Бүген Әдипләр: Фатих Кәрими
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фатих Кәрими


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Закир Кадыйри
Илгиз КАДЫЙРОВ
Илназ Кадыйров
Исхак Казаков
Гакыйл Камалетдинов
Алинә Камалиева
Ризидә Камалова
Рәис Кашапов
Фәридә Каштанова
Рифат Каюмов
Нәүбәһар Кәбир
Фатих Кәрими
Марат Кәримов
Гөлгенә Кәримова
Наилә Краева
Ибраһим Кули
Фатих КУТЛУ
Равил Күрaмшин
Мөршидә КЫЯМОВА
Фатих Кәрими

(1870-1937)
"К" хәрефенә язмалар
1
Әдип һәм журналист Фатих Кәрими (Фатих Гыйльман улы Кәримов) 1870 елның 30 (18) мартында Бөгелмә өязе Миңлебай авылында мулла-ахун гаиләсендә туа. Башта атасында, аннан җиде ел дәвамында Чистай мәдрәсәсендә укый, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. 1891 елда Төркиягә китеп, Истамбул университетында белем ала. Шунда ук француз телен дә өйрәнә. 1896 елда Истамбулда укуын тәмамлагач, беркадәр вакыт Кырымда яңа методлы авыл мәктәбендә укыта. 1898 елда Бакчасарайда оештырылган укытучылар әзерләү курсларына җитәкчелек итә, әдәбият һәм педагогика дәресләрен алып бара.
Нәкъ менә шушы елларда атасы Гыйльман ахун, муллалыгын ташлап, Оренбургка күчә. Шунда бакчачылык эшенә керешә, бер үк вакытта нәшрият, типография эшләрен оештыруга күп көч куя. Шул уңай белән Фатихны Оренбургка чакырып ала. Озакламый Фатих, Мәскәүгә барып, бухгалтерия курсларында укый, типография эшләренә өйрәнеп кайта. Бу вакытларда инде Ф. Кәрими, төрек, гарәп, фарсы телләрен яхшы белү өстенә, русча һәм французча да иркен сөйләшә. Шуны истә тотып, алтын приискасы хуҗасы Шакир Рәмиев аны Европа сәяхәтенә иптәш итеп ала.
Алар сәяхәткә 1899 елның 15 февралендә Оренбургтан чыгып китәләр. Башта Мәскәүдә, Петербургта, аннан Германия, Бельгия, Франция, Италия һәм башка Европа илләре шәһәрләрен күреп, дүрт ай йөреп, Төркиядә булып, Оренбургка кайталар.
Бу сәяхәттә Ш. Рәмиевнен, төп максаты тау эшләренә караган техника яңалыклары белән танышу, алтын приискасына кирәкле машиналар сатып алу булса, Фатих Кәрими, беренче нәүбәттә бу илләрдәге культура учаклары белән танышуны күздә тота. «Бу җирләрне биззат килеп күрмәк, хәл вә мәгыйшәтләрене үгрәнеп, гыйлем вә мәгърифәтләреннән, һөнәр вә сәнаигъләреннән хисса алмак, дүрт мең сәнәлек асары кадимия вә тайихияле вә өчәр миллион җилд китабларны хави көтепханәләр илә бөтен Аурупаның тәрәкъкыять фикриясенә тәэсир идән Вольтер, Виктор Гюго, Җан Жак Руссо кеби афазиле хөкаманың... һәйкәлләрене вә мәдфеннәрене тамаша итмәк, әлбәттә арзу улыначак шәйләрдәйдер. Вакыты бушка гаиб итмәярәк форсаттан истифадә итеп, киләчәгемез мәмләкәтләрнең әхвале гыйльмия, мәгыйшәт вә саирәсе хакында мөмкин мәртәбә зиядәчә кәсеб мәгълүмат итмәк өчен кәнде-кәндемә суз бирдем», — дип яза ул сәяхәтнамәсенең сүз башында.
Ф. Кәрими максатына ирешә, тарихи истәлекләрне, музей һәм китапханәләрне игътибар белән карый, өйрәнә, көндәлек дәфтәренә язып бара, 1902 елда «Аурупа сәяхәтнамәсе»н бастырып чыгара. Шул китабы аша ул беренче мәртәбә татар җәмәгатьчелеген Европа илләрендәге культура учаклары, әдәбият һәм сәнгать музейлары белән якынрак таныштыра. Бу хезмәтнең төп әһәмияте дә шунда. Яшь мәгърифәтче әдип Париждагы атаклы Лувр музеен, шунда бөтен дөньядан җыелган сәнгать җәүһәрләрен аеруча сокланып карый, татарларда культурага шундый игътибар кайчан булыр икән дигән уйлар кичерә...
