Бүген Әдипләр: Әбелмәних Каргалый
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әбелмәних Каргалый


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Фирдәүсә Кәримова
Әбелмәних Каргалый — XIX йөз татар әдәбиятының күренекле шагыйрьләреннән берсе.
Р. Фәхретдинов үзенең «Асар»енә шагыйрьнең берничә шигырен кертә һәм, аның талантына сокланып: «Бу урында язылган шигырьләр һичбер йирдә вә һич гасырда йөз кызартачак шәйләр дәгелдер»,— ди.
Әбелмәних Әбелфәез улы Габдессәламов 1782 елда Оренбург янындагы Каргалы (Сәгыйть бистәсе) авылында туа. Бабасы Габдессәлам Казан өязе Мәңгәр авылыннан, Ташкичү һәм Ябәш авылларында имам-мөдәррис булып торган, шигырьләр дә язган. 1745 елда ул яңа гына төзелеп килгән Каргалыга барып урнаша, шунда ахун дәрәҗәсенә күтәрелә. Кайбер документлар аның азатлык хәрәкәтенә якын торганлыгын күрсәтә2. Батыр-ша үзенең мәгълүм хатында халыкны кузгалышка чакырып өндәмә язганда Габдессәлам ахуннан киңәш алуын әйтә. Шагыйрь бу бабасын заманының күренекле галиме, күпләрнең остазы, ди һәм аның оныгы булуы белән горурлана:

Диде буны гасырда остазы көлл Габдессәлам
Хәзрәти ахун нәбирәседин бер голләм.

Әбелмәнихнең шәкертлек еллары Каргалы мәдрәсәсенең шаулы чорына туры килә. 70 нче еллардан башлап бу мәдрәсәнең даны Идел — Урал буйларына тарала. К. Насыйри сүзләренә караганда, ул мәдрәсәгә Идел буйларыннан, шәкертләр генә түгел, хәтта укытучылар (мөдәррисләр) да (Утыз Имәни, Әхмәт Шырдани һ. б.), йөзләгән шәкертләрен калдырып, укырга килгәннәр.
Әбелмәних, бу уку йортын тәмамлагач, белемен арттыру өчен, Урта Азиягә китә. Бохарада Ниязколый Төркмәни (1821 елда үлгән) мәдрәсәсендә укый һәм зур укымышлы булып таныла. Әмирнең 1816 елда Төркиягә җибәргән илчелеге составында, илче Мөхәммәтйосыфбәкнең яргары (дусты, киңәшчесе) һәм имамы буларак, Истамбулга бара. Анда илле көннәр яшәгәннән соң, ул Каһирә аша хаҗга китә. Гарәбстаннан, Истамбул аша, туган иленә — Каргалыга кайта. Бу сәфәре турында ул «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних...» китабының «Өченче хикәят»-енә кертелгән «Сәяхәтнамә» дә яза.
Бохарада укыган вакытта Әбелмәиих шигырьләр иҗат итә башлый. «Сәяхәтнамә»сендә ул Истамбулда юлдашларына укыган «Тәшәккер» (1817) шигырен китерә. Аның хаҗ турындагы мөнаҗәтләре, рәсүлгә кайбер мәдхияләре дә шул сәфәр вакытында язылган булуы мөмкин.
Туган якларына кайткач, шагыйрь абызагайлар хәрәкәтенә кушылып китә. Зур укымышлы булуына карамастан, указ-алырга бармый, мулла булмый, иген игеп көн күрә. Ә. Каргалыйның үлгән елы төгәл билгеле түгел. Ул (1833 елдан соң) кабат хаҗ сәфәренә чыгып китә һәм юлда кайдадыр вафат була.
Иҗатының башлангыч чорында язылган шигырьләре үк Ә. Каргалыйны җитлеккән шагыйрь итеп таныта. Аның әсәрләре шигъриятле, музыкаль, эмоциональ бизәкле. Аларда дөньядан ризасызлык, тормыштан читләшү дә бар. Бу мотивлар суфи поэзиясенең традицион образлары ярдәмендә бирелә. Шул образларга дөньяви, фәлсәфи җан кертә алуы авторның талант Дәрәҗәсен ачык күрсәтә. Мәсәлән, «Шикәять» шигырендә мондый юллар бар:

Бөтен дөнья бәнем булсын бетмәс гамем, нәдәндер бу?
Әзәлдә гамь торабе илә ярадылмыш бәдәндер бу!

(Бөтен дөнья минеке булса да, гамем бетмәс, нидәндер бу?
Мәңгелектә гамь туфрагыннан яратылган бәдәндер бу!)

