Бүген Әдипләр: Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Фәрит Яхин

Татар әдәбиятында ироник реализм

Камил Кәримов
(Камил Кәримовның «Ком сәгате» романы уңаеннан)

I

Камил Кәримовның язучы буларак теле һәрвакыт аерылып торды. Ул кайвакытта төртмә кебек тә, уйнаулы уйчан сыман да, бәяләүче дә, үгетләүле дә кебек тоела. Әмма боларньш барысын да бергә кушканда гына бу тел аңлашыла башлый. Кемнәрнеңдер матур дип саналган теле җилләр белән бергә кырлар-болыннар аша йөгереп әлсерәтсә яки Париж, Рим, Каһирә, Истамбулдагы биек манараларга уралып йөреп, инде дә тау сыртларына бәрелеп китеп, чәчләрне сыйпап үткәндәй хис калдырса, К.Кәримовныкы бөтенләй башка, ул күңел идәненә коелган эре борчакларны хәтерләтә, кайда таба сикерәселә-рен, маңгайгамы, башка җиреңәме бәреләсен белеп тә бетереп булмый. Бу - ирония теле, мактаучы, аркадан сыйпаучы һәм кемлегеңне ачык белдерүче бәяле һәм бәһале тел.

Бөтен иҗаты буенча К.Кәримов шушы тел белән яшәде, аны укучысына тәкъдим итте, эндәшми торганында сагындырды, күп сөйләп ташлаганында куркуга салды. Укучысы аны иң төүдә менә шушы теле өчен яратты. Аны юмор теле дип белде. Бу яктан К.Кәримов классик әдипләребездән Ш.Мөхәммәдов, З.Һади, М.Әмир. М.Мәһдиевларнын данлыклы дәвамчысы булды.

К.Кәримов әсәрләрендәге тел сөйли, әмма сөйли белеп кенә. күп түгел, бераз гына сөйли. Сүз борчаклары сикерешеп-сикерешеп кенә куя. Ә аннары шул сүзләренә нәтиҗә итеп язучы бер җөмлә бирә, ул яки чеметтерә, яисә яңа сүз башламына тема ача. Аның «Ком сәгате» дә шушы формага көйләнгән. Бу кадәр дә ашкынулы тел башкача хәрәкәт итә алмый, нәтиҗәдә вакыйгалар озынга сузылудан имин кала.

Кайбер язучылар әсәр эчендә тематик үстерелешне тәэмин итә алмыйча интегә. Бу бәладән котылу өчен аларга К.Кәримов әсәрләрен уку, аның өлгесенә тартылу шактый зур файда бирер иде.

Ироник тел башкача була да алмый. Анда һаман да сүзләр ниндидер бер ашкынулы ләззәт җебенә теркәлә. Алар өзелеп калганда, язучы каләме инде икенчесенә күчәргә өлгерә. Бу тел сурәт матурлыгын тудыра. Күп вакытта аңын артыннан җитешеп тә булмыйдыр, уйлап, нәтиҗә ясарга да мөмкин түгелдер сыман. Әмма К.Кәримов монда да үзен чын мәгънәсендә әдип итеп күрсәтә, укучысының зиһен мәйданына бер җөмләле фикер берәмлеге ташлап калдыра, аны үзлегеңнән дәвам иткән очракта, нинди нәтиҗәгә килергә мөмкинлегеңне белеп торасың. Ул үз уе белән безне аптыратмый, аны укучыга көчләп тә такмый. Әмма нәкъ К.Кәримовча фикерли башлыйсың. Аны шуның өчен дә фикер остасы дияргә тулы нигез бар.

ККәримовның берничә җөмләсенә генә игътибар итик. Махсус сайлап алып түгел, очраклы рәвештә теләсә кайсына тукталып карыйк. Менә Мәдияр белән Фазыл исемле каһарманнары кич клубка чыга. Фазыл, актан киенеп килгәнгә күрә, бераз ятсынып тора. Вакыйга Актаныш төбәгендә бара. Мәдияр аңа болай ди: «Актаныш кызлары - деликатес алар!»