2
XIX йөзнең соңгы елларында әдәбиятка килгән бу язучы татар реалистик прозасын үстерүгә зур өлеш кертә. Аның 1898 елда язылган бер хикәясе — «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы» 1900 елда Петербургта басыла. Хикәянең төп максаты — иске типтагы мәктәпләрнең, андагы тәрбия һәм укыту ысулларының гадәттән тыш начар булуын күрсәтү. Г. Сәгъди хаклы бәяләгәнчә: «Ф. Кәримиыең бу хикәясендә укытучы мулла, хәзрәтләрнең, андагы хәлфә, казыйларның,, андагы укучы шәкертләрнең кызганыч тормышлары, типлары татар матур әдәбиятында беренче мәртәбә бик яхшы бирелә алган... Ул — бу бабта татар дөньясында әһәмиятле оригиналь бер хикәя».
Дөрес, рационалист Ф. Кәрими, үзенә кадәрге мәгърифәтчеләр шикелле үк, геройларны һәм тормыш картиналарын һәр яктан тулы тасвирлауны беренче максат итми, бәлки турыдан-туры фикер әйтергә, искечә укыту ысулларының яраксызлыгын исбат итәргә омтыла. Еш кына публицистик чигенешләр ясап, тормыштагы детальләргә киң тукталып, заманы өчең актуаль мәсьәләләрне дидактик алымда аңлатып бирә. Ул, тирә-яктагы караңгылыкка борчылып, әрнүле үгетләү сүзләрен дә язып китә: «Мужиклар балаларыны, бик күп булса, тырышып-тырмашып ике-өч сәнә мәктәптә тоталар. Бер-ике сәнәсе һичбер нәрсә аңламыйча иҗек берлә үтәдер. Калган бер-ике сәнәсендә «Кисекбаш», «Бәдәвам», «Кызыл алма», «Фәзаилеш-шөһүр» кебек һич файдасыз китаплар укытылып гомерләре заег ителәдер... Асылда... дөньяга чыгулары илә һәр көн вә һәр сәгатьтә лязим булган язу вә хисап, тарих вә җәгърәфиядән һичбер хәбәрләре булмый кала. Мөселманлыкны мыек кисеп, баш кырдырып, кәләпүш киюдән вә яхшы чапан киеп, мәсҗеткә йөрүдән генә дип игътикад итеп, фикере бозылып, сүз аңламый торган мөтәгассыйб була. Бөтен эше, көче кеше гайбәтен сатуга кайтып калып, мәдәният вә тәрәкъкыйгә дүрт башлы дошман була. Үзе һичбер нәрсә белми вә башкасына ышанмый, перепись вакытында «татар» дип язачак булсалар, «юк, юк, мин татар түгел, мин—мөселман», дип сугыш чыгара. Менә безнең ибтидаи мәктәпләребезнең яшьләре шулардыр» , — ди.
Шул рәвешчә, хикәядә яшүсмерләрнең гомерләрен әрәм итүгә сәбәп булган тискәре күренешләр, бу хәлләрнең гаепле кешеләре сурәтләнә. Шуларның берсе — Әхмәтша хәзрәт. Ул үзе дә «мәдрәсәдә егерме биш сәнә гомер кичермеш исә дә, ялгыз тәһарәт алырга вә кычкырып-кычкырып моназарә кылышудан» башкага өйрәнмәгән. Ул кыш буе кунакка йөрүдән бушамый, шуңа мәктәпкә керергә вакыты калмый, ә яз җитеп, дәртләнеп мәктәпкә керә башлагач, балалар кыр эшенә таралалар. Язучы ирония белән хикәяләгәнчә, «бу мәктәб бу авылда берничә мулла заманыннан бирле булып килгән. Авылның ничә йөз кешесе бу мәктәбтә укып чыккан. Ләкин укырга-язарга белә торган кешеләр бик аз... Әүвәл алдым бер дистә куян тиресе, хакы булды өч сум көмеш, дип язарга белүчеләр байтак табылса да, солдатка киткән угылларга, кияүгә киткән кызларга үз куллары берлә теләгән сурәттә хат язып җибәрерлек аталар, агалар, энеләр... вә айлардан килгән хатларны теләгәнчә аңлап укырлык угыллары бик сирәк табыла. Авылны наданлыкта калдыруда гаепле кешеләрнең тагын берсе —ишан мөрите булган суфи. Бу ике образ әсәрдә характерлы, үзенчәлекле сыйфатлар белән бирелә.
