Бүген Әдипләр: Әнәс Кари
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әнәс Кари


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Фирдәүсә Кәримова
Әнәс Кари

(1920-1954)

Әнәс Кари 1920 елның 11 июнендә Татарстанның Азнакай районы Уразай авылында туа. Урта мәктәптән соң Үзбәкстанга китеп, Өргәнеч шәһәренең педагогия институтына укырга керә һәм 1939 елда укуын тәмамлап, шул уку йортында укыта башлый. Ватан сугышында катнашып каты яралана.
Әнәс Кари 1945-1954 елларда Татарстанның татар мәктәпләрендә (Арча педагогия училищесы, Янсуар урта мәктәбе) укыта. Аның гомере 1954 елда фаҗигале рәвештә өзелә.
Әнәс Кариның иҗат эшчәнлеге 1935 елдан башлана һәм аеруча 1945 елдан соң активлаша. Беренче шигырь җыентыгы «Балаларга бүләк» 1947 елда басылып чыга. Шагыйрьнең барлыгы алты шигырь китабы мәгълүм. Алар арасында «Сыналган мәхәббәт» поэмасы да бар.
Шагыйрь балалар, укучылар тормышыннан алынган сюжетларга бай образлы әсәрләр иҗат итә, чын балалар язучысы булып таныла. Әнәс Кариның шигырьләрендә тематик һәм жанр диапазоны торган саен үсә, байый бара. Аның әсәрләре татар әдәбиятының матур өлгеләре булып, хәзер дә балаларның зәвыкларын тәрбияли.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...