Әдипнең каһарманнары да ироник телле. Бу тел белән болай да һәр авылның яшьләре һәм өлкәннәре сөйләшә. Язучы бу телне халыктан алган. Турыдан-туры күчереп түгел, билгеле. Үз күнеле аша уздырып. Татар - төртмә телле халык. Күрше белән күрше иргә таңнан шушы К.Кәримовтагычарак ироник тел белән сәламләшмәсә, яши алмый. Кемдер бу телне күтәрә ала, кайсылардыр - юк...

Очраклы гына, ягъни махсус сай-лап-сайланып тормыйча тукталган сәхифәгә күз салсак, күрәбез, К.Кә-римов алга таба болай яза: «Башта егетләр сәгате суга, аннан соң кызларныкы... Хәер, яшь чакта шулай ул... Ә өйләнгәч, хатыннарның сәгате алга китә, ирләрнеке гел артка кала...» Бу юлларны укыганда, укучы әллә ничә төрле уй эчендә кала. Сүз-борчаклар коелган, алар күңел идәнендә сикерешкән. Автор нәрсә турында әйтте әле, дип, символларның мәгънәсен эзләп аптыраш юк. Алга таба укуыңны беләсең: «Егетләр, Кырлай бүреләре кебек, якты клуб учагын ташлап, берәм-берәм карурмандай кара урамга шыла тордылар».

Менә бит ничек! Монда Г.Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкияте дә, татарның «Карурман»ы да аһәң биреп ала. К.Көримовны аңлар өчен татар булып туарга кирәк, анысы хакында сүз дә юк. Җитмәсә, кызлар белән боткалары пешмәсен аңлаган егетләрнең, «Кәҗә белән Сарык» бүреләре кебек, берәм-берәм качуларын карагыз әле!

Ә вакыйга дәвам итә, әлегә әсәрнең бер сәхифәсе дә ябылмаган, ә Мәдияр белән Фазыл инде кызлар озата киләләр. «Алар өч чакрымлы юлның икенче яртысын таң атканчы кайттылар. Төннең тәхетеннән төшкәненә сөенеп, хуҗасыз этләр өргәне ишетелә. Сәер дә тиз үтте бу төн! Төн кичмәделәр, ә юл уңаеннан барганда, бер күләгә аркылы гына атлап чыктылар гүя...»

һәм сез дә кушылырсыз: никадәр тасвир, никадәр күзәтүчәнлек һәм фикерли белү, тел белән эшләү осталыгы! Истә дә кала. Әмма бу сурәтләр җәелеп ясалган акварель буяулардан гыйбарәт түгел, алар төртмә-төртмә рәвештә, буяулар тыгызлыгы белән бирелгәннәр. Җитмәсә алардан ирония аңкып тора. Ни сокланырга, ни чырай сытарга өлгермисең.

Бу ирония теле шул. һәр сүзләр тезмәсенең өске һәм аскы агымы бар. Ирония ул көлдерми, аның максаты бары көлкегә калдыру гына. Әмма ул мактап, зурлап, чөеп, күкрәкләрне киерелдереп көлкегә калдыра. К.Кәримовның каләменнән коелган, инде синең күңел идәнеңдә сикерешкән сүз борчакларының берсен булса да тотып алырга дип иелергә өлгермисең, аның икенчесе маңгаеңа китереп бәрә. Ирония дә зиһенне нәкъ менә шулай сугара, сафландыра.

Дөрес, безнең борчаклар турында фәлсәфә коруыбыз хакыйкатьнең һәммә ягын да ачып бетерә алмый. Әмма ул бәянең асыл нигезе дә бар. чөнки К.Кәримовнын әдәби тел җәһәтендәге осталыгын азмы-күпме ачып бирергә ярдәм итә. Әгәр дә башка төрле символлар табып, кем дә булса әдипнең язу үзенчәлеген ачып бирә ала икән, рәхим итсен, ризалашырбыз кебек. Ә К.Кәримовның «сүз борчаклары» дөресрәк киләдер сыман.