Әхмәтша хәзрәт балаларны яңача укытуга гына түгел, авылның «елында бер мәртәбә килгән милли бәйрәмнәре» булган Сабан туен ясауга да «егетләр белән кызлар күрешәләр» дип рөхсәт биемәскә тырыша. Ләкин яшьләр җаен табалар, аларга авылнын акыллы, тәҗрибәле кешесе булган Биктимер карт рөхсәт алыр бирә. Эпизодик персонаж Биктимер картны ф. Кәрими яратып хикәяли: «Бу мужик мулланы да ярата, ләкин мужикларны бигрәк сөядер, һәрберсене үз баласы кебек күреп, мәхәббәт итә вә аларга файда китерергә тырыша. Мужиклар да моны гомуми ата кебек күреп, хөрмәт итәләр. Ашын ашаган, яшен яшәгән бу карт — тәҗрибәле вә тугыры фикерле бер адәмдер... Ишан хәзрәт тә бу адәмне һәрвакыт кармак салып ауламакта... Ләкин... Биктимер агай мондый ауларга төшми... Атна кичләрне мәсҗеткә җыелып, ишан каршында йоклый-йоклый борын сызгыртып, күп файда килмәс, дип әйтә».
Бу, үз нәүбәтендә, язучының авылдагы прогрессив көчләрне таба һәм аларны әдәби әсәрдә гәүдәләндерә башлавы иде. Андый типлар, һичшиксез, татар халкы арасында күренә башлаган иде. Язучы, тискәре образларны сатирик тасвирлау белән беррәттән, уңай типларны да тасвирларга омтыла.
Ф. Кәриминең 1898 елда Петербург цензурасыннан рөхсәт алынып, 1899 елда Казанда басылган «Бер шәкерт илә бер студент» хикәясе искелеккә, кадимчелеккә каршы көрәштә аеруча зур урын тота. Үз вакытында җәмәгатьчелекне шаулаткан бу хикәядә иске карашлы татар муллаларының, ишан һәм мөритләрнең типик кыяфәтләре, үзләренең белмәгәннәрен дә аңлый алмаслык дәрәҗәдә наданлыклары, һәр адымда ачылып торган культурасызлыклары ачы ирония белән фаш ителә.
«Бер шәкерт илә бер студент» дип кенә исемләнсә дә, хикәядә байтак тискәре персонажлар тәнкыйтьләнә. Лирик герой күзәтүе рәвешендә язылган хикәя болай башланып китә:
«1800 нче елда июнь аеның... нче көнендә, Казаннан Чистайга китмәк өчен, Каменский компаниясенең «Алексей» исемендәге пароходына кердем... Көн бик яхшы, бер яктан ялтырап кояш чыккан. Нәрсәләремне второй класска кертеп бер Урынга куйгач... пристань халкыны сәер итәргә башладым... ...Ике татар килеп җиттеләр. Икесенең дә берәр кулларында зур паласларга төреп, җеп белән бәйләнгән вә өсләренә берәр комган таккан нәрсәләре вә икенче кулларында калай чәйнекләре бар иде... Бераз килгәч, тәмам пароходка кереп җитәр вакытта..., берсенең нәрсәсе өстенә бәйләгән җиз комганы бик яхшы киемле бер марҗаның кулына таянып керә торган бик кыйммәтле зонтигына бәрелде. Зонтик та дәрхаль марҗаның кулыннан төшеп китте. Ак җиләнле адәм дә калын подметкалы кәвеше белән тәмам өстенә басты. Зонтик та шартлап икегә сынды...
Арасы күп тә үтмәде, артта бер зур чалмалы... буй-буй бикасаб чапан кигән бер адәм иде, башына кечкенә генә кара бүрек, өстенә бишбилле кара казаки кигән вә сәгать чылбырында казакиның өстенә салып җибәргән башка бер адәмнең пароходка кергәне күренде... Бикасаб чапанлысы Казан тирәсендә мәшһүр бер мөдәррис вә ишан икән. Аның янындагы кара казакилесе аның бер бай мөриде икән, кызын кияүгә биргән дә ишан хәзрәтне туйга алып бара икән. Боларның яшел чапанлысы — ишан хәзрәтнең кияве вә үз янында иптәш мулласы, ак җиләнлесе — бер пишкадәм һәм шәкерте икән».
Шул рәвешчә, тискәре персонажларның кем булулары, кием-салымнары, хәрәкәт һәм кыяфәтләре бер-бер артлы күрсәтелә. Боларның культурасызлыгын, ваклыкларын рус пассажирларына мөнәсәбәттә контраст сурәтләү бигрәк тә характерлы. Хикәядә руслар һәм рус хатын-кызлары газета, журнал укый, кайсылары игътибар белән тирә-якны күзәтеп баралар. Ә ишан һәм аның мөритләре дини бәхәсләр белән гомер уздыралар, бер читтә чәй табыны корганнар да, кычкырышып, башкаларны гаҗәпкә калдыралар.