Кеше рухының мәһабәт олылыгына сокланып әйтелгән бу сүзләр татар укымышлылары арасында афоризм булып яши башлаган.
Шагыйрьнең чорга һәм заманның идеологик хәрәкәтләренә мөнәсәбәте безнең көнгә килеп җиткән ун шигъри хикәятендә аеруча калку чагыла. Алар 1845 елда аерым китап булып («Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних...») басылган. Шагыйрь хикәят сюжетларының гарәп телендә проза белән язылган «Тәфсире кәбир» («Олы тәфсир») һәм «Мишкәтел-әнвәр» («Нурлар чыганагы») дигән әсәрләрдән алынуын әйтә. Хикәятләр Ә. Каргалыйны демократик юнәлешнең күренекле шагыйре итеп таныта.
Г. Кандалыйның «Ибраһим Әдһәм» хикәятләрендә күренгән традицияне үстереп, Ә. Каргалый шундый ук «әүлияләр» сюжеты нигезендә, тарикать (суфилык юлы, суфилар оешмасы) турындагы фикерне куәтләп чыга.
Беренче хикәят Хәсән Бәсрый һәм Рабига Годуви турында сөйләү белән башланып китә. Хәсән Бәсрый урамда йодрыкларын алга сузып барган Рабига Годувины күрә. «Кулларыңда кыйммәтле энҗеләрме әллә, шулкадәр тырышып учлагансың?»— ди. «Юк, көмеш тә, энҗе дә түгел, һәр учымда бер тиенлек берәр бакыр»,— ди Рабига. «Соң ул бакырларны бер учка гына сыйдырып булмыймыни?» — дип сорый Хәсән. Рабига: «Мондый бакырларның берсе генә дә бик күп фетнә тудыра. Икесен бергә кушып тотсам, алар, иманымны куып чыгарып, күңелем түренә кереп утырырга да күп сорамаслар. Шуны да аңламыйсыңмы?»—дип җавап бирә һәм дини-мифологик тарихтан шуңа мисаллар сөйләп китә. Имеш, Фиргавен башкалар алып ашаган карбызның ташландык төшен сатып көн күрүче кеше булган. Бервакыт Мисырда карбыз төшенең хакы бик күтәрелгән. Бу, шуны сатып, чиксез байлык туплаган, шул байлык-акчага таянып, үзен «Галәмнең раббесе» (алласы) итеп сизә башлаган.
Ә. Каргалый бу мисалда гади бер мещанның, байлыкка таянып, үзендә алла булырлык кодрәт сизүен, ягъни җәмгыятькә капитализм алып килгән метаморфозаларны, аңлапмы-аңламыйчамы, шактый төгәл гәүдәләндергән.
Хәсән Бәсрый хикәяте шуның белән 20 нче бәеттә тәмамлана. Автор (үз исеменнән) байлыкка омтылуны, комсызлыкны фаш итә башлый. Аның публицистик ярсу сүзләре, Г. Утыз Имәниләрдәге кебек, заманның комсыз укымышлыларына төбәлгән:

Малны хифз идеп иманындан газиз,
Әһле халь саяр үзене, битәмиз.

Хөббе дөнья уламы мондыйн зыяд?
Канда калды кем аңа улмак рашад?!

(Малны иманыннан да кадерле итеп саклап,
Могҗиза күрсәтерлек галим дип санар үзен, әшәке.
Дөньяны сөю буламы моннан артык?
Кая инде аңа юл күрсәтүче булу?!)

Ә. Каргалыйның симпатиясе намуслы хезмәт белән көн күрүче ярлы халык («фәкыйрьләр») ягында. Бу хикәятендә ул, кабат-кабат, «фәкыйрьгә ярдәм» мәсьәләсенә әйләнеп кайта,, кешегә ярдәм итмәүчеләрне ишәккә охшата:

Тапдыгымызы йиярмез хәр мисал, —
Адәми зада ярармы бу хисал?

(Тапканыбызны ашыйбыз ишәк кебек, —
Адәм затына ярармы бу сыйфат?)

