Бүген Әдипләр: Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле...
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Азат Әхмәдуллин

Бергәләшеп уйлашыйк әле...

Рәфкать Кәрами
Хөрмәтле Рәфкать дус!

Мин бу сүзләремне Сезгә үзегезгә генә дә сөйли алган булыр идем, әлбәттә. Чөнки без гел очрашып торабыз, бер-беребезгә симпатия саклый торган кешеләр буларак, серләребез дә килешер иде. Ләкин сүз Сезнең яңа повестегыз — инде Сездән киткән, укучының рухи хәзинәсенә һәм әдәбиятыбызның актив коралына әверелгән әсәр турында бара. Мин күтәрергә уйлаган фикерләр дә, гомумән, укучылар өчен кызыклы булыр, дип уйлыйм. Кемнәргәдер ул бу куелышы белән бәхәсле күренергә дә мөмкин. Шуңа күрә мин, тәнкыйтьче һәм Сезне яраткан бер укучы буларак, ачык хат алымына мөрәҗәгать итәргә булдым.

Әйе, Сезнең иҗатны үз күреп, яңа әсәрләрегезне, бигрәк тә хикәяләрегезне укып барам. Сезнең художник буларак үсеп килүегезгә мин куанам.

Шуңа күрә дә «Казан затлары» журналында (1983 ел, №12) «Йөрәгемне ут алган» исемле яңа повестегызны күргәч тә, мин, бар эшемне читкә куеп, аны кулыма алдым, бер кичтә укып та чыктым. Шулай тиз укылды әсәр. Димәк, ул кызыклы, укучы күңелен биләрлек, мавыктырырлык итеп язылган. Ләкин повесть күңелдә ниндидер канәгатьсезлек һәм борчылу хисе дә уятты. Бу хәл әсәрне кат-кат укырга мәҗбүр итте. Уйлана торгач, мин шул фикергә килдем: мәсьәлә Сездә генә дә, бу повестьта гына да түгел, тирәндәрәк икән. Сезнең повестьта мораль-әхлак проблемаларыннан берсен аңлауда, аңлатуда, аңар мөнәсәбәттә торган саен ачыграк төс ала барган, бигрәк тә яшьләр иҗатында көчәйгән тенденция чагыла икән.

Повесть укыла, дидем. Чыннан да, хатын-кызга моңарчы күңел ачу предметы итеп кенә карап өйрәнгән Флүр Сәхбие-вичның бердәнбер көнне Гөлмира исемле бер чибәрне очратуы, аның белән флирт коруы, аннары аны ташлавы һәм, кызның кияүгә чыгуын белгәч, аңа булган хисләренең яңа дәрт белән кабынып китүе шактый кызыклы төстә тасвирлана. Гөлмираның хисләре белән шаярганы өчен егет җәзалана: алга таба гомерен мәхәббәт сагышы эчендә уздырырга мәҗбүр ителә. А.С.Пушкинның атаклы әсәрендәге Евгений Онегин һәм Татьяна язмышының бүгенге көн бизәкләре белән бизәлгән һәм баетылган үзенчәлекле варианты туган. Болары миндә бәхәс кузгатмый. Әдәбиятта охшаш сюжетлар очрый. Язучы традицион сюжетны үзенчә сөйләп, үз интерпретациясен бирергә бик мөмкин. Бер үк сюжетны һәр заман үзенчә хәл итә. Төп хикмәт бүтәндә.

Бүгенге кайбер әсәрләрдә егетләр һәм кызлар мөнәсәбәтендә җенси якынлык мәсьәләсенә җиңел, алай гына да түгел, ялгыш караш кирәкмәгән төстә урын ала һәм билгеле бер күләмдә акланып тасвирлана. Егет белән кыз яратышалар, рухи якынлыкка тиз арада җенси якынлык кушыла. Андый «мәхәббәт» еш кына бер якның — гадәттә, хатын-кызның — фаҗигасе белән очлана. Кызганычка каршы, бу әле тормышта очрый торган ситуация, һәм аны әдәбият дөрес тотып ала, дип бәяләргә мөмкин булыр иде. Ләкин еш кына авторлар монда фаҗига күрмәскә тырышалар, аның әдәби чишелешендә төрле вариантлар ярдәмендә бәхетле финал бирәләр. Иң таралганы исә — мондый хатын-кызны, күп вакытта кулында никахсыз туган баласы булуга да карамастан, бик әйбәт икенче берәү ярата һәм хатынлыкка ала. Язучы автор телиме-юкмы, хата аклана, тормышчан фаҗига булмый кала, мәхәббәтнең иң серле һәм шуның белән ләззәтле булган ягы ялгыш чагылыш таба.