Бу тискәре образларга Мәскәү университетының Көнчыгыш факультетында гарәп, фарсы, төрек һәм татар телләрен өйрәнүче бер студент каршы куела. Язучы аның тәрбияле, киң карашлы һәм тирән белемле булуына соклана. Ике төрле тәрбия алган кешеләрнең характерлы үзенчәлекләрен язучы чагыштырып күрсәтә, икенче төрле әйткәндә, яшьләрне рус мәктәпләрендә укучылардан гыйбрәт алырга чакыра.
Хикәядә студент белән пишкадәм арасында булган диалог аеруча әһәмиятле: күренә ки, иске тәртипле татар мәдрәсәләрендә унбиш-егерме ел укыган татар яшьләре үз халкы тарихын, культурасын белмиләр, гарәп телендәге сорауга җавап бирә алмыйлар.
Уңай герое — студент авызыннан автор шәкертләрнең дөньяви гыйлемнәрдән хәбәрсез булуларын әйтә: «Башка милләтләр дөньяда торганлыклары өчен әүвәл гыйлемнәргә мохтаҗ булгач, сез ничек мохтаҗ булмыйсыз? Сез дә бит алар кебек кеше. Сезгә дә ашарга, эчәргә, кияргә, торырга кирәк. Хәзер дөнья —гыйлем дөньясыдыр. Гыйлемсез кеше канатсыз кош кебекдер». ф. Кәрими беренче хикәяләрендә үк, образлы тасвирлаулар беррәттән, публицистик монологлар һәм диалоглар да кертә, искечә уку-укытуның тормыш өчен яраксызлыгын күрсәтүгә кат-кат басым ясый. Замандашы Р. Фәхретдинов шикелле үк, культура, фән һәм һөнәр кирәклеге турында ул ялкынланып сөйли, татар яшьләрен гафләт йокысыннан уятырга, яна методлы рус мәктәпләрендә укучы студентлардан үрнәк алырга чакыра.
Кадимчеләрне, гомумән искелеккә ябышып ятучы реакцион карашлы кЬшеләрне тәнкыйтьләгәндә язучы ирония һәм сатира алымын киң куллана. Шул якларын истә тотып, Ф. Кәримине заман тәнкыйте «чын әдип җитешә... тешләүчән, милләтне чеметеп сөя торган рационалист вә реалист Фатих», — дип бәяли.
Җәдитчеләр һәм кадимчеләр көрәше М. Акъегетнең «Хисаметдин менла» романында беренче чагылыш тапкан иде. Ф. Кәрими хикәяләрендә ул тагын да ачыграк һәм конкретрак күрсәтелә. Элегрәк кадимчеләр белән җәдитчеләр арасындагы көрәш мәчет һәм мәдрәсәләр эчендә, мулла-мунтагай мәҗлесләрендә генә барган булса, XIX йөзнең ахырларында инде ул әдәбиятта һәм матбугатта да урын ала. Хәтта яңача укытуга каршы китаплар да басыла. Ф. Кәрими хикәясендә әнә шундый бер әсәр турында да сүз бара. Уңай персонажларның берсенә кадимче шул китапны бүләк итә, укып чыгуын сорый. Ә соңыннан мондый җавап ишетә: «Бу китабны синнән алгач та, бер җеп белән бәйләп, китабларның астына салып, бастырып куячагым. Бездән илле, йөз ел соңда булган кешеләргә бу ядкяр булсын. Анлар бу китабларны укып, үзләренең бабалары эчендә никадәр фикерсез, мөтәгассыйб фанатик адәмнәр булганыны күрерләр. Инсаннарны тәрәкъкый иттермәк нә кадәр мөшкил вә авыр булдыгыны истихраҗ идәрләр, бәлки комедия ясап, театрларда уйнарлар. Андаен кешеләр башка милләтләрдә дә булганнар. Мәсәлән, рус мөхәррирләреннән Фонвизинның яздыгы «Недоросль» исемендәге... бер театр китабы «Китабел-могҗәм» мәзһәбендә булган кешеләрнең хәлләрене бик яхшы бәян итәдер».
Бу тема әле 1905 ел революциясеннән соңгы татар демократик әдәбиятында да үзәктә булды. Мәсәлән, 3. Һади «Яңа әсхабе кәһәф» исемле хикәясендә ишан карамагындагы иске Дини мәдрәсәләрдә яшьләрнең мораль һәм физик яктан гарипләнүләрен, тормышка яраксыз булып чыгуларын күрсәтеп, беренче нәүбәттә ишаннарны гаепләсә, ТИ. Камал «Шәкерт» новелласында капитализм чорында беркадәр реформалаштырылган җәдит мәдрәсәләренең дә чын мәгънәсендә тормышка яраклы кеше әзерли алмавын күрсәтте.