Беренче хикәят дүрт кыска хикәяттән («Рабига һәм Хәсән Бәсрый», «Фиргавеннең баюы», «Хәлилулла һәм хәерчеләр», «Мөһаҗир һәм әнсар»), хикәят темаларына карата авторның публицистик мактау чыгышлары — филиппикаларыннан, «Мөнаҗәт» һәм «Шикаять» кебек лирик шигырьләрдән төзелгән» Тема берлеге (комсызлыкны инкяр итү) аларны бербөтен итә. Мондый әсәрләр Көнчыгыш әдәбиятында Низаминың «Мәхзанел-әсрәр» («Серләр хәзинәсе») поэмасыннан башлана. Е. Э. Бертельс аларның жанрын «дидактик фәлсәфи поэзия» дип билгели.
Шәмсунның үтерелүе турында сөйләүче икенче хикәяттә дә комсызлыкның кешене җинаятькә илтүе, комсызның намуссызлыгы фаш ителә. Дошманнары Шәмсунны һич ничек җиңә алмыйлар. Максатларына ирешү өчен, алар Шәмсунның хатынына күп байлык вәгъдә итәләр. Акча, байлык җиңелмәс кешене дә богаулата, үтертә ала: хатын иренең кул-аягын ничек бәйләү мөмкинлеген белә дә, байлыкка кызыгып, аны богаулап, дошманнарына тапшыра. Төп сюжеттан читкә чыгулар, лирик чигенешләр бу бүлекнең дә яртысын тәшкил итә.
Библиядән үк килә торган бу сюжетны дөнья әдәбияты күп файдаланган. Көнбатыш Европа әдәбиятында ул, мәсәлән, Англия шагыйре Дж. Мильтонның (1608—1674) «Көрәшче Сам-сон» (1671) трагедиясенә нигез итеп алына.
Өченче хикәят китаптагы 918 бәетнең 235 ен тәшкил итә. Көнчыгыш халыкларының бәхетле тормыш (идеаль җәмгыять) турындагы хыялларын (утопияләрен) чагылдырган Саба шәһәре һәм Ирәм бакчасы хакындагы миф хикәятнең үзәгенә куелган. Саба — бәхет шәһәре. Аның җире — оҗмах туфрагыннан, һавасы, җиле дә — җәннәт җиле. Бу шәһәр һавасын сулаган кеше дарусыз, табибсыз шул минутта ук сәламәтләнә. Бала чагында кидерелгән күлмәк хуҗасы үскән саен зурая, ныгый, матурлана бара.
Бу бүлек китапта үзәк урынны алып тора. Автор «Мөһиммәтез-заман»ның «ага» булу турындагы тәкъдименә шул хикәят белән җавап бирә: аныңча, әхлакый бозыклык, намуссызлык хөкем сөргән көнкүреш шартларында намуслы яшәп булмый. Андый тормышлы җәмгыять җәзасыз калмый: Саба шәһәренең халкы да әхлакый бозыклык, намуссызлык юлына баскан, һичнинди өндәүләр, үгетләүләр аларга тәэсир итми. Бу бозыклыкның чыганагы — комсызлык, ди автор. Алла, кайнар ташкын агызып, шәһәр халкын һәлак итә. Кырык кеше, шәһәр диварының иң югары урынына менеп, исән кала. Әмма алар гыйбрәт алмыйлар, ватандашлары һәлакәтен күреп әрнемиләр, үкенмиләр, киресенчә, шатланалар:

— Багы-бөстан, монча нигъмәт, монча мал
Безә калды, — диделәр ул кауме залл.

(— Гөлбакчалар, никадәр ризык, күпме мал
Безгә калды, — диделәр ул явызлар.)

Алла боларны да, тәннәрен авырулар белән бозып, дуңгыздай акыртып, һәлак итә. Хикәяттә:

Хак эшә инкяр идән ирмеш яман,
Каһре хакдан улмаз ирмешләр әман.

(Хак эшне инкяр иткән яман икән,
Алла каһәреннән алар котылмас икән),—
дигән нәтиҗә чыгарыла. Автор укучыларын бу типтагы кешеләр тәэсиренә бирелмәскә өнди:

Бонлар илә уласын ләйл-ү-нәһар,
Әйләмә бонлар көстахәнә кяр.

(Иртә-кич болар белән буласың,
Боларның әдәпсезлегенә иярмә.)

Бу мифлар чынбарлыктагы хәлләргә киная икәнен шагыйрй шул ук хикәяттә заман фактларына күчүләр белән искәртә.
Өченче хикәяткә автор һәм аның бер иптәше тормышыннан алынган вакыйгалар, шагыйрьнең Якын Көнчыгышка сәяхәте турыңдагы хикәя, шул чордагы Мисыр патшасы Мөхәммәтгали хакындагы материаллар кушылып китә. Мифтан конкрет фактларга күчкәндә Ә. Каргалый, урта гасыр әдәбияты традициясе буенча, язучы буларак үзе хакында белешмә бирүне дә файдалана. Сөйләмнең шулай көн материалына күчерелүе автор иҗатын, татар әбиятын мөһим яңа дөньяви мотивлар беләң баета. Мәсәлән, шул сәяхәтенә бәйле рәвештә, Россия гражданлыгы мотивы көчле яңгырап китә. Ислам дөньясы үзәкләрен (Истамбул Мәккә) сурәтләгәндә шагыйрь үзенең «Мәскәү гражданы» булуын әйтеп уза:

Шәһре Каргалы — фәкыйрьнең мәүлидя,
Өммәте Әхмәт, рогъяти — Мәскәви.

(Каргалы шәһәре — фәкыйрьнең туган җире,
Мөхәммәт өммәтеннән, Мәскәү гражданы.)

