүлекләрне культуралаштыру идеясе белән мавыгып, мул печән бирә торган, чәчәк атып утырган болыннарны сөрдереп бетерүе һәм нәтиҗәдә терлек азыгының нык кимүе.

«Шәленең кыргый болынлыкларын киңәйтеп культуралы көтүлек итәбез дип, Мишә елгасы янындагы Питрәч сазлыгын чабата кигән тракторлар ергалады: әрәмәләрне, ваграк куакларны, эре-эре карама, зирек, сөяннәрне, тәртә юанлык шомыртларны, миләш бакчаларын коммунистлар партиясе күрсәткән урынга өеп ут төрттеләр. Сазлыкларны ерганаклар буйлап агызып киптереп бетерсәләр дә, Мишә буендагы мелиораторлар болынын үлән чәчәрлек итеп тигезли алмадылар. Төпләр-тамырлар актарылып, кәс кантарлары тау-тау өелеп, җиләк-җимешле әрәмәләр кеше аягы баса алмастай кыргый чытырманлыкка әверелде... Табигатьне үзгәртеп корып булмаган кебек, көтүлекләргә дә культура кермәде. Көтү бер-ике кат таптап киткәннән сон, артык су сибүдән гумус, сыер авырлыгына түзә алмыйча, боламыкланып, тамыразыкны юкка чыгарды. Суга кинәнгән кысыр болыннарны сыер ашамый торган каз тәпие үләннәре басып алды. Колхоз көтүләре яңадан элеккеге такыр, ләкин туклыклы болыннарга таралды. Культуралы көтүлекләрнең чыбыкларын өзгәләп, баганаларын урлап бетерделәр».

Табигый ки, зур тарихи чорны, андагы җитди вакыйгаларны сурәтләүгә багышланган эпик әсәрдә илдә барган төрле социаль-иҗтимагый күренешләр уңае белән фәлсәфи уйланулар, борчылу-шикләнүләр булмый кала алмый. Дилогия авторы — фәлсәфи фикерләүнең остасы. «Сакау күке»нең «Элек һәм хәзер» дигән бүлеге бу яктан аеруча игътибарга лаек. Автор, совет системасын үтереп мактаучылардан булмаса да, сиксәненче еллардан башланган кискен үзгәртеп коруларның гади халыкка файдалы булмавын сиздерә, элегрәк хәзергегә караганда тормыш тәртиплерәк, иплерәк иде дигән фикер белдерә. Кәм, ихтимал, аның бу фикере дөрестер дә.

Кечкенә Фазыл, үзе җыйган бер чиләк шомыртны колхоз базарында сатып, дүрт сум акча алып кайта. Әнисе Динә моңа шатланып бетә алмый. Алтынчы сыйныф өчен яңа дәреслекләр сатып алырга да, яңа сумкага да җитә бу. Элек ул дүрт сумга дүрт йөз дәфтәр алып була иде.

«Элек һәм хәзер...

Гомумән алганда элеккеге бәяләр белән бүгенгесен чагыштыру, үткән заман белән хәзергесен чәкәләштерү кебек сәяси өянәк — күчеш чорының котылгысыз чире.

Кискен борылышлар ясарга ярата иде Рәсәй империясе... Аның тарихы да — реформалар тарихы. Туксанынчы еллар алып килгән үзгәрешләрдә моңарчы булган бөтен реформалар бергә буталып бетте. XXI гасырга килеп кергәнче: инкыйлаб һәм гражданнар сугышы, НЭП һәм кризис, ачлык һәм хәерчелек, шәхес культы һәм азатлык өчен көрәш, акча алышыну һәм җинаятьчелек, кыскасы — сиксән ел буе гади халык җилкәсенә төшкән афәтләрнең барысын да «базар мөнәсәбәтләре» өр-яңадан кабатлап чыкты. Әйе, үзгәрешләр күз алдында. Җир буена сузылган чиратлардан котылдык, җәмгыять яңадан байлар кулына күчте. Күтәрә алмаслык акча җыйган капиталистлар, яклау эзләп, чит илгә кача тора... Ә колхоз базары төбендә калган халыкны яулар өчен сатучылар арасында сыйнфый көрәш бара... Үткәнне сагынабыз, ләкин кире кайтырга теләмибез, киләчәктән куркабыз, ә үзебез алга омтылабыз». Язучы җәмгыятебездә соңгы егерме-утыз елда барган зур үзгәрешләрне дөрес билгели, аларны җете буяулар белән ясалган картиналарда күрсәтә. «Егерменче гасыр төгәлләнер алдыннан бик күпләргә Текә дигән кушамат тагылды. Гомер кыскартып, озын берлек артыннан куу, инглизчә аталган исерткечләргә мөкиббән китү, эксклюзив киемнәргә төренү, мактаныр өчен генә кжка-барга көрәкләп акча чәчү, тән сакчылары белән масаю — Текәләрнең яшәү рәвешенә әверелде.»