Ф. Кәрими авылның хезмәт кешеләре характерларын яратып хикәяли. «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы» дигән әсәрендәге Биктимер карт образы — моңа бер дәлил. XIX йөз ахырында язылган «Салих бабайның өйләнүе» хикәясендә (1897) әдип авыл карты образын тагын да тулырак ача. Кыяр каравылчысының табигатьне яратып, матур итеп сөйләве, күп әкиятләр белүе, бигрәк тә авыл балаларына ягымлы мөнәсәбәте мәгърифәтче әдипне сокландыра. Әкиятләр тыңларга яратучы авыл балаларына Салих бабай матур итеп хикәятләр сөйли. Балалар аны йөдәтеп бетерәләр. Ләкин ул бервакытта да ачуланмый, аларны читкә какмый. Көннәрнең берендә, яшүсмерләр үтенечен тыңлап, Салих бабай үзенең мәхәббәт тарихын, ничек өйләнүен, яраткан хатыны белән матур гомер итүен, аны өзелеп сагынуын сөйләп китә.
Хикәя ярым әкият стилендә, куе романтик буяулар беләк язылган. Әдип саф мәхәббәткә дан җырлый, аның матур үрнәген Салих бабай авызыннан әкияттәгечә мавыктыргыч итеп сөйли. Монда язучының мәхәббәт һәм гаилә турындагы гуманистик идеаллары ачык чагыла.
Язучы тискәре фактларны да читтә калдырмый. Әйтик, идеаль персонаж булган Салих бабай борын тәмәкесенә күнеккән. Бу начар гадәтнең татар халкы арасына килеп керүе руханилардан, ди автор.
Табигать күренешләре, авыл кызларының гади, самими матурлыклары, юлда очраган чегәннәр тормышыннан эпизодлар әсәрдә аеруча җанлы, образлы бирелгән. Теленең сафлыгы, сурәтләү чараларына байлыгы белән дә бу әсәр игътибарга лаек.
Язучының «Мирза кызы Фатыйма» хикәясе (1901)—романтик мәхәббәт әсәре. Әдип социаль тигезсезлек шартларында саф мәхәббәт кешеләрен күрсәтә, шәхеснең дәрәҗәсе нәсел-нәсәп белән түгел, бәлки тырышлык, намуслылык нәтиҗәсендә туа, дигән идея үткәрә. Мәгърифәтчелек карашларыннан килеп, автор мәхәббәт саф һәм чын булса, ул бернинди каршылык алдында да чигенмәскә тиеш, дигән гуманистик фикерне яклый. Автор әле тормышта булганны түгел, бәлки үзе теләгәнне романтик образларда бирергә һәм саф мәхәббәт тантанасын расларга омтыла.
Хикәянең героинясы Фатыйма — русча, татарча укыган, күо китаплар күргән кыз. Ул инде ата-аналарының да гади хезмәт халкын түбәнсетүе белән килешә алмый. Нәсел-нәсәп белән мактану — хурлык ул, кеше үз эше белән танылырга тиеш, дип фикер йөртә. Шундый героинясын язучы тормыш сынавы аша үткәрә. Фатыйма гади бакчачыны — Мостафаны ярата, анын турында гына уйлый, ата-аналары риза булмаячагын күз алдына китереп, борчыла, рухи газаплана. Мостафа үстергән бакчага кергән саен, егетнең матур мөгамәләсен дә күреп, ямьле кыз гышкы көчәя бара. Ләкин мәхәббәтен егеткә белдерергә базмый.
Мостафа да аның матур, мөлаем һәм намуслы кыз булуына соклана. Ләкин укымышлы, дворяннардан булган бу кыга күңелен ачарга тартына. Хикәядә нәкъ менә шул нигездә туган уй-хисләрне, кичерешләрне тасвирлауга зур урын бирелә. Фатыйманы атаклы дворян улына яучылыйлар. Атасы бик шат. Кыз Мостафаны яратуын, аннан башка беркемгә дә бармаячагын аңлата. Әмма әтисе: «Минем йөземә кара, фамилиябез намусына тап төшермәк өчен туган бала икәнсең», — дип кенә кычкыра, кызының иреге, мәхәббәте турында сөйләшергә дә теләми.
Нәсел-нәсәбе һәм байлыгы белән горурланып йөрүче морза улы Гаделгәрәй дә Фатыйманың башка егеткә булу мөмкинлеген күз алдына китерә алмый, кат-кат сората, кыздан ризалык ала алмагач, Мостафадан үч алу юлына баса. Мостафаны берничә мәртәбә кыйната, үтерәчәген белдерә.