Шул ук бүлектә бу мотив туган илне өзелеп сагыну, Ватанга мәхәббәт булып кабат яңгырый. Автор туган илне сөш хисен иман белән тиң күрә:

Шәүкы мәскян китмәс ирмсш көлле хин, —
Газме рәҗгать әйләмешем бәгъдә зин.
Зира, имандай ирер хөббе Ватан,
Дәрде илә кидәр үлгәнчә мәрд-ү-зан,

(Ватанга атлыгу һәрвакыт [күңелдән] китми икән, —
Соңгы чиктә кайту уена килдем,
Чөнки Ватанга мәхәббәт—иман ул,
Ирләр һәм хатыннар үлгәнче шул дәрт белән яши.)

Мисыр хакиме реформатор Мөхәммәтгали политикасын яклап сүз әйтелү дә — шул чор татар әдәбияты өчен яңалык. Ә. Каргалыйның симпатиясен, кыйбласын ачыклаучы мөһим бер деталь. Мөхәммәтгали (1762—1849) —рәсми административ чаралар белән, илне Европа тибында яңартырга теләп, мөселман дөньясында көчле бер омтылыш ясап караган реформатор. Шагыйрь бөтен дөнья мөселманнарының башлыгы (хәлифә) булып саналган солтанга түгел, реформатор Мөхәммәтгалигә мәдхия җырлый.
Шул заман татар тормышында исә яңару (европалашу) өчен көрәшүче прогрессив көчләр чигенергә мәҗбүр, реакциягә чик куя алырлык социаль көч күренми. Алда торган мөһим мәсьәләләрнең хәл ителүен очраклы фактлардан, илаһи көчтән көтәргә, шул абстракт өмет, мистик иллюзия белән үзеңне юатып булса да чыдарга, олы идеалларны югалтмыйча яшәргә — «сабыр булырга» гына кала. Ә. Каргалый да өченче хикәятендә шул нәтиҗәгә килеп чыга: Искәндәрне —патшалыгы, Гадны — тырышлыгы, Сөләйманны байлыгы максатларына ирештерә алмаган. Дөньяда сабырлык кына максатка җиткерә ала, алар да сабырлык аша гына максатка ирештеләр, ди ул:

Сабыр илә ахырда мәнсур улдылар,—
Гамь китеп, гамәлдә мәсрүр улдылар.

Ягкуб Йосыф Муса, Гайса, Мөхәммәт кебек пәйгамбәрләр сабырлыгы мисал итеп күрсәтелсә дә, асылда, бу — «хак эш» яклы кешеләрнең идеалга хыянәтсезлеген зурлау, югалтулар булганда каушап калмаска, өметне өзмәскә, чыдарга өндәүнең үзенчәлекле бер алымы иде.
Гасыр башы әсәрләре арасында Ә. Каргалый хикәятләре яңалыклары белән аерылып тора. Публицистик киеренкелек һәм үткенлек сакланган хәлдә, аларда гомумиләштерү Кандалый хикәятләренә караганда да көчлерәк. Әсәрләре тормыш турындагы фикерне читләтеп әйтүгә, кинаяләүгә, аллегорик алымнарга корылган.
Ә. Каргалый сюжетларының киң колачлы булу сыйфаты да игътибарга лаек. Бу хәл әдәбият функциясендә тирән эчке үзгәрешләр башлану белән аңлатыла. Г. Утыз Имәни һәм башкаларның әсәрләрендә күбрәк идеологик функция алгы планга чыгарыла, детальләр шуңа буйсындырыла, башка функцияләр күләгәдәрәк кала иде. Ә. Каргалый хикәятләрендә исә әдәбиятның эстетик вазифасы көчәя. Бу нәрсә аның «гадәттән тыш» мавыктыргыч хәлләргә, көтелмәгән тапкыр җаваплы сүз көрәштерүләргә (Рабига—Хәсән Бәсрый) игътибар итүендә дә чагыла. Әсәрдә эстетик функциянең тенденциоз-калку булуы, танып белү, информация функциясенең икенчерәк планда торуы күренә. Үз вакытында бу кискен сизелмәгән, әлбәттә, Ә. Каргалый хикәятләре — заман өчен сәнгатьчә яңалык. Алар — әдәбиятның яңа баскычка күчә бару дәлиле. Бу зур яңалыкның билгеләре «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәыих...»нең дүртенче хикәятендә һәм китапта шуннан соң урнаштырылган башка әсәрләрдә шактый нык сизелә. Ул бүлекләр, башлыча,— «хак эш» яклы кешеләрнең, алдынгы идеаллар өчен көрәшүчеләрнең киләчәк язмышы турында уйланулар. Аерманы хикәятләрнең төзелешендә дә төсмерләргә мөмкин: һәр бүлек бер вакыйгага гына таяна, төп сюжеттан читкә чыгулар юк диярлек.
Автор Диния нәзарәтенә каршы көрәштә суфилар тарикатенә берләшү фикерен яклый. Шул идеяне куәтләп, суфи шәехләрнең «могҗизалары» турындагы хикәятләр, «халь» (үз фикереңне кеше күңеленә сүзсез, контактсыз салу), «нуры хикмәт» (могҗиза) кебек мотивлар әсәргә килеп керә. Авторның тарикатькә игътибары, нигездә,— фикердәшләр бердәмлегенә чакыру. Чын могҗиза тудырырлык «гыйльме кямил»гә игътибар итүләр — сугышчан идеология көченә ихлас ышану булып аңлашыла. Тормыштагы каршылыкларны хәл итүдә гыйлем көченә таяну теләге куәтләнү фәнни белемнәр җитәрлек дәрәҗәдә үсмәгән шартларда гыйлемне гадәттән тыш бер тылсым итеп тануга китерә.
Дүртенче хикәяттә тарпкать кагыйдәләре, шәех белән мөритләрнең бурычлары һәм хокуклары турында сүз бара. Автор, шәех Габделкадир Киляни «могҗиза»сын сөйләп, шәехнең бурычы — бозыклык юлына кергәннәрне үзенең гыйлеме, «кә-рамәт»е ярдәмендә хак юлга чыгару дигән фикер үткәрә. Мөритнең бурычы турында:

