Бүген Әдипләр: Хөсни Кәрим
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хөсни Кәрим


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Хөсни Кәрим

1887 - 1965

Язучы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Хөсни Кәрим (Хөснетдин Минһаҗетдин улы Кәримов) 1887 елның 15 декабрендә Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Дүртөйле районы) Тайморза авылында крестьян гаиләсендә туа. Ундүрт яшеннән уз көнен үзе күрә башлый: җәен төрле яллы эшләрдә бераз акча туплап, кышларын мәдрәсәдә укый. 1911 «елда Уфада «Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач, хосусый хәзерләнеп, гимназия программасы буенча рус теле мөгаллимлегенә имтихан тота, аннары 1914 елның доенә кадәр Әстерхан шәһәренең хөкүмәт карамагындагы рус-татар мәктәбендә балалар укыта. Әстерхандагы газеталарның берсендә басылган фельетоны өчен полиция эзәрлекли «башлагач, X. Кәрим туган якларына кайта һәм Бөре өязенең Байкыйбаш авылы мәктәбендә мөдир һәм укытучы булып эшли башлый, ә 1915 елдан шул ук өяздәге Богдан авылында яңа ачылган төбәк китапханәсенә мөдир булып күчә. Февраль революциясен ул шунда каршы ала. Октябрь революциясе булгач, тәҗрибәле педагогны Бөре өязенең мәгариф эшләре җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул өяз авылларында яңа мәктәпләр ачу, укытучылар хәзерләү курслары оештыру, укытучыларның беренче өяз съездын үткәрү буенча зур эшләр башкара. Съездда аны яңа төзелгән укытучылар союзының председателе итеп сайлыйлар. Ул шулай ук авылларда җирле советлар төзешүдә дә актив катнаша.
1919 елда Хөсни Кәрим Коммунистлар партиясенә член итеп алына. 1919—1924 елларда ул Уфада шәһәр мәгариф бүлегенең мөселман әдәбияты нәшрияты секциясе мөдире, Идел буе хәрби округы каршында татар-башкорт гаскәриләре өчен ачылган курсларда лектор һәм сәяси җитәкче, аннан РКП(б)ның губерна комитеты каршындагы татар-башкорт нәшрияты бүлеге мөдире булып эшли. 1922 елда аны Уфа шәһәр советына депутат итеп сайлыйлар.
1924 елда Хөсни Кәрим Казанга юридик мәктәпкә укырга килеп, укуын тәмамлагач, Казанда яшәргә кала һәм 1926—1936 еллар арасында Главлит Җитәкчесе, Татарстан Үзәк Башкарма комитетының читтән торып уку бүлеге мөдире һәм Татарстан радиокомитетының әдәби-музыкаль тапшырулар секторы мөдире хезмәтләрендә була. 1936 елда, каты авырып китү сәбәпле, Хөсни Кәрим актив җәмәгать эшеннән битләшергә мәҗбүр була. Соңыннан совет хөкүмәте аңа союз күләмендәге персональ пенсия билгели. Ул 1965 елның 25 декабрендә вафат булды.
Хөсни Кәрим —шактый зур әдәби мирас калдырган язучы. Аның иҗат эшчәнлеге 1907 елларда, «Галия» мәдрәсәсендә укыган чагында ук башлана. 1910 елда «Атна кич, яки Шакир хәлфә» исемле ике пәрдәле драма әсәре басылып чыга. Шул вакыттан башлап татар телендә чыга торган төрле газета-журналларда аның йөзләрчә хикәя, шигырьләре, очерк, публицистик Мәкаләләре, фельетоннары басыла, үзе исән чагында дистәдән артык китабы Дөнья күрә. Хөсни Кәримнең үз заманындагы актуаль темаларга багышлап язган күләмлерәк әсәрләреннән «Җан исәбен алганда» (1927), «Ертылган приказ» (1929), «Октябрьгә чаклы» (1935) повестьлары әле хәзер дә тарихи «эм художество әһәмиятләрен югалтмаганнар.
Хөсни Кәрим 1945 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Калмык сахрасында: Хикәя.— Казан: Яңа китап, 1927.— 16 б. 4000.
Җан исәбен алганда: Хикәя.—Казан: Гажур, 1927.—31 б. 3000.
Шул ук.—Казан: Татиздат, 1931.—36 б. (Матур әдәбияттан масса к-ханәсе. № 6). 10000.
Очырткычлар: Шигырьләр җыентыгы.— Казан: Татар дәүл. нәшр., 1928 - 32 б. 3000.
Ертылган приказ: Хикәя.— Казан: Яңалиф, 1929.— 72 б. 5000.
Шул ук.—Казан: Татиздат, 1933.— 108 б. 3000.
Шул ук: Хикәяләр/И. Гыйльфанов кереш сүзе.— Казан: Таткитнәшр 1958.— 116 б., портр. 8000.
Безнең колхоз: Шигырь,—Казан: Татиздат, 1930.—6 б. 17000.
Колхозга таба: Хикәя.—Казан: Татиздат, 1931.—24 б. 10000.
Октябрьгә чаклы: Хикәя. Төз. 2-басма.—Казан: Татгосиздат, 1935., 58 б. 7000.
Ике дус: Шигырьләр, хикәяләр, очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1969. 195 б., портр. 11 000. Рец.: Бәләкәй рецензияләр.—Казан утлары, 1970, № 2, 180 б.

Аның турында

Ибраһимов Г. Хөсни Кәримгә хат.— Кит.: Ибраһимов Г. Әдәбият мәсьәләләре. Казан, 1960, 79—81 б. Сабирова Л. Хөсни Кәрим,—Сов. әдәбияты, 1957, № 12, 113—114 & Бакир Г. Язучы һәм педагог.—Казан утлары, 1968, № 1, 126 б. Кәримова 3. Онытылмас хатирәләр.— Казан утлары, 1968, № 9. 119—125 б. Хөсни Кәрим: Тууына 90 ел тулу уңае белән,— Казан утлары, 1977, № 12& 168 б. Гумеров А. Старейший писатель-коммунист.— Сов. Татария, 1962» 22 дек.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013