Шундый авыр хәлдә мәхәббәт геройлары кыюлык күрсәтәләр: Фатыйманың тәрбиячесе ярдәмендә күрешеп, туган илләрен ташлап китәләр.
Шул рәвешчә, хикәянең беренче өлеше тормыш каршылыкларын, мәхәббәт геройларының эчке кичерешләрен чынбарлыктагыча тасвирлау булса, финалы язучының матур хыялларын гәүдәләндерүгә буйсындырыла. Мәгърифәтчел принципка туры китереп, әдип хикәянең беренче яртысын чынбарлыктагыча ала, вакыйганы драматик бәрелештә күрсәтә, соңгы өлешен ясалма ситуацияләрдә чишә. Геройлар, беркадәр михнәт күреп, качып йөргәннән соң, үз илләренә кайталар, бәхетле тормыш төзиләр.
Ф. Кәриминең «Солтан гыйшкы», «Телсез хатын», «Гаяш хәлфә» (1906) һәм «Хыялмы, хакыйкатьме?» (1908) хикәяләрен художество ягыннан җитлеккән дип булмый. 1908 елда басылган «Хыялмы, хакыйкатьме?» хикәясе Ф. Әмирханның каты тәнкыйтенә очрый. Ф. Кәрими бу хикәясендә, депутат образың типик шартларда күрсәтсә дә, гимназия тәмамлаган сәүдәгәр кызы образын, Думадагы мөселман депутатлары белән кулга-кул тотышып, халык, милләт файдасы өчен тырыша башлаучы итен бирә. Аның турында Ф. Әмирхан: «Ходай насыйб итсен дә, мондый курсисткалар, тар милләтчеләребезнең хыялында гына калып, хакыйкать була күрмәсеннәр!» — ди.
Ф. Әмирхан хикәянең уңай якларын да бәяли: «Депутат әфәнде тибына килгәч, Фатих әфәнденең тасвиры алдында бөгелми хәл юктыр. Бу тип та горфи милләтче «иттифакчы» ларыбызны бик күп Мөхсиннәре белән бик гүзәл тасвир иткән»,— ди, бу типның кем булуы, нинди теләкләр белән яшәве турында аңлатма биреп уза: «Иттифакчы агай — бер авыл кулагы, депутат (булып) сайланып, Петербургка килә, сәясәт еә әхвале икътисадиядән кәмаль хәбәрсезлегеннән наши, «Ит-тифакыл-мөслимин» партиясеннән әллә нинди эшләр көтә, депутат булгач, бу әфәнде үзенең зурлыгына тәмамән ышана <5ашлый, бозыклыкны гаиләсенә дә сиздермәкче — Петербургтан укыган кызга өйләнеп кайтмакчы була. Бу милләтчегә, депутат булгач, моңар кадәр яраган хатыны гына ярамый башлый: икенче хатын(!)лыкка курсистка алмакчы вә, үзенең наданлыгыннан катгый нәзар белән, бер гали образованиеле кызга ир вә хуҗа (үз занынча) булмакчы була. Менә бу — депутат әфәнденең хатыннарга нәзары, (мөсавәт) вә гадәләт дигән нәрсәләрне аңлавы. Бу кеше — чын милләтче, чын иттифакчы вә үзен мәшрүтият тарафдары дип атаучы!»
Хикәянең төп әһәмияте нәкъ менә шушы образның реалистик йөзен ачып бирүдә; халык, милләт дип шапырынып йөрүче мөселман иттифакчыларының, шул җөмләдән татар буржуа эшлеклеләренең, үз теләкләрен кайгыртып яшәүчеләр булуын ул вакытта ук дөрес күрсәтүендә. Шул рәвешчә, Ф. Кәрими хикәяче буларак татар реалистик прозасын үстерүгә шактый зур өлеш кертте.
3
1905 елгы ревлоюциядән соң, Ф. Кәрими тулысынча журналистлык хезмәтенә бирелә, 1906 елның 21 февралендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының редакторы һәм даими язучысы сыйфатында гаять күп эшли. Бу газетаның күп кенә прогрессив карашлы мәкаләләре Ф. Кәрими каләме белән языла. Бигрәк тә рус әдәбияты тарихы һәм башка халыклар культурасы белән таныштыруга багышланган материаллар игътибарга лаек. Ф. Кәрими редакторлык иткән «Вакыт» газетасында патша хөкүмәтенең вак милләтләрне гадәттән тыш кысуына протест белдергән материалларга киң урын бирелә. Казакъ телендә чыга башлаган «Айкап» журналы редакциясен жандармнар туздыруын гаепләп Ф. Кәрими язган мәкалә — шу-ларның берсе. 1911 елның 25 апрелендә «Хөкүмәт алмашыну» дигән мәкаләне дә Оренбург губернаторы патша хөкүмәтенә каршы дошманлык нияте белән язылган дип таба. Шундый мәкаләләр язган яки бастырган өчен, Ф. Кәрими берничә мәртәбә хөкем ителә, тик адвокатлар булышлыгы белән һәм зур штраф түләп кенә төрмәгә ябылудан котыла.