Әй, газиз кардәш, мөрид ирсәң әгәр,
һәр нә боера шәехең — кыл кабул,
Күренер ирсә күзгә әгәрчә сул, —

дип, шәехкә тулысынча буйсынуны яклый.
«Шәйхе Зөннүннең мөриде» турындагы бишенче хикәяттә шәех: «Юлбасар бул, әй, мөрнднең азгыны!» — дип, начар юлга өндәгәндәй сөйли, әмма шул киңәшне тоту соңыннан зур игелекләргә китереп чыгара.
Хакыйкый, чын шәехләр «гыйльме кямил»гә ия булырга тиеш дигән фикерне раслаучы алтынчы хикәят тә ялганчы «мэ~ хибләр»ие, «рашад» исемен алган бозык муллаларны фаш итә.
Бәлх патшасы Ибраһим Әдһәмнең, тәхетен ташлап, тарикать юлына керү кичерешләрен ачкан җиденче хикәяттә бу фикер тагын да калкурак. Шагыйрь үз заманындагы ишаннарның һәм мэрияләрнең җитәкче булуга дәгъваларын кире кага: p>Әй, тарикъ әһле уламнан чук фарикъ,
Күрдеңезме, пәчә ирмеш бу тарикъ?
...Канда калды имди улмакка мөрид?
Гарь идәр фәгалеңнән әсхаб язид.

(Әй, чын суфидан нык аерылучылар,
Суфилык нинди булганын күрдегезме?
...Кая инде сезгә мөрит булырга?
Эшегездән алла юлындагы кеше хурланыр.)

«Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәнйх...»нең соңгы хикәятләрендә борынгы суфи аскетларның үз-үзләрен газаплауларына игътибар юнәлтелә. Мөритләрнең һәм ишаннарның түбәнлеген борынгылар «изге»легенә каршы куеп фаш итү белән бергә, чорның ялгызлык һәм җиңелү шартларында, иллюзия генә булган максат юлында аскетларның мәгънәсез газаплану идеясен күтәрү шагыйрь карашында җитди каршылыклы үзгәрешләр барганын да жүрсәтә. Илаһи югарылыкларга күтәреп җырланган тарикать турындагы уйлары (тәкъдимнәре, фикерләре) чынбарлыкта матур иллюзия генә булып калачагын шагыйрь үзе дә аңлый башлаган, күрәсен. Төп идеягә (тарикатькә берләшү, идеягә аскетларча бирелгәнлек) капма-каршы мотивлар әсәргә шуның нәтиҗәсе буларак килеп керә. Аек акыл белән эш итә белүне мактаган сигезенче хикәяттә, мәсәлән, ул «укымышчылар михнәт белән тапкан» гыйлемне бизәк дип бәяли; иррациональ экстаз халәтне, илаһи белемне, интуитив осталыкны, тапкырлыкны аңа каршы куя:

Әһле заһир михнәт илә ничә саль
Табдыгы гыйлеме, ходай зөлҗәл-ал,
Әһле халә, би тәкәллеф, би кәссб,
Фазлилән әксары әйләр насиб.

(Укымышлылар михнәт белән ничә ел
Тапкан гыйлемне бөек Aлла
«Халь» оһленә тәкәллефсез, кәсепсез,
Алла кодрәте белән, күбрәк насыйп итәр.)

Тугызынчы хикәяттә Ә. Каргалый, объектив рәвештә, тарикать турындагы идеясенең гаять кимчелекле һәм каршылыклы булуын ачып сала. Хикәяттәге шәех тә «гыйльме кямил» — «хикмәт нурына» ия кеше. Бу шәехнең нәсыйхәтенә колак салган кеше. дә (патша) «әһле инкярдән» — хаклыкны кире кагучылардан түгел. Әмма автор, шагыйрь һәм фикер иясе буларак, тарикать идеясенең иң аяныч нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген танырга мәҗбүр. Бу хикәяттә суфилык тарпкате геройны җан өшеткеч мистик фанатизмга, рухи һәм физик гариплеккә — дәрвишлеккә генә китереп чыгара. Шагыйрь үзе дә, нигездә, андый дәрвишлекне кабул итә алмый.

