Бүген Әдипләр: Камил Кәримов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Камил Кәримов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Камил Кәримов
Язучы прозаик Камил Әдһәм улы Кәримов 1950 елның 1 июлендә Питрәч районы Шәле авылында крәстиян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1969 елның көзеннән «Татмелиовод-строй» тресты системасында бораулау станогы дизелисты булып эшли. Бер елдан аны Ростов-Дон өлкәсендәге Батайск шәһәренә бораулау мастерлары әзерли торган һөнәри-техника мәктәбенә белемен арттырырга җибәрәләр. 1972 елда укуын тәмамлап кайткач, К.Кәримов 1976 елның көзенә кадәр Казан шәһәрендә әүвәл су скважиналары бораулаучы, соңыннан сантехника җиһазларын ремонтлаучы слесарь булып эшли.
1976-1980 елларда К.Кәримов Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала. Режиссер белгечлеге буенча укуын тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә хәбәрче, аннары ике елга якын Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре вазифаларын башкара. 1983-1988 елларда ул — татар яшьләренең «Идел» әдәби альманахында җаваплы мөхәррир, 1988-2000 еллар дәвамында «Чаян» журналының җаваплы сәркәтибе булып эшли, 2001 елдан «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. К.Кәримовның беренче хикәяләре һәм юморескалары көндәлек матбугатта үткән гасырның җитмешенче елларында күренә башлый, 1981 елда тәүге җыентыгы («Ундүрт яшьтә») басылып чыга. Язучының бу чор әсәрләренең төп каһарманнары — авыл балалары, яшүсмерләр. Тора-бара әсәрләр эчтәлек-тематик һәм жанр ягыннан киңәя, язучы иҗатында хикәяләр белән беррәттән күләмлерәк әсәрләр — повестьлар пәйда була («Кыңгыр эш», «Бер арбада», «Алдавыч көз» һ.б.).
1999 елда «Казан утлары» журналы битләрендә (№ 8, 9) К.Кәримовның дилогия итеп уйланылган зур әсәренең беренче китабы — «Ком сәгате» романы басыла. Артезиан коелары бораулап, халыкны су белән тәэмин итүчеләрнең тормышларын, эш-гамәлләрен, уй-хисләрен, үзләренең дә кешечә яшәргә тырышу-омтылышларьш сәнгатьчә тәэсирле, ышандырырлык итеп тасвирлаган бу әсәр әдәби тәнкыйтьтә авторның зур уңышы итеп бәяләнә. «Казан утлары»нда (2003, № 7,8,9) дилогиянең «Сакау күке» дип исемләнгән икенче әсәре дә дөнья күрә.
К.Кәримовның әдәби иҗаты эстрада белән тыгыз бәйле. Ул дистә еллар буе дәвам иткән «Шаян сәхнә», «Ачык сәхнә», «Каз өмәсе», «Көмеш кыңгырау» кебек популяр телевизион тапшырулар, тамашалар авторы һәм алып баручысы буларак та киң аудиториягә таныла. Аның көлке-шаян, юмор-сатира әсәрләре басмада тулы бер җыентык тәшкил итә («Үзеңне бел», 1997).
Ул — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләк иясе (2004).
К.Кәримов —1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ундүрт яшьтә: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. — 93 б. — 7000 д.
Бәхетле кеше: повестьлар һәм хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — 1366. —7500 д.
Вәгъдә: повестьлар һәм хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 185 б. — 6700 д.
Күләгәдә төлке бар: повестьлар һәм хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 220 б.— 15000 д.
Үзеңне бел: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 156 б. — 10000 д.
Ком сәгате: роман, повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 3186. — 5000 д.
Өй артында шомыртым: хикәяләр һәм повестьлар. — Казан: Мәгариф, 2003. — 2546. —1000 д.
Сакау күке: роман, повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 3186. — 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм
В ә л и е в М. Искергән акчалар тарихы // Казан утлары. — 1983. — № 6. —173 б.
Гыйззәтуллин Р. Үсә баручы иҗат // Соц. Татарстан. — 1987. — 25 апр.
Гафиятов А. «Ком сәгате төгәл йөри...» // Татарстан яшьләре. — 2000. — 5 февр.
Хәбибуллина Л. «Гашыйк кешенең зиһене чуала...» // Шәһри Казан. — 2000. — 30 июнь.
Сираҗи И. Иң акыллы сүзне... // Ватаным Татарстан. — 2000. — 7 июль.
Ибраһим X. «Кем икәнлегемне мин әле үзем дә белмим...» // Шәһри Казан. — 2003. —25апр.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

"БҮГЕНГЕНЕ ЯЗАР ВАКЫТ ҖИТТЕ"


