Бүген Әдипләр: Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Рәфыйк Шәрәфиев

Уенда ачылган авыр чынлык

Камил Кәримов
	Бу әллә кызык уен, 
	Бу әллә бозык уен...
		Равил Фәйзуллин
«Казан утлары» журналының 2007 елгы ике санында Камил Кәримовның «Уен» исемле романы басылды. Кайсы яктан килеп карасаң да, «Ел романы» саналырлык, әдәби тормышта күренекле һәм тансык бер вакыйга дип бәһаләнерлек бу иҗат җимешен мин үзем: «Ниһаять!» - дигән куанычлы өн белән кабул иттем. Әдәбиятта заман героеның, байтагыбыз төшенә алмаган каршылыклы вакыйгаларның әдипләр тарафыннан төпле чагылдырылмавы һәм моның ихтимал булган сәбәпләре хакында безнең әдәби җәмәгатьчелек матбугат битләрендә кызып-кызып бәхәсләшкәннән соң, ниһаять, дөньяга килгән, көтеп алынган беренче роман бит бу. Мондый әдәби әсәр иртәме-соңмы һичшиксез туарга, бүгенге җәмгыятьнең «анатомиясен» кемдер безгә әдәби чаралар ярдәмендә ачып-аңлатып бирергә тиеш иде инде. Чөнки язучыдан бүтән беркем дә эшләмәячәк моны. Инде берише язучыларның да телләре һәм киемнәре дәрәҗәле исемнәр һәм казнадан бүләкләр белән бәйләп куелган. Әлеге әсәрнең иң башта бай тарихлы һәм чагыштырмача хөр фикерле «Казан утлары»нда басылып чыгуы да бик табигый. Үрнәгебез бар, үз биеклегендә, димәк.

Шөкер, Камил Кәримов «Уен»ы укый башлауга ук үзенә алып кереп китәрлек «тере», йөгерек телле әсәр булып чыккан. Чынлыгы белән дә әсир итә ул.

Танырлык реаль шәхесләр гәүдәләндерелгән әдәби әсәрне укучы, гадәттә, бусы кем, тегесе нигә алай сурәтләнгән, без белгән фәлән-төгән чынлыкта андый түгел ич, дип вәсвәсәләнүчән була, мондый вак кызыксынучанлык исә авторның әйтергә, ачып, күрсәтеп бирергә теләгән төп фикерен беркадәр күлә-гәдәрәк калдыра. Шундый хәлне күз алдында тотыпмы икән, Камил Кәримов роман героинясы Сөмбеләнең туган авылы Балантауны шактый аулак һәм билгесез Балтач төбәгенә «яшерә». Җитмәсә, бу авыл мондагы Субашка күрше генә, үзе Чепья юлы өстендә, әле тагын Шушма елгасы буенда - чынлыкта, реаль җирлектә боларның бер ноктада кисешүе һич мөмкин түгел. Әмма җырчы Сөмбеләнең нәкъ менә шушы төбәктән - талантлы, эшчән, тик риясыз һәм юаш Балтачтан булуы романны уку барышында мең кат аклана. Аннан күпкә олырак («Синнән ике тапкыр...» ди Сөмбелә төркеменең продюсеры Чабата) җырчы «Бәхил бул, халкым» исемле концертлары белән Татарстанны бишенче тапкыр әйләнгән бер чорда, җырлый торган килеш сәхнәдән китү дисенме, тавышсыз «җырчылар» да зур исемле йолдызга әверелеп беткәндә, талантына һәм хезмәтенә тик мактаулы исем яисә рәтле фатир сорап алырлык әрсезлеге булмауны әйтәсенме - кайсы яктан күз салсаң да, Сөмбеләдә басынкы Балтач кешесенең, димәк, күп кыйналган Казан арты халкының типик образы гәүдәләнә. Әмма бу басынкылык артында хаклы рәвештә роман героинясына әверелгән талант иясенең эчке горурлыгы, тирәнгә яшерелгән рух хөрлеге, сарыф ителеп бетмәгән моңы да сизелә. Өн белән төш, әкият белән чынлык арасында бер очрашкач, дөресрәге, бер җыр җьфлау өчен «малайлар чуагы»на чакырып китерелгәч, ул Тимер патша тарафыннан чамасыз узындырылып «тәмам борнайланган», казна акчасына төрле утрауларда һәм урманнарда бихисап зиннәтле сарайлар корган Әмир кадәр Әмир белән кара-каршы әйткәләшүгә дә барып җитә. Мактаулы исем, затлы фатир язмышларының иң элек нәкъ шундый банкетларда хәл ителгәнен белә бит югыйсә. Аны бирегә чакыручы Хәмзә дә шул хакта искәрткән иде. Әнә җырчы Азамат бер дә юкка гына «борнай» тирәсендә: «Безнең Әмир, безнең Әмир...» - дип өтәләнеп йөри мәллә? Өстәвенә Әмир дә, җырчының Балантаудан икәнен белгәч: «Анда гел караклар гына яши, диләр», - дип, аны мыскылларга маташа.