Монда иң аянычлысы шунда: болар изге хис булган мәхәббәтне раслау һәм олылау ноктасыннан торып эшләнә, андый автор, шуның белән сөю хисен югары күтәрәм, аңа дан җырлыйм, дип уйлый.

Совет әдәбияты нык үскән социализм җәмгыятенең әхлакый эчтәлеген художестволы анализлауның яңа бер баскычына күтәрелде. Бу — партиябезнең соңгы съездларында, бигрәк тә партия Үзәк Комитетының июнь (1983 ел) Пленумында аерата бер үткенлек белән куелган бурычларга җавап бирергә омтылу юнәлешендә әдәбиятның үсүе дигән сүз. Бу процесста коммунистик мораль һәм әхлак нормаларының нигезен тәшкил иткән кыйммәтләр билгеләнә һәм барлана, бүгенге буын кешеләренең мораль, әхлак йөзен ачыклый торган сыйфатлар, бигрәк тә узган буыннардан мирас булып күчә килгән сыйфат билгеләре анализлана һәм про-пагандалана. Искергән гадәт-йолалар, әхлак кагыйдәләре ачыклана һәм кире кагыла.

Үткән җәмгыятьләрдә хатын-кызның хокуксызлыгы, шуңар бәйле төстә мәхәббәт хисенең дә көчен танымау, санга сукмау кебек гадәтләрне фаш итү һәм гаепләү — алдынгы татар әдәбиятында күптәннән килә торган, әдәбиятны гуманизм белән сугара торган тема. Актуаль булган һәм булып калачак тема. Социализм шартларында хатын-кызга җәмгыятьтәге үз урынын алырга тулы мөмкинлекләр булдырылды, шул җөмләдән мәхәббәттә дә, гаилә коруда да аның ролен чикләүләр алып ташланды. Хәзер бездә ирекле төстә сөяргә һәм сөелергә, тигез мәхәббәткә корылган ныклы гаилә корырга мөмкинлекләр тудырылды.

Мәхәббәт — изге хис, гүзәл хис, шуның белән бергә — катлаулы хис. Дөньяда ничә йөрәк булса, аның һәрберсен бу хис үзенчә сугара, үз ритмында тибәргә мәҗбүр итә. Олы, чын мәхәббәт кешелекнең берөзлексез дәвам итүен булдыра, буыннарның яшәрә торуын, алмашуын барлыкка китерә.

Әйе, мәхәббәтнең олылыгы, бөеклеге, кешене күтәрә һәм баета торган хис булуы, тормыштагы кебек үк, матур әдәбиятта да үз урынын алды, аңар күп санлы мисаллар китерергә мөмкин. Шуның белән бергә, чын мәхәббәтнең бик тә үзенчәлекле юлдашы булган интим мөнәсәбәтләр дә, дөресрәге, аларның әсәрдә чагылдырылуы мәсьәләсе дә артык ялангач төс ала башлады. Урыны урыны белән, аерым сәнгать әсәрләрендә бу мөнәсәбәтләр бернинди киртә-чик-ләрне белмәгән, белергә тиеш булмаган, бары тик ике шәхес — ир белән хатын, егет белән кыз арасында гына, башкаларның (хәтта җәмгыятьнең) моңа катнашырга хокукы булмау төсендә пропагандалана башлады.

Мин менә шуның үзенчәлекле чагылышын, Рәфкать дус, Сезнең повестьта да күрәм. Гөлмира — әйбәт кыз, киләчәктә теләсә кемгә дә тугрылыклы юлдаш булырлык, яхшы ана булырлык кеше. Сез аны шулай итеп сурәтләргә теләгәнсез, һәм ул андый сыйфатлардан мәхрүм дә түгел. Бигрәк тә аның соңгы адымы — иренә тугрылык саклап, Флүр Сәхбиевичны кире кагуы (ә бит үзе һаман да аны ярата!) укучыны шул юнәлештә ышандырырга тиеш.

Ләкин, нәкъ менә укучы буларак, мин бу хатынның мондый гамәленә ышанып бетә алмыйм. Ни өченме? Чөнки ир-егетләр белән мөнәсәбәтендә Гөлмира баштан ук минем каршымда дәрәҗәсен төшерде, образ буларак вагайды, шәхес буларак та кечерәйде. Сәбәбе: Гөлмира инде егет ятагында булган кыз икән. «Мин үкенмим дә, — ди ул үзенең бу хәленә. — Мин аннан бала табарга теләдем...» Флүр Сәхбиевич кочагына да ул артык икеләнүсез ташлана. Егетнең: «Без барыбер аерылышырбыз», — дип тәкърарлавына да карамый: «Безнең аралар хәзер бигрәк тә якын булырга тиеш. Бу — бер-беребезгә булган ышанычны арттырыр иде», — дигән һәм бәхәслек, һәм азгынлык «фәлсәфә»се дә аңар артык тәэсир итмичә, үзе бар яктан булган акыллы, укымышлы кыз?! Күрәсең, ахыр чиктә ул үзе дә шундый фәлсәфә кешесе.