«Унсигез миллион коммунист сул яктан уңга борылып яткач, байракларның төсе алышынды, кешеләрнең холкы үзгәрде, дөньяның асты-өскә килде — явызлар өскә менде, мәрхәмәтлеләр аска төште. Эшсез, өйсез, мөлкәтсез калдыручылар уңга сөйрәде...»

Камил Кәримов үзенең әсәрләрендә тормыш мәсьәләләрен кыю яза, көн үзәгендә торган проблемаларны кискен куя. Ул республика, халык язмышын кайгырта, хәзерге вакытта хөкем сөргән җитешсезлекләр өчен борчыла...

« — Фазыл, мин наданга аңлат әле син, Казан шәһәре ник Идел суы эчә? Җир асты саранмы?...
— Казан халкына Идел суы эчертү — бүгенге җитәкчелекнең иң зур җинаяте. Безгә килеп җиткәнче, Идел, 1200 чакрым үтеп, үз юлында зур пристаньле җиде шәһәрнең әшәкесен юып алып төшә. Шәһәрне юу дигәндә, аның канализациясен, завод-фабрика калдыкларын, кыш буе җыелган мазутлы, әшәке кар суларын уйларга кирәк. Шуның өстенә Иделнең әле Ока, Сура, Зөя кебе*; дистәләгән кушылдыгы бар, аларның нәҗесен дә кушып сана.
— Әйтәм җирле, өйдәге су юынганда күзне әчеттерә...
— Безнең редактор саннар белән мисал китергәнне ярата. Суның киләчәге хакында фикерегез ничек?
— Татарстанның җир астында ике миллиард кубометр төче су бар. Нефть беткәч, без әле валютага су сата башлаячакбыз. Кибетләргә керсәң, су бәясе сөтнекен узып китте инде... Җөмһүриятебез уникаль урынга урнашкан: биш йөз елгабыз, җиде мең күл, өч мең чишмәбез бар. Шуның өстенә бүгенгесе көнгә алты мең артезиан кое борауланган.
— Рәхәтләнеп эч, әйеме?! Йөз елга җитә!
— Дөрес, безнең илдә су белән сүзнең бетәсе юк.»

Җәмгыятьтә хөкем сөргән гаделсезлек, социаль тигезсезлек күренешләрен йөрәккә үтеп керерлек итеп бәян итү дилогиянең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып бара.

«Икмәк белән пычак гел бер табында. Икесе дә үз урынында. Берәүләр җитештерә, икенчеләр бүлә. Җитештерүче бүлүчене сөймәс, бүлүче җитештерүченең моң-зарына колак салмас..
Кемнәрдер тир түгә, эзләнә, таба, югалта, ялгыша...
Кемнәрдер шул кешеләрне бәяли, хөкемгә тарттыра, акыл өйрәтә, мәхрүм итә.
Байлар һәм хәерчеләр, явызлар һәм мескеннәр, түрдәгеләр һәм ишек төбендәгеләр, комсызлар һәм гаделләр, кораллылар һәм буш куллылар, сайланганнар һәм сайлаучылар арасында барган мәңгелек көрәш — яшәү дип аталадыр...»

Камил Кәримовның язучы буларак зур уңышы барыннан да бигрәк табигать күренешләрен гаҗәеп оста итеп, бары аңа гына хас матур бизәкле бер тел белән тасвирлый белүендә. Аның чагыштыруларына, ул уйлап тапкан тапкыр образларга битараф булырга мөмкин түгел.

«Май аеның сайрап торган көннәре исәпсыз-хисапсыз озын кебек тоелса да, барыбер кич җитә. Агыйделнең аръягыннан кояш баеп кайтты — сырхаулабрак тора, ахрысы — кайтты да яшьнәп торган уҗым басуы читенә, алсу болытларга төренеп ятты. Дымлы кич яңа гаиләне Язилә учагына якынайтты. Табигать яшәрешендә сайрар кошлар бәйге тота. Тургайларның көндезге чыгышын инеш таллыгындагы былбылларның кичке концерты җиңде».

«Нинди озын көн иде — тотылып бетте...Офык көннең соңгы кисәген йотты. Иннеккә буялган шәфәкъ нурлары Кама диңгезенә төшеп эрегән...»

Камил Кәримовта сурәтләү алымнары күп төрле. Ул кайбер урыннарда рифмалаштыру ысулларын да кулланып куя. Һәм бу әйбәт кенә килеп чыга.

«Зәй ашханәсендә җебегән кәтлит белән иске бәрәңге боламыгы сыпыртып, Актанышта машиналарга бензин-солярка өстәп, Бута авылының шарлавыклы чишмәсеннән сулар эчкәч, Әлмәт, Чистай, Алексеевск районнарының юл өстеңдә аунап яткан авылларын үтеп, тавыкларын өркетеп, сарыкларын куркытып, сыерларына кычкыртып, кызларын үртәп бара торгач, ниһаять, Чулман елгасының иң киң җиренә — Саескан тавы кичүенә килеп җигелгән».