– Камил дус, сине 60 яшьлек юбилееңа яңа роман белән килә икән дип ишеттем. Шул сүз дөресме?
– Әйе, әле шушы көннәрдә генә "Игезәкләр йолдызлыгы" дигән яңа роман язып бетердем. 180 битлек. Күләме ягыннан караганда зур түгел, әйе. Беренчедән, башка авторларыбыз да шулай кыскарак язсын дип тырыштым инде. Икенчедән, юбилейга саллы әйбер белән киләсем килде. Әсәрнең исеменнән үк күренгәнчә, үземнең йолдызлык хакында сүз бара анда. Романда мин яшәгән тормыш, минем мохит, дуслар. Аннан соң игезәкләр дигән сүзнең үзендә үк бик зур мәгънә бар бит, уйлап карасаң. Ул бер-берсенә бик охшаган бертуганнар дигән сүз генә түгел, ә бүгенге заманның икейөзлелеге дә.
– Романны үзең эшли торган "Казан утлары" журналында бастырасыңдыр инде?
– Әле яза башлаганда ук "Казан утлары"н күздә тоттым. Яшермим, "бытовой" романнар уку туйдырды. Авторлардан бүгенге тормыш хакында җитди, саллы роман көтем-көттем дә үзем язарга булдым. Инде әйткәнемчә, геройларым бүгенге көндә яши. Алар – иҗат-сәнгать кешеләре, журналистлар, педагоглар һәм түрәләр.
– Миңа калса, бүгенге көн хакында җентекләп язган кеше күренми. Язучыларыбыз тарих белән мавыга, моннан 50-60, хәтта йөз ел элек булган вакыйгаларны яза..
– Чыннан да, тарихны күп язабыз. Гәрчә аның кызыклы эпизодлары кат-кат язылып бетсә дә. Мин тарихны язмаска кирәк дип әйтмим. Гыйбрәт өчен ул да кирәктер. Әмма бүгенге көннең тарихка әйләнгәнен көтеп утырмаска иде. Тарихның күп битләре ялган белән язылды бит. Ә менә бүгенгене язу аның дөреслеге белән кыйммәт дип уйлыйм.
– Камил дустым, үткәнсез бүгенге, ә бүгенгесез киләчәк юк диләр бит. Романыңда бераз алдагы көннәр хакында уйланулар, иртәгәбез нинди булыр икән дигән фаразлар бармы?
– Иртәгәсе көн ул бүгеннән башлана. Мәхәббәт тә, җинаять тә. Әйтик, бүгенге ришвәтнең башы бит әллә кайларга китә. Хәтта туй көнендә үк аерылышуның сәбәбен чамаларга мөмкин.
– Әйт әле, роман язу өчен билгеле бер яшькә җитәргә кирәкме?
– Фатыйх Хөсни, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев халык яратып укыган романнарын 50 яшьтә язып бетергәннәр иде инде. Мин бу романым белән 60ка килеп җиттем. Чөнки хәзерге чор әкрен үсә. Шулай да мин беренче романымны 50не үткәч яздым.
– Яшь дигәннән, үзеңне ничә яшьтәге кеше дип хис итәсең?
– Дөрес аңласыннар, мин әле үземне физик яктан да, акыл үсеш ягыннан да 45-50 яшьләрдә итеп хис итәм. Акыл, тәҗрибә, хыял кешегә төрлесе төрле яшьтә керә бит.
– Акылың бар, тормыш тәҗрибәң җитәрлек, ә хыял мәсьәләсендә ничегрәк?
– Хыялларым әлләни күп түгел. Санап та китә алам. Халыкның бу романымны да яратып укуын телим. "Ком сәгате"нә Тукай премиясе аласым килә. Авылда йорт салсам иде дип хыялланам. Аннан соң бер-ике дистә ел пенсияне алып яшәп карыйсы иде.
– Карале, син тагын бер теләгеңне әйтми калдырдың сыман. Драма әсәре язып карарга исәбең юкмы? Чөнки син бит сәхнә кешесе, заманында мәдәният-сәнгать институтын тәмамладың. Ул дөньяны яхшы беләсең..
– Әйе, мин сәхнә кешесе. Дөресен генә әйткәндә үземне драматург итеп тә күрәсем килә. Әле тагын бер повестем яза башлаган килеш өстәлдә ята. Шуны матур гына тәмамлый алсам, бәлки алдагысы драма әсәре булыр.
– Синең тормыштагы үзмаксатың нинди?
– Безне балачактан бирле гел бертөрле яшәтергә, үзгәртергә тырыштылар. Хәтта әдәбияттагы остазларыбыз да үзләренчә яздырырга тырышты. Хәзер дә сәхнәгә чыгып үзеңчә сөйли башласаң – авызга сугалар. Ә бит минем үзгәрәсем килми, үзем булып каласым килә. Хәтта гаиләдә дә мине үзгәртергә тырыштылар – барып кына чыкмады.
– Романыңны кайчан укый алабыз? 1 июльдәге туган көнеңне, юбилееңны да мыштым гына үткәреп җибәрергә уйлыйсыңмы?
– Романым "Казан утлары"ның быелгы 9 нчы санында басылып чыкса, бәхетле булыр идем. Ә 1 июль көнне редакциядә – "Ачык ишекләр" көне үткәрәм. Иҗат кичәм көзен – октябрь тирәләрендә үтәр ахры.
– Камил дус! Юбилеең белән! Һәрчак шулай яшь, шат күңелле, эчкерсез булып кал! Яңа иҗат уңышлары, сәламәтлек үзеңә!
Атлас ГАФИЯТОВ

Татарстан яшьләре

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013