II

Ком сәгате дигәндә, «үзара нечкә көпшә белән тоташтырылган ике пыяла савытчыкның берсеннән икенчесенә билгеле бер вакыт арасында ком коелып тора торган прибор» күздә тотылуын хәбәр итә «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге». К.Кәримовның «Ком сәгате» романында ул үзенең туры мәгънәсендә дә катнашып ала. ягъни су бораулаучы эшендә кирәкле җиһаз икән бит.

Шул ук вакытта ул символик мәгънәгә дә ия. «Ком сәгате» геройларыннан Фазыл гомере буе су бораулаучы булып эшләгән, менә аны илле яшендә пенсиягә чыгарганнар, язмыш сәгатенең комы колба-савытчыкның бер ягына агып беткән. Ул аны икенче башы белән әйләндереп куя. Ком яңадан ага башлый. Бу гади агым түгел, бу аның язмышының кабатлануы кебек килеп чыга. Фазыл үзе узган барча төбәкләрне кабат әйләнеп чыгарга тиеш. Аның һәр су скважинасы бораулаган авылында кемедер калгандыр сыман. Алар агайның якты истәлеге. Бу истәлекләр бер-бер артлы кабатланачагын укучы да аңлап атгерә. Фазыл үзенә су бораулаучылар вагонын ала, шунда яшәргә ниятләп, сәфәргә чыгып китә, һәр тагып барган машина шушы яшел вагонны кайсыдыр бер авылга илтеп куячак. Бу - әсәрдән көтелгән фабула. Моның белән әсәрнең өлгесе күзаллана. К.Кәримов шушы өлгедә романын ахырынача җиткерергә тиеш кебек. Әмма әсәрдә вакыйгалар барышы алай укучы җиңел генә күзаллаганча булып чыкмый. Яшел вагон Шәле авылына якын юл янында тукталып кала. Героиның хатирәләре генә «сәфәргә чыга». Шушы рәвешле автор укучы күнегә башлаган фабулага үзгәреш кертә һәм әсәрен тулы ике өлешкә аерып куя. Аның бу «ачышы» фабулага зыян итәдер сыман хис туа, әмма автор моны билгеле бер максатта эшләгәндер дигән уйга килергә мәжбүрбез. Талантлы һәм тәҗрибәле әдип юктан гына «мөгез чыгару» юлына басмый түгелме соң? Фазылның яшәеше-тормышы сәер. Ул өйләнгән булган, баласы үсә. Эшләгән акчасын да аларга биреп бара, фатирын да шуларга калдырган. Ә ул үзе кебек су бораулаучылар рәтендә, әсәрдә әйтелгәнчә - зимагур. Аның авыл саен сөяркәсе була ала. Укучы да әсәрдән шуны көтә. Менә «Ком сәгате»нең Дон-Жуаны шул сөяркәләренә сәфәр чыкты инде, дибез.

Автор әсәренең башында ук укучыны татар Дон-Жуаны маҗаралары белән мавыктырып алган иде түгелме соң? Фазылның Казанда Зөмәйрә белән кич кунып чыгуы, ул бүлекнең дә «Зөмәйрә» дип аталуы шуңа ышандырмадымы?

Әмма авторны татарның замана Дон-Жуаннары бөтенләй дә кызыксындырмый икән шул. Вакыйгаларның барышы башка бер үзән белән бара. Актаныштагы Аккүз авылында калган Әлфинәне Фазыл утыз ел буе сөйгән. Алар кавышмаганнар. «Ул кызны күргән кеше утыз елны күпсенмәс», - дип әйтеп куя Фазыл, һәм ул укучыны ышандыра да. Әмма шик тә бар. Роман җиде бүлеккә бүленгән. Алар һәммәсе дә төрле хатын-кыз исемнәре белән аталган, ул бүлекләр тагын да бүлекчәләрдән тора һәм сурәтләнелә-чөк вакыйгаларга бәйле исемләнгәннәр. Ул хатын-кызларның һәммәсе белән дә Фазыл йөреп чыгар сыман. Юк икән шул. Анарның берсе - Динә - Фазылның әнисе.