«Яратты Әмир үз эшен, һай, яратты! Бер күрүдә гашыйк булган үсмерләрчә, әти-әнисен сагынып яшәгән ятимнәрчә, туган илен югалткан зимагурларча, суга сусаган гөлләр сыман яратты».

Табигатьне сурәтләүдә генә түгел, Камил Кәримов гомумән тормыш-көнкүрешнең теләсә нинди күренешен, әсәр персонажларының теләсә кайсын тасвирлаганда да татар теленең бөтен байлыкларыннан, әллә кайда, әллә кайчаннан онытылып яткан хәзинәләреннән мул файдалана, халык сөйләменең иң матур җәүһәрләрен эшкә җигә. Әсәрләрнең теле бик бай, үткен һәй бизәкле. Камилнең язу стилен тел галимнәре һәм яшь язучылар игътибар белән анализлап өйрәнсәләр файдасы күп булыр иде.

Камил, кечкенә генә бер нәрсәне атаганда да, гадәти генә күренеш, гамәл һәм кеше турында хәбәр иткәндә дә, гади генә итеп әйтәсе урында тиешле сүзен, кирәкле фикерен укучыга бизәкләп, сурәт-образ кулланып белдерә. Аның һәр сүзе мәгънәле, һәр тәгъбире кинаяле.

Мәсәлән, «агачларда каргалар каргылдаша» дип әйтәсен ул: «Яңа Бистәдә туып-үскән каргалар, кайтканнан бирле, ояларында саташып ыңгыраша», ди. Трамвайлар йөри башлау, аныңча, «трамвайлар рельсларны саный башлый»; «Эш урыны юк Әмирнең — Идел йоткан аны» (Әмир дежур тора торган баржа су астына киткән); «Сәгатенә 150 тонналап Иделне йотып... (150 тонна су тотып —судан файдаланып — Р.Ю.) тире эшкәртә торган җиде фабрика»; «Коммунистлар заманында җыйган акчам демократия җылысында эреп бетте»; «Сайрар кошлар туктагач, чикерткәләр хуҗа булып калган — чабылган болыннар сызгырып тора»; «1971 елның җәе дөрес килде, хуҗалык мәшәкатьләрен үз урынына куйды»; «Октябрьдә кар яумыйча торды — буранлы болытлар азык чөгендере беткәнне көтте...»

Көннәр кыскару Камил Кәримов телендә «кояш юлы кыскару»; тиз арада квартир бирү — «Нурлыгалиның тәмәкесе сүнгәнче фатирлы итү» (Нурлыгаянның тәмәкесе бер сәгатьсез сүнми икән); көләч йөзле кеше — «килгән бер кешегә елмаерга тырышып, күз төпләренә җыерчык чыккан кеше»; бик нык карының ачса, «гәүдә җиңел, эчәгеләр коелып калган кебек була»; җәйге кыска төн — «сандугач йокысы гына ул»; «...кояшның баешы белән чыгышы янәшә...»; пассажирларның автобустан чыгуы — «коелып бетү»; «түбәдән тамчы тама» гына түгел -«өе булганнарның түбәсеннән тамчы тама» (янәсе, өйләре булмаганнар да бар әле — укучы белеп торсын!).

Мин мисаллар китерү белән мавыгып киттем, ахрысы. Сәбәбе — миңа бик ошадылар алар. Ялыктырган булсам, укучылар моның өчен мине гафу итсен. Дилогия авторының авыл халкы сөйләменең гыйбрәтле үзенчәлекләрен, үткен, сурәтле тәгъбирләрен бик яхшы белүен һәм аларны үзенең әсәрләрендә, бигрәк тә диалогларда, оста файдалануы хакында тулырак әйтеп китү дә урынсыз булмастыр.

Сүземне тәмамларга вакыт.
Мәгълүм булганча, күренекле язучы Камил Кәримовның «Ком сәгате» һәм «Сакау күке» романнары (дилогиясе) Татарстанның язучылар союзы тарафыннан Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Республикабыз язучылары оешмасының бу гамәле бик тә дөрес.
Камил Кәримов «Ком сәгате», «Сакау күке» романнары белән дә, аннан соң иҗат ителгән әсәрләре, бигрәк тә «Игезәкләр йолдызлыгы» романы белән, бөек шагыйребез исемен йөртә торган республика дәүләт премиясенә һәрьяклап лаек. Мондый язучыларның урыны түрдә булсын!

Рузәл ЮСУПОВ,
профессор, Татарстан фәннәр академиясе академигы
"Казан утлары" № 4, 2012.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013