Лик Солтан тәркъ идеп кидән сарай,
Шуйлә вәйран калды ул ләтыйф җай

(Ләкин Солтан ташлап киткән сарай,
Шулкадәр җимерелде ул гүзәл урын),—
дип, дәрвишлекнең —дөньядан йөз чөерүнең — гөрләп торган гүзәл шәһәрләрне («ләтыйф җайны») этләр ята торган хәрабәләргә әйләндерүе ихтималын искәртә. Тәхеттән ваз кичеп, чыгып киткән кешеләрнең дәрвишлеге дә батырлык һәм бәхет идеалы итеп бирелми. Ә. Каргалый аны изге тормыш итеп түгел, үлем сулышын, кабер салкынлыгын сиздергән яшәеш итеп, кара буяулар белән сурәтли. Бу да очраклы түгел. Мондый караш — татар әдәбиятында ишанлыкка (тарикатькә) каршы көрәш хәрәкәтенең башлангычы. Автор бу позициягә объектив рәвештә килә. Әмма бу ачышаның иҗаты өчен нәтиҗәсез калмый. Тарикатнең шундый кыргый дәрвишлеккә илтү ихтималын ачканнан соң, шагыйрь «суфилык» сюжетларын куәтли алмас була. Тугызынчы хикәяттәй туган авыр тәэсирне бераз йомшартырга теләп, ул унынчы хикәяттә изге шәех һәм аның йогынтысына бирелеп яхшылык юлына кергән, бәхетле гомер кичергән кеше турында сөйли дә укучыларын яхшылыкка, инсафлы булырга чакыра, начарлыклардан котылып, игелекле кеше булып китү мөмкинлегенә ышандыра. Бу — үз әхлакый пакьлегеңне саклап яшәү принцибына якын килү, ягъни «Мөһиммәтез-заман» китабында тәкъдим ителгән позициягә чыгу. Әмма Ә. Каргалый иҗаты ул юлдан китми. Китап, «Мөһиммәтез-заман» тезисын инкяр итеп, байлык-зиннәт артыннан куучыларның яхшылыкка бармаганын раслау сүзләре белән тәмамлана: p>Нә идәр бонлары өлфәт нияте, —
Кылмыш әварә җиһанның зиннәте.

(Нишләтә алыр боларны яхшы киңәш, —
Аларны әварә итә җиһанның зиннәте.)

Ә. Каргалый Г, Утыз Имәыи иҗатында күренгән яңалык яралгыларын башка планда үстерә. Үзе дә яңа традицияләргә нигез сала. Әсәр турыдан-туры вакыйганы атау һәм сөйләүдән башланып китә. Аңа кырыс җыйнаклык хас. Идеологик егәрлеге булмаган <шатурлык»лардан, шигъри купшылыктан, бизәкле сүзләрдән шагыйрь читләшергә омтыла. Бу хикәятләргә ул актуаль мәгънә һәм публицистик пафос бирә. һәр бүлектә дип әйтерлек, проблемага бәйле рәвештә, үзенчәлекле лирик чиге-иешләр ясый, төп теманы публицистик планда да ача бара, Шул рәвештә, дини-мифик сюжетларны файдаланып язылган дидактик поэма, тормыш-көнкүреш материалларына нигезләнеп языл» ган Г, Утыз Имәни әсәрләре («Гаварифез-заман», «Горбәтнамә» һ. б.) кебек үк, актуаль яңгыраш ала.
Күренә ки, Ә. Каргалый хикәятләре иҗтимагый, тарихи эчтәлекле, тирән мәгънәле. Ягъни XIX гасыр татар әдәбияты тарихын өйрәнүчеләрнең сүзе еш кына Ә. Каргалый хикәятләреннән башлану очраклы түгел.
Ә. Каргалый әсәрен «тәрҗемә» дип атый. Икенче хикәяттә:

Газали хәзрәте «Мишкәтел-әнвар»
Китабыдай моны төркия, бичар,
Идептер тәрҗемә ба назмы әбьяти.

