Бүген Әдипләр: Габдулла Кариев
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габдулла Кариев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Габдулла Кариев
(1886-1920)
Aктер һәм режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) 1886 елның 8 маенда элекке Казан губернасының Чистай өязе Күлбай Мораса авылында крәстиян гаиләсендә туа. Җаек (Уральск) каласы мәдрәсәсендә белем ала. Шунда чагында Коръән ятлый — Коръән хафиз була. Аны Габдулла Карый дип йөртә башлыйлар. 1906 елны, мәдрәсәне һәм карыйлыгын ташлап, сәхнә дөньясына күчә. Мәдрәсәдәге Габдулла Карый сәхнә дөньясында Габдулла Кариев булып китә. Казанда «Сәйяр» труппасы башында тора. 1908-1918 елларда «Сәйяр» труппасының җитәкчесе була, күп кенә артистларны сәхнә культурасына өйрәтә. 1912 елны аның сәнгать юлындагы зур хезмәтләрен хөрмәт һәм тәкъдир итеп, Г.Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, С.Гыйззәтуллина-Волжская һ.б. исеменнән котлау язуы бирелә, анда Г.Кариев «татар театрының атасы» дигән мәртәбәле сүзләр белән тамгалана.
Г.Кариевның артистлар тормышын сурәтләгән (үз тормышыннан алып язган) «Артист» комедиясе сәхнәдә күп тапкырлар уйнала, ә 1914 елда аерым китап булып (икенче басмасы — 1929) басылып чыга. Г.Кариев 1920 елның 28 гыйнварында вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Артист: комедия. — Казан (?), 1914.
Артист: комедия. — 2 басма. — Казан (?), 1929.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г.Камал театры артистлары: биоблиографик белешмәлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 10-11 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018