Бүген Әдипләр: Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Габдрахман Әпсәләмов

Өстәлемдә китап

Рәфкать Кәрами
"Көтмәгәндә" яшь язучы Рәфкать Кәрамиевның "Капитан Хәкимов" дигән повесте басылып чыккач, бик шатланган идем. Аның турында җитди сөйләшү булып алыр төсле тоелган иде. Кызганычка каршы, андый игътибарны нигәдер күрмәдем. Дөрес, ел йомгакларында ул повесть турында сүз булган. "Татарстан яшьләре"ндә уңай рецензия басылды. Әсәрне яклап бүтән прозаиклар сүз катмады. Әллә барысы да докладчы фикере белән килешкәннәрме? Нигәдер минем башыма шундый бер уй килә: бәлки, иптәшләр, килешүдән битәр, әсәрне укырга, аның турында җитди уйланырга вакыт тапмаганнардыр — мондый хәлләр бездә элек тә бул-галый иде бит. Югыйсә, "Капитан Хәкимов"ның, күзгә бәрелеп торган кимчелекләре белән бергә, яшь прозаик өчен уңай яклары да юк түгел. Уңай яклар бигрәк тә әсәрнең Сахалин өлешендә сизелә. Мин уйлыйм, автор армиядә Сахалинда хезмәт иткәндер, андый табигый үзенчәлекләрне үз күзе белән күргәндер. Шуларны матур һәм җыйнак итеп, хәрби яктан дөрес итеп сурәтләгән. Ләкин, барыннан да элек, мин анда язылачак әсәрләрнең яралгысын күрәм. Язучылар, җәмәгатьчелек игътибарлы булганда, яшь язучыны канатландырса, аның кимчелекләрен генә түгел, уңышларын да күрсә, әдәбиятыбыз өчен файдасы күбрәк тияр иде.

Хәрби частьлар безгә якын җирләрдә дә бар, шулай ук хәрби кадрларның бер җирдән икенче җиргә күчүе дә билгеле нәрсә. Шулай да матур әдәбият әсәрендә шуларны бер-бер артлы күрсәтеп бирү һич шарт түгел. Әсәр бер төбәккә оешырга, бөтен булырга тиеш. Композицион төзеклек шуны таләп итә. Чөнки яңа урын — яңа кешеләр дигән сүз. Повесть кебек җыйнак жанрда алай чәчелү килешми. Кызганычка каршы, Кәрамиев повестенда нәкъ шулай килеп чыккан: элек авыл, Казан, аннары күрше республика, ул да булмый, без инде Көньяк Сахалинда, повесть ахарында яңа юл. Бер җирдә геройлар белән таныша башлыйсың, баш герой инде күчеп китә, яңа кешеләр калка, ләкин алар да күренеп кенә кала. Ә әсәр ир белән хатын мөнәсәбәтенә корылмаган бит.

Яшь язучы мондый «кыенлыктан)) чыгу юлын тапмаган икән, моны тәнкыйть күрсәтергә тиеш иде. Бездә исә күп вакытта җиңел һәм примитив юлдан элдереп китәләр, әсәрнең йә уңай, йә начар якларын гына билгелиләр. Яшь язучы нишләргә белми аптырашта кала икән, анда гүя тәнкыйтьнең эше юк. Билгеле, мондый очракларда әдәбиятыбызның киләчәк язмышы да күләгәдә кала. Ә әдәбият коллектив акыл белән генә үстерелә. Бу бит күптәнге хакыйкать.

Габдрахман Әпсәләмов.
Мәйдан № 2, 2007.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013