(Газали хәзрәтнең «Нурлар чыганагы»
Китабыннан моны, төркигә, чарасыз,
Шигырь белән тәрҗемә итеп...) —
дип әйтеп үтә. Ун хикәятне берләштергән бу китап басмада да «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних...» дип исемләнә. Әмма ул заманда «тәрҗемә» сүзенә, хәзергедән аермалы буларак, башкачарак мәгънә салынуын онытмаска, Ә. Каргалыйның әлеге сүзләрен дөрес аңларга кирәк. Автор гарәпчә язылган прозаик сюжетларны үзгәртеп һәм үзе теләгән рәвешкә китереп, шигырь итен язган. Элек мондый хезмәт бер әдәбиятта да «тәрҗемә әсәр» дип саналмаган. Мәсәлән, Англия язучысы Дж. Мильтонньщ :щул ук хикәят нигезендә язылган «Көрәшче Самсон» трагедиясен һичкем Библиядән тәрҗемә дип атаганы юк.
30 нчы елларга таба Ә. Каргалый иҗатында яңа бер үзгәреш күренә. Ул үзен ялгыз итеп сизә, ялгызлыгын авыр кичерә :Ьәм кемнәрдәндер ярдәм өмет итәргә, химаяче— меценат эзләргә мәҗбүр була. Менә аның казакъ ханы Җиһангиргә (1802—1844) язган мәдхиясе:

Рәүнакы ислам вә сөрүре голәмаи җәһак,
Кем сәгадәтле Җиһангир хәзрәти, хан ибне хан.

(Ислам дине таянычы, дөнья галимнәре шатлыгы,
Хан улы хан, бәхетле Җиһангир хәзрәтләре.)

Шундый мактаулардан һәм теләкләрдән соңгы ун бәеттә:

Әрмәганнар юлладым бу назмы саен эз гәүһәр,
Әһле кашында гәүһәрдән бәлки будыр могтәбәр.

(Бүләкләр юлладым, бу шигырьне гәүһәргә санап,
Аклаучылар каршында бу, бәлки, гәүһәрдән өстен),—
дип поэзиягә һәм үз иҗатына югары бәя бирә.
Шагыйрьнең шул ук мәдхия алымы белән иҗат ителгән <Мәдхе рәсүлуллаһ»2 шигыре дә шул чорда язылган булуы мөмкин. Әсәрдә рәсүлгә сыгыну көчле социаль протест, игелексез байларга — «меценатларга» шелтә сыман яңгырый:

Бу гарибе коллары бабына мохтаҗ кылмая...
Җөмлә өммәт ихтыяҗыны дөшермәя, хода,
Кем, хосусан, таш бәгырьле бихиссият мордая!

(Бу мескенне колларың ярдәменә мохтаҗ итмә,
Бар мөселман ихтыяҗын, ходай, төшермә,
Аеруча бу таш бәгырьле, хиссез үләксәгә!)

.Автор игелексез байларны «таш бәгырьле, хиссез үләксәләр» дип атый. «Гобәй байга», «Хаҗи Мөхәммәт байга» шигъри хатлары да, нигездә, шул рухтагы фикерләрне куәтли. Гобәй бай шагыйрьне кимсеткән: капкасыннан кертмәгән; Хаҗи Мөхәммәт бай да аны борып җибәргән. Күренә ки, автор замананың көчле кешеләре белән конфликтта яши. Әмма байларның ямьсез якларын ул «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних..,» китабындагы кебек кискен фаш итә алмый инде; фәкыйрь кеше алла каршында байлардан өстен булу турындагы мәгълүм фикерне һәм «байлыкның фанилыгын» сөйләү белән чикләнә.
«Хаҗи Мөхәммәт байга» шигыренең соңгы юлларында әсәрнең кайчан язылганлыгы күрсәтелә:

Мең дә сигез йөз дә утыз өчтә ирер ошбу саль,
Бөрҗе июль ун көнендә ошбу халь.

Шагыйрь бу чорда игътибарын күбрәк шәхеснең эчке рухи халәтен чагылдыруга юнәлтә; аның «мәхәббәт һәм пейзаж лирикасы» («Сәхрәдән кайткач әйткәне», «Галәм Иванында...» һ. б.) көчәя. Бу борылыш Ә. Каргалый иҗатын яңа казанышлар белән баетты. Шәхескә игътибар, аның кичерешләрен поэтик сурәтләү — бу чор татар поэзиясенең мөһим проблемаларыннан берсе. Ә. Каргалый, Г. Кандалый белән берлектә, бу юнәлештә уңышлы адымнар ясый. Ул гади җир кызының гүзәллеген, мә» хәббәтнең кешене бәхетле итүен илаһи бөеклекләргә күтәреп җырлый.

Күңелдән китәрер өч нәснә кайгу:
Сәяр мәхбүб, яшел чимкян, акар су.
Күңелгә китерер өч нәснә кайгу:
Яман юлдаш, яман хатын, яман ху.

(Өч нәрсә күңелдән кайгыны җибәрер:
Сөйгән яр, яшел чирәм, агар су.
Өч нәрсә күңелгә кайгы китерер:
Яман юлдаш, яман хатын, яман холык.)