4
1917 елның февралендә монархиянең җимерелүен Ф. Кәрими дә шатланып каршылый. Чөнки буржуаз демократик революция лозунглары аның да шул еллардагы идеалына туры килә. Ләкин Вакытлы хөкүмәтнең сугышны элеккечә дәвам итүе һәртөрле сугышка каршы булган Ф. Кәримине борчый. Ул «Вакыт» газетасында Вакытлы хөкүмәтнең империалистик сугышны дәвам итү политикасын тәнкыйть итеп мәкаләләр язып чыга.
Озакламый Ф. Кәрими күп еллар буе бергә эшләгән буржуаз наширләр белән дә конфликтка керә. Ул Оренбург типографиясе эшчеләренең 1917 ел 20 сентябрь забастовкасын яклый һәм шуңа «Вакыт» редакциясеннән китәргә мәҗбүр була.
1917 елның 1 ноябреннән башлап Ф. Кәрими үз наширлегендә «Яңа вакыт» газетасын чыгара. Мәгълүм булганча, Оренбургта Совет властеның җиңүе өчен озак вакытлар гаять катлаулы һәм каты көрәш бара, шәһәр берничә мәртәбә кулдан кулга күчә. Шул чакларда Оренбургта чыккан газеталарда һәм «Яңа вакыт»та да җиңел килүче Совет көчләренә каршы язылган мәкаләләр дә урын ала. Ләкин социалистик революциянең җиңүе, аның барлык милләт халыкларына чын мәгънәсендә тигез хокук алып килүе гражданлык намусын сакларга, халкына, ватанына турылыклы булып калырга теләгән карт журналист Фатих Кәриминең дә күзен ача. Ул чын күңелдән Совет властен яклап, аның хезмәт ияләренә бәхет алып килүен күрсәтеп мәкаләләр яза башлый, 1918 елның 7 февралендә «Яңа вакыт» газетасында аның үз имзасы белән басылган мәкаләсе моны ачык күрсәтә: «Үткән ел 7 февральдән бирле Россиядә күп вакыйгалар булды. Хөкүмәт һәйьәтендә күп үзгәрешләр булып, хакимият берничә мәртәбәләр кулдан-кулга күчте. Ләкин, никадәр зур үзгәрешләр булса да, чын-чыннан халык хакимияте урнашып җитә алганы юк иде. Баштарак октябристлар белән кадетлардан гыйбарәт, соңга таба кадетлар белән уң социал-революционерлардан гыйбарәт министрлар һәйьәте, халык исеменнән сөйләп, халык фикеренә хилаф хәрәкәт кылуда дәвам итәләр иде. Россия халкы өчен һәлакәтле булган сугышны туктату юлына чынлап керешмиләр. «Сугышны без җиңгәнчегә кадәр дәвам иттерәбез», дип, Николай хөкүмәтенең җинаятен дәвам иттерәләр. Россия халкы башына бетмәс-төкәнмәс һәлакәтләр китерә баралар иде.
Алар халык исеменнән сөйләсәләр дә, ул сүзләр халык сүзе халык фикере түгел иделәр. Ул сүзләр, ул фикерләр бер уч чит мәмләкәт империалистларының сүз вә фикерләре иде. Шунлыктан халык арасында наразыйлык дәвам итте. Сугыш һәлакәтләре, ачлык, икътисади бөлгенлекләр дә һич кимемәделәр, һәммә фәлякәтләрнең башы булган сугышның тукталуыннан да халыкның өмиде өзелә башлады. Хакимиятне халыкның чын-чыннан үз кулына алу кирәк табылды.
Ниһаять, 25 октябрь революция улды. Монысы инде чын-чыннан зур үзгәреш иде. Бу үзгәрештә бөтен хакимият халыкның үз кулына алынды. Сүз сөйләү нәүбәте халык күпчелеген тәшкил иткән эшче, крестьян вә солдатларга килде. Шуннан соң халык исеменнән сөйләүче, ләкин аның фикеренең хилафын итүчеләр мәйданнан чигелделәр.
Сәүдәгәрләр, алпавытлар вә байлар бу сугыш вакытында үзләренең иткән файдаларын вә бер сумлык нәрсәне 15—20 сумнарга сатканнарын да хәтердән чыгармаска тиешләр.
