Бүген Әдипләр: Фатих Кәрим
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фатих Кәрим


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб
Фатих Кәрим

(1909 - 1945)

Татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле, патриот шагыйрь Фатих Кәрим (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 елның 9 январенда элеккеге Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнеп, соңыннан беренче баскыч авыл мәктәбенең ике сыйныфын тәмамлый. 1922 елда абыйсы Габдулла Кәримов (шагыйрь Ярлы Кәрим, 1901—1937) аны Бәләбәй шәһәренә алып китә һәм педагогия техникумының хәзерлек группасына укырга урнаштыра. Монда ике ел укып, хәзерлек курсын тәмамлагач (1924), шул ук абыйсы ярдәмендә Казанга килә һәм бер ел Н. К. Крупская исемендәге яшүсмер балалар йортында тәрбияләнә. 1925—1929 елларда Казан Җир төзү техникумында укый. Шун-Да чакта комсомол сафына керә, җәмәгать эшләрендә актив катнашып, техникумда комсомол оешмасының секретаре, соңыннан профком председателе булып эшли. Ф. Кәримнең әдәби иҗат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы да шушы студентлык елларына карый. 1926 елдан республика газеталарында аның көндәлек темаларга, комсомол тормышына кагылышлы мәкаләләре, фельетоннары, соңга таба балалар өчен хикәяләре һәм шигырьләре күренә башлый (Ф. Кәримнең «Хәзер сезнең белән» исемле беренче шигыре «Кечкенә иптәшләр» журналының 1927 елгы 2 нче санында дөнья күрә).
1928 елда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты тарафыннан пионер газетасы «Яшь ленинчы» чыгарыла башлагач, унтугыз яшьлек студент-әдипне газетаның редколлегиясе составына кертеп, җаваплы секретарь итеп билгелиләр. Анда Ф. Кәрим, техникумдагы укуын дәвам иткән хәлдә, бер ел эшли, аннары, 1929 елда техникумны тәмамлагач, «Крәстиян гәзите» редакциясенә әдәби хезмәткәр булып күчә. 1930—1931 елларда Ф. Кәрим «Азат Хатын», «Атака» (татар пролетар язучылары органы) журналларында жаваплы секретарь хезмәтләрендә була. 1931 елның көзендә армиягә алынып, 1933 елның январена кадәр Идел буе хәрби округының Казанда татар телендә чыга торган «Кызылармияче» (редакторы — К. Нәҗми) газетасында хәрби журналисг-хәбәрче булып хезмәт итә. Армиядән кайтканнан соң, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты тәкъдиме белән Ф. Кәрим Татар дәүләт нәшриятының (Татгосиздатның) яшьләр-балалар әдәбияты секторы җитәкчесе итеп билгеләнә. Үзе өчен зур әдәби мәктәп булган бу җитди, җаваплы эштә Ф. Кәрим 1937 елның май аена кадәр эшли.
Бу — Фатих Кәримнең иҗат һәм җәмәгать эшендә кайнап, әдип буларак үсү һәм формалашу еллары. 1929 елдан 1937 елга кадәрге кыска вакыт эчендә аның ун китабы басылып чыга (икесе — проза, сигезе — шигъри җыентыклар). Иҗатта туктаусыз эзләнү, уку һәм тормышны өйрәнү аңа, беренче әсәрләрендә сизелгән формализм йогынтысыннан һәм декларативлыктан арынып, тиз арада үзенчәлекле шагыйрь булып җитлегү мөмкинлеге тудыра. Утызынчы еллардагы социалистик хезмәт темасын, илнең хуҗалыгын һәм оборонасын ныгыту өчен көрәш темасын яктырткан лирик шигырьләре, «Яшең яктысы» (1932), «Тавышлы таң» (1933), «Илле егет» (1934), «Аучылар» (1934), «Аникин» (1936) кебек поэмалары белән Ф. Кәрим сугышка кадәр-ге чорда ук заман сулышын яхшы тоеп, ил каршында зур җаваплылык хис итеп яшәүче шагыйрь-гражданин буларак таныла.
Ф. Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла. Армиягә ул 1941 елның 30 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында, Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катлаша, ике тапкыр авыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Фронтның авыр шартларына карамастан, Ф. Кәрим сугыш чорында һәр буш минутын иҗат өчен файдалана. 1941—1945 еллар арасында ул тугыз лоэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, туган ил өчен җаннарын кызганмый көрәшкән совет кешеләренең, совет солдатының табигый эчке кичерешләре, патриотик хисләре, сөйгәненә булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусавы гаҗәеп бер ихласлык һәм шигърилек белән гәүдәләнә. Ф. Кәримнең бу елларда иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөлсем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Пионерка Гөлчәчәккә хат» (1942), «Тирән күл» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» (1942) балладасы, Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә, сугыш чоры татар совет поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр.
Бөек Ватан сугышы елларында Ф. Кәрим чәчмә әсәрләр язуга да игътибар бирә: «Шакир Шигаев» (1943) исемле драма, «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1944) исемле ике повестен иҗат итә. Бу әсәрләрдә, поэзиясендәге кебек үк, сугыш темасы — батыр совет сугышчыларының җанлы образлары, төрле милләт кешеләреннән оешкан совет армиясенең рухи һәм сугышчан бердәмлеге чагыла.
Гомумән, Ф. Кәримнең иҗат планнары зур була. Ләкин сугыш чынбарлыгының дәһшәтле «үлем уены» аңа үзенең иҗади планнарын ахыргача тормышка ашырырга ирек бирми: 1945 елның 19 февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, бик җаваплы бер сугышчан заданиене үтәгәндә, кече лейтенант, взвод командиры Ф. Кәрим батырларча һәлак була. Аның гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре янында күмелә. Соңыннан, 1955 елда, ул шундагы Победа исемле авыл паркына туганнар каберлегенә күчерелә. Сугыштагы соңгы батырлыгы өчен Ф. Кәрим, үлгәннән соң, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Ф. Кәримнең ялкынлы иҗаты укучылар күңелендә буыннан-буынга яңара бара. 1979—1981 елларда Татарстан китап нәшрияты патриот әдипней өч томлык әсәрләр җыелмасын яңадан бастырып чыгарды.
Ф. Кәрим 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Аның турында

РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..."

Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...