Хәер, темадан киткәнче, дигәндәй, искәртеп үтик: «Ком сәгате»ндә татар Дон-Жуаны да бар, ул - пилмән бәбәкле Фәрит. Автор аның хатын-кыз итәгенә ябышырга гына торуын бик оста итеп ачып бирә. Язучы укучыны Фәрит белән әүвәле авылга килгән «командировка» хезмәткәрләре арасында таныштыра. Аннары бу егетебез, Актанышка машина белән йөк ташучы сыйфатында икенче юлы килеп, мунчага хатын-кыз артыннан кереп тотылган, аннары унбиш тәүлеккә хулиганлыгы өчен утыртылган, су бораулаучыларга туң җирләрдә сигез куб метрлы чокыр казырга мәҗбүр ителгән рәвешендә рисвай була. Шушы Дон-Жуан Фәрит образы Әмир, Фазыл һәм Мәдияр кебек үз хезмәте көченә таянып, фидакарьлектә яшәүче каһарманнарга әдип тарафыннан каршы куела.

Фазыл, әсәрдәге төп геройларның берсе буларак, авыр тормышта үскән, кимсетелгән, фронттагыча батырлыкны таләп итүче хезмәттә (монысын су бораулаучылар хакында Актаныш райкомының икенче секретаре Галимҗанов әйтә), йортсыз-җирсез, ачлы-туклы зимагур хәлендә гомер итә. Хәер, ул гына түгел, ил белән диярлек шул хәл. Су бораулаучылар мастеры Әмир дә шундыйлардан. Алар елына берничә тапкыр гына гаиләләрен күрергә, анысын да акча алган көннәрендә генә мөм-киннәр. Аның каравы хуҗалар дип исәпләнелгөн түрәләр башкача яши, башкача гомер сөрә. Анарның хәтта сәясәтләре дә дөрес түгел. Араларында «кукуруз сәясәте»н культуралы көтүлекләр белән алыштыруда башлап йөрүче, шәрә мәкаләләр язучы министр да бар. К.Кәримов аның кемлеген хәтта публицистик планга күчеп хәбәр итә. Ә аннары алар Актанышта очраша. Министр ак «Волга»да үзе белән инженер Ятман-скийны алып килә. Түрәләр барысы да автор каләменнән «симез борынлы» кыяфәтләрендә пәйда була.

Министрның Актанышка су бораулаучылар янына килүе, түрә Ятман-ский вакыйгалары - болар барысы да, әсәрдәге башка сурәтләр кебек үк, чын мәгънәсендә ирониягә корылган. Әдип аларны туктаусыз күкләргә чөеп мактый, һәр әдәби геройның артында торырга мөмкин булган һәм танылып беленүче прототипларын да ирониягә ала. Ирония ул начарны юри яхшы итеп күрсәтү, караны юри ак итеп сурәтләүдән гыйбарәт. Ироник бәяләмә, сурәт, күренешне укучы әүвәл әдип язганча туры мәгънәсендә кабул итә, аннары гына, үз фикере һәм аңы аша уздырып, язылганнарның ирониягә корылганлыгына, кире мәгънәгә ия икәнлегенә төшенә. Мәсәлән: министр - әле генә язучы каләменнән рәнҗешле публицистик планда бәяләнгән герой. Бораулаучылар белән чәй эчкәндәй итә. Моны казылган кое суы дип кабул итә, аннары кар суы булуын белә. Чиркана. Әмма Актаныш кары икәнлеген искәртәләр, ул йөзенә кабат сөенеч билгеләре чыгара. Имеш, Актанышның кары аның өчен газиз, туган ягыныкы бит! Министрның шушы бер-ике сәхифәлек вакыйгада кыяфәте, йөзе, кыланышы, сүзләре капма-каршыга әллә ничә тапкыр үзгәреш кичерә. Әмма автор теле һаман да аны мактый, олылый. Министр су бораулаучылар белән чирканмый кул бирешеп күреште түгелме? Ә ул алып килгән Ятманский ничек? Министр аны борауланган җир катламнарын үз кулы белән алып, тотып тикшерсен өчен бер айга Актанышта калдырып китә. Гаеп, имеш, аңарда. Су кирәгенчә һәм проектта каралганча чыкмаган.

