Бүген Әдипләр: Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Таһир Нурмөхәммәт

Кәрами сабаклары

Рәфкать Кәрами
Җәй челләсендә җиләс Идел һавасын сулап кайтуы үзе бер рәхәт. Көзгедәй ялтырап яткан су өсте, аргы якның текә таулы яшел ярлары гомер буе кулъязмалардан аерылмаган күзне иркәли. Ә инде машинабыз Юдино күперен узып ак тузлы каенлыкка килеп кергәч, андагы шаян кояш тапларына, әчкелтем яфрак исенә бер кинәнеп төчкереп тә куясың. Өстәвенә әле безне алда Аккош һәм Тирән күлле нарат урманы көтә бит. Менә шулай Казан тирәсендәге табигать хозурлыкларына күңел эреп барганда, шофер егет, кинәт Горький шоссесын аркылы кисеп, машинаны «Майский» совхозы ягына алып китте. Һәм еракта, зәңгәр томан эчендә тирбәлгән таш кала тарафына җилдертте. Биредә манзаралар алмашынды инде: тирә-юньдә әрәмәле чокырлар, урыны-урыны белән бик тирән иңкелләр, каз-үрдәкләр йөзеп йөргән камышлы күлләр дә елт-елт чагылып кала.

Ит булмаса үпкә дә ярый дигәндәй, күңел боларына да бик риза. Тик менә тигез асфальт юл безне һич аямыйча мунча ташыдай кызган Казанга, җитмәсә әле аның да промышленность үзәгенә илтә. Менә инде ак балчыгы Ослан тавыдай өелеп торган силикат кирпеч комбинаты да. Капка каршына әнә дәһшәтле танкларны хәтерләткән «КамАЗ»лар тезелгән, гүя алар да эссе һавага әлсерәшеп, ат көтүедәй тынсыз калып, кирпеч алып чыгар өчен үз чиратларын көтәләр. «Силикатный» артыннан ук химкомбинат биләмәсе башланып китте. Монысы инде — «Кәрами патшалыгы». Ягъни язучы Рәфкать Кәраминең «Очар кошлар белән янәшә» исемле романында тасвирланган химкомбинат. Социализм чорын никадәр генә яманламыйк, аның бишьеллыклары, Днепрогэс, Магниткалары совет әдәбияты дип аталган зур әдәбиятта чагылыш тапты. Хәер, безнең үз язучыларыбыз да бу яктан калышмады. Әле нинди үтә автобиографик һәм лирик әсәр — Шәйхи Маннурның «Агымсуларга карап» романында да (аның азаккы өлешендә) без төп геройны Днепр гидростанциясе төзелешендә күрәбез, һәм менә шулар рәтеннән диик, Р.Кәраминең романында да «удар төзелешләр»дән берсе — химкомбинатның икенче чираты да киң планда яктыртылды. Әйтергә кирәк, үзенең колачы белән дөньякүләм әһәмияткә ия төзелеш иде бу. Зур көймәгә йөзәр өчен зур су, бию остасына биер өчен шулай ук зур сәхнә кирәк, диләр. Ә менә мәрхүм Фатих ага Хөсни (урыны җәннәттә булсын) Р.Кәраминең әле ике-өч дистә ел элекләре кыяр-кыймас каләм кыштырдаткан чагында ук кечкенә генә мәйданда («Кара малай» исемле бәләкәй хикәядә) матур гына биеп алганлыгын искә төшереп киткән һәм дөресендә авторны иҗат юлына ныграк басарга кодрәтләндергән иде. Әйе, әдәбиятта маяк булырдай олы әдипләрнең әнә шундый игелекле яклары да бар, алар, гомумән, яшь язучыларның булсын, үз кордашлары — бергә-бергә иҗат итешкән өлкән каләмдәшләренең булсын, әсәрләрен иренмичә, аларның эченә кереп укый баралар һәм авторны батырырга тырышып түгел, ә аңа дустанә якын килеп үзләренең шифалы, ихлас фикерләрен әйтәләр һәм, әлбәттә инде, әдәбиятыбызның алга китешенә йогынты ясыйлар иде. Ә хәзер ничек? Ә хәзер исә укучылар бәясенә карап түгел, ә үзләренә үзләре бөеклек мөһере суккан «классик»ларыбыз әлеге мәсьәләдә өстән аска карап кына сөйләшәләр, чынлыкта китапны укып та тормастан аңа сөмсез тамгаларын сугып куялар.
Мәһабәт кенә мыек үстергән бер прозаигыбыз кулымдагы «Очар кошлар белән янәшә» романын күргәч, юк инде, без социалистик шәһәрчекләр (ягъни социалистик төзелешләр) турында түгел, ә кеше җаны турында язабыз, дип, әлеге мыек чылгыен бөтереп алган иде. Мин аның үзенчә кылтайган булуына, өстәвенә әле түшен киереп торуына карап тордым да: «Бик әйбәт, яза бир, дускай», — дип куйдым эчемнән генә.