К. Насыйриның «Фәвакиһел-җөләса...» хезмәтендә берничә урында китерелгән бу кыйтга Ә. Каргалыйга кадәр үк язылган дигән фикер дә бар. «Өч нәрсә», «дүрт нәрсә» турында шигырь язу төрки поэзиядә шагыйрь Әхмәт Ясәви (1166 елда үлгән) чорында ук формалашкан. Татар әдәбиятында да аның үрнәкләре байтак. Билгесез авторның:

Ике нәрсә харап итте җиһанни:
Ямәннең каһвәсе, Румның дөханы,

яки Г, Утыз Имәнинең:

Илаһи, әйләмә мохтаҗ
Шу дүрт адәм капусына:
Бере — казый, бере — вәли,
Бере — мөфти, бере — солтан.

кебек юллары моңа дәлил. Ә. Каргалый да андый шигырьләрнең поэтик мөмкинлеген тойган, дөнья матурлыкларын сурәтләүдә аның яңа вариантларын тудырган.

Галәм ә Иванында гаме кидәрән өч нәснә бел:
Әүвәле — баг эчрә бетмеш дөрле чәчәк, гончә, гөл...
...Салисән, рухына рәхәт бәхш идәр, бикыйл-ү-кадь,
Багка бетмеш тал чыбыкдик назнин сәхибҗәмал.
Гамь декел, галәмне ядындин чыкарыр, бигөман...

(Дөнья йортында кайгыны оныттыра, бел, өч нәрсә:
Беренчесе — бакчадагы төрле-төрле гөл-чәчәкләр...
...Өченчедән, рухыңа рәхәт бирер, сүзсез,
Бакчадагы талчыбыктай зифа, назлы кыз. Гамьне генә түгел, дөньяны оныттырыр, шиксез...)

«Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних...» китабында кырыс аскетизм турындагы каршылыклы уйларын чагылдырган шагыйрьне мәхәббәт темасы яңа заман әдәбиятына хас якты юморга да китереп чыгара. «Бер кешенең дилкәшәсе» әсәрен ул:

Ибтида кылдым кәлами нам хак илә бән гариб:
Я сәмигы, я бәсыйр, я рәкыйбе, я кариб!

(Мин гариб бу сүзне алла исеме белән башладым:
Әй ишетүче, әй күрүче, әй саклаучы, әй якын!) —
дип, алла һәм рәсүлне, аның «әзваҗ, әсхаб»ын мактау белән бик җитди башлап китә дә. сәрвидәй гәүдәле, гөл кебек якты хатын-кызның гүзәллеген җырлый, ир белән хатынның юмористик диалогын биреп, укучыны елмайта. Мондый әсәрләр татар әдәбиятының көнкүрешкә якынлашуында ныклы адымнар булды.
Ә. Каргалышың бу чорда язган әсәрләре дә, «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних...» китабы кебек үк, каршылыклы. Биредә ул каршылык форма белән эчтәлек тәңгәлсезлеге рәвешендәрәк.. Искерәк шигъри традицияләр шәхес кичерешләре, мәхәббәт ләм пейзаж лирикасы өчен авыр булып күренә. Мәсәлән, «Галәм әиванында...», «Ләтыйфә» шигырьләре рационализм тәэсирен нык сиздерә. Шигъри сурәтләр эзләүдә автор бер үк вакытта дини легендаларга (кабат-кабат җәннәтне атау) һәм натуралистик детальләштерүләргә мөрәҗәгать итә.
Тормыш, чынбарлык — шагыйрьгә сурәтләп бетергесез матурлык, шигърият дөньясы. Ә. Каргалыкның пейзаж лирикасы? үрнәге булган «Сәхрәдән кайткач» әсәре, мәсәлән, җәйге табигать гүзәллегенә, кошлар моңына күмелгән.

Ошбу көн вармыш идем сәйран өчен сәхрә тараф,
Күп гүзәл ул мыш чәмәннәр, лаләзар ул мыш шәрәф.

Автор, илаһи югарылыкларга омтылмыйча, җир йөзен, аның, гүзәллекләрен чынбарлыктагыча сурәтли: табигый күренешләр — бакаларына, чикерткәләренә, чебеннәренә кадәр, — әсәрдә поэтик мәгънә таба, Бу Ә. Каргалышы лирик шагыйрь буларак та олы талант итеп таныта.
Кызганычка каршы, Ә. Каргалышның үзе төзегән җыентыгы калмаган. Бүгенге көндә аның төрле китапларга кереп,, кулъязмаларга теркәлеп сакланган уналты шигыре гепә билгеле.
Ә. Каргалыкның поэтик мирасы күләм ягыннан зур булмаса да, әдәби процесста аның югалмас урыны бар. Заманның җәбер-золымына каршы көрәштә иҗатлары белән зур активлык, күрсәткән чордашлары — Г. Утыз Имәни, Г. Курсавилар сафында торырлык югарылыкка күтәрелгән бу шагыйрь әсәрләре-дә шул чор татар әдәбиятының алдынгы казанышлары рәтендә. Мондый мөһим казанышлар-табышлар әдәбият үсешендә яңа күтәрелешкә җирлек әзерләделәр.

М.Гайнетдинов.

©Татар әдәбияты тарихы, 2нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...