Хәбәрдар кешеләр белә булыр: җирнең геологик катламнарын тикшерү методлары һәрвакытта да йөз өлеш дөрес нәтиҗә бирә алмый. Әлегә кадәр бер генә фәнни өлкә дә хакыйкатьне хатасыз, тулысынча белдерүгә дәгъва тотмый. «Симез борынлы» Ятманскийның, исәп-хисаплары, сызымнары никадәр генә дөрес булмасын, ялгышуы ирексездән.

Әмма әдип бу мәсьәләдә сызымчыларның сукырлыгыннан ирония тудыра һәм дөрес эшли. Әгәр дә без бүгенге фәннең унышсызлыкларына кул чабып торсак, гыйлем-фән үзе үсешеннән туктаячак. Хәзерге фәндә шундый юнәлеш калыкты: галимнәр конференцияләрдә фәнни «сговор» (килешенү) төзи дә (укучыга яхшы билгеледер дип беләбез, фәлсәфә өлкәсендә бу «сговор» дигән сүз очраклы түгел, бәлки термин буларак кулланыла) һәм шуны хакыйкать итеп белдерәләр. Бу дөнья күләмендә шулай. Бу метод белән ачышлар «ясау»ның файдасы да, хатасы да бар булыр. Автор нәкъ менә шушындый фәнни сукырлыктан көләдер сыман.

Министрның Ятманскийга карата мөнәсәбәте Фазылны да, укучыны да сөендерәдер кебек хис кала. Әмма асылда бу карары министрның мәгънәсез икәнлеген дә аңларга ярдәм итә. Моны хәтта бүлекчәнең ахырындагы вакыйга да раслап тора. Менә министрның кул биреп хушлашып, бораулаучылар яныннан китеп баруы. «Фазыл үзе дә сизмәстән, йола кушканча күрешеп: «Мин Фазыл булам!» - дип ычкындырды. «Ни хәл, Фазыл?!» - диде аңа министр». Хәл белешү хушлашканда әйтелә торган сүзмени инде? Әмма әсәрдә бу ирония тудыру өчен хезмәт итә, сүз борчагы, бөтенләй көтелмәгән якка сикереп, маңгайга китереп бәрә.

III

Ком сәгатенең, җиһаз буларак, эшләү принцибына игътибар итсәк, борыннары белән үзара тоташтырылган колба-савытчыкларның берсеннән икенчесенә ком савыла. Ком бер яктан икенчесенә агылып беткәч, башаяк әйләндереп куясың. Тагын шул ук вакыт аралыгында ком савыла. Артмый да, кимеми дә.

К.Кәримовның «Ком сәгате» романында шушы ком сәгате абстракт рәвештә әсәрнең композициясен хасил итә. Әгәр дә игътибар итсәк, ком сәгатендә, ком савыла башлаганда, әүвәле колбаның авызындагы бөртекләре сузылып төшә, акрынлап комда воронка-борын хасил була, аннары ерак катлам коела бара. Вакыт-вакыт бу савылу тәртибе үзгәреп тә куя. Анда очраклылык зур роль уйный. Әмма комның савылуын берничек тә тизләтеп яки кысып булмый. Бу романның да эчтәлеге нәкъ шушы рәвештә ачыла. Әсәрнең «Ком сәгате» дип аталуы да менә шуңардан килә. Композицияне тема итеп чыгару белән әдипнең әдәбиятка зур яңалык алып килгәнлеге аңлашыла башлый.