Һәм менә бүгенге укучыны роман белән аз-маз таныштыру өчен генә мәкалә сыман нәрсә язып утырганда кинәт уйлана калдым: тукта, Мыек вариантында, ягъни хезмәт төре буларак, нәрсә соң ул — төзелеш? Аның белән җанлы кешеләр түгел, ә җанның әсәре дә булмаган роботлар шөгыльләнәмени соң? Романда аз гына чагылып киткән кранчы кыз Тәскирәне генә алып карыйк. Аның калтыранган аяклары белән кран араталарыннан капшана-капшана, тирли-пешә менүләре! Кран бөтен буена селкенә. Очы исә як-якка тирбәлә. Кабина эчендә әллә ниткән тимер шыкылдаулары ишетелә. Көчле җил китереп сугар да, ишекне каерып алып, үзен очыртып төшерер кебек... Ә инде «карга оясы»на менеп җитеп эшкә күнегеп киткәч, аннан да бәхетле кеше юк, чөнки ул биектә, әйтерсең, үзенең тирә-юнендәге бөтен дөньяны иңли, коча ул. Менә әлеге кичерешләрне йөрәге аша уздырган Тәскирәдән: «Синең җаның бармы?» — дип сорап кара әле. Үз Вазыйфасын үтәүдә бөртек кадәр генә ташламага да бармый торган, хәтта кәперәйгән кайбер түрә кисәкләрен дә ындыр артына аткара торган шундый кызу канлы кыз ул, валлаһи дип әйтәм, аның әлеге Мыекны да кран ыргагы белән эләктереп алып мизгел эчендә үзенең «карга оясы»на элеп куюы ихтимал. Торырсың аннары кан тамырлары бүртеп беткән аякларыңны селкеткәләп.

Ике яшь кызны ток сугудан коткарып үзе һәлак булган Илфир. Әүвәлге диңгезче, нинди баһадир гәүдәле Мәхмүтовның (төзелеш идарәсе начальнигының), шулай ук фаҗигале рәвештә җәмәгате үлгәннән соң, вакытлы төшенкелеккә бирелеп, шуның нәтиҗәсендә чыгырыннан чыгып, кем әйтмешли, үзенең төзелеш корабын чайкалдыра язып калуы. Әсәрнең төп герое — сабыйдай саф — мәгъсүм, әмма нык, какшамас характерлы Гөлүснең, сөйгән кызы бүтән егеттән алданганнан соң да, үз мәхәббәтенә хыянәт итмәве. Юк, боларның берсе дә җансыз түгелләр. Билгеле, аларның «социалистик шәһәрчек» төзелеше кешеләре буларак, хәтта әхлаксызлыктан ерак торганнары өчен генә дә, кайбер күкрәк кагучылар тарафыннан гаепләнүләре дә мөмкин. Ярый алайса, совет чорында буржуаз җәмгыять калдыгы булган, ләкин бүгенге көнне шаулап чәчәк аткан бериш тапларга да күз ташлап алыйк. Менә ул таплардан кайбер типларның карашы: безнең эш — бери болыпе, кидай далыне, акчасын гына түләсеннәр. Бригадир Яббаров әнә шул акчага башы-аягы белән сатылып, бөтен нәрсәне үзенә каеручы ата жулик. Ул электрик Илфирдан тол калган, әле баласы ими сөтеннән дә аерылмаган яшь ана Галяның намусын урлаудан да тартынмый, үзенең шешәдәш әшнәсе — участок җитәкчесен аның белән җенси уртаклык кылырга этәрмәкче була. Таш бәгырьле бригадир паралич суккан пенсионер картны да өнәми: әйдә, тизрәк дөмексен!

Ирексездән һаман шул әдәбият остазларыбызның сүзләре искә килеп төшә. Шәйхи Маннур андый ерткычларны, болай да юка иреннәрен кыса төшеп, «кабих җаннар» дип атый иде. Әсәрдә мондый тискәре образлар байтак. Ләкин автор, бу күренешләрне гомумиләштерә барып, әлеге «социалистик шәһәрчекләр» системасына да кизәнеп ала, аның гариплегенә ишарә ясый. Төзелеш идарәсе башлыгы Мәхмүтов «авыз-борынны майлау» ысулына каршы җиң сызганып көрәшергә тотынгач кына, аны шундук югары даирәдәгеләр кисәтеп куялар: кара аны, ни гу-гу! Бу коррупция әлегә зур түгел, ягъни икътисади, хәзергечә әйтсәк, капиталистик мөнәсәбәтләрнең чәчәге генә. Ул күпмедер еллардан соң җимешен дә бирәчәк әле. Ләкин Р.Кәрами үзенең әсәре — серле көзгесе белән нәкъ менә бүгенге көн коррупциясе галәмәтләренең көтеләсен алдан ук күрсәтеп куя.

Шулай да роман ямьсез күренешләрдән бик күпкә өстен. Аның төбендә халкыбызның эшкә, хезмәткә карата ихлас мәхәббәте, тиңдәшсез тырышлыгы ята. Инде кырач салкыннар башланып, өскә кар явып торганда, төзүчеләрнең төнге сменада, прожекторлар белән яктырта-яктырта, котлованга бетон салуын, аны, әниләребез үз сабыйларын биләүгә төргәндәй, җылытып кадерләүләрен күрегез әле. Моны олы якташыбыз М.Горький сүзләре белән әйтсәк, хезмәт музыкасы бит бу! Купшырак, төчерәк яңгырыймы? Безнең бик авыр көннәребездә «зур химия» үзенең товарлары белән авызыбызны нанлы, икмәкле иткәндә, әлеге музыка колагыбызга бер генә дә ят булып, шыксыз булып тоелмас. Ә инде Р.Кәраминең, әүвәлге химкомбинат төзүчесенең, әлеге китабын исә элекке хезмәттәшләре шаулап-гөрләп үткән елларның сагынычлы һәм кадерде ядкаре итеп кабул кылырлар, дип уйлыйм. Хәер, безнең һәммә укучыларыбыз өчен дә көтеп алган бүләк булыр ул.

Таһир Нурмөхәммәт
Мәйдан № 2, 2007.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013