Мондый спекуляциягә, мондый зур процент файда итәргә шәригать тә, вөҗдан да ирек бирмәскә тиеш иде, болар эшләнде. Менә хәзер шул гөнаһларның кәффарәте ясала. Сугыш вакытында җәелгән шул шәригатьтән тыш файдаларның бер өлеше аның үз ияләренә кайтарыла. Хәзер бөтен мәсьәлә шуннан гыйбарәт. Фатих Кәрими».
Элек либераль буржуа журналисты буларак танылган Фатих Кәриминең үзе оештырган газетада Совет дәүләтенең беренче елларында мондый фикерләр әйтүе, әлбәттә, аның публицистик эшчәнлегендә зур прогресс иде. Ф. Кәрими бу мәкаләсеннән соң совет матбугатында озак еллар эшләп килә. Ул Оренбургта чыккан «Эшчеләр дөньясы», «Юл», «Сабан» газеталарына языша, шул .органнарның редколлегияләренә кертелә. Аның 1919 елның 2 апрелендә «Эшчеләр дөньясы» газетасында «Карт эшче» имзасы белән басылган мәкаләсе аерым игътибарга лаек.
Бер үк вакытта Ф. Кәрими Оренбургта культура, укыту, тәрбия эшләрен оештыру һәм алып баруга актив катнаша. Татар, башкорт һәм казакъ мәктәпләренә мөгаллимнәр әзерләү курсларында укыта. Оренбургта 1919 елның көзендә мәгариф институтлары (татарлар өчен аерым, башкортлар өчен аерым) ачыла. Соңрак шунда ук татар педагогия техникумы оештырыла. Ф. Кәрими, бу уку йортларының өлкән укытучыларыннан берсе буларак, яшьләрне тәрбияләүгә, белем бирүгә зур өлеш кертә. Шул ук елларда Оренбургта татар мәгариф институты каршында әдәбият түгәрәге оеша, аның да җитәкчесе Ф. Кәрими була. Аның эшендә Муса Җәлил дә актив катнаша. Шул түгәрәк путевкасы белән М. Җәлил Казанга укырга китә.
1925 елның январеннан башлап Ф. Кәрими Мәскәүдә яши, СССР халыкларының Үзәк нәшриятында эшли һәм Н. Нариманов исемендәге Көнчыгыш университетында төрек теле укыта.
1925 елда аның «Фатих Кәрими әсәрләре» дигән хикәяләр («Салих бабайның өйләнүе», «Шәкерт белән студент», «Җиһангир мәхдүм», «Гаяш хәлфә») җыентыгы Казанда басылып чыга. Дәрдмәнднең 1929 елгы шигырьләр җыентыгындагы тулы биография — әдипнең татар әдәбиятын өйрәнү хезмәтләренең бер матур мисалы.
Ф. Кәрими, революциягә кадәрге әдәби, культура эшчәнлегенә тәнкыйть белән карап, 1930 елда «Эшче» газетасының 14 Февраль санында фикерләрен яза:
«Октябрь революциясеннән элек... патша хөкүмәтенең..., башка милләтләр шикелле, татар-башкорт халкын кысу һәм изүенә мин милләтчелек, динчелек платформасында торып каршы көрәшә идем... Ул вакытта яшәгән мохитебез, алган тәрбиябез һәм ул вакыттагы шартлар мине шулай иткән. Советлар хөкүмәте төзелгәннән соң, иске әхваль һәм буржуаз шартлары бөтен тамырлары белән җимерелде. Буржуазияне эш башыннан себереп ташлаган Советлар власте үз кул көче белән көн итүче бөтен хезмәт ияләренә иркен тормышка юл ачты... Мин Совет власте төзелгән көннән бирле хезмәт иясе эшче-крестьяннар ягына күчтем һәм шул көннән бирле социализм тормышын төзүдә хезмәт иясе масса белән бергә өстемә төшкән бурычны үтәп, кулымнан килгәнне эшләп киләм», — ди». Бу инде карт журналистның ихлас сүзләре, үз иҗатына объектив бәясе иде.
Ф. Кәрими Көнчыгышны өйрәнүче бик күп галимнәрдән һәм язучылардан үзенә килгән хатларны, күп кенә газета-журнал мәкаләләрен җыеп барган. Ул материаллар хәзер Татарстанның дәүләт архивында саклана. Гаять бай бу фонд, Ф. Кәриминең әдәби һәм журналистлык эшчәнлеген өйрәнү өчен генә түгел, бәлки замандашларына бәйләнешле мәсьәләләрне ачыклауда да гаять әһәмиятле чыганак.

Фатих Кәрими 1937 елның 27 сентябрендә үлә.
М.Гайнуллин.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013