Ә бит законлы акт белән рәсмиләштергәнгә кадәр тән якынлыгына баруны якларга ярамый, һич ярамый. Бу — ялгышу, зур хаталык кына түгел, бу — тотнаксызлык! Хәтта бала ярату дигән изге хис тә аны аклап бетерә алмый. Намусыңны яшьтән сакла, дигән таләп бер дә үз көчен югалтмады, һәм, әгәр гаилә ныклы булсын, дисәң, югалтмаска да тиеш. Өйләнү һәм кияүгә чыгуны законлы акт белән беркетеп кую — кешенең үз өстенә билгеле бер бурычлар алуы дигән сүз. Сөйгән кешең алдында гына түгел, җәмгыять каршында да җаваплылыкка риза булып барасың дигән сүз. Балалар үстерү, ата-аналарны тәрбияләү белән бергә, чит кешегә күз төшермәү, инде андый хәл булган сурәттә күңел алгысуын үз вакытында баса белү дә шуңа керә. Әдәби әсәрдә менә кай яклар алга сөрелергә, художестволы яклау табарга тиеш. Минем сөеклем мине яратканда, яшьлек хисләре көчле булганда гына түгел, ә минем аерым кимчелекләремнән күңеле бик нык кайткан вакытларында да миңа тугрылык саклый белсен — шуны төп таләп дип санасын, шуны үтәсен.

Хәзерге яшьләр арасында, ачыктан-ачык булмаса да, бер караш тамыр җәергә әйтә. Мондый характердагы бәла-казалар аркасында ашыгып кияүгә чыгып (яки өйләнеп) алдану — иң зурысы, имеш. һәм ул, янәсе, һичшиксез, иртәме-соңмы төзәтелергә тиешле. Ашыгып, беренче хисләренең ныклыгын тикшермичә гаилә корган андый яшьләр, төзелгән союзны алга таба ничек тә булса саклап калу, аны дәвам итүнең юлларын һәм чараларын эзләү, моның өчен бөтенесен дә эшләү урынына, шундый ук тизлек белән аерылышырга карар кылалар, яңа гаилә кору хәстәрен күрә башлыйлар. Гаилә хакына, дөньяга килгән өченче кеше — бала хакына билгеле бер корбанга бару, кайбер мәсьәләләрдә үз-үзеңне мәҗбүр итү турында уйлап та каралмый. Еш кына андый темага язылган әдәби әсәрләрдә дә мәсьәлә ул планда куелмый. Ә бит уйлап баксаң, гаиләгә болай җиңел карап, аны таркату, өйләнешкәнче үк җенси якынлыкка барып, законсыз туган балаларны арттыру кебек үк, социаль яктан зарарлы. Хисләренең озын гомерлеме-юкмы икәнен тикшереп-сынап тормый гына никахлашуга барган кеше гадәттә бу хатасының газабын үзе генә татый. Ә инде таркалган гаиләдә, алданган мәхәббәттә гадәттә өченче кеше — бу ялгышлыкларның килеп чыгуында һич тә гаепсез булган бала — җәзалана, нәтиҗәдә еш кына ялгыш тәрбия ала. Җәмгыятебездә тагын да бер гарип рухлы кеше арту ихтималы көчәя. Бу — гаять җитди социаль бәла!

Әдәбият мондый мәсьәләләрдә үз позициясен ачыклап, андый хәлләргә китерә торган мораль категорияләргә кискен каршы чыгарга тиеш. Иң әүвәл, уңай мисаллар, уңай күренешләрнең сурәтләнешен үзәктә тотып, мәхәббәттәге сафлыкны, гаиләдәге гармонияне якларга һәм пропагандаларга тиеш.

Рәфкать дус! Сез мине дөрес аңларсыз, дип ышанам. Мәсьәләнең мондый рухта куелышын аерым бер язучы позициясе генә китереп чыгармады. Сүз мондый проблемаларга бөтен бер әдәбиятның позициясен ачыклау турында бара. Татарстан язучыларының май аенда булачак X съездына без бу мәсьәләләр буенча да нигезле караш белән килергә тиешбез.

Азат Әхмәдуллин.
Мәйдан № 2, 2007.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013