Алдарак әсәрнең фабуласы белән канәгатьсезлек хисен белдергәндәй идек. Инде ул мәсьәләгә әйләнеп кайтырга мөмкин. Әсәрнең композициясе ком сәгате принцибына корылганлыктан, аның фабуласы да аңа буйсынырга тиеш, әлбәттә. Монысын да К.Кәримовның ачышы буларак күзаллау дөрес булыр иде. Әсәр тулы-сынча бер принципка буйсындыруы белән камил булып килеп чыккан. Ком сәгатенең соңгы комы ничек кинәт савылып бетсә һәм шуны күреп торганда вакытның тукталып калуы кебек хис ничек күңелдә туса. К.Кәримовның «Ком сәгате»н укып тәмамлаганда да шундый ук тоигьшар эчендә каласың. Менә әсәрнең каһарманы Фазыл, үз бәхетенә ирешү өчен барысын да эшләгән егет, Әлфинә белән гомерлеккә кавышыр, аңлашыр сыман, алар бергә, бер кабинада. Әмма шунда Язилә пәйда була. Ул язгы ташу вакытында кинәт төн уртасында килеп җиткән. Вәгъдәләшмәгәннәр дә, югыйсә. Фазыл аңа беркем дә түгел. Ә Язилә максатчан. Аның аркасында Фазылның бәхете, мәхәббәткә багышланган киче өзелә. Соңгы бөртек ком савылып төшкәндәй тоела. Ком сәгате кинәт туктап кала. Әсәр тәмамлана. «Ком сәгате»н автор тагын-тагын әйләндереп куярдыр сыман. Әсәрнең композициясе дә моңа тулы мөмкинлек бирә, югыйсә. Бәлки шушы корылмада әсәрнең дәвамнары да барлыкка килер, кем белә? Әмма хәзергә «Ком сәгате» туктап калган хәлендә.

Әдәбият белән кызыксынучылар хәбәрдардыр: К.Кәримов яшьлегендә су скважиналары бораулаучы булып эшләгән. Бу факт әсәрен язганда авторның шәхси тормыш тәҗрибәсенә таянганлыгын раслап тора. Хезмәте җиңелләрдән булмаган. Фазылның күргәннәре аша әдипнең язмышын да чамалау мөмкинлеге бар. Дөрес, ул. бары тик үзенең генә тормышын бәян итеп чыккан дия алмыйбыз. Әмма авторның шәхси тормыш тәҗрибәләре тәэсирендә вакыйгаларның реалистик планда ачылуын һичничек инкарь итү мөмкин түгел. «Ком сәгате» буш фантазиягә корылган әсәрләр рәтендә йөрми, анда саташу һәм саташтыру, башка әдипләргә һәм әсәрләргә иярү дә юк.

Әсәр каһарманнарыннан Фазыл һәм*аның хезмәттәшләре зур акча эшләүчеләр. Әгәр дә бүгенге чорның хыялый күзлегеннән карасак, алар бәхетле булырга тиеш иделәр бит. Әмма бәхет акчада түгел икән шул. Зур акчалар эшләп алып кайткан Фазылны Шәледә әнисе тарафыннан инде сатылырга өлгергән, үз көчләре белән салынган ятим йорты көтеп тора. Көтеп тора, дип, көтеп тормый шул. Бу йорт инде аларныкы түгел. Әнисе колхоздан алган ссудасын түләп бетерә алмаганга саткан аны. Авылдашлары, бигрәк тә җитәкчеләр күпме мәрхәмәтсезлек кылган. Автор боларны белдерми кала алмаган. Язучыларны туган авылы һәм авылдашлары гөл ту фрагында гына үстерми шул! К.Кә-римов Шәленеке түгелме?..