- Ә кем урламый инде хәзер? - дип әйтеп ташлый Сөмбелә, һәм төштән өнгә, татлы әкияттән кырыс чынбарлыкка күчә барып, өстисе килә: кемнең күпме урлаганын эшеннән алынгач кына саныйлар. Әгәр мондый әйткәләшү бер романның әкияткә тартым урынында түгел, реаль җирлектә һәм бүген барса, нык үртәлгән җырчы соңгы җөмләсен өр-яңа мисал белән дә беркетә алыр иде: «Әнә, элекке Казан башлыгыныкын да ничә ел санарга маташасыз түгелме, элегрәк ни карагансыздыр?»

Камил Кәримов каләмдәшләрен аяган: хан тамашасына да, урак өстендә теплоход белән шашлыкка чыккан район башлыклары арасына да язучы һәм шагыйрьләрне катнаштырмаган. Чынлыкта, бер-икесенең шул мохиттә шәйләнүе, Азамат кебек: «Безнең Әмир, и, безнең Әмир...»

- дип өзгәләнүе бик табигый һәм тормыштагыча күренгән булыр иде. Җырчыларга гына түгел, шагыйрьләргә дә зур исем, Тукай бүләге бирү, депутатлыкка сайлату иң элек шундый банкетларда хәл ителмимени?

Хәер, Сөмбелә кебек җырчыларны, теплоход капитаны әйткәнчә, «чегәннәр»не әлеге мәҗлесләрдә тинтерәтеп һәм мыскылга калдырып йөртүе дә роман авторының аларны аямавыннан яисә, җаен чыгарып, кеше язмышын хәл итә алырдай хакимнәребезнең «галстуксыз чагын» сатирикларча күрсәтергә теләүдән түгел бит. Камил Кәримов үзе дә: «Бу әсәрне мин түрәләрне фаш итәр өчен түгел, ә артист халкының фаҗигале язмышын ишеттерер өчен яздым», - ди. Халыкчан җырчы тормышын, аның куанычлы очышларын һәм канатларны сындырырлык күңел җәрәхәтләрен романча киң сурәтләргә алынган әдип сәяси сәхнәләрдәге хан тамашаларын да әйләнеп уза алмый, чөнки боларда аерым бер Сөмбеләләр, Маратлар, Хәмзәләрнеке генә түгел, тулаем эстраданың, бөтен төр сәнгатьнең, рухи байлы-гыбызның киләчәге, җәмгыятебезнең иҗат кешеләренә мөнәсәбәте шәйләнә. Әдәби иҗатын матур-матур хикәяләр, юмор әсәрләре язудан башлаган, укучыга «Ком сәгате» биреп, романчы буларак та таныла барган Камил Кәримовнын «Уен»ы, бер яктан, кырыс чынлыгы белән укучыны җәлеп итсә, икенчедән, тел байлыгы, образлы сурәтләүләре белән истә кала. Алар арасында канатлы сүз, гыйбарә булып китәрлекләре дә никадәр: «Туры сүз - утлы корал. Утлы коралны теләсә кем йөртә алмый»; «базар әхлагы»; «җырдан туган кыз»; «дөньяны яулау хөррияте»; «сәнгать тәненә сусаган яңа байлар»; «теплоход тышавы»; «урман ишарәсе»; «дөресен әйткән - дусларын югалткан»; «ашыгып килгән яңалыкның ялганы күп була»; «турысын әйткән - түрәсенә ярамаган»; «җыр уен кебек ул - яңа чагында гына кызык» һәм башкалар.

Ә «Уен» романы, бүгенгебезне төгәлрәк күзаллап уку өчен, еллар узгач та кызык булыр, минемчә. Чөнки ул әлегә бердәнбер.

Рәфыйк Шәрәфиев
"Мәйдан" № 6, 2010.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013