Әсәрнең башыннан ахырына кадәр аяусызлык, мәрхәмәтсезлек, мәгънәсезлек белән тулы тормыш вакыйгалары реалистик планда чагылыш таба. Гадел җәмгыять буларак хы-ялланылган социализм заманында да ул шушындый сурәтендә, инде яңа, монысы да гадел дип аталган демократия чоры да шушындый ук сыйфатта. Берни үзгәрмәгән. Ком сәгате бер башыннан икенчесенә әйләндерелеп кенә куелган, һаман шулай ук тормыш комы ага бирә, савыла бара.

Хәер, бу хакыйкатьләр, кемнең кем булуы халыкка күптән мәгълүм. Алар турында күпме каләм карасы түгелгән, күпме бәгырьләрнең каннары кипкән. Тагын күпме язарга мөмкин? Барыбер файдасыз! Ә К.Кәримов шушы хакыйкатькә бөтенләй башкача караш тәрбияләүгә алынган. Тормышка карата ироник мөнәсәбәт, тормыш авырлыкларына, үткәнгә шушы әсәрендәге кебек ироник караш татар укучысына җитми иде.

Дөрес, татар әдәбиятында мондый хисләрне тәрбияләүче әсәрләр элек тә бар иде. М.Мәһдиевның повестьлары нәкъ менә шушылай, авыр һәм мәрхәмәтсез тормышка карата ироник мөнәсәбәт тудырып язылганнар иде түгелме соң? «Без кырык беренче ел балалары», «Ут чәчәге», «Торналар төшкән җирдә» һәм башка әсәрләре белән Мөхәммәт ага татар әдәбиятында ирония алымын файдаланмадымы? Әйе, дибез. Ул да шәхси тормыш тәҗрибәсенә таянды, ул да тормышның авырлыгьша карата ироник мөнәсәбәт тәрбияләде, һәм менә К.Кәримов бу әдәби юнәлешне, әдәби агымны тагын да биегрәк баскычка күтәрде. Без инде хәзер татар әдәбиятында җитлеккән, көчле агым булып яшәүче ироник реализм методының барлыгы турында белдерә алабыз. Ул оптимистик социалистик реализм кысаларында да яшәгән икән бит. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Реализм, әдәби иҗат юнәлеше буларак, романтизм сыман, үзендә әлегә без күз алдына китереп җиткерә алмаган күп төрле мөмкинлекләрне яшәтә, үстерә килә. Вакыты җитеп, тарихи бер дәвердә аны тормыш тәҗрибәсе туплаган һәм формалашкан әдипләр үз иҗатлары белән үстереп җибәрә.

Бездә фәндә һәм тәнкыйтьтә иҗат методларыннан, аларга яратмыйча гына «изм»нар дип карап, ятсыну һәм курку яши. Моның сәбәпләренең берсе - иҗат методларының табигатен белмәүдән, аңламаудан гына, югыйсә. Хәер, сүзебез ул хакта түгел, башкада: татар әдәбиятында бүгенге көндә яңа бер иҗат методының формалашып җитүе һәм яшәве хакында, ироник реализм турында. Аның тормыш дөреслеген өйрәнү һәм чагылдыру механизмын хәзер күзаллау авыр түгел. Ул тормыш хакыйкатен, бигрәк тә аның авырлыгын ироник планга корып ачудан гыйбарәт. Элек үк язылган ироник әсәрләр һәм ирония алымнары, әлбәттә, аның тамьфын хасил итә, әмма аның метод буларак формалашып җитүе ККәримовның «Ком сәгате» романына карый. Моңа автор үзенең барлык иҗат үсеше дәверендә килде. Бу әсәргә татар әдәбияты тарихи үсешенең бер затлы нәтиҗәсе буларак та бәя бирергә кирәк.

Фәрит Яхин.
филолгия фәннәре докторы, профессор.
"Мәйдан" № 6, 2010.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013